Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы Илнар Һидиятовка каршы җинаять эше туктатылган


Илнар Һидиятов
Илнар Һидиятов

Җинаять эше вакыты чыгу сәбәпле ябылган.

Казан мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы Илнар Һидиятов мәхкәмә каршына басмаячак, аңа каршы ачылган җинаять эше туктатылган дип хәбәр итә Рeальное врeмя. Җинаять эше аның вакыты чыгу сәбәпле туктатыла диелә.

Илнар Һидиятов 1,5 миллион сумлык ришвәт алуда гаепләнде. Ул Казандагы мәктәпләргә металл эзләгечләр куючы ширкәт белән килешү өчен 800 мең сум, Казан уку йортларына суыткычлар кую турында килешү өчен 700 мең сум ришвәт алган дип белдерде тикшерү. Һидиятов гаебен танымады.

Соңрак элекке түрәнең гаепләү маддәсе "җинаятьчел ваемсызык" дип алыштырылды. Нәтиҗәдә тикшерү эше җинаятьнең вакыты чыккан дип, туктатылды.

Илнар Һидиятов узган елның 7 октябрендә тоткарланды. Бер айдан мәхкәмә Һидиятовка 1,5 миллион сумлык ике ришвәт алуда гаепләү белдерде һәм аны йорт сагына озатты. 23 сентябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Һидиятовны өй сагында тоту вакытын тагын өч айга озайтты.

Илнар Һидиятовтан тыш, әлеге белдерелгән җинаятьчел гамәлләргә бәйле рәвештә эшмәкәрләр Әнвәр Мурсюкаев һәм Фәнис Йосыповка каршы да җинаять эшләре ачылган иде. Алар ришвәт бирүдә һәм караклыкта гаепләнде. Йосыпов ришвәт бирүдә гаебен таныган диелде. Моннан кала, Казан мәгариф идарәсенең план-икътисад бүлеге хезмәткәре Лилия Гозәерова ришвәт бирүдә арадашчы булуын таныган иде, ул шаһит статусына күчерелде дип хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG