Accessibility links

Кайнар хәбәр

Торонто татарлары балалар өчен туган тел кичәсе уздырды


Торонтода татар балалары
Торонтода татар балалары

Канаданың Торонто шәһәрендә татар гаиләләре бергә җыелып балалар өчен Туган тел бәйрәме уздырган. Анда кырыкка якын кеше катнашкан.

Бу хакта Азатлыкка Уфадан Канадага күчеп киткән Ләйсән Харисова хәбәр итте. "Бу бәйрәмне без беренче тапкыр былтыр уздырган идек. Алга таба без аны ел саен уздырырга телибез", дип сөйләде Азатлыкка Ләйсән. Былтыр бәйрәмдә дистәгә якын гаилә катнашкан булган.

​Бәйрәмдә балалар Айгөл Әюпованың "Аю җиләге" тамашасын күрсәткән, олылар "Тәрҗемә ит" дигән бәйгедә катнашкан. Килгән кунаклар арасында шулай ук чит илләрдә яшәүче татарлар арасында телне саклауга багышланган дискуссия да оештырылган. Бәйрәм татар милли ризыклары белән чәй өстәле янында тәмамланган.

Торонтода татар гаиләләре ана телен балаларга да өйрәтергә тырыша. Ләйсән Харисова үзе шәһәрдә татар теле дәресләре дә алып барды. Ул Youtube сайтында татарча яздырылган аудиоәкиятләр авторы да.

Моннан тыш, Торонтода ел саен Сабантуй да уздырыла.

Канаданың Монреаль шәһәрендә дә татарлар оешып яши. 2017 елда анда беренче тапкыр Сәләт-Монреаль аланы узды. Якшәмбе саен Zoom видео програмы аша Казаннан татар теле укытучысы Төньяк Америкада яшәүче татарлар өчен татар теле дәресләре алып бара. Әлеге ысул белән Монреаль, Торонто, Колумбус, Вашингтон, Европа һәм башка урыннардан балалар туган телне өйрәнә. Укыту эшен Монреальдә яшәүче татарлар Марат һәм Алимә Сәлахетдиновлар оештырды.

XS
SM
MD
LG