30 октябрьдә Русия җәмәгать пулатында илдәге милли сәясәт һәм тел сәясәте хакында фикер алыштылар. Фәнни җыенда нигездә хакимият сәясәтен яклаучы галимнәр җыелды. Алар Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң илнең үзгәрүе, яңа милли сәясәт кирәклеге турында сөйләде. Очрашуда "россиян" милләтен төзү, урыс теленә игътибар, Русиядә империячел федерализм төзү мөһимлеге турында сүз барды. Утырышта Татарстаннан КФУ һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләре дә катнашты. Алар бүгенге сәяси вазгыятькә артык бәя бирмичә, башка галимнәр белән бәхәскә кермичә генә чыгыш ясады. Якутлар, марилар һәм тывалар телнең югала баруы турында сөйләсә, татарстаннар бу хакта дәшмәде.
"Максат — "россиян" милләтен булдыру"
Утырышны алып барган Русия халыклары ассамблеясы шурасы рәисенең беренче урынбасары, галим Владимир Зорин "россиян" милләтен төзү — төп максат дип белдерде.
— Дәүләт милли сәясәтендә төп максат — русияле гражданлык үзбилгеләнүен булдыру. Без аны кайвакыт "россиян" милләте, күпмилләтле халык дип атыйбыз, — диде ул.
Аныңча, Русиядә халыкның 94 проценты үзен "россиян" дип саный. Сугыш вакытында үзләрен шулай хис итүчеләр тагын да күбәйде ди ул.
— Сугыш кырында да, идеологик көрәштә дә халык бердәмлек белән җавап бирде.
Зорин Русиядә элек хөкем сөргән "неолиберал моделен" тәнкыйтьләде, Русия президенты Владимир Путин тирәсендә берләшергә чакырды һәм көнбатышны халыклар арасында низаг чыгарырга теләүдә гаепләде.
— Очрашуларда кешеләр "россиян" милләте булса, татар милләтен кая куячаксыз, диләр. Без шуңа да үз вакытында компромисс таптык һәм "милләтләр милләте" дигән төшенчә булдырдык, — диде Владимир Зорин.
Җыенда Русиянең яңа милли стратегиясе язылачагы да әйтелде.
"Дәүләт коруда башка халыкларның өлешен күрсәтү мөһим"
"Россиян" милләте төзү турында фикер алышу барышында сүз Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимәсе, социолог Лилия Сәгыйтовага бирелде. Ул соңгы вакытта Русия хакимияте кулланучы "Русия цивилизациясе" төшенчәсенә тукталды. Социолог илнең яңа милли сәясәт стратегиясен "бүленгән җәмгыять концепты" ("концепт разделенного общества") нигезендә эшләргә тәкъдим итте.
— Русия дәүләтен коруда халыкларның катнашуын күрсәтергә кирәк, — ди ул. — Мин моңа аерым игътибар бирүне сорыйм. Һәрбер халыкның дәүләткә керткән өлешен күрсәтү мөһим.
Сәгыйтова фикеренчә, гомумгражданлык үзбилгеләнүдә халыкларның статусы балансын сакларга кирәк.
МВД галимәсе: Милли телләрнең үсешеннән Русия бөтенлегенә куркыныч яный
Русия эчке эшләр министрлыгының Воронеж институты доценты Елена Бунеева урыс теленең бүгенге торышы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Русия эчендә дә, элекке союздаш республикаларда урыс теленә куркыныч яный. Бу Украина сугышына китергән сәбәпләрнең берсе булды дип саный ул.
— Соңгы 30 елда элекке совет республикаларында урыс телендә белем алучылар ике тапкырга кимегән. Укытучылар саны да шуның кадәр азайган. Русия югары йортларына әлеге республикалардан килүче студентларның 2 проценты гына филолог булырга тели, — диде ул.
Бунеева урыс теленең Русиядәге милли республикаларда тоткан урыны өчен дә борчыла. Һәм монда ул башка телләрнең йогынтысы турында әйтә.
Төп халыкның телен дәүләт теле дип игълан итү аның үсешенә ярдәм итсә дә, шул ук вакытта телне сәяси максатта кулланырга мөмкинлек бирә. Ул кайвакыт тел низагына китерә
— Беренчедән, урыс телен дәүләт теле буларак саклау һәм үстерү, дәүләт коручы халык теле функциясен кулланү кирәк, — ди ул. — Икенчедән, илдәге күптеллеклекне сакларга тиешбез. Балансны бозган очракта, бу ил бөтенлегенә дә куркыныч тудырырга сәләтле. Бу мәсьәлә (милли) республикаларда кискен тора. Анда дәүләт теле байрак белән беррәттән дәүләтчелек күрсәткече булып санала. Төп халыкның телен дәүләт теле дип игълан итү аның үсешенә ярдәм итсә дә, шул ук вакытта телне сәяси максатта кулланырга мөмкинлек бирә. Ул кайвакыт тел низагына китерә. ВЦИОМ мәгълүматлары күрсәткәнчә, русия гражданлык үзбилгеләнүе бу төбәкләрдә түбәнрәк дәрәҗәдә кала.
Шуннан соң залда катнашучыларның берсе язучы Мостай Кәримнең "Рус түгелмен, ләкин россиян мин" дигән сүзләрен әйтте. Владимир Зорин бу төшенчәне Борис Ельцин уйлап тапмады, ул күптән бар дип өстәде.
Якутия: "Киләчәктә саха телен укытырга кеше калмаячак"
Русия фәннәр академиясенең Себер бүлеге галимәсе, филолог Нина Иванова үз чиратында саха (якут) теленә куркыныч яный дип белдерде. Алар ясаган мониторинг күрсәткәнчә, бүген яшьләрнең 76 проценты якут телендә ирекле сөйләшә. Шулай да алар әдәби телне белми, зур аудитория каршында чыгыш ясауда, киңәшмәләрдә, фикер алышканда сөйләшергә кыенлык кичерә.
Мониторинг барышында 8 авыл һәм шәһәрдәге балаларның сөйләм телен өйрәнгәннәр. Үз туган телендә ирекле сөйләшүчеләрне бары Майя авылында гына ачыклаганнар.
"Балаларның 3,4 проценты саха телендә сөйләшә. Нюрба шәһәрендә балаларның 13,9 проценты тулысынча урыс теленә күчкән. Алар якут телен аңлый. Бу бер милләтле җәмгыятьтә саха гаиләсендә үскән, әмма бик тиз арада урыс теленә күчкән кешеләр", диде ул тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырып.
Якут галимәсе сүзләренчә, саха телендә сөйләшүче, әмма яза һәм укый белмәүчеләр 2007 елда 1,3 процент булган булса, 2021 елда — 4,6 процентка кадәр җиткән.
Бу вазгыятьтә ул туган тел сәгатен арттырырга тәкъдим итте. Бүген Якутиядә туган телгә 2 сәгать һәм укуга (әдәбият) 1 сәгать вакыт бүленгән. "Киләчәктә укытырга кеше калмаячак", дип борчыла ул.
— Русиядә туган телләргә белем бирү теле статусы итеп карарга кирәк, — ди Иванова. — Бу мәсьәлә хәзер икенче урында да тормый. Хәтта узган ел ноябрьдә дә ул күтәрелмәде. Әгәр балалар телне белмәсә, ни рәвешле күп теллелекне саклап була?
Татарстан: Милли тел дә патриотизм санала
Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимәсе, социолог Гөлнара Габдрахманова Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның 2013-2023 елларда Дәүләт шурасына ясаган юлламаларында яңгыраган милләтара мөнәсәбәт темасына анализ ясады. Аныңча, президент нигездә татар һәм урыс мәдәниятенә тигез карый, бер милләтне телгә алса, икенчесен дә искә ала.
Милләтара мөнәсәбәт темасына Миңнеханов патриотизм мәсьәләсен дә куша башлады ди ул. Элек бу мәсьәлә Икенче дөнья сугышына бәйле рәвештә яңгыраса, соңгы елларда ул киңрәк карала башлаган. Татарстан президенты патриотизмда мәдәният һәм сәнгать әһелләренең, балалар оешмалары, тәрбиячеләр, мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләре, муниципаль хакимиятнең роле турында сөйли ди белгеч.
— Миңнеханов патриотизм дип милли мәдәният һәм милли телне дә атый. Бу хакта ул 2022, 2023 елдагы юлламада да әйтә, — ди Габдрахманова. Татарстанда бу сәясәтнең үзгәрүе федераль хакимияттәге көн тәртибе һәм хәзерге тышкы мәсьәләләр белән бәйле ди социолог.
Әлеге чыгышны Владимир Зорин ошатты һәм Татарстанның патриотизм өлкәсендә иҗат әһелләре белән эшләвен уңай бәяләде. Сугыш башланганнан соң иҗат әһелләренең бер өлеше үзен дөрес тотмады ди ул.
Татарстаннан тагын бер чыгыш — Казан федераль университеты доценты Алия Исмәгыйлева 2017 елда элмә такталарны өйрәнү нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, Казанда 672 эргоним урыс телендә, 112се — татар телендә, 226 — чит телдә язылган.
— 112 атама дәүләт оешмаларына карый. Без телләр турындагы канун тулысынча эшли дип авыз тутырып әйтә алабыз. Барлык дәүләт оешмалары атамалары да татар һәм урыс телендә языла, — диде ул.
Свердлау өлкәсендәге марилар: Ярты халык үз телен белми
Татарстан тел проблемына тукталмаса, башка халыклар — мари, тывалар бу мәсьәләне утырышта кискен куйды.
Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институтындагы урал-алтай телләре бүлеге фәнни хезмәткәре Марина Куцаева Свердлау өлкәсендә яшәүче мариларның кимүе һәм үз телен югалтуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Русиядә мариларның саны кими. 2010 елгы җанисәптә илдә 547 меңнән арты мари яшәгән булса, 2021 елда аларның саны 423 меңгә калган.
Аеруча, соңгы 30 елда Свердлау өлкәсендә мариларның саны ике тапкырга азайган. Хәзер өлкәдә 14 меңгә якын мари милләте вәкилләре көн күрә. Куцаева сүзләренчә, аларның 7 308, ягъни яртысы гына үз туган телен белә. Хәзерге вакытта Свердлау өлкәсендә 16 мари авылы бар. Анда 10 мәктәп эшли. Аларның икесендә генә мари теле укытыла. Төп проблем — укытучылар җитми, дәреслекләр федераль исемлеккә кертелмәгән, булган дәреслекләрне дәүләт мәктәпләр өчен сатып алмый.
Тыва: "Соңгы биш елда белем бирү тулысынча урыс теленә күчте"
2017-2018 елларда федераллар мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укытуга күчергәннән соң, Тыва өлкәсендә тыва телендә белем бирүче мәктәпләр тулысынча беткән. Тыва һуманитар һәм социаль-икътисади тикшеренүләр институты хезмәткәре Байлак Ооржа сөйләвенчә, тыва теле белем бирү теле булудан туктаган.
Тыва теле мәгариф теле булудан туктады
— 2018 елдан башлап 5 ел дәвамында балалар бакчаларыннан алып мәктәпләргә кадәр укыту бары урыс телендә алып барыла, — ди ул. — Тыва теле мәгариф теле булудан туктады. Бу урыс телен начар белгән тыва балалары өчен фаҗигале вазгыять булуын күрсәтә. Балаларның белем алуына зыян килә һәм шәхси проблемнары башлана.
Бу шартларда тыва теле ана теле буларак кына укытыла. 1-9 сыйныфларда туган телгә атнасына 16 сәгать бүленсә, урыс теленә — 66 сәгать, чит телгә — 21 сәгать. "Бу урыс теленнән 4 тапкырга азрак", ди ул.
Төп проблем дип Ооржа туган телләр укытуны ихтыярига калдыруны, Бердәм дәүләт имтиханын бары урыс телендә генә биреп булу һәм 2009 елда мәгариф өлкәсеннән милли компонентны бетерүне атый.
— Конституциядә һәм телләр турындагы канунда ике дәүләт теле турында язылса да, бүген тыва теленең барлык өлкәләрдә дә кимүе күзәтелә, — диде ул. — Сәбәбе — телләр турындагы канунның эшләмәве, дәүләт програмы аша тиешле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелмәве һәм мәгариф системының унификацияләнүе (2009 елгы ФГОС).
Ооржа сүзләренчә, бүген Тыва республикасында 303 мең тыва яши. Аларның 82 проценты үз телен белә. Шулай да, социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, телне кулланучылар елдан-ел кими. Элек тыва халкының 88 проценты өйдә үз телендә сөйләшкән булса, хәзер гаиләдә тыва телендә сөйләшүчеләр 42 процентка төшкән. Галимә Тывада элмә такталар да урыс телендә генә язылган диде.
"Русиягә империячел федерализм кирәк"
Русия фәннәр академиясенең Фәлсәфә институты галиме Юрий Гранин милли республикаларга күп хокук бирмәү яклы. Ул республикаларның 1990нчы еллар башында суверенитет яулавы, соңрак федератив шартнамәләр төзелүенә тукталды.
Аларның кануннары кайвакыт илнең төп канунына каршы килә иде
— Бу озакка бармады, — ди ул. — Төбәкләр шундук суверенизация белән шөгыльләнә башлады. Аларның кануннары кайвакыт илнең төп канунына каршы килә иде. Әлеге параллель хокук кыры һәрдаим милләтчелек куркынычы тудырды һәм Русияне федератив дәүләт буларак тотрыксыз итте. Ул идарә итүдән туктап, чынлыкта яртылаш бәйсез төбәкләргә таркалды. Федераль кануннар урынына алар Русия Конституциясенә каршы килә торган үз кануннарын кулланды.
Гранин сүзләренчә, хәзер Русия эволюция кичергән һәм килешүле федерализмнан үзәкләштерелгән федерализмга күчкән. Республикалардагы президент атамасы бетерелүе дә шуның мисалы диде. Ул Русиягә империячел федерализм кирәк ди.
— Русиянең цивилизацияле империячел парадигма үсеше иң уңышлы юл санала һәм бу тарихтан да раслана. Цивилизация төшенчәсе Русия тышкы эшләр министрлыгы раслаган ил үсеше концепциясенә кергән. Безгә бу терминология хакында фикер алышырга кирәк. Бүгенге Русия цивилизациясе тарихтагы төрле модельләрне үз эченә алган.
Ул милли республикалар, башка төбәкләргә караганда, күбрәк хокукка һәм мөмкинлеккә дә ия диде.
- Быел сентябрьдә Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Хәзер республика хакимиятенең төп максаты — "гомумрусия ватандашлыгы һәм үзбилгеләнүен, күпмилләтле Русиянең бердәмлеген куәтләү".
- Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип саный. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы ди. Ул этнолог Валерий Тишковның "россиян милләтен" төзү идеясе тормышка ашырылуы, федерализмның соңгы кыйпылчыклары юкка чыгуы турында Азатлыкка сөйләде.
- Соңгы елларда Русиядә алып барылган сәясәт шуны ачык күрсәтә: милли республикаларның хокуклары кысыла, милли мәсьәләләр кысрыклана һәм урыс теленең йогынтысы арта. 2017 елда Татарстанда татар теле ихтыяри укытуга күчерелде, Русия белән республика арасында шартнамә озайтылмады. Ел башында Мәскәү басымы астында Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелде һәм республика "президент" атамасыннан, "суверенитет", "Татарстан ватандашлыгыннан" төшенчәләреннән колак какты. Шул ук вакытта республикада татар телен саклау комиссиясе башка телләр белән берләштерелде, ә урыс теле өчен аерым комиссия төзелде. Татарстанда татар кушымталы Русия паспортын алып булмый башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум