Accessibility links

2022 елда милли хәрәкәт: Репрессия. Качу. Бәйсезлек идеясе


Русиядәге халыкларның бәйсезлеген таләп итеп Прагада узган чара, 24 июль 2022

Узып баручы ел Русиядәге милли хәрәкәт өчен ничек истә калачак? Азатлык татар, башкорт, кавказ милли хәрәкәт вәкилләре белән сөйләшеп, елга нәтиҗә ясады. Алар 2022 елда басымның көчәюен белдерсә дә, уңай күренешләр булуын да әйтә.

2022 ел Русия халыклары милли хәрәкәтләре өчен авыр һәм болгавыр чор булып истә калачак. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң дәүләтнең эчке сәясәте кискенләште. Милли хәрәкәт вәкилләренә басым башланды, репрессия машинасы куәтен арттырды. Нәтиҗәдә, активистларның бер өлеше чит илгә качарга мәҗбүр булды. Татарстанның мөстәкыйльлеген 1989 елдан бирле яклаган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) эшчәнлеге мәхкәмә тарафыннан тыелды. Шул ук вакытта милли хәрәкәт вәкилләре чит илдә оешып, халыкара оешмалар белән эшләргә кереште. Республикаларның бәйсезлеге турында сүзләр ешрак ишетелә башлады.

Азатлык татар, башкорт, кавказ милли хәрәкәт вәкилләре белән сөйләшеп, елга нәтиҗә ясады. Алар 2022 елда басымның көчәюен белдерсә дә, уңай күренешләр булуын да әйтә.

Татар милли хәрәкәте: "Милли хәрәкәтне бетерделәр"

Татарстанда куәт оешмалары республиканың хокукларын яклаган төп сәяси көчне – ТИҮне тыйды. 10 июньдә, Татарстан Югары мәхкәмәсе үзәкне "экстремистик оешма буларак" ликвидацияләргә дигән карар кабул итте. Аңа кадәр сәяси эзәрлекләнүдән качып, ТИҮнең рәисе Фәрит Зәкиев Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булды.

Моннан тыш, активистларга ел дәвамында төрле күләмдә штрафлар салып тордылар. ТИҮ 250 мең сумлык җәзага тартылды. Федераль бюджет хисабына мәхкәмә соравы белән ясатылган экспертиза хакын – 858 мең 734 сумны да ТИҮгә аударып калдырдылар.

Бер яктан, штрафлар салынып торды, икенче яктан, Татарстанда ТИҮне дә җирләп куйдылар. Шулай да оешма үз эшчәнлеген туктатмады. Ул хәзер чит илдә үз эшен алып бара, ди үзәкнең рәисе Фәрит Зәкиев.

Ясалма федерация эчендә халыкны да, телне дә, дәүләтчелекне дә саклап кала алмыйбыз

"Милли хәрәкәт бетте дип әйтеп булмый, киресенчә, без яңа баскычка күчтек. Моңа кадәр Русия Конституциясе нигезендә эшләдек. Без шулай халыкны, телне саклап калып була дип саный идек. Бу сугыш барлык әйберне үзгәртте. ТИҮ Татарстанда ябылды, ул үзенең эшен башка илләргә күчерде. Хәзер безнең бурыч – бәйсез дәүләт төзү. Узып баручы ел күрсәтте ки, ясалма федерация эчендә халыкны да, телне дә, дәүләтчелекне дә саклап кала алмыйбыз. Шуңа күрә бурыч катлауланды, әмма бу бөек максат булып тора", диде ул Азатлыккка.

Зәкиев сүзләренчә, Русиядә ТИҮнең ябылуыннан соң Татарстанда рәсми рәвештә эшләгән милли хәрәкәт калмады.

"Татарстанда хәзер көрәшерлек көч бар дип әйтә алмыйм. Булса да, әйтмәс идем. Бәлки, җыелалардыр. Шулай да рәсми оешма юк", ди ул.

Британиядә сыену алган татар милли хәрәкәте вәкиле Рәфис Кашапов быел Татарстанда милли хәрәкәтне юкка чыгару эше алып барылды дип саный.

"Татар милли хәрәкәте өчен бик авыр ел булды. Татарстан гына түгел, Башкортстан, Идел-Урал милли оешма җитәкчеләренә читкә китәргә туры килде. Киләсе ел тагын да авыррак булыр, репрессия машинасы көчлерәк эшләр дип уйлыйм.

Кайбер активистлар ярты ел өйләренә кайтмыйча, туган-тумачаларында кунып яшәргә мәҗбүр

Бер ун көн элек мин Казан, Чаллы һәм Уфа милли хәрәкәт активистлары белән сөйләштем. Аеруча, ТИҮнең Казандагы әгъзаларына нык басым бара. Кайбер активистлар ярты ел өйләренә кайтмыйча, туган-тумачаларында кунып яшәргә мәҗбүр. Уйлап карасаң, Сталин чорындагы репрессияләргә якынлаштык. Әле күпләп кешеләрне җыештырып алып китмиләр. Җинаять эшләре ачып, штрафларга тартып Татарстанда милли хәрәкәтне бетерделәр дип әйтергә була. Мәскәүдәге татар оешмалары Путинны яклап, Украинага каршы чыктылар. Бу татар оешмаларына көчле басым баруын күрсәтә", диде ул.

Шул ук вакытта Рәфис Кашапов татар милли хәрәкәтенең чит илдә эшчәнлеге көчәйде ди. Ул быел Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан оешкан Азат милләтләр лигасында актив катнаша.

"Без үз фикерләребезне интернет аша җиткерә алабыз. "Иттифак", Милли Мәҗлес, ТИҮ, "Азатлык" хәрәкәтендә йөргән берничә активист ябык төркемнәр булдырды. Алар Татарстандагы татарлар белән эш алып бара. Шул ук эшне чит илдә, Русия төбәкләрендә башкаралар. Онлайн рәвештә милләттәшләр белән эшлибез, татарга юл күрсәтәбез", ди ул. 2018 елда оешкан "Азат Идел-Урал" хәрәкәте дә активлашты. Татар Конгрессы корылтаенда сугышны хуплаучы татарларның кара исемлеген булдырды. Соңрак аны Украинага тапшырды. Моннан тыш, 9 ноябрьдә Украина Югары Радасына Татарстан бәйсезлеген тану турында карар өлгесе кертелүендә дә башлыча мөһаҗирлектәге татар активистлары тора.

"Без, мөһаҗирлектәге татарлар төрки дөнья белән эш алып барабыз. Кемдер Америкада, Төркия, Польша, Норвегия, Нидерланд, Германия, Франция – дөнья буйлап чәчелгән татарлар төрки халык вәкилләренә, Европага, Украина һәм Беларуска, Кавказ халыкларына үтеп керәбез. Бергә уртак чараларда катнашып, үзебезнең Татарстан мәнфәгатен кайгыртабыз. Бу безгә көч бирә", диде ул.

Башкорт милли хәрәкәте: "Төп тактика – яшертен эшләү"

Башкортстанда башкорт милли хәрәкәт вәкилләре ел дәвамында эзәрлекләнде. Бу 2020 елда башланган "Башкорт" оешмасының тыелуы белән башланган чараларның дәвамы. Быел эзәрлекләүләр "Кырмыскалы эше" кысаларында алып барылды. Активистларга басым тагын да артты.

Узган ел Русиядән китеп Литвада яшәүче Азат милләтләр лигасы лидеры Руслан Габбасовка быел экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды.

Уфадагы мәхкәмә милли хәрәкәт вәкиле Фаил Алсыновка мобилизациягә каршы мөрәҗәгать белән чыккан өчен 10 мең сум күләмендә штраф һәм бер ел интернетта бу темага язуны тыю карары чыгарды.

Башкортстанда милли хәрәкәт ачыктан-ачык көрәш алып барудан туктады, төп тактика – яшертен рәвештә эшләү, ди Габбасов.

"Кырмыскалы эше" 2020 елдан бирле бара. Алар бу эшне туктатырга җыенмый. Аны ахыргача утыртулар белән тәмамларга телиләр. Үз вакытында Радий Хәбиров "Башкорт" оешмасы активистларына "рәхимсез булачакмын" дип белдерсә дә, моның белән генә милли хәрәкәтне юк итү мөмкин түгел.

Һәркем империягә нокта куелачагын сизә. Шул вакытта уртак көч белән эш итәргә кирәк булачак

Бүген яшьләр арасында эш алып баруның мәгънәсе юк. Хәзер теләсә-кайсы оппозицион эш, фикер белдерүләр шундук туктатыла, штрафка тартыла. Шуның белән син сугышка ярдәм итәсең дигән сүз. Сине һәрвакыт күзәтеп тора башлыйлар. Безнең тактика – яшертен, "идән астыннан" эшләү. Бу безгә көчне сакларга булышачак. Инде һәркем империягә нокта куелачагын сизә. Менә шул вакытта уртак көч белән эш итәргә кирәк булачак.

Бүген республикада "Башкортстан патриотлары" оешмасы эшли. Анда нигездә аксакаллар, шул исәптән "Башкорт"тан аксакаллар утыра. Алар кайвакыт белдерүләр белән чыга, тәнкыйть итә, әмма ачыктан-ачык көрәшми. Төп эшчәнлек Башкортстаннан чит илгә күчте. Без республика, башкорт халкы проблемнары турында ачыктан-ачык сөйлибез.

Милли хәрәкәтләр бетте дип әйтү дөрес түгел. Вакыты җиткәч, алар баш күтәрәчәк

Күптән түгел "Кырмыскалы эше" нигезендә гаепләнүчеләргә соңгы сүз әйтергә бирелде. Мәхкәмәгә йөзләп яшьләр килде. Бу да үзебезнекеләрне ташламавыбызның бер күрсәткече. Безнең көч бар. 28 декабрьдә хөкем карары чыгачак көнне халык тагын да күбрәк булыр дип уйлыйм. Шулай да акция оештырудан баш тарттык. Хәзер репрессив машина шул кадәр көчәйде. Урамга чыксак, егетләрне утыртачаклар. Дагыстан шуны күрсәтте, мобилизациягә каршы чыккан егетләрне утырттылар, штрафка тарттылар, куып тараттылар. Шуңа да протест булса, ул беренче һәм соңгы тапкыр булырга тиеш. Бу бүген мөмкин эш түгел, чөнки режим көчле әле. Милли хәрәкәтләр бетте дип әйтү дөрес түгел. Вакыты җиткәч, алар баш күтәрәчәк", диде ул Азатлыкка.

Габбасов башкорт милли хәрәкәтенең дистәләгән активисты чит илгә китәргә мәҗбүр булуын әйтте. "Бу хәрәкәт вәкилләренең бик аз өлеше. Калганы өйдә, Ватанында яши", ди ул.

Кавказ милли хәрәкәте: "Бәйсезлек үзаңы уянды"

30 октябрь Төркиядә "Азат Русия өчен" хәрәкәте оешты. Хәрәкәтнең рәисе итеп чечен активисты, Ичкерия хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Руслан Кутаев, аның урыбасары итеп сәясәт белгече Руслан Айсин сайланды.

2022 елда милли хәрәкәт өчен уңай яклар да булды ди Кутаев. Ул Азатлыкка сөйләвенчә, мөһаҗирлектә активистлар оеша алды һәм халыкта дәүләтчелек үзаңы уянды.

Мондый милли үзаң күтәрелүенең күптән күзәтелгәне юк иде

"Бу бик яхшы ел булмаса да, чит илдә – Прагада, Варшауда һәм Европаның башка шәһәрләрендә милли хәрәкәт вәкилләре җыелып фикер алышты, милли бәйсезлек турында чаралар үткәрә башлады. Моны яхшы билге дип әйтергә кирәк. Мондый милли үзаң күтәрелүенең күптән күзәтелгәне юк иде.

1917-18 елларда да Русия империясе I дөнья сугышында җиңелеп, көчсезләнеп таркалганнан соң халыкларда милли үзаң ниндидер оешма буларак оеша башлый. 1918 елда Кавказ республикасы (Горская республика) булдырылды. Мондый оешу Русия империясенең башка урыннарында да күзәтелде. Менә хәзер йөз елдан соң Путин Русиясе дә үзенең бушлык булуын күрсәтә. Хәзер бу фикер башка кешеләргә барып ирешә башлады. Украинадагы сугыш Русиянең булдыксыз икәнен бәян итте.

Татарстан Дәүләт шурасының соңгы утырышы да республикада милли үзаң булуын дәлилли. Мәскәү Кирмәненең нинди басымыннан соң гына алар президент атамасыннан баш тартты. Хакимият турыдан-туры басым ясый алмый башлаганнан соң, халыкларда милли үзаң уяна. Узып баручы елга нәтиҗә ясап, хәзер шундый мөмкинлек туды дип әйтәсем килә", диде ул.

Хәзер үз дәүләтеңне төзүгә юл ачылачак

Аның сүзләренчә, Чечняда да халыкта бәйсезлек турында уйлана башлаган. "Урамга чыгу булмаса да", иҗтимагый фикер дәрәҗәсендә үсеш бар ди ул. Моннан тыш, Украина Югары Радасы Ичкерия Чечня республикасын Русия вакытлыча басып алган җир дип таныды.

"Чечня республикасы һәм чеченнар алгы рәттә тора. Алар Русия оккупациясендә калган үз дәүләте барлыгын аңлый. 3-5 проценты гына Мәскәү белән килешү төзеп эш итә. Халык нигездә үзгәрешләр көтә. Чеченнарга җиңелрәк була, чөнки аларның сөргендәге хөкүмәте булды. Бүген чеченнар белән татарны гына паралель китерергә мөмкин. Чөнки татардагы үзаң башка халыкларга караганда көчлерәк. Гәрчә, татар үз дәүләте турында игълан итмәсә дә. Сугышка кадәр бу фикер тирәнгә яшерелгән иде. Хәзер үз дәүләтеңне төзүгә юл ачылачак", ди ул.

Белешмә: "Азат милләтләр лигасы"

Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

Белешмә: "Азат Русия өчен" хәрәкәте

"Азат Русия өчен" хәрәкәте —Русиядә халыкларга үзбилгеләнү хокукы бирү, милли республикаларны яңадан кору, чын федерализм булдыру максаты белән оешкан хәрәкәт. Оештыру җыены 2022 елның 30 октябрендә Истанбулда үтте. Анда чечен, татар, украин, урыс, кырымтатар, чиркәс, дагыстан, кыргыз халкы вәкилләре, Төркиядәге элекке мөһаҗирләр, барлыгы 60лап кеше катнашты. Хәрәкәтнең рәисе итеп чечен активисты, Ичкерия хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Руслан Кутаев, аның урыбасары итеп сәясәт белгече Руслан Айсин сайланды.

Белешмә: "Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

2022 нәтиҗәләре

XS
SM
MD
LG