Җыр һәм бию ансамбленә 80 ел. 12-13 декабрь Татар дәүләт Җыр һәм бию ансамбле үзенең 80 еллыгын билгеләп үтте. Ансамбль 1937 елның 30 декабрендә оеша, бүген анда 200ләп кеше эшли. Ансамбль оркестрының җитәкчесе Рәшит Мостафин сүзләренчә, бу иҗади төркемдә татар телен хөрмәт итмәгән кеше эшләми. Ансамбль җитәкчесе Юрий Жуков "Бу ансамбльдә мин татар мәдәниятенең бөеклеген аңладым", дип әйтә.
Ансамбль татар халкының милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган йөзләрчә җырлы-биюле күренешне сәхнәгә куя. Халык җырларын яңарта. Татарлар яшәгән төрле төбәкләрдәге җыр һәм бию үзенчәлекләрен туплый.
"Әлиф". Әле моңа кадәр Русиянең театрлар бәйгесе бүләген оешытручыларның Татарстандагы иҗади берлек тудырган әсәр белән кызыксынып, спектакльне бәйгедә катнашырга чакырганы юк иде. 2017 елда Казан урыс яшь тамашачы театры режиссеры Туфан Имаметдинов, хореограф Нурбәк Батулла һәм композитор Элмир Низамовның уртак җимеше – "Әлиф" спектакле "Алтын битлек"кә чакыру алды.
"Әлиф" өч номинациядә җиңүгә дәгъва кыла. "Әлиф" татар теле тарихындагы кискен борылышны сурәтли. 1927 елда гарәп имласыннан латинчага, латинчадан кирил имласына күчкәндә бик күп авазлар югала һәм тел үзенең матурлыгын, сыгылмалыгын югалта. "Безнең аңыбыз да башка якка үзгәрде", ди Батулла.
Тарих. Зөя утравындагы Успение чиркәве һәм монастыре ЮНЕСКОның тарихи-мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертелде.
7-8 апрель Оксфорд университетында "Дөнья тарихында Алтын Урда" ("The Golden Horde in World History") дигән хезмәтнең инлизчәсе тәкъдим ителде. Китап Татарстанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Оксфорд университетының уртак проекты иде.
Югалтулар. "Тәртип FM" радиосының 93,5 ешлыгын тартып алдылар. "Тәртип FM" "Болгар" радиосына кушып, тапшыру рәвешендә эшләүгә калдырылды. "Тәртип FM"ның мөдире Ризәлә Исмәгыйлева белдергәнчә, аларның максаты икене бергә кушып юк итү түгел, ә халык яраткан радионы саклап калу булган.
Казанда Суриков исемендәге сәнгать институтының филиалы ябылды. Бу вакыйга Татарстанда милли сәнгатькә карашның бик начар булуын күрсәтә, ди белгечләр. Бүген Казанда сынлы сәнгать өлкәсендә югары белем алу мөмкинлеге калмады. Фәкать урта белем бирүче училище гына бар. Мәдәният институты дизайнерлар әзерләү белән мәшгуль.
Һәйкәлләр. Асия Миңнуллина ясаган һәйкәлләрнең Казанны яулавы дәвам итә. Быел Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхинга, шагыйрь Һади Такташка һәйкәл куелды.
Рөстәм Яхин истәлегенә урнаштырылган чираттагы "эконом" һәйкәл белгечләрдә дә төрле фикерләр уятты. Русия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Илнур Сираҗиев "бу – начар һәйкәл" дип белдерде. Сынчы, Тукай бүләге иясе Рада Нигъмәтуллина, һәйкәлдә Яхин рухы юк, диде. Такташ һәйкәлен алсак, шагыйрьнең туганнары, галимә Миләүшә Хәбетдинова, безнең теләкләр исәпкә алынмады, дип белдерде.
Фестивальләр. "Татар җыры" 18нче мәртәбә үткәрелде. Аны президент Рөстәм Миңнеханов та карады. Аңа кадәр ул "Үзгәреш җиле"ндә булган иде. "Үзгәреш җиле кирәк дип саныйм. Бик зур эш эшләнгән, бу үзгәрешнең файдасы булыр. Дөрес, тиз генә үзгәртеп булмый", дип фикерен дә белдерде. Шул ук вакытта, җырчы Ренат Ибраһимов, мәсәлән, "Үзгәреш җиле" – тактик алым, безгә үзгәрер өчен стратегия кирәк дигән иде.
Бүләкләр. 2017 елның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген 80 яшен тутырган язучы Мәдинә Маликова ("Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр" китабы), 70 яшьлек сәнгать белгече Розалина Шаһиева (Татарстанның милли мәдәни мирасы турында "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм урыс телендәге мәкаләләр җыелмасы") һәм туксан яшьлек Харис Салихов ("А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары", "Дин һәм фән" китаплары) алды. Азатлык үткәргән сораштыруда исә намзәтләр исә үзләре арасыннан лаеклылар дип Тәлгать Галиуллинны, Мәдинә Маликованы, Фирдәвес Хановны атаган иде.
2017 елда язучы, журналист Шамил Идиятуллин советлар чорындагы Чаллы шәһәре турында язган "Город Брежнев" китабы өчен Русиянең "Большая книга" әдәби премиясендә өченче дәрәҗә лауреат булды.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.