1990нчы еллар башында Татарстан, өлешчә мөстәкыйльлек яулап алганнан соң, тышкы элемтәләр кора башлады. Төп игътибар көнбатыш илләренә, аеруча дөньяның беренче икътисады — Америка Кушма Штатлары төбәлде. Өч дистә ел эчендә АКШ республиканың төп инвесторына, алдынгы технологияләр бирүчегә әверелде, аның белән уртак ширкәтләр ясалды. Шулай да 2022 елгы Русия-Украина сугышы бу элемтәләрне юкка чыгару дәрәҗәсендә киметте. Азатлык Радиосы татар-американ икътисады багланышлары тарихына күз салды.
Хезмәттәшлек: нефть, технология һәм хәтта хәрби җитештерү
1992 елда Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев АКШка сәфәр кыла. Ул штат губернаторлары, эшлекле даирәләр белән очраша. Максат — Татарстанны таныту иде, дип яза Шәймиевнең матбугат үзәге. Сәфәрдән соң президент Казанда АКШ консуллыгы ачылу ихтималын да әйтә. Ә икътисади элемтәләр General Motors ширкәте белән башлана.
— Дөнья бездән башка да яши ала, без — юк, — дип белдерә Шәймиев АКШ, Канада, Швейцария, Австриядә узган рәсми сәфәреннән соң.
1990нчы еллар башында Татарстан АКШ белән төрле тармакта элемтәләр корырга тырыша. Хәтта хәрби сәнәгать тармагында да сөйләшүләр алып барыла.
1994 елда Шәймиев кабат АКШка юл ала. Бу юлы ул Һарвард университетында Татарстанның мөстәкыйльлеккә омтылышы, федерализм турында чыгыш ясый. Шәймиев бу сәфәрендә төрле сөйләшүләр алып бара һәм аерым нәтиҗәләргә дә ирешә. Экспорт-импорт банкы "Татнефть" ширкәтенә 253 миллион долларга кредит бирү турында килешү имзалый. Кама елгасында терминал төзү өчен 100 миллион долларлык кредит бирү турында килешенә.
Татарстан һәм Американың үзара төп проекты — 1995 елда оешкан ТАИФ (Татар-американ инвестицияләр һәм финанслар) ширкәте була. (Бу хакта соңрак.)
Татарстан Казанда американ эшкуарларын даими кабул итә. Нәтиҗәдә, "Камаз" оешмасы "ККР" америка фирмасы белән хезмәттәшлек итә башлый, Алабугада General Motors белән берлектә автомобиль төзелеше проекты барлыкка килә.
Шәймиев дөньяда икътисадның 20%тан күбрәге АКШка туры килүен, Русиягә алардан өйрәнергә кирәклеген дә әйтә.
Миңтимер Шәймиев Америка белән яхшы дипломатия корырга тырыша. 1998 елда ул АКШ президенты Билл Клинтон белән күрешә. 2009 елда исә АКШның Дәүләт сәркатибе Һиллари Клинтон Казанга килеп Шәймиев белән очраша.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чорында Америка белән икътисади багланышлар көчәя. Президент булып билгеләнгән 2010 елда ук ул АКШка юл тота. Ул Кремний (Silicon) үзәнлегендә американ технология ширкәтләре белән таныша. 2016 елда Миңнеханов янә зур делегация белән Калифорниягә сәфәр кыла. Анда Uberны Татарстанда дата-үзәк төзергә чакыра, Кремний үзәнендәге IT проектлар белән таныша.
2017 елда Татарстан президенты Техас һәм Сан-Францискога бара. Төп тема — нефть һәм нефть химиясе өчен яңа технологияләр үзләштерү. "Татнефть", "Казаноргситез" ширкәтләре Американ оешмалары белән килешү төзи.
Миңнеханов америка технологияләренә өмет баглавын яшерми, ул бу хакта Казанда да әйтә.
Санкцияләргә кадәр сәүдә 1 млрд долларга җиткән
2008 елда АКШ белән Татарстан арасындагы тауар әйләнеше 180 миллион доллар тәшкил иткән.
Зур алга китеш 2012-2013 елларда күзәтелә. Ул вакытта тауар әйләнеше 1 миллиард долларга кадәр җитә. Шулай да АКШның 2014 елда Русиянең Кырым анексиясеннән соң кертелгән санкцияләреннән соң сәүдә ике тапкырга төшә. 2018 елда ул 556,6 миллион доллар тәшкил иткән.
Чикләүләр булуына карамастан, 2018 елда АКШ Татарстанга иң зур инвестицияләр кертүче ил булды. Мәсәлән, 2018 һәм 2019 елның ярты елында Америкадан 219 млн доллар инвестиция килгән.
Чынлыкта АКШның керткән инвестицияләре күпкә күбрәк. 2019 елда Американың Русиядәге сәүдә пулаты президенты Алексис Родзянко әйтүенчә, күпчелек америка ширкәтләре турыдан-туры инвестицияләми. Алар Нидерланд, Ирландия, Люксембург кебек илләр яки Кыбрыс, Виргин һәм Кайман утраулары кебек оффшор зоналар аша эш итә.
Татарстан белән АКШ арасындагы сәүдәгә килгәндә, республика Америкадан күбрәк сатып алды. Татарстанга медицина җиһазлары һәм фармацевтика продукциясе, җир өсте транспорты һәм мебель импортланган. Татарстан исә АКШка нефть һәм нефть продуктлары, каучук, пластмасс, фанер, металл эшләнмәләре һәм органик продуктлар җибәргән.
Татарстанда Америка инвестицияләре һәм уртак проектлар
- ТАИФ (Татар-американ инвестицияләр һәм финанслар) ширкәте — Татарстан белән АКШ арасындагы иң зур уртак проект. Ул 1995 елда оеша. Американың "NKS Trading Inc." фирмасы бу проектка 10 миллион доллар күләмендә инвестиция кертә.
ТАИФ Татарстанның химия, нефть химиясе һәм нефть-газ эшкәртү тармакларының зур өлешен үз кулына күчерә. ТАИФның хиссәләре үз контролендә тотучы Шәймиевнең уллары — Айрат һәм Радик Шәймиевләр, Рөстәм Сүлтиев һәм Альберт Шиһабетдинов Forbesның иң бай русиялеләр исемлегенә даими эләгеп торды. 2021 елда "СИБУР" ширкәте "ТАИФ"ны 100 процентка йотты.
- General Motors — 1995 елда Алабугада General Motors "ЕлАЗ" заводы белән уртак оешма төзи. Ул Chevrolet Blazer машиналарын җыя башлый. Әмма 1999 елга проект туктатыла.
- Ford Татарстанга 2011 елда килә. Ул Sollers белән уртак оешма төзи. Татарстанда Ford Kuga һәм Ford Explorer җитештерү җайга салына. 2015 елда машина моторлары җитештерелә башлый. 2022 елда Украина сугышы башлану белән Ford Русиядән китте. Аның 1,4 мең эшчесе бар иде. Завод америка технологияләреннән колак какты.
- Armstrong — "Алабуга" махсус икътисад зонасында минераллы җепселле түшәм плитәләре җитештерә. Завод 2015 елда ачылды. Ачылган елны анда 136 кеше эшләде. Алга таба эшчеләр саны 200гә җитәргә тиеш иде. Америка ширкәте завод төзелешенә 3,6 млрд сум инвестицияләде.
Хәзер бу ширкәт "Кнауф Силинг Солюшнз" дип атала. Бу — Armstrong һәм Knauf AMF алман ширкәтенең уртак проекты. Алар һаман Татарстанда үз эшен дәвам итә.
- 3М (Minnesota Mining and Manufacturing Company) — Америка химия корпорациясе. Завод 2015 елның октябрендә "Алабуга" зонасында ачылды. Инвестиция күләме 922 млн сум тәшкил итте.
2022 елда, Русия-Украина сугышы сәбәпле, 3M үз эшчәнлеген туктатты.
- КАИ-Keysight лабораториясе: 2018 елда Казанда Keysight Technologies белән уртак лаборатория ачылды, ул югары технологияләр өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнде.
Keysight Technologies — дөнья күләмендә контроль-үлчәү җиһазлары һәм автоматлаштырылган проектлау системнарын җитештерүче алдынгы ширкәтләрнең берсе. Аның продукциясе югары технологияле ширкәтләрдә кулланыла.
Татарстанны алга җибәргән нефть америка технологияләре нигезендә көчәйде
Американың нефть һәм газ өлкәсендәге алдынгы технологияләре Татарстанның нефть тармагында да киң кулланыла. Мисал өчен, "Татнефть" ширкәте 2006 елдан бирле Chevron Lummus Global LLC белән хезмәттәшлек итә. Ул вакытта Түбән Кама нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларында һидрокрекинг җайланмасын проектлау һәм лицензияләү турында килешүләр имзалана. 2014 елда "ТАНЕКО" нефть эшкәртү ширкәтендә һидрокрекинг җайланмасы эшләтеп җибәрелә, бу "Евро-5" стандартына туры килгән дизель ягулыгы, авиация керосины һәм II һәм III төркем базалы майлар җитештерүне үзләштерергә мөмкинлек бирә.
2017 елда "Татнефть" һәм Emerson ширкәтләре арасында да килешү төзелде. Бу нефть һәм газ чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тауарлары җитештерүне көчәйтергә ярдәм итә. Emerson җиһазларын инде "ТАИФ"ның элекке заводлары — "Түбән Кама нефтехим", "Казаноргсинтез" куллана.
Чынга ашмаган проектлар: консуллык, сәүдә пулаты
Татарстанда АКШ консуллыгы ачу турында фикер алышу 1990нчы еллардан бирле бара. 1992 елда Миңтимер Шәймиев Америка сәфәреннән соң моның ихтималлыгы турында әйтте.
2010 елда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Америка Кушма Штатлары рәсми сәфәр белән килгәч, Казанда АКШ консуллыгын ачу мәсьәләсен күтәрде.
— Менә Идел буе федераль бүлгесе өчен Казанда американ консуллыгы ачылса, безнең аралар тагын да якынаер иде. Үткән чордагы төсле үзара читләшү бетәр иде, — дип сөйләгән иде ул Азатлык Радиосына. Әмма аның бу теләге тормышка ашмады.
2019 елда АКШ сәүдә пулаты Казанда үзенең вәкиллеген ачарга теләде. Ул вакытта Татарстан үзенең икътисади мөмкинлекләре турында АКШ сәүдә пулаты вәкилләренә сөйләде.
Украинадагы сугыш йогынтысы
Соңгы елларда Татарстан рәсмиләре республикага Көнбатыш илләреннән инвестицияләр һәм сәүдә күрсәткечләрен күрсәтми. Республика белән АКШ арасындагы икътисади багланышлар күпмегә төшүе турында да ачык чыганакларда мәгълүмат юк.
Украина сугышы башлану белән Русиягә санкцияләр кертелде һәм илдән чит ил ширкәтләре китә башлады. Татарстанга да ул үз йогынтысын ясады. 2023 ел ахырында хөкүмәт инвестицияләр 5 тапкырга азаячагын фаразлады. Татарстан исә инвесторларны Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә эзли башлады.
Татарстан нефть химиясе тауарларын сатуда кыенлыклар күрде, чөнки сәүдә Көнбатыш белән корылган иде. Республика чит ил ширкәтләре китүдән иң зур зыян күргән төбәкләр арасына керде. Рәсмиләр Татарстаннан инвестицияләр генә түгел, технология дә китте дип зарланды.
Шул ук вакытта Татарстанда һаман да эшләүче американ ширкәтләр бар. Шуларның берсе — Allied Mineral Products. Ул утка чыдамлы эшләнмәләр җитештерә.
2024 ел башында Украинаның коррупцияне булдырмау дәүләт агентлыгы американ ширкәтен "сугыш иганәчеләре" исемлегенә кертте. Украина агентлыгы мәгълүматынча, 2022 елда ширкәт Русия бюджетына 772 мең доллар салым түләгән.
Аңа карамастан, "Алабуга" икътисад зонасы сайтында Allied Mineral Products һаман үз эшен дәвам итүе әйтелә.
Америка технологиясенә һәм инвестицияләренә йөз тоткан Татарстан үзенең икътисади сәясәтен, Мәскәү Кремленең геосәяси уеннары аркасында, үзгәртергә мәҗбүр булды. Бу вазгыятьтә Америкага чагыштырмача еш барып йөргән һәм американ технологияләрне алга сөргән Рөстәм Миңнехановка да башкача "җырлый" башларга туры килде: "алар безгә партнер да, дуслар да түгел", диде ул былтыр көнбатышны күзалдында тотып. 2023 елда Миңнеханов АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум