25 ноябрьдә Читадагы икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсендә узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән рядовой Рамил Шәмсетдинов эшенең өченче утырышы узды. Утырыштан соң адвокатларның берсе Руслан Нәгыев Азатлыкка сөйләгәнчә, бүген тагын бер шаһит Рамил хезмәт иткән хәрби бүлектә бабайлык күренешләре булуын раслаган.
“Бүген чираттагы утырыш тәмамланды, шаһитлар сорауларга җавап бирде. Атыш алып барылган корал – автомат каралды. Патроннар, пуля, гильзалар. Икенче көн инде без шаһитлардан сорау алабыз, һәм инде ике шаһит Шәмсетдиновка карата низамнамәгә туры килмәгән мөнәсәбәтләр кулланылганын, җәберләүләр, мыскыллаулар булганын раслады. Иң мөһиме – бу җәберләүләр нәкъ менә атышта үтерелгәннәрнең кайберләреннән булганы расланды. Шулай итеп, ике шаһит – кичә ул Коновалов иде, бүген Бурлаков, атышта һәлак булганнарның кайберләре Шәмсетдиновны җәберләгәнен әйтте. Һәм болар бергә Рамил Шәмсетдинов әйткән сүзләргә туры килә: ул бу кешеләргә хәтта үч алыр өчен дә түгел, ә җәберләүләр тагын кабатланыр дип куркудан, ул үзенең тормышы, сәламәтлеге өчен курыккан, чөнки нәкъ менә шушы һәлак булучыларның берсе каравыл алышынгач бу булачак дип янаган. Рамил, үзен аңа кадәр дә җәберләгән булуларын исәпкә алып, менә шул адымга барган. Хәзергә шуны әйтә алам: Шәмсетдинов версиясе раслана, хәрби бүлектә низамнамәгә сыймаган мөнәсәбәтләр булган, коточкыч бабайлык хөкем сөргән” дип сөйләде Руслан Нәгыев.
Мәхкәмә утырышы иртәгә дәвам итәчәк.
Кичәге шаһит Дмитрий Коновалов Байкал артындагы хәрби бүлектә атышта һәлак булганнарның берсе, лейтенант Даниил Пьянков Рамил Шәмсетдиновны бәдрәф һәм душларны юарга мәҗбүр иткән, әгәр чисталык булмаса, Шәмсетдиновның йөзе белән унитазны сөртәчәген әйткән дип сөйләгән иде.
Шәмсетдинов эшен Читадагы икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсендә “присяжныйлар” карый. 23 ноябрьдә узган беренче утырышта Шәмсетдинов үтерелгән хезмәттәшләренең туганнары алдында гафу үтенде.
Рамил Шәмсетдинов
2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.
Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.
Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.
2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.
Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.
Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.
Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.
2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.
1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.
Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.
Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.