Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда КПРФка пенсия реформасына каршы митинг уздыруга рөхсәт бирелде


КПРФ митингы, 2 сентябрь 2018
КПРФ митингы, 2 сентябрь 2018

Пенсия яшен күтәрүгә каршы чираттагы чара Казанда 22 сентябрь Тинчурин бакчасында узачак. Митингны КПРФ оештыра.

Казан башкарма комитеты КПРФ фиркасенең шәһәр комитетына пенсия реформасына каршы митинг уздыру турындагы белдерү хатын килештергән. Чара 22 сентябрь Тинчурин бакчасында узачак. Митингка 150ләп кеше килер дип фаразлана. Урам җыенында пенсия яшен арттыруга каршы имза җыю дәвам иттереләчәк. Бу көнне КПРФ реформага каршы митингларны бөтен Русиядә уздыра.

Җәен һәм сентябрь башында коммунистлар Казанда мондый берничә чара уздырды инде. Алар 300дән ике меңгә кадәр кеше җыйды.

Думада каралучы канун өлгесенә ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак иде. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза.

29 август Русия президенты Владимир Путин пенсия реформасына кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты. Ул реформаны бераз йомшартырга тәкъдим итте. Русия башлыгы хатын-кызларга пенсиягә чыгу вакытын ирләр белән бертигез - 5 елга күтәрергә кирәк диде. Канун өлгесе кабул ителгән очракта, ирләр пенсиягә 65, хатын-кызлар 60 яшьтә чыгачак.

Канун өлгесе икенче укылышта сентябрь ахырына кадәр каралыр дип фаразлана.

Якшәмбе бердәм тавыш бирү көнендә Русиядә пенсия реформасына каршы урам чаралары узды. 59 шәһәрдә митинглар килештерелмәгән иде, бары тик 12 шәһәрдә дә генә аларга рөхсәт бирелде. Нәтиҗәдә бар Русиядә меңнән артык кеше, шул исәптән Казанда 22, Уфада 17 кеше тоткарланды.

XS
SM
MD
LG