Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зыя Камали утарын мәдәни мирас исемлегеннән төшереп калдыру карары прокуратурада шикаять ителде


Уфада Зыя Камали йорты
Уфада Зыя Камали йорты

Башкультнасление карары Юстиция министрлыгында теркәлгәннән соң үз көченә керә. Әлегә фәрманны теркәү туктатылды.

Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина Башкортстанның мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау идарәсенең (Башкультнаследие) Зыя Камали утарын Мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертүдән баш тарту һәм бинаны һәйкәлләр исемлегеннән чыгару турындагы фәрман өлгесен прокуратурада шикаять итте.

"2021 елның 8 апрелендә Башкультнаследие Зия Камали утарын мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертүдән баш тарту һәм бинаны Ачыкланган һәйкәлләр исемлегеннән төшереп калдыру турында фәрман өлгесен чыгарган иде. Әлеге фәрман өлгесен мин Башкортстан прокуратурасына һәм юстиция министрлыгына шикаять иттем. Нәтиҗәдә, 8 апрельдәге фәрман проекты Башкортстан Республикасы юстиция министрлыгында теркәү үтмәде. 28 июнь көнне Башкульнаследие Зия Камали утарын һәйкәлләр исемлегеннән төшереп калдыру турында тагын бер фәрман өлгесен чыгарды. Бу фәрман өлгесен дә мин республика прокуратурасына һәм юстиция министрлыгына шикаять иттем", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Мәүлимшина аңлатканча, Башкультнаследиеның теләсә кайсы фәрманы Башкортстан Республикасы юстиция министрлыгында документны теркәгәннән соң үз көченә керә. Хәзерге вакытта фәрман әле теркәлү узмаган, шулай булгач, үз көченә кермәгән.


Башкортстан хакимияте Зыя Камали утарын сүтү турында карар кабул итсә, бу йортны коткарыр өчен активист Татарстаннан ярдәм сорамакчы була. Бу турыда ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итмәкче. Татарстан әлеге тарихи йортны үз карамагына алып, саклап калса, аңа икенче сулыш өрсә, яхшы булыр иде ди ул.

"Җитмәсә, киләсе елда Идел буе Болгарстанының ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллыгы дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. Атаклы ислам мәгърифәтчесе булган Зыя Камали үзе турында истәлеккә лаек. Шул ук вакытта Зыя Камали, Мәҗит Гафури һәм Сәйфи Кудаш гаиләләре белән яшәгән йорт үз тарихи урынында сакланыр дип өметләнәм", ди Эльза Мәүлимшина.

Соңгы ярты елда бу бинаның тарихи-мәдәни кыйммәте турында өч экспертиза уздырылды. Аларны төрле белгечләр башкарды. Беренчесен Екатеринбурдан ялланган эксперт уздырды. Ул Зыя Камали утары тарихи кыйммәткә ия түгел дигән нәтиҗә чыгарды. Башкультнаследие әлеге эксперт карары белән килеште, экспертиза тиешле рәвештә башкарылган дип таныды.

Эльза Мәүлимшина, әлеге белгеч чыгарган нәтиҗәләр белән ризалашмыйча, икенче бер белгечне экспертиза уздырырга яллады. Экспертиза өчен акчаны иҗтимагый активистлар җыеп биргән иде. Мәскәүдән чакырылган эксперт бу бина истәлек булып тора дип таныды һәм беренче экспертиза нәтиҗәләрен кире какты. Әмма Башкультнаследие әлеге экспертизаны гамәлгә яраксыз дип тапты.

Болардан соң Башкультнаследие үзе дә экспертиза уздырды. Тарихчы Елена Беляева Зыя Камали утары тарихи-мәдәни, архитектура һәм шәһәр төзелеше ягыннан кыйммәткә ия түгел дип тапты, аны мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү өчен нигез юк диде.


Быел Зыя Камали утары кичектергесез реставрация таләп итә торган һәйкәлләр исемлегенә кертелгән иде. Реставрациягә федераль акча бүленеп биреләчәк диелде.

Уфадагы Зыя Камали йорты үз вакытында күп кенә тарихи шәхесләр торуы белән данлыклы. Монда атаклы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның ректоры Зыя Камали, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури, Салават Юлаев бүләге иясе, язучы Сәйфи Кудаш үз гаиләләре белән яшәгән.

Зыя Камали

Зыя Камали (Зыя Җамалетдин улы Камалетдинов) (1873-1942) — мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, "Галия" мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).

Зыя Камали 1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы Чишмә районының Келәш авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Соңыннан Уфадагы "Госмания" мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыятдинне Уфаның "Җәмгыяте хәйрия" оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Анда ул Каһирәнең шәрык дөньясына киң билгеле Әл-Әзһәр университетында белем ала.

1904 елда Уфага кайтып "Госмания" мәдрәсәсендә укыта башлый. Үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә "Ислам дөньясы" гәзитен чыгара башлый. 1906 елда рәсми рәвештә "Галия" мәдрәсәсен ача. Мәдрәсә ябылганчы 1918 елга кадәр аның ректоры була. Милли мәҗлес депутаты, үзәк нәзарәттә казый була.

1936 елда репрессиягә эләгә, җиде елга ирегеннән мәхрүм ителә. Кимсетелүләр кичереп 1942 елда Самар шәһәрендә мәрхүм була. 1956 елда аклана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG