Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы деградациясе-2: милләтне туплаучыдан Сабантуе конторына әйләнү


Сулдан: Индус Таһиров, Ринат Закиров, Васил Шәйхразиев
Сулдан: Индус Таһиров, Ринат Закиров, Васил Шәйхразиев

Казанда Дөнья татар конгрессының VIII корылтае уза. Азатлык Татар конгрессының 30 еллык эшчәнлеген аның җитәкчеләре аша күзәтеп чыкты. Индус Таһиров, Ринат Закиров, Васил Шәйхразиев дөнья татарларының төп иҗтимагый оешмасын ничек үзгәртте?

Бу көннәрдә Казанда Дөнья татар конгрессының VIII корылтае бара. Бүген делегатлар секцияләрдә фикер алыша, иртәгә исә Татарстан җитәкчелеге катнашында пленар утырыш планлаштырыла. Быелгы төп сорау: үзен бөтен дөньядан җыелган татарларның олы мәҗлесе буларак күрсәтергә омтылучы конгресс Русиянең Украинага каршы агрессиясен хуплармы, конгресс җитәкчелеге бу белдерүне көчләп тага алырмы?

Татар конгрессының 30 еллыгы уңаеннан Азатлык бу дәвердә иҗтимагый оешма үткән үзгәрешләрне барлый. Узган атна без оешманың 1992, 1997, 2012 һәм 2017 елгы җыен документларын өйрәнеп, Татар конгрессының идеялар өлкәсендәге деградациясенә күз салган идек.

Кайчандыр татар дәүләтчелеге, халыкара оешмалар белән тигез дәрәҗәдә аралашу, Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне тигез рәвештә алып бару, милли университет һәм эзлекле мәгариф системы турында сүз алып барган Татар конгрессы соңгы елларда нык үзгәрде. Аның корылтайларында хәзер милли мәгарифтән калган соңгы валчыкларны саклау турында куркак үтенечләр, читтәге татарлар белән "Россотрудничество" аша эшләү тәкъдимнәре, Русиянең тышкы сәясәтен тулысынча данлау белдерүләре генә күзәтелә.

Иҗтимагый оешмага юнәлеш бирүче һәм аның йөзе – оешма җитәкчесе. Күп нәрсә аннан тора. Татар конгрессын төрле елларда кемнәр җитәкләде? Аларның милли үсешкә карашлары нинди иде, ни турыда сөйләп килделәр, белдерүләр ясадылар һәм ахыргы чиктә, нинди гамәлләре белән истә калдылар?

Азатлык Татар конгрессының 30 еллык эшчәнлеген аның җитәкчеләре аша күзәтеп чыкты. Индус Таһиров, Ринат Закиров, Васил Шәйхразиев дөнья татарларының иҗтимагый оешмасын ничек үзгәртте?

ИНДУС ТАҺИРОВ

Индус Таһиров (1936 елда туган) – галим, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, Дөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе, оешма башкарма комитетының беренче рәисе (1992-2002 еллар). 1995-2009 елларда – Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.

Таһиров 1963 елдан бирле Казан университетында эшли, 1975 елдан – доцент, 1980 елдан – профессор. Аның докторлык диссертациясе Идел буенда һәм Уралда революцион көрәш һәм милли азатлык хәрәкәтенә багышланган булган. Русиядә милли хәрәкәтләр тарихын, федерализм мәсьәләләрен, Татарстанның милли-дәүләт төзелешен өйрәнгән.

Шактый ирекле 1990нчы елларда Татар конгрессын җитәкләгән Индус Таһиров заманына туры килерлек җитәкче булды. Аның эшчәнлеге дә, ул чактагы чыгышлары Татарстанның дәүләт суверенлыгы, дөнья буйлап сибелеп яшәгән татарларның бердәм булуы, Татарстанның Русия һәм башка дәүләтләр белән тигез мөнәсәбәтләр төзүгә багышлана иде. Татар конгрессын оештыруны да Таһиров шул максатлар белән аңлата:

Ул чакта безгә татар халкын бербөтен милләт итеп дөньяга таныту кирәк булды. Республикабызның суверенлыгын чын рәвештә гамәлгә ашыру өчен кирәк иде бу. Татарлар, кайда гына яшәмәсеннәр, Татарстанны үзләренең ватаны итеп күрде, һәм аның чын мәгънәсендә суверен дәүләт булуы өчен янып яшәде. Ул чорда татарлар чыннан да бербөтен милләт булды. [Азатлыкка биргән әңгәмәсеннән]

Тарихчы, галим кеше буларак та Таһиров Конгресс җитәкчесе вазифасында еш кына татарның мәгарифе, фән үсеше, мәгърифәт мәсьәләләренә зур игътибар биреп торды. Ләкин аның чыгышларында иң күп күтәрелгән тема – татарның дәүләтчелеге, аны ныгыту һәм үстерү иде. Ул үзе Казанның Мәскәүдәге үзәк хөкүмәт белән алып барган катлаулы сөйләшүләрендә катнашты, икеяклы килешүгә ирешү өчен зур көч вә тырышлык куйды.

Безнең бурычларыбыз, әлбәттә, күп. Минемчә, безгә, беренчедән, Татарстанның мөстәкыйльлеген ныгыту, икенчедән, татар яңарышының нигезе булган икътисади тәрәккыяткә ирешү, башка милләтләр белән дустанә яшәүне һәм хезмәттәшлекне дәвам иттерү. [1997 елда, Икенче татар дөнья конгрессының пленар утырышында Индус Таһиров ясаган чыгышыннан]

Таһиров чорында Татар конгрессының урыннардагы бүлекчәләре булдырылды, ә оешма үзе рәсми теркәлде.

РИНАТ ЗАКИРОВ

Ринат Закиров (1948 елда туган) – эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе. 2002-2020 елларда Дөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе. 2020 елдан – рәис киңәшчесе.

Казан химия-технология институтын тәмамлаган, кыска вакыт инженер булып эшләгән. 1972-1980 елларда Коммунистик яшьләр берлегендә (ВЛКСМ) пропаганда бүлегендә эшли, бүлек җитәкчесе вазифасына кадәр күтәрелә. Шуннан соң КПССның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлегенең җитәкче урынбасары була. Үзгәртеп кору елларында милли мәсьәлә күтәрелә башлагач, эшчәнлеген шушы өлкәгә күчерә, 1991-2017 елларда – "Казан" милли мәдәни үзәге мөдире.

2004-2019 елларда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты була.

Ринат Закиров Татар конгрессын җитәкләгән елларда әлеге оешманы "Сабантуй конгрессы" дип атый башладылар. Сәбәбе – Дөнья татар конгрессының җитди сәяси һәм концептуаль темалардан читләшүе, Сабантуйлары, бәйрәмнәр үткәрү белән мавыгу, гаилә темаларына күчүе. Сәбәбе шул - Путин җитәкчелегендәге Русиядә сәяси вазгыять шөрепләрне бору ягына авыша башлады, һәм Татар конгрессы, карьерасын тоталитаризм чорындагы коммунистлар партиясендә башлаган Закиров кулы астында, Русия буйлап яшәүче татарларның хокукларын яклау, татар мәгарифен саклау урынына шыпырт кына күпләп мәдәни чаралар үткәрүгә күчте.

Закиров җитәкчелек иткән вакытта конгрессның урыс мәнфәгатьләрен яклау өчен төзелгән "Россотрудничество" оешмасы белән хезмәттәшлеге башланды, аның кулы астында тулысынча Мәскәү җырын җырлаучы "Европа татарлары альянсы" оешты, ә Конгресска тәнкыйди карашлы кешеләр кертелми башлады.

Озак еллар "Казан" милли мәдәни үзәген җитәкләгән Закиров Казансу буенда урнашкан ул бинаны да татар файдасына түгел, ә еш кына үз мәнфәгатьләрендә куллану гадәтен кертеп җибәрде. Коррупциягә каршы көрәш идарәсе тикшерүеннән соң ул әлеге вазифадан китәргә мәҗбүр булды. Азатлык та Конгресс җитәкчесе кызы Чулпан Закированың, әтисе вазифасын кулланып, ничек акча эшләвен язган иде. Чулпан милли-мәдәни үзәк каршындагы "Казан" бию ансамблен җитәкләде. Конгрессның һәр диярлек чарасы Милли-мәдәни үзәктә уза, кунак вә делегатлар анда тукландырыла иде.

Белгечләр Закировның конгресс җитәкчесе вазифасындагы эшчәнлеген бәяләгәндә, бер яктан "милли җанлы кеше, ул Русия төбәкләрендә татар оешмаларын оештыру, эшчәнлеген яңа дәрәҗәгә күтәрү, көчәйтү максатларын куйды" диләр, шул ук вакытта әлеге максатларга чын дәрәҗәсендә ирешә алмады, татарның төп оешмасы булуга дәгъва иткән Конгресс анда эшләүчеләр белән дус булганнар өчен генә бер әшнәлек үзәгенә әйләнде, нәтиҗәдә Конгресста стагнация башланды дип тә өстиләр.

ВАСИЛ ШӘЙХРАЗИЕВ

Васил Шәйхразиев (1963 елда туган) – Татарстан премьер-министры урынбасары. 2017 елдан – Дөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе.

МВД юридик мәктәбен тәмамлаган, 1981-1983 елларда КГБның чик буе гаскәрендә хезмәт иткән. 1983-1993 елларда МВДның Чаллы бүлегендә, шуннан соң төрле хосусый оешмаларда эшләгән. 2006 елдан – Чаллы башкарма комитеты рәисе, 2010 елдан – Чаллы шәһәре мэры.

2014 елда Татарстан премьер-министры урынбасары вазифасына билгеләнде.

2017 елда элек КГБ һәм МВД структураларында хезмәт иткән, соңыннан Татарстан хөкүмәтендә эшләгән Шәйхразиевны Конгрессны җитәкләр өчен булдырылган Милли шура җитәкчелегенә кую күпләрдә зур аптыраш уятты. Бу вазифага башта Миңтимер Шәймиев планлаштырыла иде, ләкин ул үзе теләмәгәч, хөкүмәттән ахыр чиктә Шәйхразиевны куйдылар дип аңлаттылар моны.

Татар активистлары фикеренчә, Васил Шәйхразиев Конгрессны Татарстан хакимиятенең бер канатына әверелдерү максатында куелды һәм ул бу эшне уңышлы гына башкарды. Ринат Закировны вазифадан алганнан соң, башкарма комитетка сәяси амбицияләре булмаган Данис Шакиров билгеләнде, шуңа да аны "техник" башкаручы дип кенә атыйлар, ә Конгрессны җитәкләүнең дилбегәсе тулысынча Шәйхразиев кулында.

2017 елда Путинның "силовик"лар ярдәмендә милли телләргә каршы һөҗүм башлавы нәтиҗәсендә Татарстанда татар теле өчен аяныч вакыйгалар барганда, Татар конгрессы бик озак дәшми торды, милләтнең төп баганаларыннан берсе – телне яклау өчен берни эшләмәде. Бар эше соңга калып кына тешсез бер мөрәҗәгать кабул итү булды. Ахыр чиктә, Шәйхразиев ана телләрен Мәскәү кушканча бары ихтыяри укыту турындагы канун өлгесен хуплаганын белдерде. Яшьләр форумының өметле генә эшләп килгән рәисе Тәбрис Яруллин да нәкъ шул чорда кинәт вазифасыннан китте.

Шәйхразиев вакытында читтәге татарларны да бүлгәләү башланды, аерым игътибар Русия мәнфәгатьләрен яклаган, эшләрен Русия байрагы һәм гимны белән, "Россотрудничество" карамагында алып барган татарларга бирелде. Бу уңайдан мисал итеп Канаданың Монреаль шәһәрендәге татар мәхәлләсен китереп була - "Урыс дөньясы" оешмасы һәм андагы урыс консулаты белән уздырылган Сабантуена Конгресс артистлар да җибәрә, бу турыда зурлап яза, милли киемнәр тектерү белән ярдәм итә, ә үз милли тормышын "урыс дөньясы"на бәйләми генә алып барган татарларга бар бу эшләрне үз көчләренә генә таянып эшләргә туры килә. Шул да кызык, урыс структуралары белән тыгыз эшләгән активист Зилә Миргалиева – Милли шура әгъзасы, бәйсез активистларга андый мөмкинлекләр Шәйхразиев җитәкләгән оешмада хәзер юк. Бу башка илләргә дә карый, андагы татар активистлары белән Конгресс рәсми төстә Русия илчелекләре аша гына эш итә.

2022 елгы конгресс алдыннан оештырылган матбугат очрашуында Татар-информ хәбәрчесе Шәйхразиевтан тел проблемы турында Мәскәүгә нинди дә булса мөрәҗәгать булачакмы, бу тема күтәреләчәкме дип сорауга Милли шура рәисе берни булмагандай "Ә тел белән нинди проблемнар?" бар дип сораулы җавап кайтарды. Аның сүзләренчә, татар телен өйрәнү өчен шартлар тудырылган, әсбапларга сертификация генә алу кирәк, бар проблема шул гына.

Шәйхразиев элекке рәис Ринат Закиров чорында башланып киткән Сабантуй шаукымын тагын да югарырак фантасмагорик бер биеклеккә күтәрде – Конгресс хәзер шул бәйрәмне бертуктаусыз оештыручы аерым бер агентлыкны хәтерләтә: аның активында Федерал, Авыл, Күмерчеләр Сабантуе бар, июнь аенда боларга сугышныкы да өстәлде – Украинаның Русия басып алган һәм бәрелешләр барган Луһански өлкәсендәге Сабантуйны нәкъ шулай атап булыр иде, тик Русиядә Украина сугышын әлегә сугыш дияргә ярамый. "Сабантуе дипломатиясе"н Шәйхразиев үзенең зур казанышларыннан берсе итеп саный, "Бизнес-Online" белән әңгәмәдә ул "Русиядә Сабантуйлары шундый популяр ки, аларны үткәрү өчен хәзер өлкә җитәкчеләре чират тора, аларны оештыру инде 2025 елга кадәр бүленеп куелды", дип белдерде.

Конгрессның 30 еллык тарихындагы җитәкчелекне кыскача гына бәяләгәндә, әйе, шул дәвердә Сабантуйларының дәрәҗәсе артты, ә менә милләтне бергә тоткан башка мөһим баганаларның – дәүләтчелек, үзаң, тел, мәгарифнең дәрәҗәсе хурланырлык рәвештә аска тәгәрәде дияргә була. Шуның белән бергә Конгрессның үз дәрәҗәсе дә. Ул хәзер Путин корган тоталитар хакимиятнең җырлы-биюле бер матур тәтие генә булып калды.

  • Дөнья татар конгрессының VIII корылтае быел 30 июльдән 3 августка кадәр дәвам итә. Җыенда конгрессның 30 еллыгы да билгеләп үтелә. Корылтайга 1 500 кеше чакырулы, шуларның 1 меңе – делегатлар, 500е – кунаклар. Очрашу вакытында катнашучылар төрле секцияләрдә эшләр дип көтелә.
  • Быел дөнья татар конгрессы корылтае кысаларында узачак фикер алышу мәйданчыкларында татар теле мәсьәләсе аерым тема буларак күтәрелмәячәк. Корылтай програмында бу темага урын табылмаган. Мәгариф темасы милли үзаң тәрбияләү кысаларында каралачак дип көтелә.
  • Корылтай Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы вакытында уза. Бу уңайдан, җыенга чит илләрдән килүче делегатлар кимүе әйтелде. Корылтайга чакырылган 45 ил вәкиленең 10сы Казанга килүдән баш тарткан. Аның каравы, фетнәчел "ДНР", "ЛНР" делегатлары җыенга киләчәк диелде.

Белешмә: Дөнья татар конгрессы

1992 елның июнендә Казанда татар халкының беренче корылтае җыела. Анда Татарстан, Русия һәм чит илләрдән делегатлар катнаша. Әлеге җыенда Дөнья татар конгрессын, аның башкарма комитетын оештыру карары кабул ителә.

1998 елның апрелендә оешма Русия Юстиция министрлыгында теркәлү үтә һәм "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын ала.

Татар конгрессының барлыгы җиде корылтае үтте: 1992, 1997, 2002, 2007, 2012, 2017 һәм 2018 елда (соңгысы чираттан тыш корылтай). 2022 елның 1-2 августында сигезенче корылтай уза.

Оешманың җитәкчеләре: Индус Таһиров (1992-2002), Ринат Закиров (2002-2020), Васил Шәйхразиев (2017 елдан Милли шура рәисе), Данис Шакиров (2020 елдан башкарма комитет җитәкчесе).

Дөнья татар конгрессы 458 милли-мәдәни оешманы берләштерә, Татарстанда һәм Русиядә – 311, 45 чит илдә 147 татар оешмасы белән хезмәттәшлек итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG