Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемия чорында онытылып калган биш тема


Казанда татар телен яклау пикеты, 23 октябрь 2018
Казанда татар телен яклау пикеты, 23 октябрь 2018

Соңгы айларда бөтен дөнья коронавирус пандемиясе турында гына сөйләшә. Матбугат чаралары, социаль челтәрләр, мессенджерларда төп тема шушы. Моңа кадәр актуаль булган күп проблемнар күләгәдә калды. Азатлык шуларның кайбер мөһимнәрен барлады.

Татар теле

Соңгы елларда болай да читкә тибелә башлаган татар теле белән бәйле вазгыять пандемия чорында тагын да авырлашты. Үзизоляция тәртибе игълан ителгәч тә бөтен белдерүләр, гомум республика кайнар линиясе, күрсәтмә материаллар урыс телендә генә булды. Шәһәр һәм авыллар буйлап машиналар көчәйткечләр белән өйдән чыгарга ярамый дип игъланнарны урыс телендә яңгыратты. Бары тик Мөслим, Актаныш, Минзәлә кебек районнарда гына бу татарча да башкарылды. Шулай ук берничә районда кайнар линия хезмәте дә татарча эшләде.

Моннан тыш, дәүләт оешмалары сайтларының татарча бүлекләре тагын да сүлпәнәйде. Татар телендә яңалыклар соңарып, берничә көнгә бер генә чыга башлады.

Татар теле шулай ук онлайн укыту вакытында читтә калды. "Учи.ру", "Фоксфорд", "ЯКласс", "Инфошкола" кебек ресурслар төрле фәннәрне, темаларны үзлектән һәм дистанцион үзләштерү мөмкинлеген бирә, ләкин аларның берсендә дә татар телле курс юк.

Укытучыларның күбесе соңгы елларда мәктәптә татар теленә балаларның игътибарын җәлеп итү болай да авыр иде, онлайнга күчкәч мәсьәлә тагын да катлауланды диде.

Булган кайбер платформалар — татар телен мөстәкыйль рәвештә өйрәнү өчен булдырылган проектлар. Мәктәпләр өчен дә эчтәлек ягыннан сыйфатлы, балалар өчен кызыклы, заманча технологияләрне кулланып ясалган электрон платформалар әлегә юк.

Чүп яндыру корылмасы

Пандемия чорында экология темасы да онытылып тора. Казан янындагы Осиново бистәсе тирәсендә чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы активлык сүлпәнәйде. Әлегә Русия иҗтимагый инициативалар порталында чүпне яндыруга каршы петициягә имза җыю бара.

Бу порталга дәүләт хезмәтләре системы аша теркәлеп керергә кирәк. 15 майга әлеге инициативаны 13меңнән артык кеше яклаган. 6 меңләп кеше каршы тавыш биргән. Каршы булучыларның артуына активистлар дәүләт хезмәтләре системындагы кайбер аккаунтларны җимереп керүләр, тавышларны ясалма рәвештә арттыру дип фаразлады.

2022 елга кадәр Мәскәү янында дүрт, Казан янында бер чүп яндыру корылмасы төзелергә тиеш. Бу проектлар “Ростех”ның иярчен ширкәте – “РТ-Инвест” тарафыннан тормышка ашырыла. Татарстанда бу уңайдан берничә ел дәвамында протестлар бара.

Сәяси тоткыннар

Русиядә болай да бик җанлы булмаган сәяси тормыш коронавируска бәйле чикләүләр аркасында тәмам сүлпәнәйде, төрле урам чараларында, пикетларда яңгыраган, сәяси тоткыннарны азат итү турындагы таләпләр дә тынып калды диярлек. Инде ел ярымга якын изоляторда утыручы сәяси активист Азат Мифтахов турында да ишетелми диярлек. Илдә пандемия чикләүләре башланыр алдыннан гына мәхкәмә аның изоляторда утыру мөддәтен 4 сентябрьгә кадәр озайткан иде.

Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Азатның әнисе Гөлнур Хөсәенова элек Мәскәүгә сирәк кенә барып улы белән күрешә, сәяси тоткыннарның аналары белән аралашып төрле чараларда катнаша алган булса, хәзер юллар ябылып тора. Гөлнур ханым Азатлыкка улы турында мәгълүматларны аның адвокаты Светлана Сидоркина аша гына алып торуын белдерде. Сидоркина язуынча, “Азатның хәле әйбәт, ул авырмый, китаплар укый, француз һәм төрек телләрен өйрәнә, мәсьәләләр чишә. Аңа кирәкле бөтен әйберне дуслары китереп бирә. Бары электрон хатлар гына килә, почта аша җибәрелгәннәре килеп җитми, ниндидер цензура проблемы бар.”

Февраль аенда Мәскәүдәге Немцов маршында
Февраль аенда Мәскәүдәге Немцов маршында

Гөлнур ханым март ахырында улын күрергә Мәскәүгә җыенган булган, әмма коронавирус таралу бу мөмкинлекне япкан. Аннан ай дәвамында тоткыннар янына туганнарын түгел, хәтта адвокатларын да кертмәгәннәр.

"Туганың тышкы дөньядан бикләнгән булганда, аңа берничек тә ярдәм итеп булмаганда бик авыр. Бу оешмада эшләүчеләр әлеге вирусны җиңел генә анда алып керә алуына һәм кечкенә генә бер кисәкнең андагы бөтен кешене юк итә алуына бик борчылам. Аларның иммунитеты, сәламәтлеге болай да бик начар бит", ди ул.

“Мәскәү эше”, “Сеть”, “Новое величие”, “Хизб ут-Тәхрир” эшләре, “Ростов эше” нигезендә хөкем ителгән һәм гаепләнүчеләрнең әниләре апрель азагында видеомөрәҗәгать чыгарды. “Аналар сәяси репрессияләргә каршы” оешмасы сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләүләргә каршы берләшергә, бердәм булып дәүләттән сәяси тоткыннарны эзәрлекләүне туктатуны, аларны иреккә чыгаруны таләп итәргә чакырды.

Мемориал хокук яклау үзәге мәгълүматынча, бүгенге көндә Русиядә 314 кеше сәяси тоткын санала. Бер ел элек бу исемлектә бары 158 кеше булган. Сәяси һәм дини карашлары аркасында эзәрлекләнүчеләр арасында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, Башкортстандагы сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтов, “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнеп хөкем ителгән татар-мөселманнар да бар.

Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Бу атнада Башкортстандагы сәясәтче һәм публицист Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәсе 27 майда Самар шәһәрендә, Үзәк хәрби мәхкәмәдә узачагы билгеле булды. Аның адвокаты Алексей Захаров сүзләренчә, Дилмөхәммәтов әле май бәйрәмнәренә кадәр үк Уфадан Самарга озатылган булган. Адвокатлар утырышны Уфада уздыруны сораган, чөнки бу эш нигезендә шаһитләр булып баручыларның күпчелеге Уфада яши. Әмма мәхкәмә бу үтенечне кире каккан. Илнең бөтенлеген җимерүгә чакыруда гаепләнеп 2019 елның март аенда кулга алынган Дилмөхәммәтов инде террорчылыкка чакыруда һәм хәтта террорчылыкны финанслауда гаепләнә.

Куштау
Куштау

Куштау шиханы

Коронавирус пандемиясе Куштау шиханы белән бәйле вазгыятьне дә оныттырып торды. 2018 ел ахырында ул чакта Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде.

Башкортстанда, Русиянең кайбер шәһәрләрендә, шул исәптән, Казанда да Куштауны яклап ялгыз пикетлар, флешмоблар узды. "Башкорт" хәрәкәте Куштауны саклап калу өчен күпсанлы чаралар уздырды. Аларның кайберләренә 500-700 кеше җыелды. Бәйсез галимнәр дә Куштау шиханының тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булуын исбатлады. Әмма әлеге вакытта моңа каршы урам чаралары гына түгел, онлайн чаралар да узмый.

Әмма бу чараларны алга таба яңартып җибәрергә җыеналар. Куштауны яклау чараларының төп оештыручыларыннан булган "Башкорт" хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Фаил Алчынов Азатлыкка ниндидер җанлану башланырга торуы турында сөйләде.

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

"Соңгы айларда бер чара да үткәргәнебез юк. Онлайн чаралар да, флешмоблар да коронавирус аркасында туктап тора. Күпләр бу коронавируска әле ышанып бетмәсә дә, аның аркасында республикадагы күп кенә актуаль проблемнар арткы планга күчте. Шулай да кешеләр бу турыда борчылып элемтәгә чыга башлады, без күрешеп тә алдык һәм алга таба көрәшне җанландырырга җыенабыз. Әмма кыенлыклар бар, безнең "Башкорт" оешмасын экстремистлыкта гаеплиләр һәм республиканың Югары мәхкәмәсе 18 майда бу эшне караячак, ә безнең тарафдарларны һәм журналистларны шушы вирус аркасында ул утырышка кертелмәячәкләр", ди ул.

Фаил Алчынов хакимият Куштау мәсьәләсендә халык фикеренә каршы чыкмас, тауга кагылмас дип өметләнә. Әмма аның үз чыганакларыннан алган мәгълүматларына караганда, инде 2021 елда ук Куштаудагы агачларны кисеп тауны чимал алу өчен әзерли башларга җыеналар. Бу бик зур экологик каза булачак, тау итәгеннән агып Чулманга коючы Агыйдел елгасы бик нык пычраначак, Татарстанга да зыяны зур булачак, ди Алчынов.

Җанисәп

Быел көз узарга тиешле җанисәпне оештыручы Росстат башлыгы Павел Малков әлеге чараны коронавирус аркасында киләсе елга кичектерергә тәкъдим итте. Җанисәпнең төп өлеше октябрь аена билгеләнгән булса, кеше аз яши торган һәм ерак районнарда халык исәбен алу апрельдә үк башланырга тиеш иде. COVID-19 пандемиясе аркасында бу эшләр башланмый калды, ә гомумән быелгы җанисәпне кичектерү мәсьәләсен хөкүмәт хәл итәргә тиеш булачак.

Җанисәпкә әзерлек халык санын алуга бер ел кала ук кыза башлаган иде. 2019ның октябрендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның республикада башкортлар 30, татарлар 24 процент тәшкил итүе турында белдерүе 2020 елда халыкны ничек санарга кирәклеге турында ишарә буларак кабул ителде.

Алберт Исмаил
Алберт Исмаил

Татар җырчысы буларак танылган, Казанда күп еллар буе татар мәдәни дөньясында һәм милли хәрәкәтендә кайнаган Алберт Исмаил Башкортстанның БСТ каналы аша үзенең татар түгел, ә башкорт булуын игълан итеп зур җәнҗал чыгарды. Аның бу адымын күп кенә татарлар республика хакимиятенең җанисәп алдыннан Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарларны башкорт дип яздыру сәясәтенең бер өлеше буларак бәяләде.

Тумышы белән Пермьнең Барда районыннан булган җырчы Гүзәл Уразованың шул ук БСТ телеканалында "Сез Пермь башкортымы?" дигән сорауга "әйе" дип җавап бирүе дә утка май сипкәндәй булды. Әмма соңрак ул "Мин — татар, паспортымда татар дип язылган, мин татарча сөйләшәм, татарча җырлыйм, аны бөтен кеше белә", диде.

Рамил Төхвәтуллин
Рамил Төхвәтуллин

Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, депутат Рамил Төхвәтуллин алдагы җанисәптә татарларның санын киметмәү өчен берничә тәкъдим белән чыкты. “Безнең парламент моны контрольгә алырга тиештер дип саныйм. Фәнни даирәләр, иҗтимагый оешмалар, депутатлар, киңкүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә координацион үзәк төзеп, оештырып үзебезнең мәнфәгатьләрне яклый торган хәрәкәт башларга тиеш дип саныйм", диде Төхвәтуллин.

Коронавирус сәбәпле бу мәсьәлә дә суынып, онытылып торган иде. Әмма апрель азагында, вирус таралуның иң кыза барган чагында Башкортстан хакимиятләре тарихта беренче мәртәбә "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант язу оештырды.

XS
SM
MD
LG