Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 ел нәтиҗәләре: илдә һәм дөньяда

Мәскәүдә протест чарасы, 3 август 2019
Мәскәүдә протест чарасы, 3 август 2019

2019 ел Русиядә һәм бар дөньяда нинди вакыйгалар белән истә калачак? Азатлык узган елның мөһим вакыйгаларына күзәтү тәкъдим итә.

Берләшкән милләтләр оешмасы 2019 елны Халыкара асаба халыклар телләре елы дип игълан итте, әмма Русиядә бу әллә ни сизелмәде, милли телләрне саклау чараларның узуы күзәтелмәде. Киресенчә, белгечләр канунга тел сәясәте белән бәйле үзгәрешләр кертү тәкъдиме милли телләргә файдага булмас дип саный. Татарстанга Ольга Артеменко килеп, аннары Татарстанның урыс телле ата-аналары Мәскәүгә барып янә Татарстандагы укытуны шикаять итүләр дә булды. Русиядә 2019 елда театр елы булса, Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

2019 ел фотоларда

9 гыйнварда кешеләр Скопьеда парламент бинасы янына демонстрацигә чыкты. Алар илнең исемен Төньяк Македония дип үзгәртү ниятенә ризасызлык белдерде. Үзендә Македония төбәге булган Греция бу илне НАТОга һәм Европа Берлегенә әгъза итеп алу өчен аның исемен үзгәртүне таләп итте. Ахыр чиктә Греция белән компромисс нигезендә элекке югославия республикасы Македониянең исеме февраль аенда барыбер Төньяк Македония дип үзгәртелде. (EPA-EFE/Georgi Licovski)
1/35 9 гыйнварда кешеләр Скопьеда парламент бинасы янына демонстрацигә чыкты. Алар илнең исемен Төньяк Македония дип үзгәртү ниятенә ризасызлык белдерде. Үзендә Македония төбәге булган Греция бу илне НАТОга һәм Европа Берлегенә әгъза итеп алу өчен аның исемен үзгәртүне таләп итте. Ахыр чиктә Греция белән компромисс нигезендә элекке югославия республикасы Македониянең исеме февраль аенда барыбер Төньяк Македония дип үзгәртелде. (EPA-EFE/Georgi Licovski)
23 гыйнварда Венесуэла башкаласы Каракаста полиция хезмәткәре президент Николас Мадура хөкүмәтенә протест белдерүчеләргә резин ядрәләр ата. (Reuters/Manaure Quintero)
2/35 23 гыйнварда Венесуэла башкаласы Каракаста полиция хезмәткәре президент Николас Мадура хөкүмәтенә протест белдерүчеләргә резин ядрәләр ата. (Reuters/Manaure Quintero)
11 февральдә Тәһранда Иран Ислам инкыйлабының 40 еллык бәйрәмендә Иран хатыны селфи төшерә. (Tasnim News/Vahid Ahmadi)
3/35 11 февральдә Тәһранда Иран Ислам инкыйлабының 40 еллык бәйрәмендә Иран хатыны селфи төшерә. (Tasnim News/Vahid Ahmadi)
Молдовада 24 февральдә узган парламент сайлавы алдыннан Молдова социалист фиркасенең сайлау алды сурәте аша күренгән кешеләр. Әлеге фирка беренче урынны алса да, илдәге сәяси тотрыксызлык елында коалиция оештыра алмады. (AP/Vadim Ghirda) 
4/35 Молдовада 24 февральдә узган парламент сайлавы алдыннан Молдова социалист фиркасенең сайлау алды сурәте аша күренгән кешеләр. Әлеге фирка беренче урынны алса да, илдәге сәяси тотрыксызлык елында коалиция оештыра алмады. (AP/Vadim Ghirda) 
Мексиканың Сьюдад-Һуарес шәһәре янындагы Анапра бистәсендә яшәүче кыз АКШта яшәүче кешегә чик коймасы аша кул суза. Бу көнне, 26 февральдә ике илнең дә христиан дин әһелләре мигрантлар һәм Мексиканың әлеге төбәгендә яшәүчеләр өчен гыйбадәт кылуларын белдерде. Бу чик коймасы АКШ президенты Дональд Трамп ике ил арасындагы чик сызының барлык өлешләренә дә сузарга теләгән чик коймасының бер өлеше. (AFP/Herika Martinez)
5/35 Мексиканың Сьюдад-Һуарес шәһәре янындагы Анапра бистәсендә яшәүче кыз АКШта яшәүче кешегә чик коймасы аша кул суза. Бу көнне, 26 февральдә ике илнең дә христиан дин әһелләре мигрантлар һәм Мексиканың әлеге төбәгендә яшәүчеләр өчен гыйбадәт кылуларын белдерде. Бу чик коймасы АКШ президенты Дональд Трамп ике ил арасындагы чик сызының барлык өлешләренә дә сузарга теләгән чик коймасының бер өлеше. (AFP/Herika Martinez)
Беларус солдаты Икенче дөнья сугышы чорында наци оккупацияләгән Брест шәһәрендәге яһүд геттосында йөзләрчә кеше күмәкләп күмелгән каберлектән калдыкларны чыгара. Бу фото 26 февральдә төшерелгән. Каберлек төзелеш эшләре барышында очраклы рәвештә табылган. (Reuters/Vasily Fedosenko).
6/35 Беларус солдаты Икенче дөнья сугышы чорында наци оккупацияләгән Брест шәһәрендәге яһүд геттосында йөзләрчә кеше күмәкләп күмелгән каберлектән калдыкларны чыгара. Бу фото 26 февральдә төшерелгән. Каберлек төзелеш эшләре барышында очраклы рәвештә табылган. (Reuters/Vasily Fedosenko).
АКШ президенты Дональд Трамп 27 февральдә Вьетнам башкаласы Һанойда Төньяк Кореа башлыгы Киа Чен Ын белән очрашып сөйләшкәннән соң кул кысыша.(AFP/Saul Loeb)
7/35 АКШ президенты Дональд Трамп 27 февральдә Вьетнам башкаласы Һанойда Төньяк Кореа башлыгы Киа Чен Ын белән очрашып сөйләшкәннән соң кул кысыша.(AFP/Saul Loeb)
Әфганстанның Кандаһар виләятендә су басу вакытында 2 мартта бер авыл кешеләре сарыкларны эвакуацияли. Кисәк су басу нәтиҗәсендә, БМО белдерүенчә, кимендә 20 кеше һәлак булган. (AFP/Javed Tanveer)
8/35 Әфганстанның Кандаһар виләятендә су басу вакытында 2 мартта бер авыл кешеләре сарыкларны эвакуацияли. Кисәк су басу нәтиҗәсендә, БМО белдерүенчә, кимендә 20 кеше һәлак булган. (AFP/Javed Tanveer)
Русиянең Красноярски краенда 3 мартта бер машина Енисей елгасы буйлап боздан бара. (Reuters/Ilya Naymushin)
9/35 Русиянең Красноярски краенда 3 мартта бер машина Енисей елгасы буйлап боздан бара. (Reuters/Ilya Naymushin)
Яңа Зеландиянең Кристчөрч шәһәрендәге Ән-Нур мәчетенә 22 марттагы һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган 50 кешегә багышланган вәгазьне тыңлаучыларның берсе Мөхәммәт Надир (уртада) елый. (AFP/Anthony Wallace)
10/35 Яңа Зеландиянең Кристчөрч шәһәрендәге Ән-Нур мәчетенә 22 марттагы һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган 50 кешегә багышланган вәгазьне тыңлаучыларның берсе Мөхәммәт Надир (уртада) елый. (AFP/Anthony Wallace)
Украинада комик актер, президентлыкка намзәт Владимир Зеленский 31 мартта сайлауның беренче турында тавыш бирүдән соң Киевтагы үзенең сайлау алды кампаниясе бинасында өстәл теннисы уйный. Бу сайлауда Зеленский үзенең көндәше Петр Порошенконы ышанычлы җиңеп президент булды. (Reuters/Valentyn Ogirenko)
11/35 Украинада комик актер, президентлыкка намзәт Владимир Зеленский 31 мартта сайлауның беренче турында тавыш бирүдән соң Киевтагы үзенең сайлау алды кампаниясе бинасында өстәл теннисы уйный. Бу сайлауда Зеленский үзенең көндәше Петр Порошенконы ышанычлы җиңеп президент булды. (Reuters/Valentyn Ogirenko)
6 апрельдә Грециянең төньягындагы Салоники шәһәре янында, Диавата шәһәрендә качаклар аланында качаклар һәм мигрантлар протест белдерә. (EPA-EFE/Sotiris Barbarousis)
12/35 6 апрельдә Грециянең төньягындагы Салоники шәһәре янында, Диавата шәһәрендә качаклар аланында качаклар һәм мигрантлар протест белдерә. (EPA-EFE/Sotiris Barbarousis)
7 апрельдә Бурса шәһәрендә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган сурәте янында күгәрченнәр оча. (Reuters/Goran Tomasevic)
13/35 7 апрельдә Бурса шәһәрендә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган сурәте янында күгәрченнәр оча. (Reuters/Goran Tomasevic)
8 апрельдә Халыкара чегән көнендә Косовоның Плементина шәһәрендә чегән балалары атынып уйный. (AFP/Armend Nimani)
14/35 8 апрельдә Халыкара чегән көнендә Косовоның Плементина шәһәрендә чегән балалары атынып уйный. (AFP/Armend Nimani)
15 апрельдә Парижда Нотр-Дам чиркәве яна. (AFP/Geoffroy Van der Hasselt)
15/35 15 апрельдә Парижда Нотр-Дам чиркәве яна. (AFP/Geoffroy Van der Hasselt)
21 апрельдә Шри-Ланканың Негомбо шәһәрендәге Изге Себастьян чиркәвендә бомба шартлаганнан соң кан тапларына буялган Гайсә пәйгамбәр сыны. Олы көндә Шри-Ланка чиркәүләрендә һәм кунакханәләрендә булган интихар һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 259 кеше һәлак булды. Бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме үз өстенә алды. (AP)
16/35 21 апрельдә Шри-Ланканың Негомбо шәһәрендәге Изге Себастьян чиркәвендә бомба шартлаганнан соң кан тапларына буялган Гайсә пәйгамбәр сыны. Олы көндә Шри-Ланка чиркәүләрендә һәм кунакханәләрендә булган интихар һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 259 кеше һәлак булды. Бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме үз өстенә алды. (AP)
5 майда Газзә сызыгындагы Рафаһ шәһәренә Израил һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә җимерелгән биналарда фәлестиннәр ни дәрәҗәдә зыян килгәнен карый. (AFP/Said Khatib)
17/35 5 майда Газзә сызыгындагы Рафаһ шәһәренә Израил һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә җимерелгән биналарда фәлестиннәр ни дәрәҗәдә зыян килгәнен карый. (AFP/Said Khatib)
Атыш вакытында яраланып уң аяксыз калган биш яшьлек әфган малае Әхмәт Сәет Рахман 7 майда Кабулдагы хастаханәдә протез аяк белән бии. (AFP/Wakil Kohsar)
18/35 Атыш вакытында яраланып уң аяксыз калган биш яшьлек әфган малае Әхмәт Сәет Рахман 7 майда Кабулдагы хастаханәдә протез аяк белән бии. (AFP/Wakil Kohsar)
14 майда Франциядә 72нче Канн кино фестивале ачылышында киелгән күлмәк. (Reuters/Regis Duvignau)
19/35 14 майда Франциядә 72нче Канн кино фестивале ачылышында киелгән күлмәк. (Reuters/Regis Duvignau)
26 майда Сүриянең Идлиб виләятендәге Маарит ән-Номан шәһәрендә Сүрия хөкүмәте көчләре белән аларның беректәшләре һава һөҗүменнән соң бер кеше яраланган малайны коткара. (AFP/Abdulaziz Ketaz) 
20/35 26 майда Сүриянең Идлиб виләятендәге Маарит ән-Номан шәһәрендә Сүрия хөкүмәте көчләре белән аларның беректәшләре һава һөҗүменнән соң бер кеше яраланган малайны коткара. (AFP/Abdulaziz Ketaz) 
27 майда Русиянең Иркутски өлкәсендә урман янгыны Мелничная Пад авылына якынлаша. Волонтерлар янгынны туктатып андагы балалар аланын уттан саклап калды. (TASS/Kirill Shipitsin)
21/35 27 майда Русиянең Иркутски өлкәсендә урман янгыны Мелничная Пад авылына якынлаша. Волонтерлар янгынны туктатып андагы балалар аланын уттан саклап калды. (TASS/Kirill Shipitsin)
22 июньдә Романия башкаласы Бухарестта узган гей-парадта катнашучы хатын-кыз. (AP/Vadim Ghirda)
22/35 22 июньдә Романия башкаласы Бухарестта узган гей-парадта катнашучы хатын-кыз. (AP/Vadim Ghirda)
1 июльдә АКШның Вашингтон штатындагы Сеатл шәһәре һава аланында тупланган Boeing 737 MAX очкычлары. Ике очкыч һәлакәтеннән соң авиация җитәкчелеге очкычтагы дизайн җитешсезлеге сәбәп булган дип әлеге очкычлар очышын тыйды. (Reuters/Lindsey Wasson)
23/35 1 июльдә АКШның Вашингтон штатындагы Сеатл шәһәре һава аланында тупланган Boeing 737 MAX очкычлары. Ике очкыч һәлакәтеннән соң авиация җитәкчелеге очкычтагы дизайн җитешсезлеге сәбәп булган дип әлеге очкычлар очышын тыйды. (Reuters/Lindsey Wasson)
27 июльдә Мәскәүдә шәһәр думасы сайлавында хакимияттән бәйсез намзәтләрнең катнаштырылмавына ризасызлык белдерүчеләр җыенында полиция Борис Канторовичны тоткарлаганда аның йөргән кызы Инга Кудрачева егетне коткарып калырга тырыша. (AP Photo/Denis Sinyakov)
24/35 27 июльдә Мәскәүдә шәһәр думасы сайлавында хакимияттән бәйсез намзәтләрнең катнаштырылмавына ризасызлык белдерүчеләр җыенында полиция Борис Канторовичны тоткарлаганда аның йөргән кызы Инга Кудрачева егетне коткарып калырга тырыша. (AP Photo/Denis Sinyakov)
16 октябрьдә Сүриянең Төркия чигенә якындагы Тал Тамр көрд шәһәре янында бер хатын юл буенда тора. Чик буендагы көрдләргә һөҗүм итүче Төркия очкычлары начаррак күренсен өчен төтен белән комачауларга булдылар. (AFP/Delil Souleiman)
25/35 16 октябрьдә Сүриянең Төркия чигенә якындагы Тал Тамр көрд шәһәре янында бер хатын юл буенда тора. Чик буендагы көрдләргә һөҗүм итүче Төркия очкычлары начаррак күренсен өчен төтен белән комачауларга булдылар. (AFP/Delil Souleiman)
3 ноябрьдә Дәһлидә Ямуна елгасында һинд хатыннары Чһатһ Пуҗа бәйрәмендә гыйбадәт кыла. (Reuters/Adnan Abidi)
26/35 3 ноябрьдә Дәһлидә Ямуна елгасында һинд хатыннары Чһатһ Пуҗа бәйрәмендә гыйбадәт кыла. (Reuters/Adnan Abidi)
АКШның Калифорния штатындагы Сан-Франциско шәһәрендә диварда Швециянең экология активисты, яшүсмер Грета Тунберг сурәте. 12 ноябрьдә фотога төшерелгән бу сурәтне диварга Аргентина рәссамы Андрес Иглесиас ясаган. (EPA-EFE/John G. Mabanglo)
27/35 АКШның Калифорния штатындагы Сан-Франциско шәһәрендә диварда Швециянең экология активисты, яшүсмер Грета Тунберг сурәте. 12 ноябрьдә фотога төшерелгән бу сурәтне диварга Аргентина рәссамы Андрес Иглесиас ясаган. (EPA-EFE/John G. Mabanglo)
18 ноябрьдә Һонг Конгтагы политехник университет янында полиция демократия яклы демонстрациячеләр белән бәрелеш вакытында аларның кулчатырларын таптый. (EPA-EFE/Fazry Ismail)
28/35 18 ноябрьдә Һонг Конгтагы политехник университет янында полиция демократия яклы демонстрациячеләр белән бәрелеш вакытында аларның кулчатырларын таптый. (EPA-EFE/Fazry Ismail)
18 ноябрьдә Грузия башкаласы Тбилисида полиция хакимияткә каршы демонстрациячеләрне тарату өчен су сиптергечләр куллана. (Reuters/Irakli Gedenidze)
29/35 18 ноябрьдә Грузия башкаласы Тбилисида полиция хакимияткә каршы демонстрациячеләрне тарату өчен су сиптергечләр куллана. (Reuters/Irakli Gedenidze)
Иранда бензин бәяләре күтәрелүгә протестлар вакытында Шәһрияр шәһәрендә яндырылган Мелат Банк яныннан 20 ноябрьдә хатын-кызлар узып бара. Ноябрь башында машина ягылыгы кимендә 50 процентка күтәрелү сәбәпле илнең күп кенә шәһәрләрендә протест чаралары узды. (EPA-EFE/Abedin Taherkenareh)
30/35 Иранда бензин бәяләре күтәрелүгә протестлар вакытында Шәһрияр шәһәрендә яндырылган Мелат Банк яныннан 20 ноябрьдә хатын-кызлар узып бара. Ноябрь башында машина ягылыгы кимендә 50 процентка күтәрелү сәбәпле илнең күп кенә шәһәрләрендә протест чаралары узды. (EPA-EFE/Abedin Taherkenareh)
28 ноябрьдә Гыйрак башкаласы Багдадта протест белдерүчеләр иминлек көчләре белән бәрелештә яраланган кешене ашыгыч ярдәмгә алып бара. Активистлар ил җитәкчелеген коррупциядә һәм дәүләт эшләренә Иранның тыкшынуы артуга юл куюда гаепләгәннән соң башкалада һәм күпчелекне шыгыйлар тәшкил иткән көньяк төбәкләрдә протест чаралары башланды. (AP/Khalid Mohammed) 
31/35 28 ноябрьдә Гыйрак башкаласы Багдадта протест белдерүчеләр иминлек көчләре белән бәрелештә яраланган кешене ашыгыч ярдәмгә алып бара. Активистлар ил җитәкчелеген коррупциядә һәм дәүләт эшләренә Иранның тыкшынуы артуга юл куюда гаепләгәннән соң башкалада һәм күпчелекне шыгыйлар тәшкил иткән көньяк төбәкләрдә протест чаралары башланды. (AP/Khalid Mohammed) 
13 ноябрьдә Боливиянең Ла-Пас шәһәрендә полиция элекке президент Эво Моралес тарафдарларын һәм илдәге сәяси вазгыятькә протест белдерүчеләрне тарату өчен күз яшьләндерү газы куллана. (AFP/Ronaldo Schemidt)
32/35 13 ноябрьдә Боливиянең Ла-Пас шәһәрендә полиция элекке президент Эво Моралес тарафдарларын һәм илдәге сәяси вазгыятькә протест белдерүчеләрне тарату өчен күз яшьләндерү газы куллана. (AFP/Ronaldo Schemidt)
19 ноябрьдә Украинаның көнчыгышында Русия яклы фетнәчеләр Петровское авылы янындагы кырны җир миналарыннан арындыра. (Reuters/Alexander Ermochenko)
33/35 19 ноябрьдә Украинаның көнчыгышында Русия яклы фетнәчеләр Петровское авылы янындагы кырны җир миналарыннан арындыра. (Reuters/Alexander Ermochenko)
2 декабрьдә АКШ Вәкилләр пулаты президент Дональд Трампка импичмент белдерү мәсьәләсен караганда Трамп Ак Йорт янында журналистлар белән очраша. (Reuters/Tom Brenner)
34/35 2 декабрьдә АКШ Вәкилләр пулаты президент Дональд Трампка импичмент белдерү мәсьәләсен караганда Трамп Ак Йорт янында журналистлар белән очраша. (Reuters/Tom Brenner)
Русия президенты Владимир Путин (уңда), Франция президенты Эммануэл Макрон (уртада) һәм Украина президенты Владимир Зеленский 9 декабрьдә Париждагы Елисей сараенда очраша. Бу Украинаның көнчыгышындагы Донбасста Русия яклы фетнәчеләр белән биш ел дәвам иткән сугышны туктату максатында Путин белән Зеленскийның беренче очрашуы булды. (Pool via AP/Christophe Petit Tesson)
35/35 Русия президенты Владимир Путин (уңда), Франция президенты Эммануэл Макрон (уртада) һәм Украина президенты Владимир Зеленский 9 декабрьдә Париждагы Елисей сараенда очраша. Бу Украинаның көнчыгышындагы Донбасста Русия яклы фетнәчеләр белән биш ел дәвам иткән сугышны туктату максатында Путин белән Зеленскийның беренче очрашуы булды. (Pool via AP/Christophe Petit Tesson)
Previous slide
Next slide

Ел башында православ чиркәвенә авырга төште. Ул бүленде. Кайбер православ дини оешмалары каршылык белдерүгә карамастан, дөнья православлары патриархы Варфоломей Украинаның православ чиркәвенә автокефалия хокукын бирде. Русиянең православ руханилары сер бирмәскә тырышты, әмма белгечләр моны урыс чиркәвенең дөнья җәмәгатьчелеге каршында абруе төште дип бәяләде.

Хакимиятләр алмашыну

2019 ел кайбер "мәңгелек" хакимнәрнең алышынуы белән дә тарихка кереп калачак: Бразилия, Швейцария, Мадагаскар, Сальвадорда яңа президентлар сайланды, Малайзиядә хакимияткә яңа патша килде, Конго республикасында соңгы 18 елда беренче тапкыр, Казакъстанда ил бәйсезлек алганнан бирле беренче тапкыр президент алышынды.

Словакия тарихында беренче тапкыр президент итеп хатын-кыз сайланды, ә Финляндиядә хөкүмәт башына яшь ханым килде.

Венесуэла президентының хакимиятне бирергә теләмәве илдә сәяси киеренкелек тудырды. Суданда 30 ел буе идарә иткән президент хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә кулга алынып, хакимияттән читләштерелде. Перуның элекке президенты полиция кулга алыр алдыннан үзенә кул салды. Украинада майда узган президент сайлауда комик актер Владимир Зеленский җиңү яулады.

Британиянең Европа берлегеннән чыгуы турында килешүе кабул ителмәү сәбәпле, илнең премьер-министры Тереза Мэй вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды, аңа алмашка килгән Борис Джонсонга да бу килешүне кабул итү вакытын берничә тапкыр күчерергә туры килде. Brexit мәсьәләсен хәл итү 2020 елның 31 гыйнварына күчерелде.

Фаҗигаләр

Март аенда Яңа Зеландиянең Әл Нур мәчетендә җомга намазы вакытында террор гамәле нәтиҗәсендә 50 кеше һәлак булды, 50гә якын кеше яраланды. Һөҗүм итүче GoPro камерасы аша мәчеттәге атышны Facebook челтәренә җанлы эфирга чыгарып барды, һөҗүмнең сәбәбе итеп Европага мөселманнарның миграциясен атады. Яңа Зеландия бу терактны ил тарихында иң караңгы көннәрнең берсе дип атады.

Шри-Ланкада католикларның Пасха бәйрәме вакытында террор гамәлләре булды – илнең төрле почмакларында 8 шартлау яңгырады, 250дән артык кешенең гомере өзелде, 500 кеше җәрәхәтләнде.

Апрель аенда Парижда атаклы Нотр-Дамм бинасында янгын чыкты, тарихи гыйбадәтне 12 сәгать сүндерделәр. Янгын үтеп ярты көн узганчы, соборны төзекләндерү фондына төрле эшмәкәрләр, меценатлар һәм төбәкләрдән 600 млн евро акча җыелды.

Мәскәүдән Мурманскига юнәлгән Sukhoi Superjet 100 очкычы Шереметьевога каза хәлендә төшеп утырды һәм аңа ут капты. 41 кеше һәлак булды. Change.org-та чыккан петиция 20 сәгатьтән азрак вакыт эчендә 50 меңнән артык имза җыйды, халык бу очкычны җитештерүне туктатуны таләп итте.

"Мәскәү эше​"

2019 елның җәе протестлар җәе буларак истә калачак.

Грузиядә Русия депутаты кыланышы халыкта ризасызлык уятты, илнең премьер-министры Ираклий Кобахидзе урыныннан китәргә мәҗбүр булды. Русия үч итеп Грузиягә туры очышларны туктатты.

Һонконгта озак вакытка сузылган урам каршылыклары һәм эш ташлаулар башланды. Русиядә Мәскәү думасына узмаган депутатларны яклап митинглар узды – бу митинглар "Мәскәү эше" дип аталган кулга алулар дулкынына сәбәп булды.

Экология протестлары

2019 елның иң зур экологик казасы дип Себер урманнары януын атарга була. Социаль челтәрләрдә хакимиятнең янгыннарга каршы берни эшләргә теләмәве тәнкыйтьләнде. Шулай ук экоактивистлар быел Шиеста тупланды. Шиес янындагы чүплекләргә каршы протест хәрәкәте әлегә җиңде – хакимият чигенде, Мәскәү чүбе анда җиберелмәячәге турында әйтелде.

Екатеринбурда да чиркәү төзелешенә каршы чыгучылар шәһәрнең бакчасын яклауда тупланды. Бу мәсьәлә белән Русия президентының үзенә шөгыльләнергә туры килде. Татарстанда да тыныч булмады, Осиново бистәсе халкы чүп яндыру заводын төзүгә каршы чыкты, чатыр шәһәрчеген куып таратырга ОМОН һәм Росгвардия чакырылды, ә Башкортстанда шиханнарны яклау хәрәкәте дәвам итә.

Күренекле экоактивист – БМО утырышында дәүләт җитәкчеләрен гаепләп чыгыш ясаган 16 яшьлек Грета Тунберг экологияне яклаучылар хәрәкәтенең символына әверелде. Сәяси лидерлар Грета яклы һәм аңа каршы булган ике лагерьга бүленде.

Кытай репрессияләре ​

Кытайның уйгур милләтле ватандашларына каршы репрессия ысуллары куллануын АКШ, Европа берлеге тәнкыйтьләп чыкты. Моңа кадәр Берләшкән милләтләр оешмасының 22 иле Кытай хакимиятен уйгурларга һәм мөселманнарга каршы репрессияләрне туктатырга чакырды. Кытай исә мөселман халыкларны эзәрлекләү сәясәте алып баруын инкарь итә. Татарстанда укучы Кытай студентлары – Шәһрият һәм Шәһризат Шәүкәтләргә депортация яный, алар ватаннарында "тәрбия лагерьлары"на эләгүдән яки үтерелүдән курка, Русия мәхкәмәләре егетләрне ватаннарына кайтаруда куркыныч булуын танырга теләми.

Импичмент

Ел азагында АКШ президентына импичмент игълан итү процессы башланды. Дональд Трампның Украина президенты Владимир Зеленский белән телефон әңгәмәсенә нигезләнгән гаепләүгә карата Конгрессның Вәкилләр палатасы уңай тавыш бирде – хәзер Трамп тарихта импичмент игълан ителгән өч президент исемлегенә керә. Соңгы сүзне Сенат әйтергә тиеш, Сенатта тавыш бирү көне әлегә игълан ителмәде.

Кеше хокуклары

Быел Русия кануннарны кырыслату ягыннан да истә калачак. Җәйге протестлардан соң берничә елга хөкемнәр чыгару белән берәттән Русиянең Югары мәхкәмәсе юстиция министрлыгы мөрәҗәгате нигезендә Лев Пономарев җитәкләгән "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте юк ителә. 1 ноябрьдә Русиядә суверен интернет турындагы канун гамәлгә керде.

Русия думасы физик затларны да "ят агент" дип тану турында канун кабул итте.

2019 елда Русиядәге нахакка гаепләнеп төрмәләргә утыртылганнарның әниләре берләшә, сәяси тоткыннарның аналары хәрәкәте барлыкка килә – Русиядә рәсми рәвештә сәяси тоткыннар булуы танылмаса да, "Новое величие", "Сеть", "Хизб ут-Тәхрир", "Мәскәү эше" кебек эшләр нигезендә гаепләнүчеләрнең аналары бу кулга алуларны репрессия дип атый һәм 2019 елның азагында алар күп төрле пикетларга, урам җыеннарына чыкты, түгәрәк өстәлләр, ярминкәләр оештырды, берничәсе ачлык та игълан итте.

Шулай ук киң яңгырашлы эшләрнең берсе – имам Мәхмүт Вәлитовның, Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгы Абдусамад Гамидов һәм аның урынбасары Раюдир Йосыповның адвокаты Дагир Хасавовның кулга алынуы. Дагир Хасавовны шаһитларга басым ясауда гаеплиләр, аның эшчәнлеге белән таныш кешеләр кулга алыну сәбәбен Хасавовның башлыча нахакка гаепләнгән мөселманнарны яклау эше белән шөгыльләнүендә күрә, Хасавовны егермедән артык адвокат яклый.

Русия халкы, бигрәк тә православ чиркәве, гаиләдә көч куллану турындагы канун өлгесенә каршы чыгышлар ясады: чиркәүләрдә бу канунны кабул итүгә каршы гыйбадәтләр оештырды, канун авторлары үзләренә басым ясалуга зарланды. Бу канунга карата Мәскәү мөфтие дә үзе фикерен белдерде.

Ел азагында WADAның Русия спортчыларын дүрт елга халыкара бәйгеләрдән читләштерүе мәгълүм булды.

This item is part of
XS
SM
MD
LG