Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иҗат әһелләре Миңнехановтан татар музыка әдәбиятын укытуны, грантлар, мультфильм студиясен ачуны сорады


Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

26 апрель Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар иҗат әһелләре белән очрашты. Бу үзенә күрә бер гадәткә әверелде. Туган тел көне уңаеннан президент татар зыялыларының моң-зарын тыңлый. Һәрхәлдә читтән караганда шулай күренә. Чынлыкта Казан Кирмәнендәге күргәзмәләр залында узган утырышта берничә көн алдан килештерелгән сораулар бирелде. Аларны хәл итү юлларын президент идарәсе алдан әзерләп куйган иде. Очрашуда бәйсез оешмаларга сүз бирелмәде, сәяси мәсьәләләр күтәрелмәде. Ул нигездә дәүләткә бәйле оешмаларның президенттан акча соравына кайтып калды. Азатлык очрашуда яңгыраган тәкъдимнәрне барлады.

Очрашуга дәүләткә бәйле оешмалар чакырылды

Былтыргы очрашу белән чагыштырганда, быелгы сөйләшүгә артык танылган җәмәгать эшлеклеләре чакырылмаган иде. Сигез сорау бирүченең өчесе "Татмедиа" дәүләт агентлыгына караган матбугат чарасы мөхәррирләре, "Шаян ТВ" каналының яшь алып баручысы, Казан мэриясе карамагында эшләүче "Апуш" театр берләшмәсе, дәүләт бәйгеләрендә катнашучы татар блогеры, музыка мәктәбе мөдире һәм Милли китапханәдә эшләүче "Моң" мәйданчыгы вәкиле иде. Ахырдан алдан сорау бирүчеләр исемлегенә эләкмәгән Татарстан үзешчән композиторлар оешмасы рәисе дә мөрәҗәгать итте. Ягъни, Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга болай да дәүләт хисабына яшәүче оешмалар чакырылган иде.

Әйтергә кирәк, узган елгы очрашуда алдан билгеләнмәгән мәсьәләләр дә күтәрелде, шул исәптән бүгенге вазгыятьтә сәяси тема буларак яңгырый торган Гаяз Исхакый исемен мәңгеләштерү соравы. Ул вакытта Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Казандагы урам исемнәрен тәнкыйтьләп чыкты һәм "ике йорт һәм ике офистан" торган Гаяз Исхакый урамына ризасызлык белдерде. Бу очрашулар ни кадәр нәтиҗәле булуын вакыт күрсәтер, ләкин бер елда Гаяз Исхакый исемен мәңгеләштерүдә эш алга китмәде.

Рөстәм Миңнеханов быелгы очрашу барышында глобальләшү чорында татар телен саклау кыен диде. Шулай да ул Татар теле һәм туган телләр комиссиясе нәтиҗәле эш башкара дип саный.

Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

— Кыскача әйткәндә, үзебездән кала безнең телебез беркемгә кирәкми. Шуңа күрә бу мәсьәләдә Татар конгрессы күп кенә сәфәрләр, күп кенә чаралар үткәрә. Нәрсә генә эшләмибез инде: җырлап та бирәбез, биеп тә. Эшләгән эшебез хәйран, әмма җитәрлек күләмдә түгел. Безнең төп мәсьәлә — мәктәпләрдә генә түгел, гаиләдә дә телне куллану. Әгәр дә без үзебезнең телне кулланмасак, аны бер кеше дә өйрәнмәячәк.

"Татмедиа": журналны сатуда һәм җиһазлар алуда ярдәм кирәк

Тулысынча дәүләт акчасына яшәүче "Татмедиа" оешмасына караган редакцияләр административ чараларны хәл итүдә һәм финансларны арттыруда ярдәм сорады.

Беренче итеп сүз "Ялкын" журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллинга бирелде. Аның сүзләренчә, бүген журналдагы язмаларның 80 процентка якыны яшь журналистлар тарафыннан язылган. Ул "Алдынгылар" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт белән эшләүләрен әйтте.

— "Ялкын" гомер-гомергә пионерлар оешмасы белән эшләде. Бүгенге көндә безнең "Алдынгылар" хәрәкәте бар. Безнең максатлар уртак: җәмгыять өчен шәхесләр формалаштыру, — диде мөхәррир.

Быел 1 июньдә Казан Кирмәнендә "Ялкын" журналы үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Фазуллин Миңнехановтан аны оештыруда ярдәм күрсәтүне һәм бәйрәм чарасында кунак булырга чакырды.

Миңнеханов чакыруны кабул итте һәм ул көнне Кукмара районында төзекләндерелгән җәйге алан бинасы ачылышыннан соң "Ялкын" юбилеена килергә сүз бирде.

Аннары очрашуда "Идел" журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова сүз алды. Аның төп борчуы — югары һәм урта һөнәри уку йортларында журналны сата алмаулары.

— Мин бу мәсьәлә белән шөгыльләнәм, ләкин анда барып җитү һәм журналны сатуга кую катлаулы процесс булып чыкты. Яшьләр социаль челтәрләрдә утыра, матбугат укымый дип әйтәбез. Мин моның белән килешеп бетмим, — диде ул уку йортларында журналга ихтыяҗ зур булуын әйтергә теләп.

Бүген "Идел" журналы 3 мең тираж белән чыга. Шуның 1 900 данәсен Дәүләт шурасы, Мәдәният министрлыгы яздыра диде Рәмзия Галимова һәм сатуда кыенлыклар бар дип янә кабатлады.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллинга урта һөнәри уку йортларында "Идел"не сатарга ярдәм итүне сорады. Шулай ук югары уку йортлары ректорларына бу тәкъдимне җиткерәчәген әйтте. Миңнеханов фикеренчә, иң мөһиме — журнал кызык булырга тиеш.

Аның сүзләрен очрашуда быел да катнашкан Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла күтәреп алды.

— Укучы журналның киләсе санын көтеп алырга тиеш. Без менә шуны югалттык. Укучыны мавыктыра торган озын әсәрләр чыкмый. Өч-дүрт җөмләлек материал белән генә булмый, — диде ул. — Язучыларны җәлеп итәр өчен гонорар фонды кирәк. Гонорар түләү юк. Журналны 3-4 хатын чыгара.

— Әлбәттә, журналда кызык материаллар булмаса, аны беркем дә укымый, — дип дәвам итте Миңнеханов. — Сезнең "Татмедиа"да эш барырга тиеш. Мине күргәч акча сорау гына түгел. Акчасыз булмый, ләкин кешеләрне әзерләргә кирәк.

"Татмедиа"ның тагын бер вәкиле — "Салават күпере" журналы һәм "Сабантуй" газеты баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина балалар белән ныклап эшләү өчен җиһазлар җитмәүгә зарланды. Әлеге редакция берничә ел "СалаваТик" проекты һәм башка видеопроектлар башкара. Алар 10 млн тапкыр каралган. Аныңча, бу проектны балалар үз иткән. Мәсәлән, соңгы кастингта 500 бала катнашкан, шуларның 4сен генә "СалаваТик"ка кабул иткәннәр.

"СалаваТик" дигән яңа мәктәп тә оештырылган. Анда 60 бала катнаша. Зилә Фәйзуллина бу эшне киңәйтү өчен финанслар кирәк ди.

— 120 бала белән гөрләтеп эшлисем килә, — ди ул. — Аның өчен бүлмәләрне җиһазландыру кирәк. Тавыш яздыру, видео төшерү, репетиция, дәресләр уздыру мөмкинлекләре булса, мәш китереп видеоларны чыгарып, бөтен республикада аны журнал аша таратыр идек.

Рөстәм Миңнеханов та бу тәкъдимне хуплады.

— Күпме татар баласы үз ана телендә укый? Без ул мәсьәләне гел уртага куябыз. Уку гына түгел, телне кулланырга кирәк. Татар телендә чыгышлар, театрлар булырга һәм алар кызык булырга тиеш, — диде ул.

"Шаян ТВ": мультфильм студиясен ачу өчен 100 млн сум кирәк

"Шаян ТВ" балалар каналы исеменнән 15 яшьлек алып баручы Аяз Әгълиуллин сөйләде. Ул балаларның нейрочелтәрләр белән мавыгуын әйтте. "Зур хыялыбыз — "Шаян-мультфильм" студиясен ачу. Безнең төп бинабыз бар, менә шунда оештыру", диде ул.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов төгәл нәрсәләр кирәк икәнен сорый башлады. Яшь алып баручы бу сорауга җавап бирә алмады, әмма матди ярдәм кирәклеген искәртте.

Шуннан соң ТНВ ширкәте мөдире Илшат Әминовка сүз алырга туры килде:

— Без эшне башладык. Безнең бу студия эшләп килә. Анда хәзер өч белгеч эшли. Алар нейрочелтәр дә кулланып татар телендә мультфильмнар эшли башлады. Бу егет дөрес әйтте, без аңа сөйләшкән вакытта берүк акча турында сөйләмә дип әйттек, — диде ул.

Әминов бу уңайдан өч проект эшләнгәнен сөйләде. Аның берсе 100 млн сумга исәпләнгән. Шулай ук 60 һәм 40 млнга да эшләп була диде ул.

Миңнеханов ахырдан тәкъдимне хупларга кирәк диде.

Музыка мәктәбе: Татар музыка әдәбияты дәресе һәм классик музыканы дигитиллаштыру кирәк

Казан шәһәренең Мансур Мозафаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбе мөдире Илзия Фәтхуллина бүген сәнгать мәктәпләрендә татар музыка әдәбияты өйрәтелмәүгә зарланды.

— Бездә "Татар музыка әдәбияты" дигән фән укытыла. Ул Казанда да, Татарстанда да башка бер мәктәптә дә юк. Мин җитәкче буларак аңлап, бу фәнне керттем. Башка мәктәпләрдә ул урыс музыка әдәбияты фәне азагында ярты ел эчендә бөтен композиторларны үтеп бетерүне күзаллый. Безнең мәктәптә бу фән атнага бер тапкыр өйрәтелә. Мин үзем әлеге дәресне чын татар телендә алып барам. Сер түгел, хәзер бөтен балалар да мәгълүматны интернеттан эзли. Мин аларга күп итеп музыка тыңларга бирәм. Алар әйтә: Илзия апа, менә "Алиса" бөтен әйберне табып бирә, тик нишләптер татар классик композиторлары Мозафаров, Сәйдәшевнең бер әсәрен дә таба алмый. Ни өчен дип алар миңа сорау бирә, — дип сөйләде ул.

Фәтхуллина татар классик музыкасын дигитиллаштыруны һәм сәнгать мәктәпләрендә татар музыка әдәбятын укытуны кертүне сорады.

Мәдәният министры Ирада Әюпова татар классик музыкасы архивта һәм телевидениедә саклана ди. "Бөтен коллекцияләрне туплап бер сайт, ресурс булырга тиеш", диде ул.

— Без "Болгар радиосы"н "Алиса"га (Яндексның тавышлы ярдәм җиһазы) керттек. "Дайте послушать Болгар радиосы" дисәң радио чыга. Мөмкинлек бар. Андый музыканы яңгырата торган "Китап" радиосын кертеп була. Архивны дигиталлаштырып интернетка кертергә мөмкин.

"Татмедиа" дәүләт агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бу эшнең туктап калуын әйтте. Моны ул авторлык хокукларын алу кыенлыклары белән дә бәйләде.

Журналист Рәдиф Кашапов исә моның гади эш булуын әйтте.

— Монда бернинди проблем да юк, — диде ул. — Хәзер Салих Сәйдәшевнең хокуклары юк. Аның өчен акча түләргә кирәк түгел. Алар Столбищеда архивта дигиталлаштырылган килеш ята. "Татарстан" радиосы аларны яңгырата. Музыканы Spotify-га яки Яндекска кертергә була. Аннан бала Яндекс.Музыканы ачып, Салих Сәйдәшевне куй дип сорый һәм ул чыга. Моның өчен бернинди махсус сайт кирәк түгел. Бу бик гади эш.

Рөстәм Миңнеханов ике проектны да — аерым сайт ясауны да һәм махсус сервисларга татар классик музыкасын кертүне дә хуплады. Моннан тыш, ул музыка мәктәпләрендә татар музыкасы өйрәтелмәвенә гаҗәпләнде.

— Әгәр дә татар музыкасы безнең музыка мәктәпләрендә укытылмый икән, аны кертергә кирәк, мәктәптәге кебек. Татар музыкасы аерым күләмдә булырга тиеш. Ничек инде, без ул мәктәпләрне хөкүмәт хисабына тотабыз, ә анда татар контенты юк, — диде ул.

Ахырдан Илзия Фәтхуллина Казанда инклюзив музыка мәктәбе төзергә тәкъдим итте. Миңнеханов бу тәкъдимне өйрәнергә кушты.

"Апуш" театры: грантлар кирәк

"Апуш" театр берләшмәсенең сәнгать җитәкчесе Алия Фәйзрахманова сүзләренчә, бүген балалар арасында татар телле театр сәнгате бер хәрәкәткә әверелгән. Бүген анда Казанның 4 районында 200дән артык бала йөри. 4-15 яшьлек балалар 8 спектакль куйган. Ул татар балалар театрын Татарстанның башка районнарында да үстерергә кирәк дип саный.

— Спектакль куярга грантлар бүлеп биреп булырмы икән? Иң зур һәм үтемле ысул — театр аркылы балаларны телгә алып керү, аларны гашыйк итү. "Апуш" зур гаиләгә әверелде. Балалар атнаның биш көнендә дүртешәр сәгать шөгыльләнә, — диде ул.

Туган телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов аерым проект эшләнәчәк диде.

Бу тәкъдимне Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә хуплады.

— Мин бу спектакльләрне күрдем, — диде ул. — Бу чыннан да җитди хәрәкәт. Анда профессиональ кешеләр җитәкчелек итә. Шулай ук безнең театр артистлары да дәресләр алып бара.

— Бу театр хәрәкәте генә түгел, ә телне өйрәнү дә, — дип кушылды Ркаил Зәйдулла.

Мәдәният министры Ирада Әюпова бер спектакльгә 1 млн сум акча кирәк, шуңа да "сораулар бар" диде. Татарстан бу максаттан 8,4 млн сум бүлеп бирергә тели.

— Акча тарату булмасын, көрәш булырга тиеш, — диде Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне хуплагандай.

"Татар блогерлары күп булырга тиеш"

Татар блогеры Татариус (Илнар Идрисов) "Шәп Блогер", "Шәп Фестиваль" дигән проектларны дәвам иттерүне сорады. Татариусның бүген 245 мең язылучысы бар. Миңнеханов Украина сугышына кадәр алып барган Instagram сәхифәсен искә алды. "Минем анда 500 мең язылучы бар иде", диде ул. Президент татар блогерлары күп булырга тиеш дип снаый.

— Бу юнәлештә безгә ныклап шөгыльләнергә кирәк. Бөтенләй эшләмисез, — диде ул "Татмедиа" агетлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәевкә мөрәҗәгать итеп. — Бәйгеләр оештырырга, аларны өйрәтергә кирәк. Һәрбер районда блогерлар бар. Алар күп булырга тиеш.

"Дастан" креатив индустрия үсеше оешмасы җитәкчесе, Милли китапханәдәге "Моң" театр мәйданчыгының арт-менеджеры Алена Батулла президенттан акча сорамады. Ул бары Рөстәм Миңнехановка гаиләсе белән "Чисто-чиста" спектаклен карарга килергә чакырды. Аны профессиональ булмаган артистлар куйган. Моңа кадәр берләшмә "Педсовет", "Чын татар" спектакльләре чыгаруы турында әйтте.

— Былтыр Буа районының Яңа Чәчкаб авылында ике атналык театраль лаборатория оештырдык. Композитор Ислам Вәлиев, биюче Нүрбәк Батулла, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина балалар белән бергә ике атна торып мәктәп лагерында спектакль куйдылар. "Чисто-чиста" спктаклен Казанда, Мәскәү, Чаллы, Әлмәттә күрсәттек. Анда балаларны борчыган мәсьәләләр күтәрелә, — диде ул.

Шулай ук ул былтыр "Кич" дигән проектка федераль грант отулары һәм бу акчага керәшеннәрнең "Ару кич" чарасын уздырулары, шагыйрь Разил Вәлиевне, баянчы Рөстәм Вәлиевны искә алулары турында сөйләде.

Алдан әзерләнгән сораулар исемлеге тәмамланганнан соң, балалар композиторы, Татарстан үзешчән композиторлар оешмасы рәисе Риф Гатауллин сүз сорады. Ул үзешчән композиторлар антологиясен булдырырга тәкъдим итте. Миңнеханов ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Миңнеханов: "Нәтиҗәсе 10 елдан күренә башлаячак"

Татарстан президенты барлык тәкъдимнәр дә өйрәнеләчәк диде. Очрашу язылып беркетмәгә кертелеп барыла дип ышандырдылар.

— Бүгенге эшнең нәтиҗәсе 10 елдан күренә башлый. Хәзер күренми. Нәтиҗәсе булачак. Шул ук ифтарлар үткәрәбез. Кирәкле эш, — диде ул.

Миңнеханов Татар теле һәм туган телләр комиссиясенең абруе артуын һәм бу юнәлештә эшне алып барачагын белдерде.

Шуннан соң ул татар теле торышы турында үз фикерләрен белдерде.

— Әгәр дә үзебез үрнәк булмасак, без ничек башка өлкәдәге, чит илдәге татарлар белән эшләргә тиеш? Без бит — Татарстан республикасы. Ә читтә бер шарт та юк. Алар ничек тә үзләрен сакларга тырыша. Бездә бөтен шартлар бар, менә дигән. Кем нинди теләк белән килә, без ул теләкне хәл итәбез. Татар телен генә түгел, чуаш, мари, удмурт телен дә тигез күрәбез. Без барыбыз да урыс телен урыска караганда яхшырак белергә тиеш. Урыслар үзләре дә үз телен бөтенесе дә белми. Безнең өчен аның бер авырлыгы да юк. Безгә татар теленең кирәклеген тоярга кирәк. Проблем нәрсәдә: телне һәр җирдә ничек куллансак та, аның кирәклеген тоярга кирәк. Беренче чиратта — гаиләдә, чөнки аның базасы шунда саклана. Шуннан соң бу телне өйрәнергә кирәк дип уйларга кирәк. Без укыганда татар телен урыс малайлары да укый иде, алар татарча белмәсәң, уңайсыз булачагын аңлый иде, — дип сөйләде Татарстан җитәкчесе татар иҗат әһелләре белән очрашуда.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG