Донецки "халык республикасы", Русиягә керергә һәм Татарстан кебек , үзенең кануннар җыелмасын Русиянекенә ярашлы хәлгә китерергә мөмкин. Бу хакта фетнәчел Донецки "халык республикасы" Иҗтимагый пулаты рәисе Александр Кофман белдергән.
"Русиягә кушылган вакытка кануннарыбыз бер төрле булыр дип уйлыйм. Без Русия составына керә торган шул ук Татарстан республикасыннан берни белән дә аерылмыйбыз. Шуңа күрә Русия җирләрендә уңайлы итеп яшәргә мөмкинлек бирердәй кануннар җыелмалары һәм норматив актлар әзерләү безгә бик катлаулыдыр дип уйламыйм", дигән Кофман. Ул кануннарны бер үк төрле итү күп вакытны алмаячак, чөнки әлеге эшләр "бер ел дәвамында алып барыла инде" дигән.
Шулай ук ул фетнәчел Донецки "халык республикасы"н Русиягә кушу турындагы "референдум" сентябрь уртасында узарга мөмкин дип әйткән. Кофман шушы ук көнне Луһански "халык республикасында да тавыш бирүләр узса, яхшырак булыр дип саный.
Татарстан - Русиянең иң бай төбәкләреннән берсе.
2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 634,6 млрд сум салым җыелган. Бу узган елга караганда 24 процентка күбрәк. Казнаның артуы нефтьтән кергән керемнәр хисабына башкарылган. Салымнарның 416,6 млрд сумы федераль бюджетка юлланган, 218 млрд сумы – республикада калган. Федераль салым хезмәте мәгълүматларына ярашлы, Татарстанда җыелган керемнәрнең 66 проценты Мәскәүгә киткән.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, соңгы елларда Русиядә алып барылган бюджет сәясәте Мәскәү файдасына тәмамлана. "Безнең республикага мөнәсәбәтне караганда, керемнәр федераль бюджетка китә. Акрынлап кына керемнәрне алуны арттыралар. Федераль бюджетның зур бурычлары, хәрби, тәртип саклау мәсьәләләре бар, әмма безгә компромисс табу кирәк", диде ул.
20 июльдә АКШ президенты каршындагы Дәүләт иминлеге шурасы рәисе Джон Кирби Русия хакимиятләре Херсон, Запорожье тирәсендәге җирләрне һәм бөтен Донбассны Русиянең бер өлеше дип игълан итмәкче дип кисәтте.
Ул Мәскәүнең сугыш барышында яулап алган Украина җирләрендә кылган гамәлләрен Кырымда булган хәлләр белән чагыштырды.
"Украинаның үз контроленә алган өлешләрендә Русия вазифаларга затларны канунсыз рәвештә билгели башлады да инде. Бу кешеләр беренче чиратта фиктив референдумнар уздырачак, аннан соң Русия Украинаның суверен җирен аннексияләү өчен бу "референдумнарны" файдаланачак", дип белдерде Кирби.
Ак йорт вәкиле сүзләренчә, Русиянең бу ниятләре турындагы фаразларны күзләү мәгълүматлары раслый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум