Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытаудагы Үкәк шәһәрчегендә Алтын Урда чорыннан өч һәйкәл табылган


Сарытау өлкәсендәге Үкәк каласы
Сарытау өлкәсендәге Үкәк каласы

Археологлар тарихи җирлектә шәхси хуҗалыклар булу сәбәпле казу эшләре өчен буш урын табуның кыенлашуын белдергән.

Сарытау шәһәре янында урнашкан Алтын Урда шәһәре Үкәк җирлегендә археологлар XIV гасырга караган һәйкәлләргә тап булган. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясенең Археология институты хәбәр итә.

Археологлар Үкәк шәһәрчеген һәм аның тирәсендәге "Хмелевское-1" авыл җирлеген өйрәнүне дәвам иткән.

Казу эшләре барышында яндырылган кирпеч ватыкларыннан ясалган калдыклар табылган. Ике объект та коңгырт һәм яшелрәк төстәге кирпечтән ясалган корылманың дивары өлеше булып чыккан. Өченче корылма — кирпеч бина дивары. Ул заманча чүп чокырлары аркасында җимерелгән диелә. Диварның аскы өлешенең киңлеге — 1 метр. Дивар үзе 4-5 кирпеч биеклектә сакланган. Корылма XIV гасырга карый.

Моннан тыш, күпсанлы табылдыклар — керамик савытлар ватыклары, хайван сөякләре, 1330-1360 елларда сугылган бакыр һәм көмеш тәңкәләр табылган. Казу эшләрендә 150 данә тәңкәгә юлыкканнар.

"Хмелевское-1" авыл җирлегендә исә, 11 хуҗалык чокыры һәм бер тандыр табылган. Шулай ук алар арасында шахмат фигурасы (җәяүле - пешка) һәм уен шашкасы бар. Бу мөгездән ясалган әйберләрнең бу җирлектә ясалган булуы ихтимал, ди белгечләр. Чөнки казу эшләре вакытында сөяк эшкәртү эзләрен ачыклаганнар.

Казу эшләре Археология институты белгечләре һәм Сарытау шәһәрендәге "Минем тарих" тарихи парк" оешмасы ярдәме белән алып барылган. Шул ук вакытта археологлар тарихи җирлектә шәхси хуҗалыкларның күп урнашуын, шуңа күрә казу эшләре өчен төзелешләрдән буш урын табу кыен булуын әйткән. Шулай да шәхси хуҗалыкның берсендә заманча биналар калдыкларын сүтеп, казу эшләрен оештыра алганнар.

Быел Татарстан бюджеттан Үкәк шәһәрчеген өйрәнү өчен 6,7 млн сум бүлеп бирде. Бу акчалар өч елга исәпләнгән, ел саен 2,2 млн сум тотылачак.

Соңгы елларда да Татарстан галимнәре Үкәкне өйрәнүләрен дәвам итте, әмма урыс галимнәре Сарытауның татар тамырлы шәһәр булуын танырга теләми.

Моңа кадәр тарихчы Фрид Рәшитов Үкәкнең торышы мактанырлык түгел дип Азатлыкка сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, Сарытауда фәнни даирә янында йөрүче кайбер кешеләр Үкәкнең абруен төшерергә тырыша. Алар шәһәр безнеке түгел, бу ят халыкныкы диләр, икенчеләре Үкәкне кабул итә, ләкин урыслар зур роль уйнаган дип бара.

Үкәк — урта гасырдагы (XIII—XIV гасырлар) Алтын Урда шәһәре. Хәзерге Сарытау шәһәре янәшәсендә, Увековка елгасы тамагында урнашкан булган, XIV гасыр башында мөһим сәүдә һәм сәясәт үзәге. Үкәктә акча сугу йорты булуы мәгълүм.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG