Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәүлимшина тарихи-мәдәният һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Башкортстандагы җитәкче итеп билгеләнде


Эльза Мәүлимшина Уфада Бухартовскийлар йортын саклап калу өчен ялгыз пикетта. Архив фотосы

Эльза Мәүлимшина яңа вазифада беренче эш итеп җәмгыятьнең Башкортстан бүлеге эшчәнлеген торгызуга керешәчәген әйтә.

Уфада тарихи биналарны яклаучы "Архзащита" хәрәкәте активисты, Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Эльза Мәүлимшина Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Эльза Азатлыкка вазифаларына керешүен, оешманың вазифадан китүче рәисе аңа документларны имзаларга һәм оешма эшләрен алып барырга вәкаләт бирүче ышаныч кәгазе тапшырганлыгын белдерде.

Мәүлимшина Азатлыкка яңа вазифада беренче эш итеп җәмгыятьнең Башкортстан бүлеге эшчәнлеген торгызуга керешәчәген әйтте. “Шулай ук киләсе айда Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы белән берлектә телекүпер оештырырга телим. Анда танылган галимнәр һәм экспертлар катнашында Уфадагы һәм республикадагы мәдәният объектларын саклап калу мәсьәләләре турында фикер алышырга ниятлибез” диде Мәүлимшина.

Моңа кадәр Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлеген 20 ел дәвамында Лариса Слезовская җитәкләгән иде. Әмма аның эшчәнлеге турында җәмәгатьчелекнең мәгълүматы булмады.

Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте – иҗтимагый оешма, аңа 1965 елда РСФСРда нигез салынган. Русия халыклары мәдәни мирасы объектларын саклауны максат итеп куя. Оешма эшчәнлеге дәвамында аның тырышлыгы белән өч меңнән артык тарихи һәйкәл җимерүдән коткарып калынган, төзекләндерелгән, шул исәптән оешманың үз акчалары хисабына да яңадан сафка бастырылганнар.

Эльза Мәүлимшина – иҗтимагый активист, юрист. Март аенда Эльза һәм аның фикердәшләре тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, күренекле татар мәгърифәтчесе һәм Галия мәдрәсәсенә нигез салучы, аның беренче ректоры Зыя Камалиның Уфадагы сакланып калган утары дәүләт тарафыннан тарихи һәйкәл дип танылды. Мәүлимшина шулай ук Зыя Камали узган гасыр башында имам булып торган Өченче җәмигъ мәчете бинасын да мөселманнарга кайтару өчен көрәшә. Уфада тарих һәм архитектура истәлеге булган Бухартовскийлар йорт-утары 13 март кичендә янгач, бина янында ялгыз пикетлар узды.

Соңрак “Архзащита” төркеме активистлары Уфа мэриясен мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә чаралар күрмәүдә гаепләп, прокуратурага мөрәҗәгать итте.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG