Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мамык эчендә яшәмибез


Дамир Исхаков

Азатлык сәхифәсендә Фәүзия Бәйрәмованың Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш VII корылтаена багышланган "Кемгә кирәк бу ялган" дип аталган язмасын укыгач, ни кызганыч, без фикердәшләр булсак та, аның әйткән төп позицияләре буенча мин башка фикерләр әйтергә мәҗбүрмен.

Бу язманың тоны, төп мантыйгы һәм Фәүзия ханымның ниндидер даһи булып күренергә, төрле даирә татар зыялыларын "чыбыркыларга" тырышуы күңелдә ризасызлык уятты. Дөресен әйткәндә, бу мәкаләдә бер яңа әйбер дә юк, чынлыкта инде ярты ел ул турыда миңа да язарга туры килде, моны интернетта утырган һәрбер шәхес белә. Төрле яклап уйлаганнан соң мин Фәүзия ханымның төп фикер сөреше белән килешмәү сәбәпле ул күтәреп чыккан мәсьәләләр буенча башкачарак мантыйк тәкъдим итәм.

Башлап шуны әйтим – Фәүзия Бәйрәмова юкка корылтайда утырган күпне күргән делегатларны куркаклыкта һәм уйлый белмәүдә гаепләде. Чынлыкта аларның абсолют күпчелеге милләтне саклау һәм үстерү өчен эшләгән эшләре буенча үз-үзен безне хөкем итәрлек хөкемдар дип билгеләгән Фәүзия ханымнан бер дә ким түгелләр. Моны белеп әйтәм, чөнки делегатларның күпчелеге миңа танышлар, эшләрен дә беләм. Бу очракта бәлки сәясәттә күптән көн күргән ханымны корылтайга катнашырга чакырмау чыгырдан чыгаргандыр. Әмма, анда чакырылу өчен берәр татар оешмасының җитәкчесе яисә вәкиле булырга кирәк иде.

Күпне күргән делегатларны акылга өйрәтергә тырышу – мәгънәсезлек

Мин үзем, мәсьәлән, Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте делегаты булып катнаштым. Һәлбүки, элек сайланган Милли шура вәкиле булсам да. Ә нинди күзгә күренерлек оешманы җитәкли соң Фәүзия ханым? Бәлки аның кул астында юкка чыккан Милли мәҗлеснедер? Дөрес, ул язучы буларак та корылтайга үтәргә мөмкин булгандыр – анда язучылар бар иде – әмма моның өчен язучылар җәмәгатьчелеге сайлап җибәрергә тиеш булгандыр бит аны. Фәүзия ханым ул юл белән сайланмаган икән бу конгресс әһелләре проблемасы түгел. Ә инде кызган баштан, татар әйтмешли, "беткә үч итеп тунны яндырырга" теләү, минемчә, Фәүзия ханымны бизәми.

Хәзер төп мәсьәләгә күчәм. Чынлап та тел турында Фәүзия ханым язганнар белән килешергә туры килә, әмма ләкин ул мәсьәләләрне яктырту инде шактый заманнардан бирле бара һәм татар интеллектуаллары узган корылтайдан соң ук ул эшне башлап бүгенгә кадәр халыкка аңлатып, аны кисәтеп килделәр, шуңа күрә Фәүзия Бәйрәмованың югарыдан торып күпне күргән делегатларны акылга өйрәтергә тырышуы – мәгънәсезлек. Хәзерге заманда яңалыклар интернет аша татар җәмәгатьчелегенә секундлар эчендә барып җитә, шуңа күрә татарлар тел вазгыяте тирәсендә нәрсә барганын бик яхшы беләләр. Аннан соң онытмыйк, Татарстан парламенты (илдә бердәнбер республика милли парламенты) бу турыда үзенең катгый фикерен әйтте, Бөтендөнья татар конгрессы да авыз йомып тормады, позициясен белдерде. Бу ситуациядә Фәүзия ханымның очынып-очынып корылтай делегатларын битәрләве, аларга акыл өйрәтергә тырышуы берничек тә аңлашылмый.

Татар теленең дәүләт теле статусын саклап кала алмаячакбыз, әмма моның белән генә татар бетмәячәк

Шуның өстенә ул тәкъдим иткән тел вазгыяте буенча ниндидер бер яңа резолюция кабул итүне алга сөрергә, делегатларны "дәшмичә калуда", гаепләргә тырышуы бернинди рамкаларга да сыймый. Инде әйтеләсе сүзләр әйтелде, позицияләр билгеләнде, халыкны һәм Татар конгрессын танк астына ятарга өндәүләр, чынлыкта һава селкетү генә. Көчкә каршы көч кенә кулланып була, ә татарлар һәм башка милли азчылыклар кулында андый көч бармы соң? Истән чыгармыйк, урыслар Русия Федерациясендә 82 процентны тәшкил итә. Әгәр дә демократик ысул белән тел мәсьәләсендә референдум үткәрелсә дә аның нәтиҗәсе безнең файдага булмаска мөмкин бит. Шуңа күрә сөйләшүләр генә кала. Татарстан җитәкчеләре хәзер нәкъ шул эшләр белән шөгыльләнә. Җиңеп чыга алабыз дип әйтмим. Татар теленең дәүләт теле статусын саклап кала алмаячакбыз, бу турыда мин инде күптән яздым. Әмма моның белән генә татар бетмәячәк, шуны истә тотыйк.

Сәясәт эшләрендә ялтырарга күнеккән Фәүзия ханым бик еракта 1980-1990нчы елларда калган ахрысы, бер кычкырсаң уңышка ирешәм дип уйлый булса кирәк. Чынлыкта исә заманалар бик нык үзгәрде һәм "резолюция" белән генә хәзерге заманда бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Русия хакимиятләрен күз алдына китерәсездер. Нәкъ менә бу урында Мәскәү сәясәтчесе, тел мәсьәләсендә чын демократик карашта торган, татар телен дә яклап чыккан Максим Шевченконың әле күптән түгел генә биргән интервьюсында билгеләнгән "реаль сәясәтчеләр" һәм "романтик сәясәтчеләр" турындагы фикере искә төште. Чынбарлыкта Фәүзия ханым тел мәсьәләсе буенча бик тә матур, дөрес фикерләр әйтә. Мин дә аның белән 100 процентка килешәм. Проблема берәү генә – ничек итеп бу шартларда безнең дөрес һәм матур фикерләрне тормышка ашырырга? Нәкъ менә шул юнәлешкә борылгач реаль сәясәтче хәленә керергә туры килә, чөнки без бушлыкта яшәмибез.

Ахрысы романтик сәясәтчеләр кайбер әйберләрне аңлап бетерми

Урысны сүгүнең дә мәгънәсе юк, чөнки алар арасында да Максим Шевченко кебек шәхесләр бар, алар да безнең белән бергә авыр икътисади шартларда яшиләр, һәм гомумән, урыслар катнашыннан башка бу җәмгыятьне демократик юнәлештә үзгәртеп булмаячак. Шуңа күрә алар арасындагы шовинистик даирәгә каршы безгә урыс демократлары белән бергә хәрәкәт итү кирәк. Фәүзия ханыма һәм татар җәмәгатьчелегенә әйтеп китәсем килә: бер сәгатьлек корылтайда устав раслаган, җитәкче органнар сайлаган корылтай делегатлары барысы да реаль тормышта яшәүчеләр, аларның күпчелеге көн саен Татарстандагы җирле хакимият белән мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр. Җүләр булмаганнар аңлыйлар - татарны анда колач җәеп каршылаучылар юк. Шуңа күрә дә җыелган делегатлар буш фантазияләргә бирелә алмыйлар, кайткач та яшәргә һәм эшләргә кирәк, татар халкын саклау өчен тиенләп булса да хакимиятләрдән акча каерып алырга кирәк. Ахрысы, романтик сәясәтчеләр мондый әйберләрне аңлап бетермиләр. Билгеле, романтикларны халык ярата торган була, әмма андыйларга башка нәрсә, бигрәк тә хакимият ягыннан, тәтеми. Үзем дә "правдоруб" буларак моны бик яхшы беләм, шуңа күрә Фәүзия дускай, безнең өлеш җәннәткә кергәч булыр дип уйлыйм.

Инде көзгә безгә барыбызга да Русия думасы кабул иткән канун кысаларында эшләргә туры киләчәк

Ахыргы сүз итеп шуны әйтүне кирәк дип саныйм. Безнең язмыш, милли телебез ул соңгы чиктә безнең үзебезнең кулыбызда, безне яратмаган дәүләт кулында түгел. Ялгышмыйк, Татарстан да бәйсез ил түгел, ә ярымколония – ул турыда бездән Үзәккә алып кителгән керемнең 2/3 өлешен тәшкил иткән ясак бик яхшы сөйли. Шуннан соң инде Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның төрле мәктәпләрдә телне сайлап алуда ата-аналарның роле турында искә төшерүен реалистик караш дип санау дөрес булыр. Ни өчеме? Ә менә ни өчен: инде көзгә безгә барыбызга да Русия думасы кабул иткән канун кысаларында эшләргә туры киләчәк. Фәүзия ханым, без шулай ук бу мәсьәләдә сезгә караганда җәмәгатьчелекне күпкә алдан кисәттек. Әле барыбыз да күрәчәкбез яңа вазгыятьтә без яраткан татарларның чын йөзләрен. Ул безгә ошамаска да мөмкин, урыс әйтмешли, "мало не покажется".

Үтеп барышлый Фәүзия ханым татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка да тиеп китә (дөресен әйткәндә, барыбызны да чыбыркылый). Закировның бу канунны кабул иткәннән соң яңа шартлардан чыгып эш итәргә кирәклеген ассызыклавы дөрес. Чөнки татарлар һәм башка халыклар ул процессны берничек тә туктата алмаячаклар, шуңа күрә яңа шартларга җайлашу юлы гына кала. Бу турыда безне бик акыллы рәвештә тагын бер Мәскәү сәясәтчесе Глеб Павловский кисәтте. Аның фикере мондыйрак иде: "Тел өлкәсендәге сәясәтне кабул иткән төсле булыгыз, әмма бөтен мөмкин булганнарны җигеп үз файдагызга эшләргә тырышыгыз". Ә менә моның өчен урамда һәм интернетта шаулау файдасыз, чөнки өскә килгән афәт белән көрәшү өчен концептуаль дәрәҗәдәге каршы торырлык ысуллар гына файда китерәчәк. Ә моның өчен татарның бөтен интеллектуаль көчләрен бергә тупларга туры киләчәк, Татар конгрессы җитәкчелеге бик яраткан Дания Заһидуллина акылы белән генә мондый эшләрне майтарып чыгып булмас.

Хакимиятләрне тәнкыйть итәргә кирәк, әмма эшләгән эшләрне дә күрергә кирәк

Аерым тагы шуны да әйтергә кирәк. Фәүзия ханым юкка Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка бәйләнә, делегатлар каршында аны тел мәсьәләсендә "күзгә төтен җибәрүдә" гаепли. Беренчедән, җыелган делегатлар бу мәсьәләне бик яхшы беләләр, кемдер бик тырышса да, беркем дә алданмас иде. Икенчедән, Сәфәров әйткән фраза бераз уңышсыз булса да, эчтәлексез түгел, чөнки ул Татарстан җитәкчелегенең берникадәр уңышка ирешәчәгенә ышанып әйтте бу сүзләрне. Бәлки татарчасы бик камил булмаган аппарат башлыгы фикерен тиешенчә төгәл белдермәгәндер, бусы да мөмкин. Аннан соң, минем дәвердә шушы кәнәфидә утырган бер генә аппарат җитәкчесе дә сәясәтче булмады, Әсгать әфәнде дә полиция генералы гына, аңарчы да кем булганы билгеле. Безгә, Фәүзия ханым, хакимиятләрне тәнкыйть итәргә кирәк, әмма эшләгән эшләрне дә күрергә кирәк. Ни кызганыч, бу тормышта идеаль нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгелдер. Татарның шундый әйтеме бар: "И дөнья, буялган йонга. Буялса иде мамыкка, рәхәт булыр иде халыкка". Мамык эчендә яшәмибез.

Ирләр сөйләгәндә хатыннар тыңлап торса яхшырак булыр

Инде соңгы сүзгә дә вакыт җитте. Безнең хәзерге Русиядәге чынбарлыкка фәлсәфи караш кирәктер. Татар халкы тарихын һәм аның бүгенге көндәге тормышын яхшы күз алдына китергән шәхес буларак шуны әйтим: безнең бабаларыбыз йөзләрчә еллар урыс дәүләтендә яшәп тә юкка чыкмаганнар, телне дә гореф-гадәтләрне һәм милли аңны да саклаганнар, безгә китереп җиткергәннәр. Тырышсак, моны без дә булдыра алабыз. Мәктәптә телне юньләп өйрәнеп булмаса, башка юлларын табарбыз. Хәзер интернет заманы, мәчетләр-мәдрәсәләр бар, бүтән төрле социаль институтлар да торгызып була. Фәүзия ханым татарларга һәм татар зыялыларына ашыгып соңгы вердикт чыгарырга тырыша, минемчә. Чынлыкта аның ашыга торган гадәте бар. Аннан соң, тормышта һәм сәясәттә без, мөселманнар, элек-электән хатын-кызлардан алда барырга күнеккән. Ирләр сөйләгәндә хатыннар тыңлап торса да яхшы булыр. Әле Татарстанда һәм читтә дә ир-егетләр җитәрлек. Барыбыз да кыйблага карап басып Аллаһыбызны искә төшерсәк, бернинди череп бара торган империя калдыгы да безгә куркыныч түгел. Әгәр дә конкрет гамәлләр кылсак.

Дамир Исхаков
галим, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG