Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Мәскәүдә җирле халык үтенече белән "Әбү Бәкер" мәчетен җимергәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәчеткә каршы көрәш өч ел дәвам иткән. Бу вакыт эчендә  шәһәр хакимиятенә һәм тикшерү комитетына күпсанлы шикаятьләр килгән. Дин йортына каршы булучылар мәчеткә килүчеләр бу районда җинаятьчелек дәрәҗәсен арттыра, шуңа ата-аналар балаларын мәктәпкә ялгыз җибәрә алмый дип зарланган.

16 апрель көнне Яңа Мәскәүдә бульдозер "Әбү Бәкер" мәчетен җимергән.

Троицкидагы мөселманнарның җирле халык һәм милләтчел активистлар белән каршылыгы әнә шулай төгәлләнде, алар хакимиятләрдән гайбадәт йортын сүттерүгә иреште, дип яза IslamNews агентлыгы.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, мәчеткә каршы көрәш өч ел дәвам иткән. Бу вакыт эчендә шәһәр хакимиятенә һәм тикшерү комитетына күпсанлы шикаятьләр килгән. Дин йортына каршы булучылар мәчеткә килүчеләр бу районда җинаятьчелек дәрәҗәсен арттыра, шуңа ата-аналар балаларын мәктәпкә ялгыз җибәрә алмый дип зарланган. Имештер мәчет аркасында бөкеләр дә хасил булган. Нәтиҗәдә тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин канунсыз төзелеш турында җинаять эше ачарга кушкан.

Нәтиҗәдә былтыр октябрьдә мәхкәмә "Әбү Бәкер" мәчетен үзбелдекләнеп салынган корылма дип тапкан һәм аның хуҗаларын мәчет бинасын сүттерергә тиеш дип карар чыгарган. Шулай да мәчет бинасы ярты еллап торган әле, һәм башка урыннар булмаганда дин тотучылар монда җомга намазларына да килгән.

Бинаның хуҗасы мәхкәмә карарын үтәмәгәнгә шәһәр милке департаменты мәчетне үзе җимерергә керешкән. Җирле халык чыгарган кадрлардан күренгәнчә, өч катлы бинага махсус техника белән бульдозер килгән. Машиналар гыйбадәт йортын җимерә башлаган.

IslamNews-ка Троицки имамы дагыстанлы Умар Алиев әйтүенчә, бу мәчет 2020 елда мөселманнарның зур ихтыяҗы булганга төзелә башлаган.

"Бу якта күрше бистәләрдә чыгышы белән Русиянең Төньяк Кавказ төбәкләреннән булган кешеләр күп яши. Мәчеттә җомга намазына ике меңнән артык кешее җыела иде, бәйрәмнәргә күбрәк. Мәчеткә йөрүчеләрнең күбесе - Русиядә туган кешеләр", дигән ул. Мәчкетне сүтеп кенә бөкеләр мәсьәләсе хәл ителмәс, тик башка проблем туа: бу кешеләргә хәзер кайда намаз кылырга", дигән ул.

  • Былтыр октябрь азагы-ноябрь башында Мәскәү шәһәрендә Русия хокук саклау оешмалары бер-берартлы ике мөселман үзәген вакытлыча япты. Бу моңа кадәр мәчет вазифаларын башкарган гыйбадәт йортлары иде. Мәхәллә җитәкчесе моның сәбәпләрен төгәл генә әйтә алмаса да, Дагыстан вакыйгалары, мигрантлар сәясәте һәм соңгы вакытта чәчәк атучы урыс шовинизмы була ала дип саный.
  • Былтыр ел дәвамында куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне дә көчәйтте.
  • 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар диелде. Азатлыкка юристлар хокук бозулар турында белдерде, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов исә, мәчетләргә каршы көрәшнең яңа формасы барлыкка килде дип сөйләде.
  • Бу Котельникида мөселманнарга каршы беренче рейд үткәрү генә түгел. 2023 елның 7 июлендә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Тикшерү вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр ителде. Бер атнадан — 14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. Cоңрак мәхкәмә бу эшләрне туктатты.
  • Былтыр яз Мәскәүдә Косино-Ухтомски районында урнашкан Изге күл янында 60 мең кешене сыйдырырдай мәчет төзергә җыенулары турында хәбәр ителде. Март ахырында мәчет төзелеше тирәсендә низаг чыкты. Гыйбадәтханә салуга православ активистлар каршы, алар каршылык чаралары үткәрде. Соңрак мәчет салынмаячагы әйтелде.
  • Бүгенгә Мәскәүдә рәсми төстә дүрт мәчет эшли. Мөселманнар бәйрәм намазында гына түгел, җомга көннәрендә дә гыбадәтне урамда кылырга мәҗбүр.
  • Узган ел язын Русия федераль трассаларында намаз бүлмәләре ябыла башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG