Accessibility links

Шәмсетдинов эшендәге бер шаһит хәрби бүлектәге бабайлык турында сөйләгән


Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә
Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә

Байкал артындагы хәрби бүлектә атышта һәлак булганнарның берсе, лейтенант Даниил Пьянков Рамил Шәмсетдиновны бәдрәф һәм душларны юарга мәҗбүр иткән. Әгәр чисталык булмаса, Шәмсетдиновның йөзе белән унитазны сөртәчәген әйткән.

Рамил Шәмсетдинов эшендәге шаһит Дмитрий Коновалов мәхкәмә утырышында әлеге хәрби бүлектә гаскәр низамнамәсен бозучы мөнәсәбәтләр булуын белдергән. Бу турыда “Чита.ру” яза. Шәмсетдинов 2019 елның октябрендә 8 хезмәттәшен атып үтергән иде.

Коновалов әйтүенчә, бәдрәф һәм душлар җитәрлек дәрәҗәдә чиста түгел дип, Пьянков Шәмсетдиновны һәм башка солдатларны хәрби саклану киемнәре кияргә мәҗбүр иткән. Коновалов Пьянковның чисталык таләпләре кирәгеннән артык иде, әмма моның өчен утлы коралдан ату кирәкми иде, дигән.

Адвокат Руслан Нәгыев соравына җавап биреп, Коновалов өч солдатны — Шәмсетдиновны, Вәлиевне һәм Графовны — үзәк бинаның керешендә хәрби низамнамәне өйрәнергә мәҗбүр итүләрен әйткән. Элегрәк мәхкәмә утырышында Шәмсетдинов атыштан берничә көн алдарак үзенә йоклау мөмкинлеге бирмичә, низамнамәне аякка баскан килеш өйрәнергә мәҗбүр итүләрен сөйләгән иде. Ул тәүлегенә берничә сәгатьтән 30 минутка кадәр генә йоклаган.

Коновалов бүлектә машина йөртүче булып хезмәт иткән һәм Шәмсетдинов ут ачканда вакыйга урынында булган. Атыш тавышын ишеткәч һәм егылган хәрбиләрне күргәч ул хәрби бүлектән качып киткән. Соңрак ул атыш урынына килгән хәрби полиция янына чыккан.

Шәмсетдинов эшен Читадагы икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсендә “присяжныйлар” карый. 23 ноябрьдә узган беренче утырышта Шәмсетдинов үтерелгән хезмәттәшләренең туганнары алдында гафу үтенде.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG