Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли мәҗлес" оешмасы Татарстан җитәкчелегенә тел мәсьәләсендә мөрәҗәгать белән чыкты


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Татар халкының Милли мәҗлесе" оешмасы рәисәсе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать юллады. Ул Татарстан җитәкчелегенә "Ни өчен татар телен якламыйсыз", "Ни өчен дәшмисез" дигән сораулар куя.

Бәйрәмованың мөрәҗәгате тоташ сораулардан һәм гаепләүләрдән тора.

"Сез Татарстан мәктәпләрендә нинди хәлләр булып ятканын беләсезме? Белсәгез, прокуратура әмере белән мәктәпләрдән куып чыгарылган татар телен, бүген-иртәгә эшсез калырга мөмкин булган меңләгән татар теле укытучысын ник якламыйсыз?

Прокуратураның җәза төркемнәре мәктәпләрнең астын-өскә китерә, тупас рәвештә укыту процессына катнаша, татар телен укытуны тыя

Русия президенты Путин күрсәтмәсе белән, прокуратураның җәза төркемнәре мәктәпләрнең астын-өскә китерә, тупас рәвештә укыту процессына катнаша, татар телен укытуны тыя, сез нәрсә карыйсыз?

Сез бит Татарстан Конституциясен һәм законнарын, республика халкын, милләтне якларга тиешле кешеләр, ник дәшмисез?

Мәктәпләрдән татар телен куып чыгару – милләтне бөтен ил алдында мыскыл итү, хурлыкка калдыру бит, шуны да аңламыйсызмыни, ник моның белән сүзсез ризалашасыз?" дигән сораулар куя язучы.

Бәйрәмова Миңнехановны, Шәймиевне һәм Мөхәммәтшинны "чирек гасыр буе эш башында" утырып та Татарстанда татар телен дәүләт теле итә алмауда, аларның дәүләт даирәләрендә татарча сөйләшмәүдә, моны башкалардан да таләп итмәүдә гаепли.

Сез милләт алып биргән бәйсезлекне дә саклый алмадыгыз, аны бары тик үз нәселегезгә байлык туплау өчен генә файдаландыгыз!

"Сез милләт алып биргән бәйсезлекне дә саклый алмадыгыз, аны бары тик үз нәселегезгә байлык туплау өчен генә файдаландыгыз!

Сез чирек гасыр буе хәтта бер милли университет та ачтыра алмадыгыз, киресенчә, булганнарын да яптырып бетердегез!

Инде соңгысына – мәктәпләрдә болай да җеп очында гына эленеп торган татар теленә ябыштыгыз!

Шулай дибез, чөнки шакаллар ана телебезгә ябырылганда, сез аны яклап чыкмадыгыз, үз сүзегезне әйтмәдегез, милләт фаҗигасенә читтән генә карап тордыгыз!", дип яза Бәйрәмова.

Аның фикеренчә, Татарстан җитәкчеләре өчен "гомер буе рухи байлык түгел, матди байлык кадерлерәк булды", шуны югалтмас өчен, алар "хәзер ана телебезне һәм милләтнең үзен дә корбан итеп бирергә әзер".

Татар теле, милләт белән эшне бетергәч, Мәскәү опричниклары сезнең арттан да киләчәк

"Әмма шуны онытмагыз – татар теле, милләт белән эшне бетергәч, Мәскәү опричниклары сезнең арттан да киләчәк, Татарстанны да юк итәчәк, миллиардларыгыз да саклап кала алмаячак!

Әмма сезнең өчен иң куркынычы – сез барыгыз да милләтне сатучы Шаһгалиләр булып тарихка кереп калачаксыз!" дип кисәтә язучы.

Ул шулай ук Аллаһ алдында җавап бирәсе барлыгын искә төшерә, тарих каршында ни дип әйтерсез, дип сорый.

"Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов! Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев! Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин! Милләт сездән җавап көтә, мәктәпләрдә татар теленә каршы башланган бу золымны туктатуны таләп итә! Инде ана телебезне дә яклый алмыйсыз икән, сез милләткә ни өчен кирәк? Алга таба татар халкы сезнең эш башыннан китүегезне дә таләп итәчәк!", дип тәмамлана мөрәҗәгать.

"Татар халкының Милли мәҗлесе" оешмасы әлеге мөрәҗәгатьне сишәмбе чыгарды.

Татарстанда татар теленә бәйле вазгыять катлаулана бара. Төрле татар оешмаларының Татарстан, Русия җитәкчелегенә хатлар, мөрәҗәгатьләр язуларына карамастан, республика җитәкчелегенең анык кына позициясе күренми.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде.Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG