Азатлыкта Википедия: 2012 ел

18 гыйнварда Википедия АКШ конгрессында каралган интернетта пиратлыкка каршы канун өлгесенә протест белдереп, үзенең инглиз телле бүлеген бер көнгә ябып куйды

2012 ел – якшәмбедән башланган кәбисә елы.
Һиҗри тәкъвимдә 1433–1434 еллар.
Будда тәкъвимендә 2555 ел.
Татарстанда – тарихи–мәдәни мирас һәм Коръән елы.
ТЮРКСОЙ илләрендә – Мирза Фатали Ахундзадә елы.

Вакыйгалар

Гыйнвар

1 гыйнвар — Татарстан гимны сүзләренә бәйге башланды.
1 гыйнвар — Дания Европа берлегендә рәислек итә башлады.
5 гыйнвар — Хабаровск шәһәрендә тарихта беренче тапкыр татарча спектакль куелды.
15 гыйнвар — Казакъстанда вакытыннан алда парламент сайлавы узды. Иң күп тавышны «Нур Отан» халык–демократик фиркасе казанды (80,99%).
17 гыйнвар — Мартин Шульц Европа парламенты башлыгы булып сайлана.
18 гыйнвар — Википедия АКШ конгрессында каралган интернетта пиратлыкка каршы канун өлгесенә протест белдереп, үзенең инглиз телле бүлеген бер көнгә ябып куйды.
22 гыйнвар — Финляндиядә президент сайлавы.
23 гыйнвар — Европа берлеге Иран нефтен кертүгә эмбарго игълан итте.
25—29 гыйнвар — Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисад форумы.
25 гыйнвар — АКШ президенты Барак Обама Конгресстагы еллык чыгышында илдә керемнәрне гаделрәк итеп бүлешергә чакырды һәм «Гарәп язы»н хуплады.
26 гыйнвар — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «2012 елны Татарстанның тарихи–мәдәни мирасы елы» дип игълан итү турында фәрманга кул куйды.

Февраль

4 февраль — Русия шәһәрләрендә «Гадел сайлаулар өчен» дигән исем белән урам җыеннары үтте.
7 февраль — Татарстан гербына 20 ел тулды.
10 февраль — КФУда түләүсез татар теле курслары башланды.
13 февраль — Лос–Анджелес шәһәрендә «Грэмми» премиясен тапшыру тантанасы узды.
17 февраль — Германия президенты Кристиан Вульф вазифасыннан китә.
18 февраль — Латвиядә рус теленә дәүләт теле статусын бирү буенча референдумда халыкның 80%ы бер генә дәүләт теле итеп латыш телен калдыруны хуплады.
20 февраль — Мәскәүдә «Тарихи» мәчетенең баш имамы Хәсән Фәхретдиновка һөҗүм ясалган.
21 февраль — Азатлык радиосы «Азатлыкта Википедия» шәлкемен башлап җибәрә.
21 февраль — Казанда Халыкара туган тел көне уңаеннан Татар иҗтимагый үзәге һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге пикетлар үткәрде.
26 февраль — Сүриядә яңа конституция кабул итү буенча референдум үткәрелде.

Март

2 март — Иранда парламент сайлавы узды.
4 март — Русия президент сайлавында Владимир Путин җиңүен игълан итә.
7 март — Сан–Францискода Apple ширкәте үзенең яңа iPad 3 тактасы тәкъдим ителде.
19 март — Тулузада яһүд мәктәбендә атыш, дүрт кеше һәлак (шуларның өчесе — балалар).
28 март — Финляндия татарларының яңа рәисе итеп Атик Али сайланды.
31 март — Сан–Франциско татарлары «Сиңа җырлыйбыз Сәйдәш» исемле кичә оештырды.

Апрель

5 апрель — бер ай буе алып барылган информацион сугыштан соң Татарстан Республикасының эчке эшләр министры Әсхәт Сафаров вазифасыннан китүе турында белдерде.
19 апрель — Хельсинкида Финляндия татарлары үз мәхәлләләре тарихы турындагы «Мәчеткә илткән юл» фильмын беренче тапкыр карарга җыелды.
27—29 апрель — Латвия башкаласы Ригада I Европа татар яшьләре форумы узды.

Май

6 май — Франциядәге президент сайлауның икенче турында Социалист фирка намзәте Франсуа Олланд җиңде.
7 май — Русия президенты Владимир Путин мөддәтенә кереште.
16—27 май — 65 нче тапкыр Канн фестивале узды.
26 май — 57нче Евровидение җыр бәйгесендә Швеция җырчысы Лорин җиңде.
Сан–Францискода татарча рок–төркем оешты.

Июнь

8 июнь — Варшавада Европа футбол чемпионаты башланды.
10 июнь — Болгарда рәсми рәвештә Ислам динен кабул ителүгә 1090 ел тулуга багышланган җыен кысаларында Болгарда Ак мәчет ачылды.
17 июнь — Мисырда президент сайлавында Мөхәммәт Мурси җиңү яулый.
18 июнь — Лос–Анджелеста Microsoft ширкәте яңа планшетын тәкъдим итте.
21 июнь — Google интернет–ширкәте юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклап калу өчен махсус проект башлап җибәрде.
27 июнь — Сан–Францискода Google ширкәте Nexus 7 дип аталган яңа планшетын тәкъдим итте.
30 июнь — Владивосток шәһәрендә Русиянең Уникенче федераль Сабан туе узды.
30 июнь — 34 нче Халыкара Мәскәү кинофестивале тәмамланды.

Июль

1 июль — Европа футбол чемпионаты финалында 4–0 исәбе белән Испания такымы Италия җыелмасын җиңә.
19 июль — Казанда күренекле дин әһеле Вәлиулла Якупов өеннән чыгып машинасына утырган вакытта атып үтерелә. Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм ясала.
27 июль — Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннары ачылды.

Август

7 август — Казанда полиция һәм прокуратура көчләре фәйзрахманчылар җәмгыятенә һөҗүм ясый. 19 баланы ата–аналардан тартып алып,Русиянең ятимлек учреждениеләренә озаталар.
12 август — Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Алтын медальләр саны буенча беренчелекне АКШ җыелмасы алды.
27--31 август — Казанда бишенче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте.
30 август — «ТНВ–Планета» каналы рәсми рәвештә эшли башлады. Анда «Татарлар» тапшыруы эшен башлады.

Сентябрь

4 сентябрь — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең АКШның Питтсбург шәһәрендәге рәсми сәфәр барышында яшәүче татар яшьләре белән очрашты.

Октябрь

27 октябрь — Михаил Прохоров Мәскәүдә үткән «Ватандашлар платформасы» корылтаенда, илнең территориаль төзелешен үзгәртү, аерым алганда, милли республикаларга каршы тәкъдим белән чыкты.

Ноябрь

6 ноябрь — АКШта президент сайлавы. Җиңүне гамәлдәге президент Барак Обама яулый.
21 ноябрь — Израиль белән Хәмәс солых турында килеште.
29 ноябрь — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иң тәэсирле 500 мөселман исемлегенә керде.
30 ноябрь — Фәләстин БМОда "күзәтүче дәүләт" дәрәҗәсенә күтәрелде.

Декабрь

1 декабрь — Русия G20дә рәислек итә башлый.
6 декабрь — Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае үз эшен башлый.
9 декабрь — Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае тәмамланды. Конгресс рәисе итеп янә Ринат Закиров сайланды.
12 декабрь — Русия президенты Владимир Путин Русия Федераль мәҗлесе алдында чыгыш ясый.
13 декабрь — Казанның Мәрҗәни мәчетендә Татарстанда Коръән елы итеп билгеләп үтелгән 2012 елга йомгак ясалды. Чара түгәрәк өстәл сөйләшүе рәвешендә үтте.
14 декабрь — «Хоббит» фильмының халыкара премьерасы.
15 декабрь — Франция Әфганстаннан тулысынча гаскәрләрен чыгарды.
17 декабрь — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең оешуына 130 ел тулды.
19 декабрь — «Русиянең милли сәясәт стратегиясе» имзалана.
20 декабрь — Татарстан министрлар кабинетында дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү програмының яңа концепциясе тәкъдим ителде.
21 декабрь — Русия Дәүләт думасы «Русиядә мәгариф турында» канун өлгесен өченче, соңгы укылышта раслады. Анда рус теленнән тыш башка милли телләр хокуклары кимсетелә.
26 декабрь — Русия Дәүләт Думасыннан соң Федерация шурасы «Ятим балалар турында» канунны бертавыштан раслады.
30 декабрь — Русиянең Первый каналында барган «Голос» («Тавыш») тапшыруы финалында ике татар кызы катнашты. Динә Гарипова җиңү яулады.

Вафатлар

5 гыйнвар — Фәнәвил Галиев, татар артисты, режиссер, драматург, Татарстанның халык артисты.
24 гыйнвар — Равил Бохараев, татар язучысы, шагыйрь, публицист.
22 февраль — Фирдәвес Әхтәмова, татар актрисасы.
26 февраль — Шамил Закиров, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире.
2 апрель — Фердинанд Фарсин, татар артисты.
2 май — Туфан Миңнуллин, күренекле татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
28 май — Шәүкәт Биктимеров, күренекле татар артисты.
14 июнь — Илдар Зарипов, Татарстан һәм Русиянең атказанган рәссамы.
19 июль — Вәлиулла Якупов, татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе.
25 август — Нил Армстронг, АКШ астронавты, Айга аягы баскан беренче кеше.
28 сентябрь — Хәлил Мәхмүтов, Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры актеры.
4 октябрь — Габбас Бибарсов, татар дин әһеле.
13 ноябрь — Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) — татар шагыйре, публицист.

Википедия язмасы: 2012 ел