Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов Чита шәһәре имамы белән очрашты


Рамил Шәмсетдинов

Адвокат Равил Тугушев Рамил Шәмсетдиновның мәхкәмәдә үзен ничек хис итүен, сорауларга ни рәвешле җавап бирүен сөйләде.

Узган елда сигез хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдинов бүген мәхкәмә тәнәфесе вакытында имам белән очрашкан. Бу турыда Рамилнең адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка сөйләде.

Читада Рамил Шәмсетдинов эше кысаларында чираттагы мәхкәмә утырышы узды. Тугушев сүзләренчә, гаепләү ягы үз дәлилләрен китерүне тәмамлаган.

"Бүген прокуратура гаепләүнең дәлилләрен аңлатуны тәмамлады. Алар Рамил Шәмсетдиновтан сорау алды. Алар һәлак булган һәрбер кешенең Рамилгә карата мөнәсәбәте нинди булуы, кем ничек кыерсытканы турында сорады. Рамил кайбер сорауларга җавап бирде, кайсыберләренә юк. Әмма бүген дә ул аңа басым ясалганын, җәберләү очраклары турында сөйләде. Иртәгә мин шул ук сорауларны бирәчәкмен" диде Тугушев.

Адвокат Рамил Шәмсетдиновның мәхкәмә барышында үзен ничек тотканын да әйтте.

"Рамил кайбер сорауларга җавап бирүдә югалып кала, бу аңлашыла да, мондый хәл белән беренче тапкыр очраша бит ул. Аңа мәхкәмә терминнары белән сөйләшү дә ят. Сорауларны аңламаган чаклары да була" диде Тугушев.

Аның сүзләренә караганда, Рамил Шәмсетдиновның күптән имам белән очрашасы килгән. Әмма пандемия аркасында тикшерү изоляторына читләр кертелү тыелган. Мәхкәмә тәнәфесе вакытында хөкемдар Рамилгә Чита шәһәре имамы белән аралашыр өчен ике минут вакыт биргән.

Тугушев хөкемдардан мәхкәмәдә Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлектә рота командиры урынбасары булган Прилепкодан сорау алуны оештыруны да сораган.

"Вакыйга булган көнне рота командиры ялда булган, Прилепко исә тәртип өчен җавап биргән. Киләсе дүшәмбе аның мәхкәмәдә шаһит буларак катнашуын сорадык. Ничек булыр – әйтә алмыйм әлегә", диде Тугушев Азатлыкка.

1 декабрьдәге утырышта Рамил Шәмсетдинов атудан зыян күргән һәм атышта һәлак булган хәрбиләрнең туганнарыннан сорау алынган иде. Рамил фаҗига корбаннарының якыннары алдында гафу үтенде. Ләкин үзен өч көн буе йоклатмыйча устав ятлаткан офицер Даниил Пьянковның тол калган хатыны алдында ул гафу үтенмәгән.

Рамил Шәмсетдиновның мәхкәмәсе 29 октябрьдә башланды. Моңа кадәр булган утырышларда берничә шаһит хәрби бүлектә бабайлык чәчәк атуы, Рамилне җәберләүләр булганы турында сөйләде.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG