Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы административ хокук бозулар кодексының 20.2.2 маддәсе, 2 өлеше, ягъни җәмәгать урыннарында рөхсәтсез урам җыены оештыру яки уздыру тәртибен бозуда гаепләгәннәр.
Беркетмә төзүгә нәрсә сәбәп булганы әлегә аңлашылмый.
45 яшьлек Зөлфия Ситдыйкова кичә тоткарланды. Төнне ул полиция бүлекчәсендә уздырды.
Элегрәк аңа гаскәрне "кимсетү" турында җинаять эше ачылган иде.
- 2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
- Былтыр 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
- Шулай ук былтыр 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.
- Быел 28 апрельдә полиция Казанда Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешканы тоткарлады. Алар шигарьләре өчен тоткарланды. Бер шигарьгә "9 май" дип, икенчесенә "м" хәрефен өстен аска әйләндереп язганнар (мөгаен, "сугыш" дигән сүзнең инглизчәсе – "war" күз уңында тотылгандыр).
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум