7 декабрьдә Читадагы хәрби мәхкәмә утырышында узган ел фаҗига булган көннәрдә Шәмсетдинов хәрби бүлегендә рота командиры вазифасын үтәгән Дмитрий Прилепкодан сорау алынды. Ул төнлә йокы вакытында гаскәр низамнәмәсе укылырга, өйрәнелергә тиеш түгел, аның өчен аерым вакыт бар дип белдерде. Моңа кадәр Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәгә биргән аңлатмаларында "кизү торганда өч тәүлек йокларга бирмәделәр" дип сөйләгән иде.
Хөкемдар яклаучыларга позицияләрен төгәлрәк белдерүләрен сорады. Рамил Шәмсетдиновның адвокатлары Равил Тугушев белән Руслан Нәгыев аны присяжныйлар янында тагын бер тапкыр яңгыратты. Гаепләүне таныйлар, әмма өлешчә дип чыгыш ясады адвокатлар. Шәмсетдинов сигез кешене атып үтерде, ике кеше яраланды, әмма бу аффект хәлендә ясалган җинаять дип әйтелде.
Мәхкәмә вакытында ике ходатайство тапшырылды. Шуларның берсе – адвокатларның моңа кадәр психик-неврология экспертизага ясалган рецензия. Аның белән танышыр өчен прокуратурага вакыт бирелде.
Иртәгә Равил Тугушев белән Руслан Нәгыевка тикшерү изоляторында Рамил Шәмсетдинов белән очрашырга рөхсәт ителде.
"Бүген без аның белән тиз генә аралашып алдык, әмма конвой янында торгач, нечкәлекләрне сораштырып, сөйләшә алмадык. Сәламәт ул, барысы да әйбәт диде. Иртәгә озаграк аралашып, яклау эшебезне сөйләшә алырбыз дип ышанам", диде Тугушев.
Байкал арты хәрби бүлегендә фаҗига 2019 елның 25 октябрендә булды. Рядовой Рамил Шәмсетдинов каравыл алышынган мәлдә сигез хезмәттәшен атып үтерде, ике кеше яраланды. Җинаять эше кысаларында тикшерү бер ел барды. 29 октябрьдән мәхкәмә утырышлары башланды. Рамил Шәмсетдинов эшен присяжныйлар мәхкәмәсе карый. Алдагы утырышларда шаһитлар Шәмсетдиновның хәрби бүлектә җәберләүләргә дучар ителгәне турында сөйләде.
Адвокатлар Шәмсетдинов хезмәттәшләренә аффект хәлендә аткан дип исбатларга тырыша. Психология-психиатрия экспертизасы Рамилне үз акылында дип тапты. Утырышларның берсендә Рамил Шәмсетдинов хезмәттәшләренә атканда нинди хәлдә булуын сөйләде.
Рамил Шәмсетдинов
2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.
Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.
Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.
2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.
Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.
Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.
Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.
2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.
1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.
Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.
Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.