Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кабер ташлары 3D скан ярдәмендә дигитальләштерелә башлады


Архив фотосы
Архив фотосы

Әлегә республиканың биш районындагы XIV-XVI гасырга караган һәйкәлләр исәпкә алынган.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан эпиграфик һәйкәлләренә багышланган портал тәкъдим итте. Бу хакта институтның сайтында әйтелә.

tatarstones.ru сайтында борыңгы кабер ташларының харитасы тәкъдим ителгән. Анда һәрбер һәйкәлнең кайда урнашуын, аның фотосын һәм 3D модель белән ясалган өлгесен күрергә була.

Әлегә Арча, Биектау, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарындагы кабер ташлары гына дигитальләштерелгән. Анда XIV-XVI гасырга караган һәйкәлләр тәкъдим ителгән.

"Бу фотога төшерү һәм эстампаж кебек традицион юл белән танып булмаган таш өлешләрен ачыкларга ярдәм итә", диелә институт хәбәрендә.

Быелның сентябрендә галимнәр татарның кабер ташларына тиешенчә игътибар җитмәүгә зарланды. Тарихчы Айдар Гайнетдинов ел саен 10лап борыңгы һәйкәл юкка чыгуын әйтте.

Яңа бистә зиратын дәүләт тарафыннан саклауны алга сөрүче Айдар Ногманов әлеге каберстанга хокукый мемориал статусы бирелергә тиеш дип саный.

Шул ук вакытта кабер ташларын ныклап өйрәнер өчен кыйммәтле профессиональ җиһазлар булмавы әйтелгән иде. Галим Илһам Гомәров сүзләренчә, бу таушалган һәм язуы сөртелгән һәйкәлнең язуын да укырга мөмкинлек бирер иде. 3D сканы кабер ташын исәпкә алырга һәм чыганак итеп кулланырга була. Татарстан фәннәр академиясе институтларында мондый җиһаз әлегә юк дип әйтелде. Тарих институты хезмәткәре Искәндәр Гайнуллин грант ярдәмендә 72 кабер ташына 3D скан ясый алган диелде.

  • 2016 елда Яңа бистә зиратында вандаллар йөзләп кабер ташын җимерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алуын әйтсә дә, хәзергә кадәр җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмадылар.
  • Казан башлыгы Илсур Метшин Азатлыкның Татар зираты Милли пантеонга әйләнерме дигән соравына "Татар зиратында да махсус эшләр башкарылачак. Әлеге вакытта М7 юлында яңа зур мемориал зират проектын тормышка ашыру эшен башкарабыз" дип җавап биргән иде.
  • Узган ел Казан хакимияте Яңа бистә зираты дигитальләштереләчәк дип белдергән иде. Бу зиратның төгәл чикләре билгеләүне, һәр участокның һәм кабернең фотолары белән электрон база булдыруны, җирләнгән урыннарны эзләү системын үз эченә ала. Ул некрополь туризмын үстерергә ярдәм итәчәк диелде. Шулай ук зиратта өстәмә камералар да куела дип хисап тотылды. Быел Казанда Яңа бистә зиратын төзекләндерүгә 5 млн сум акча бүленәчәк диелде.
  • 2021 елда Мәрҗани исемендәге тарих институты Яңа бистә зираты турында китап бастырды. Тикшерү барышында XIX гасырдан алып 1929 елга кадәрге кабер ташларын өйрәнеп чыкканнар. Барлыгы 1300 ташка юлыкканнар. Китапта төрле чорда җирләнгән 720 билгеле шәхеснең каберләре исемлеге тәкъдим ителә. 230 еллык тарихы булган зиратта якынча 130-150 меңләп кеше күмелгән дип санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG