Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Украина "Боингы" казасында гаеплеләр кулга алынды дип белдерде


Тәһранда мәтам чарасыннан күренеш

Иранның мәхкәмә хакимияте Тәһран күгендә "Боинг-737" казасына кагылышы булуда шикләнелүче берничә кешене кулга алган.

8 гыйнварда Тәһран янында Украина һава юлларының очкычы казасында гаепле дип саналучылар кулга алынды, дип белдергән Иран Мәхкәмә хакимияте сүзчесе Халомхоссейн Исмаили. Бу турыда Reuters агентлыгы хәбәр итә. Ничә кеше тоткарланганлыгы һәм аларның кемнәр булуы әйтелми.

"Боинг 737" казасы 8 гыйнварда булды. Очкычтагы 176 кешенең барысы да һәлак булдылар. 11 гыйнварда Иран очкычның ракет белән бәреп төшерелгәнен таныды. Ракет очкычка ялгыш атылган диелде.
Шул ук төндә Иран АКШның Гыйрактагы хәрби ныгытмаларына ракет һөҗүме ясаган иде. Ул вакытта Иран АКШтан җавап һөҗүме көтте, шуңа күрә ракетка каршы тору корылмасы операторы "Боингны" дошман очкычы дип уйлаган дип аңлатты Иран рәсмиләре.

Иран җитәкчелеге очкыч казасы сәбәпле гафу үтенде. Президент Хәсән Рухани гаеплеләр хәрби трибуналга биреләчәк диде. Очкыч казасын тикшерү өчен Украинада җинаять эше ачылды.

Илнең президенты Владимир Зеленский Тәһраннан үз гаебен тулысынча – шул исәптән юридик яктан да – тануын, каза сәбәпләрен ачык рәвештә тикшерүне һәм үлүчеләрнең туганнарына компенсация түләүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG