Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар оешмалары Хәбировтан ниләр сорады


Радий Хәбиров белән очрашуда татар оешмалары вәкилләре, 27 февраль 2024
Радий Хәбиров белән очрашуда татар оешмалары вәкилләре, 27 февраль 2024

Татарлар белән очрашуда Хәбиров республикада милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен бөтен шартлар да тудырыла диде, ә чарада катнашучылар татар мәктәпләрендә ремонт, БСТда татар телендә тапшыруны торгызуны, татар телле проектларга күбрәк акча бирүне сорады. Украинадагы сугыш темасы да күтәрелде.

27 февральдә "Нур" Уфа дәүләт татар театрында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

15-17 гыйнварда узган Баймак протестларыннан соң ул республиканың милли-мәдәни берлекләре вәкилләре белән очраша башлады. Моңа кадәр Дөнья башкортлары корылтае һәм Башкортстан урыслары соборы вәкилләре белән күрешеп сөйләшкән иде.

Башкорт корылтае очрашуында җәнҗал да чыкты. Башкортстанның халык артисты Риф Габитов Баймактагы протестларда тоткарланганнан соң үлгән Рифат Даутов истәлегенә хөрмәт белдерү өчен бер минут тынлык игълан итәргә һәм торып басарга тәкъдим итте.

Хәбиров "моны тәкъдим иткәнче, мондый ахмак әйберләр өчен гомер буе оят булмасын өчен, башта биш тапкыр уйларга кирәк иде" диде.

"Сезнең бер минут тынлык тәкъдименә килгәндә, ул – күңел кайтаргыч һәм оятсыз, минемчә. Чөнки бер минут тынлыкларны без чынлап та ватаны, азатлык өчен һәлак булган, кешеләрнең хөрмәтен казанган кешеләргә игълан итәргә тиеш", диде Хәбиров. Аның әлеге сүзләрен башкорт җәмәгатьчелеге тәнкыйть белән кабул итте.

Татарлар белән очрашуда Хәбиров республикада милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен бөтен шартлар да тудырыла диде, ә чарада катнашучылар татар мәктәпләрендә ремонт, БСТда татар телендә тапшыруны торгызуны, татар телле проектларга күбрәк акча бирүне сорады. Шулай ук Украинадагы сугыш темасы да читтә калмады.

Башкортстанда 45 мең бала татар телен өйрәнә

"Башкортстанда бер миллионга якын татар дус һәм тату яши. Бу безнең халыкның аерылгысыз өлеше. Башкортстанда күп еллар буена тормышка ашырылучы милли телләр һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү сәясәте бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, татар телендә теге яки бу рәвештә 527 мәктәптә 45 мең бала укый. Уфада озак еллар "Нур" татар театры эшли" дип китерә Хәбиров сүзләрен аның матбугат хезмәте.

2018 елда, мәкптәрләрдән туган телләр кысрыклап чыгарылганнан соң, татар телендә укучылар саны 47 209 булган, ә 2002 елда – 95 199. 1997 елда республикада татар телендә уку 1127 мәктәптә алып барыла иде.

Радий Хәбиров татар телен уку-укытуда бар да ал да гөл дип әйтергә тырышса да, татар телен укытучы мәктәпләр очрашуга үз проблемнары белән килгән.

Мәсәлән, берничә ел элек Нефтекамада ачылган "Белем" күптелле татар мәктәбе мөдире Ирек Мортазин өстәмә яңа бина сорады. Ел саен укучылар саны арта диде ул. Башкортстан башлыгы әлеге мәсьәлә турында хөкүмәт йортында фикер алышырбыз дип белдерде.

"Мондый гимназияләр кирәк, нәкъ шушында Башкортстанның киләчәк элитасы формалаша. Республиканың көнбатышында тагын бер татар мәктәбе ачу идеясе бар. Безнең максат – яшьләр республикада калсын өчен чиктәш районнарда яхшы мәктәпләр һәм көллиятләр төзү. Моннан тыш, татар телен укыту һәм укытучылар әзерләү сыйфатын яхшыртуга басым ясарбыз", дип вәгъдә бирде Хәбиров.

Нефтекама полилингваль татар гимназиясе 2021 елда ачылды. Ул бары тик 400 балага исәпләнгән, бүген анда 354 бала укый. Мәктәпнең тагын ике корпусы төзеләчәк диелгән иде, ләкин бу хакта хәзер сүз бармый. Бу гимназия элек тә бар иде, әмма бинасы тузган булу сәбәпле ябылды. Мәгариф министрлыгы планы нигезендә башкортларның шундый полилингваль гимназияләре 12 булачак.

2021 ел җанисәп нәтиҗәләренә караганда, татар телен туган теле дип санаган кешеләр — 943 мең. Башкорт телен туган теле дип санаучылар 1 млн 116 мең кешегә җиткән.

Уфадагы Гази Заһитов исемендәге 65нче гимназия мөдире Әнфисә Галимҗанова мәктәпне капиталь төзекләндерү һәм спорт мәйданын яңартуда ярдәм сорады. Хәбиров мәгариф министрлыгына мәктәпнең спорт мәйданын яңарту турында тәкъдимнәр кертүне сорады. Мәктәп бинасын төзекләндерү вәгъдәсе бирелмәде.

Уфадагы 84нче татар гимназиясе исә төзекләндерелергә мөмкин. Бүген анда 1620 бала укый, Хәбиров мәгариф министрлыгына мәктәпне федераль програмга кертү мәсьәләсен карарга кушты.

Татарларның сугышта катнашучыларга ярдәме

Әлеге теманы Хәбиров очрашуның беренче минутларында ук күтәрде. Бөтен республика "СВОны яклауда берләште" (Украинада алып барган сугышны Русия хакимиятләре "махсус хәрби операция" - "специальная военна операция" дип атый) дип белдерде ул. Украинадагы Русия башлаган сугышны ул "цивилизация сугышы" дип атады, "дошманнар илне эчтән җимерергә тырыша һәм беренче һөҗүм милли республикаларга төште" диде.

Читтән дошман эзләү темасы Хәбиров чыгышларында әледән-әле күтәрелеп тора.

Русия думасы депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева да сугыш темасын күтәреп алды, оешма уздырган чараларны санап чыкканнан соң "әлбәттә, безнең хезмәттәшләр дә безнең хәрбиләргә ярдәм итүдә катнаша – посылкалар җыя, маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, сугышчылар һәм гаиләләренә концертлар куя", диде.

"Башкортстан татарлары конгрессы" рәисе, Башкортстан парламенты депутаты Заһир Хәкимов та оешманың төп юнәлешләренең берсе – сугышта катнашучыларны һәм алараның гаиләләренә ярдәм итүне атады.

Башкортстан – Украинадагы сугышка иң зур ярдәм күрсәткән, шул ук вакытта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Безнең хисапка күрә, бу сугышта республикадан кимендә 1561 кеше һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләрнең тулы санын яшерә.

Радий Хәбиров сугыштагы югалтулар турында искә алып тормады, ә менә мохтарият чараларын уздыру өчен Башкортстан башлыгы грантлары фондына гаризаларны активрак тапшырырга кушты. "Сезнең оешмага һәрвакыт теләктәшлек күрсәтәбез", диде ул.

Былтыр Башкортстан башлыгының республика дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен грантлары бәйгесе йомгаклангач, Азатлык башкорт теле һәм мәдәнияте өчен барлыгы 35 млн сум бирелүен исәпләп чыгарган иде. Конкурсның гомуми бюджеты — 50 млн сум. Башкортстан башлыгы башкорт телен үстерүгә — 23,5 млн, урыс теленә — 5,7 млн, татар проектына — 2 миллион сум бүлеп бирде. Аннан алдагы елны башкорт телен үстерүгә — 33 млн, татар проектына — 1 млн сум бүленде. Республикада яшәүче башка халыкларга берни дә бирелмәде.

"Рәйхан" тапшыруы БСТга кайтырмы?

Журналист һәм татар җәмәгать эшлеклесе Зәлия Ахунова БСТ телеканалында татар телендә "Рәйхан" тапшыруын кайтару мәсьәләсен күтәрде.

Республикада татар мәдәни үзәкләре, милли коллективлар һәм башкаручылар катнашуына күп чаралар уза, алар турында республиканың төп каналында сөйләп булыр иде диде ул.

Радий Хәбиров анык кына "булыр" димәде, мәсьәләне "Туган телләр сәгате" җыелышы көн тәртибенә кертергә кушты. Соңгы тапкыр мондый җыелыш быел 17 гыйнварда узган иде, аның тагын кайчан үткәреләчәге турында ачык мәгълүмат юк.

Халисә Мөхәммәдиева алып барган "Рәйхан" тапшыруы 20 ел дәвамында чыкты һәм 2010 елда ябылды. 25 минутлык тапшыру атнага бер чыга иде. "Рәйхан" күрсәтелгән вакытта татар районнарының, авылларының башкорт булуы турында аңлаткан "Кече ватан шәҗәрәсе" тапшыруы чыга башлады.

Мөхәммәдиева тапшыруны кайтару үтенече белән күп тапкырлар төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп карады. Аерым алганда, 2021 елда әлеге теманы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бадранов катнашында Уфада узган очрашуда да күтәрде.

"Татарча "Рәйхан" тапшыруы беркемгә дә комачауламый иде. 15-20 минутлык татарча тапшыру кемгә комачаулый?" дип сорады ул.

Бу сорауга Азат Бадранов бер җавап та бирмәде. Васил Шәхразиев: "Вакыты җиткәч булыр. Өмет белән яшик", дип җаваплады.

Татар телендә Башкортстанда хосусый "Туган тел" телеканалы эшли, ул иярчен һәм кабель аша тапшырыла. Башкортстанның дәүләт катнашындагы телеканалларында татар телендә бер генә тапшыру да юк.

Татарстан районнары белән Сабантуй һәм татар яшьләре форумы

Очрашуда шулай ук мотоярышчы Габдрахман Кадыйровка Уфада һәйкәл куюны, Мәләвез районы Җиргән авылында туган татар шагыйре һәм һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев истәлеген мәңгеләштерүне, Туймазы районында урнашкан "Төмәнәк" һәм "Бабай утары" комплексларында Татарстан районнары белән берлектә Сабантуй уздыру тәкъдимнәре дә булды.

2021 елда Башкортстан хакимияте районнарда Сабантуй үткәрү хакында методик тәкъдимнәр әзерләп, китапчык чыгарды. Анда һәр районның ыру-кабиләләре турында сөйләү, шул хакта китап күргәзмәсе булдыру, ярышларда такым атамаларын ыру-кабилә исеме белән атарга тәкъдим ителгән иде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу кулланма – татарны башкортлаштыру сәясәтенең бер өлеше һәм ул татар районнарына да югарыдан әмер булып төшәчәк. "Бу методик кулланманы Башкорт корылтае президиумы рәисе Эльвира Аиткулова хуплап чыгыш ясады һәм үз чыгышында Сабантуйны "башкорт бәйрәме" дип атады.

Уфа фән һәм технологияләр университеты студенты Айгөл Рамазанова башлыктан Башкортстан татар яшьләре көннәрен уздыруда ярдәм сорады. Хәбиров яшьләр сәясәте дәүләт комитетына чараны уздыру тәкъдимнәрен әзерләргә кушты.

1990нчы еллар ахыры – 2000нче еллар башында Башкортстанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге актив эшләде. Аның күпчелек районнарда бүлекчәләре бар иде. Ел саен Уфада берничә көн Башкортстан татар яшьләре көннәре уздырылды. Әмма "Азатлык" берелегенең активлыгы сүнде, татар яшьләре көннәрен уздыручыларның берсе Заһир Хәкимов 2018 елда яшьләр хәрәкәтен тергезү өчен студентларны җыеп карады, ләкин бу тормышка ашмады.

"Аерым яшьләр көннәрен уздыру сорау тудыра. Безгә яшьләрне җыеп күңел ачу түгел, милли проблемнарны карап, милләтнең киләчәге турында фикер алышырга, оешманы яңартырга кирәк. Бүген оешманың җитәкчесе юк. Оешманың җитәкчесе булмау сәбәпле әлегә татар көннәрен уздыру мәсьәләсе ачык кала", диде ул Азатлыкка 2022 елда биргән әңгәмәсендә.

2021 елгы җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлашты. Моннан тыш, республикада бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. Октябрь аенда Казан тарихчыларын Уфада узган фәнни җыенга килергә рөхсәт итмәделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG