Русия аннексияләгән Кырымдагы тәртип сакчылары ярымутрауда шартлаулар булгач та шундук кырымтатарларга тентү белән килә һәм аларны тоткарлый башлый. Шул рәвешле оккупантлар җәмгыятьне контрольдә тотарга тырыша һәм моның өчен золымнарны көчәйтә.
Бу хакта Азатлык Радиосының украин хезмәте эфирында Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров белдерде, дип җиткерә Крым.Реалии.
"Русиянең баскын гаскәренә зур югалтулар китергән көчле һөҗүмнәрдән соң, шундук кырымтатарларда күпсанлы тентүләр үткәрүләрен һәм аларны кулга алуларын сиздек. Мәсәлән, узган ел Сак районында урнашкан хәрби һава аланында очкычлар юк ителде. Берничә көннән Җанкөй районында хәрби корал сакланган келәт юк ителде һәм шуннан соң Җанкөй районы буйлап кырымтатарларның өйләренә бәреп керүләр башланды. Алты кешене кулга алдылар", дигән ул.
Сентябрь ахырында аннексияләнгән Акъярда (Севастополь) Кара диңгез флоты штабына ракет төшкәннән соң, Русия куәт оешмалары вәкилләре янәсе украин махсус хезмәтләрен һөҗүмгә юнәлтүчеләрне эзләде, дип искәрткән Чубаров.
"Алар украин махсус хезмәтләрен бу объектка китерүчеләрнең эзләрен эзли башлады һәм янә дә кырымтатарларның өйләренә барды. Шул ук хәл Акмәчет-Бакчасарай тимер юлы рельсларын шартлатудан соң да булды. Мондый теләсә нинди хәрби акт һәм хәрби объектларны юк итү шундук сивил халыкта чагылыш таба. Әмма кешеләр моны аңлый, чөнки бу Русия оккупантларының җәмгыятьне контрольдә тотарга тырышу механизмнарыннан берсе һәм бу аларның золымнарны көчәйтү өчен гадәти алымы", дигән Чубаров.
- Күптән түгел Акъярның көймәләр төзәтү заводындагы шартлаудан соң, аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләрдә тентүләр башлануы хәбәр ителде.
- Быел май аенда да Акмәчет (Симферополь) янында тимер юлда булган шартлаудан соң аннексияләнгән Кырымда тоткарлаулар башланган иде. 29 яшьлек кырымтатар Мамбет Асан-Устаны урлап, тимер юлдагы шартлау белән бәйле сорау алулары, соңрак гаепне тану күрсәтмәләре имзалаттырулары хәбәр ителде. Сорау алуларда егеттән тимер юлда шартлау булганда кайда булдың дип белешкәннәр, Украина белән мөнәсәбәтләрен сораганнар, янаганнар диелгән иде.
- Русия хакимиятләре аннексияләнгән ярымутраудагы диверсияләрдә моңарчы да кырымтатарларны шикләнде.
- 2021 ел сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газ үткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.
- ФСБ фаразына күрә, Украина күзләве кушуы белән кырымтатарлар "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмады дигән иде.
- Нариман Джелялга 17 ел кырыс тәртипле колония бирелде. Асан Әхтәмовны – 15 елга, Азиз Әхтәмовны 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум