Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Син халкың өчен эшлим дип йөри аласың, ләкин халкыңның киләчәге синең өеңнән башлана"


Милли стильдәге никах, уртада Фатыйма Янбаева
Милли стильдәге никах, уртада Фатыйма Янбаева

Сентябрь азагында "За языки РФ" иҗтимагый платформасы Русия телләрен саклауга багышланган җиденче онлайн-конференция уздырачак. Алдагы конференциядә катнашучылар иртә билингвизм, ягъни балаларны ике телдә тәрбияләү турында фикер алышкан иде. Азатлык спикерларның берсе – Уфада яшәүче башкорт активисты Фатыйма Янбаева белән телне саклау һәм мәдәниятне торгызу өчен бер кешенең никадәр эш башкара алуы, гаиләдә туган телне саклау, башкортча контентка һәм җәмгыятьтәге миллилекне чагылдыруга булган ихтыяҗ турында сөйләште.

"За языки РФ" — тел активистлары һәм энтузиастлар оештырган онлайн-платформа. Телләрне саклауда алдынгы тәҗрибәләргә багышланган онлайн-конференцияләрне 2020 елның июль аеннан бирле уздыра.

Фатыйма ханым, иң башта гамәлгә ашырылган проектларыгызны санап китик.

Фатыйма Янбаева
Фатыйма Янбаева

— Мин Уфа каласында тудым, башкорт мохитендә үстем: башкорт балалар бакчасына йөрдем, башкорт гимназиясендә укыдым, беркайчан да башкорт теле өчен хәвеф күрмәдем. Студент булгач, ягъни башка шартларга күчкәч, Мәскәүдә Югары икьтисад мәктәбендә һәм Бауман университетында иктисадчылыкка укыганда, башкорт теле өчен хәвеф сиздем. Башкорт студент һәм аспирантлары, яшьләр өчен чаралар үткәрергә тәкъдим иттем, һәм үзем үк үткәрә башладым: активистлар командасы белән тәүге тапкыр КВН, башкорт телендә "Мәскәү һылыукайы" гүзәллек конкурсы, "Башкорт җырлары" караоке кичәләре һәм башка чаралар уздыра идек. Ул проектлар яшьләр өчен иде. Ә менә кияүгә чыккач, балам тугач, балалар һәм әниләр өчен проектлар башланды, чөнки минем кызыксынуларым да шул өлкәгә күчте.

Башкорт теле бүгенге цифрлаштыру заманында үссен өчен, аны онлайнга күчерергә кирәк

Әнилек тә, цифрлаштыру да минем өчен яңа өлкәләр. Цифрлаштыру өлкәсендә без Илдар Киньябулатов, Рузилә Киньябулатова сымак яшьләр белән аралашып, уртак проектларны тормышка ашыра башладык. Алар да балаларын башкортча сөйләштерәләр. Аллага шөкөр, мондый яшьләр күбәйгәннән-күбәя. Программист, UX-дизайнер, диджитал тормыш өлкәсендә эшләгән профессионал буларак, Илдар безгә "Башкорт теле бүгенге цифрлаштыру заманында үссен өчен, аны онлайнга күчерергә кирәк. Онлайнда, ягъни интернетта башкортча проектлар ни тикле күбрәк булса, башкорт теленең киләчәге өчен шул тиклем яхшырак", дип аңлата. Һәм без бергәләп "Балалар" проектын эшли башладык.

Илдар белән Рузилә бу проектның авторлары, алар мине пиар-белгеч буларак җәлеп иткән иде. Балалар өчен бер ел эчендә биш җансурәт – төсләр турында, саннар, ел фасыллары, әлифба турында һәм "Йокларга" дигән бишек җырына җансурәт сыкты. Бу Башкортстан башлыгының туган телләрне саклауга юнәлтелгән грантына эшләнде. Бу проект тагын бер грант отты, әле ул проект минсез дә яши – анимацион китаплар эшлиләр. Бу видеокитап була инде. "Әминбәк" дигән башкорт халык әкиятенә анимацион видео эшләделәр, яңарак кына "Тирмәкәй" видеокитабы чыкты. Мин, әлбәттә, проектның уңышлары өчен куанам, җае чыкканда терәк булырга тырышам.

Тагын бер проект – "Башкорт гаилә каналы". Әйткәнемчә, безнең максат – күбрәк онлайн, күбрәк ютуб. Ни өчен YouTube - инстаграмда әз-мәз башкорт теле кулланыла башлады, пабликлар, аккаунтлар барлыкка килә, ә ютубта контент әз. Шуңа да карамастан, ютубны күбесе яратып карый. "Башкорт гаилә каналы"нда без, өч яшь әни, җыелып чәй эчә-эчә, үзебезне кызыксындырган төрле темаларга әңгәмә корабыз. Кайвакытта йолдызларны чакырабыз, әмма чакырсак та, алар белән гаилә, балалар турында гына сөйләшәбез һәм бу бик-бик кызыклы. Бөтен сөйләшүләр башкорт телендә бара. Бик күп әниләр безгә башкортча контент өчен рәхмәтләрен язды. Чөнки телевизорны хәзер күбесе карап бармый, ә менә интернетта, аеруча ютубта видеолар карарга яраталар.

Минем өчен иң мөһим проект, ул, әлбәттә, минем кызым. Ирем Тәлгать белән без кызыбыз белән башкорт телендә генә сөйләшәбез. Дәү әниләре, апалары башкорт телендә сөйләшә. Башкорт мохитендә үстерәбез.

Башкорт телен белергә кирәклекне җиткерүдә иң мөһиме, барыбер, үзеңнең мисалың

Башкорт телен белергә кирәклекне җиткерүдә иң мөһиме - барыбер үзеңнең мисалың. Мин кешеләргә беркайчан да "Әйдәгез, башкортча сөйләшик, башкорт телен саклыйк" дип әйткәнем юк. Мин бары тик тормышымнан чыгып, бары тик үз мисалым белән, үз тормышымны гына күрсәтәм. Менә инстаграмда мин хикәяләргә кызым белән башкортча сөйләшкәнемне чыгарам, ниндидер темалар күтәрәм. Һәм кешеләргә шул тиклем ошый, алар миңа шул тиклем күп итеп хатлар язалар: "Без дә балалар белән башкортча сөйләшә башладык, сезнең аша җансурәтләр турында белеп калдык, сезнең туегызны күргәч, без дә шундый туй эшләргә булдык. Бу бары тик үземнең мисалым белән генә, беркайда да лозунглар тотып, флаглар тотып йөрмим.

Минемчә, иң көчлесе, иң яхшысы – үз үрнәгең. Башмаксыз башмакчы диләр бит, андый кешеләр хәзер бихисап. Хәтта башкорт мәдәнияте өчен янып-көеп эшләп йөргән апа-агайлар, абруйлы кешеләрнең гаиләләрендә күбесенең балалары башкортча белми. Чөнки син халык өчен эш эшлим, файда китерәм дип йөри аласың, ләкин халкыңның киләчәге синең өеңнән башлана, синең балаларың башкортча сөйләшәме-юкмы – шуннан башлана.

—​ Балагызга урыс телле мәгариф системында катлаулырак булыр дигән курку юкмы?

— Урыс телен белмәсә, аңа кыен булыр дип бер дә курыкмыйбыз. Чөнки урыс теле ул – мохит теле. Без урыс мохитендә яшибез. Үзегез беләсез, мохит теле туган телгә караганда көчлерәк. Һәр тел – яңа галәм, яңа мәдәният.

—​ Сезнеңчә, башкорт теленә ярдәм итү өчен Башкортстан җитәрлек эшлиме?

Дәүләткә дә, республикага да, ниндидер агайга да ышаныч юк

— Җитәрлекме икәнен әйтер өчен нинди критерийлар кулланырга икәнен белмим. Ниләрдер эшләнә, тел саклау өчен грантлар бирелә. Бу да бик зур алгарыш. Әмма кайвакыт грантларның куллану максаты сораулар тудыра. Район китапханәсе өчен дә, "Балалар" проекты өчен дә бу грант бертөрле карала. Бюрократик систем интернет-проект кебек киң масштаблы проект белән район китапханәсенә китаплар сатып алу кебек чикләнгән вак масштаблы проектлар арасында аерма күрми. Гомумән, телне һәм мәдәниятне саклау мәсьәләсендә дәүләт оешмаларына ышанып торасы юк – җәмәгатьчелек эшендә бик күп еллар үткәргән кеше буларак югарыдагылар өчен бөтенләй башка проектлар приоритетта икәнен аңлыйсың. Синең проект сиңа гына кирәк. Һәм бер мизгелдә бөтен кешегә, милләткә кирәкле проектка матди ярдәм өчен акча сорап йөрү туйдыра. Бу эштән китәргә, үзеңне үстерергә, бай кеше булырга, шундый проектларга ярдәм итәргә кирәк. Дәүләткә дә, республикага да, ниндидер агайга да ышаныч юк.

—​ Төбәктә тел дәресләре саны азайганнан соң, мәктәпкә кадәр һәм мәктәп чорында башлыча урыс телле тирәлектә туган телне саклап калуга өмет бармы?

—​ Минем балам балалар бакчасына йөри башлады, монда әлегә урысча сөйләшәләр, ләкин тиздән башкорт төркемен ачачаклар. Мин ата-аналарга әйтәм инде: "сез курыкмагыз, сезнең балагыз барыбер урысча өйрәнәчәк, балалар мәйданчыгындамы, балалар бакчасындамы – барыбер тиз генә урысча өйрәнәчәк", дим. Әнием әйтүенчә, мин балалар бакчасына баргач, бер айда урысча өйрәнгәнмен. Чынлап та шулай. Мин өч яшькә тиклем башкортча гына сөйләштем, һәм шуннан балалар бакчасына башта урыс төркеменә бардым, башкорт төркеме ачылгач, башкорт төркеменә йөри башладым, анда бик тиз лидерлык сыйфатларымны күрсәтә башладым. Әни миңа беренче телең туган телең булса, башка телләр бик җиңел өйрәнелә дип аңлатты. Һәм минем кызымны башкортча өйрәтүгә гомумән бернинди чигем булмады. Башкортча бик матур, камил сөйләшә. Хәтта шундый сүзләрне белә, олылар белмәгән сүзләрне, сөйләмнәрне әйтә ала. Менә бүген көләләр, армут – груша, шәфталу – персик икәнен, дивар – стена икәнен күп кенә олылар белми, ә кызым белә. Минем әнием филолог, кырык ел башкорт журналистикасында эшләгән кеше, без хәтта аны да ниндидер яңа сүзләр белән, башкортча неологизмнар белән аптыратабыз.

Минемчә, мәктәпләрдә нинди генә хәл булмасын, туган тел белү өчен гаилә генә җаваплы. Безнең заманда ук башкорт гимназиясендә 90 процент дәресләр урыс телендә укытылды. Шул заманда ук безнең башкорт гимназиясендә урысча укытыла иде. Ул вакытта бу проблемны ничектер күрмәделәр, белмәделәр. Әле генә, бу укытуның эффекты күренә башлагач, сораулар бирә башладылар. Әмма кем өйдә башкортча сөйләшә, ул балалар барыбер башкортча белә иде. Өйдә мохит булгач, мин башкорт телен берничек тә оныта алмыйм. Урыс мәктәбенә алып бар, урыс университетында укыт – миңа урыс теле кунмый.

—​ Кызыгыз башка балалар белән кайсы телдә аралаша?

Мәктәпләрдә нинди генә хәл булмасын, туган тел белү өчен гаилә генә җаваплы

— Ул башка балалар белән әле аралаша гына башлый. Татар телен яхшы аңлый. Башкорт балалары белән, әлбәттә, башкортча. Урыс балаларын әлегә аңлап бетерми, әмма яңа сүзләрне бик тиз отып ала. Төркиядә ике ай ял иткәндә Казаннан килгән татар гаиләләре белән дуслашып киттек, бала татар телен аңлап, башкортча җавап бирә иде – шундый мәдәният алмашы килеп чыкты.

—​ Бала үз яшьтәшләреннән аерыла дигән тойгы бармы?

— Әйе, сизелә. Телләр белү баш миенең сыгылмалылыгына китерә. Ул берничә тел барлыгын аңлый. Тел байлыгы зур.

—​ Бер тел башка телне өйрәнүгә комачауламыймы?

— Чынлап та шулай дип уйлыйм – әгәр дә беренче телең туган телең, шуннан соң мохит теле булса, алар буталмаса, "менә бу урыс теле, менә бу башкорт теле" дигән чикләр булса, минемчә, башка тел бик җиңел өйрәнелә. Менә минем тормышта шулай булды – иң тәүдә башкорт телен белдем, шуннан соң урыс телен бер айда өйрәндем, шуннан инглиз телен биш-алты яшьтә бик тиз генә өйрәндем. Мәктәптә укыганда безнең 20нче башкорт гимназиясе базасында американ-башкорт көллияте эшли иде. Анда американнар һәм британнар безнең белән инглизчә аралаша торган иде. Һәм алар аптырыйлар иде: "Ничек сезнең акцентыгыз юк ул, ничек сез матур итеп инглизчә әйтә аласыз ул?" дип. Чөнки чынлап та безнең әйтелеш бик шәп булды, з, һ – без куллана торган йомшак кына авазлар, без җиңел генә өйрәндек һәм сөйләштек.

Фатыйма Янбаева
Фатыйма Янбаева

Өйдә без башкортча сөйләшәбез. Икенче тел – инглиз теле. Чөнки мин беләм – мин шушы ике тел өчен җаваплы. Ә урыс теле өчен мохит җаваплы. Әгәр Мәрйәм ниндидер урыс сүзен белеп алса, мәсәлән, "спасибо" дисә, мин әйтәм: "Әйе, урысча ул спасибо була, башкортча без рәхмәт дип әйтәбез, өйдә без башкортча сөйләшәбез, инглизчә ул thank you була". Ул аңлый башлый: "Әһә, бер үк сүзне мин өч телдә әйтә алам – бар икән башкорт теле, бар икән урыс теле, бар икән инглиз теле". Төркиядә булганда ул төрекчә рәхмәтне өйрәнеп калды. Телләр арасында чик куярга кирәк. Мин аңа әйтәм: "Бутама сүзләрне – менә башкортча без шулай сөйләшәбез." Ул бу телләрне бутамасын өчен, мин бу чикләрне махсус куям – таза гына итеп башкортча сөйләшсен, таза гына урысча сөйләшсен, таза гына инглизчә сөйләшсен. Мария Елисееваның китабыннан өйрәнгән сымак, мин бала ничек әйтә, шундый ук интонация белән, контекст белән башкортча-инглизчә өйрәтәм.

Минем формула: гаиләдә туган телне якшы белү плюс мохит телендә аралашу теләсә кайсы яңа телне җиңел өйрәнүгә тигез була.

—​ Инглизчә контент күп. Башкорт теле белән бу мәсьәләдә эшләр ничек?

— Башкортча контент әз. Без шул ук Илдар Киньябулатов фикеренә кушылып, цифрлаштыру турында уйлый башладык. Ул һәм башка активистлар тел белгечләренә цифрлаштыруның мөһимлеген аңлата алды. Берничә ел элек Вконтакте интерфейсы башкортчага тәрҗемә ителде. Тарихчы, лингвист, аксакаллардан торган активистлар төркеме бу цифрлаштыру дулкынын тотып алды, алар хәзер ниндидер кушымталарны, интерфейсларны башкортчага тәрҗемә итә. Башкорт мохитеннән китеп, масштабның ни икәнен күргән кешеләр телне дигитальләштерүнең кирәклеген тиз аңлады. Шуңа күрә читкә китеп карап, масштабларны күрә өйрәнү мөһим.

—​ Мәскәү-Уфа. Күпчелек гадәттә Мәскәүгә омтыла, ә Мәскәүнең актив башкорт яшьләре арасында республикага кайту тренды күзәтелә. Ни өчен шулай, ничек уйлыйсыз?

Минем өчен Башкортстан – көч алу ноктасы

— Мин дә зур калага, мегаполиска масштаб артыннан киттем, Уфада үсәр өчен урын әз була башлады. Зур мегаполиста үзем өчен комфортлы башкорт мохите тудыра – чаралар үткәрә башладым, хәтта Русия күләмендәге зур күләмле чаралар үткәрдек, мәсәлән, Мәскәүдә һәвәскәрләр өчен "Салават Низаметдинов исемендәге студентлар җыры фестивале" башкорт фестивален оештырдык, анда Башкортстаннан гына түгел, башкортлар укмашып яшәгән төбәкләрдән килеп катнаштылар. Җиде ел Югары икътисад мәктәбендә, Бауманкада укыдым, депутат ярдәмчесе булып та, халыкара финанс ширкәтендә дә эшләдем. Барыбер туган илгә кан тарта. Әмма минем өчен Башкортстан – көч алу ноктасы. Мин биредә көч алам, нык сагынам безнең табигатьне. Мин тауларга – Шахтау, Куштау, Торатау шиханнарына йөрергә, Бөрьяндә Агыйдел буйлап салда йөзәргә, кыяларга менәргә яратам. Ләкин кем дә булса бервакыт минем кебек масштабны күреп калган икән, аңа монда урын җитми. Шуңа күрә мин монда көч алам да, чит илләргә йөрергә яратам. Мин үземне дөнья кешесе дип саныйм, кайда булсам да, үземнең милли кыйммәтләремне саклыйм.

Милли стильдәге никах, уртада Фатыйма Янбаева
Милли стильдәге никах, уртада Фатыйма Янбаева

—​ Сезнең милли стильдәге никах фотоларын хәзерге көндә дә интернет киңлекләрендә, бигрәк тә башкорт пабликларында очратырга була. Хәзер республикада һәм аннан читтә милли кием көне билгеләп үтелә. Бу тренд сездән башландымы?

— Яхшы идея бер кешегә килсә, тирә-яктагы кешеләргә дә шундый фикер килүе гадәти хәл. Димәк, минем янымдагы кешеләрдә лә шундый ихтыяҗ булган. Мин миллилегемне кием аша чагылдырырга теләгәнмен икән, димәк, мин яшәгән социаль төркемдә дә шундый ук теләк сакланган. Соңгы арада чынлап та шундый тренд бар. Мәсәлән, минем әниемә бу турыдан-туры кагыла, әнием катнашкан "Агинәйләр коро" җәмгыяте башкорт милли киемен торгызу, йолаларны кайтару белән шөгыльләнә. Безнең тирә-якта шундый бер фикер яссылыгы булмаса, ул фотосурәтләр ул вакытта андый фурор тудырмас иде.

—​ Сез өлкән милли активистлар проблемын яңгыраттыгыз – аларның балалары туган башкорт телендә сөйләшми. Башкорт милли хәрәкәтенә тагын ниләр җитми дип уйлыйсыз?

— Минем башкорт теленең киләчәге, мәдәниятен саклау белән шөгыльләнә торган дәүләт оешмасында эшләүче бер таныш агаем бар. "Балаларым башкортча сөйләшми, бу мине үтерә", ди. "Мин халык өчен йөгереп йөрим, балаларыма хәтта вакыт юк", ди. Минемчә, ниндидер лозунглар, проектлардан бигрәк, әгәр синнән соң башкорт династиясе дәвам итсә, менә шуның белән син халык өчен күпкә күбрәк эш эшлисең.​

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG