Accessibility links

Мәктәптә атыш, ТИҮ язмышы, Гафуров... 2021нең гаугалы вакыйгалары


Казанда Навальныйны яклаучыларга каршы чыгарылган ОМОН хезмәткәрләре, 21 апрель 2021
Казанда Навальныйны яклаучыларга каршы чыгарылган ОМОН хезмәткәрләре, 21 апрель 2021

2021 ел төрле вакыйгалар белән истә калачак. Алар арасында күңелсезләре, кызганыч, күбрәк. Үлемнәр дә артты. Тәмамланып килүче елда Татарстан һәм Русия җәмәгатьчелеген шаккатырган вакыйгаларны барлыйбыз һәм аларга белгечләр фикерләрен тәкъдим итәбез.

Навальныйның Русиягә кайтуы һәм аны яклау митинглары

Русия сәясәтендә 2020 ел оппозиция җитәкчеләренең берсе Алексей Навальныйны агулау һәм аның Германиядә дәвалануы белән истә калса, 2021 ел башында сәясәтченең Русиягә кайтуы, аны кулга алу һәм аннан соң оештырылган митинглар шаулады. 2020 ел азагында Навальный башта "Мин үземне үтерүчегә шалтыраттым. Ул гаебен таныды" видеосы белән "бомба" шартлатты, 2021 елның гыйнварында интернетны "Путин сарае" видеосы яулап алды. Анда зур акчага төзелгән Русия президентының ихтимал сарае тасвирлана. Видео Ютубта 120 миллион тапкыр каралган, бу – платформада күңел ачу темасына булмаган елның иң популяр видеоязма.

Алексей Навальный очкычта Мәскәүгә кайта, 17 гыйнвар 2021
Алексей Навальный очкычта Мәскәүгә кайта, 17 гыйнвар 2021

Навальный гыйнвар аенда Русиягә кайтты. Бу көтелмәгән адым булды Аны Мәскәүнең һава аланында ук кулга алдылар, агулаудан соң кома хәлендә Германиягә алып кителгән сәясәтчене 2014 ел эше нигезендәге шартлы җәза таләбен үтәү тәртибен бозуда гаепләделәр. Навальный үз тарафдарларын протест чарасына чыгарга өндәде. Нәтиҗәдә, сәясәтчене яклап, берничә тапкыр урам чарасы узды, иң күләмле протестлар 23 һәм 31 гыйнвар, 21 апрельдә узды.

Хакимият чараларны килештермәде, аларны булдырмас өчен күп көч куйды: протест лидерлары алдан кулга алынды, студентларга университеттан куылу белән янадылар, социаль челтәрләрне чарада катнашырга өндәүләрне бетерергә мәҗбүр иттеләр. Көчле басымга карамастан урам, чараларына Русиянең төрле шәһәрләренд дистәләрчә мең кеше чыкты (Навальный тарафдарлары 200-300 мең катнашучы турында хәбәр итте), протест чаралары полиция тарафыннан рәхимсез бастырылды, кайбер шәһәрләрдә протестчыларның полиция белән бәрелешләре булды, җинаять эшләре ачылды.

Протест чараралары Казан белән Уфада да узды. Моңарчы урамнарда зур протест чаралары киң үткәрелмәгән Казанда да Навальныйны яклап шактый кеше чыкты. Төрле чыганакларга күрә, ул протест чараларында берничә мең кеше катнашкан. Ә менә тоткарланучылар саны ягыннан Казан, Мәскәү һәм Петербурдан гына калышып, өченче урынга чыкты. 23 һәм 31 гыйнвар протест чараларында Казанда 573 кеше җәзага тартылган. Казан кирмәне янында яшьләрне карга яткырып салу фотосурәтләре исә бөтөн Русия буйлап таралды.

Уфада да протест чараларында берничә мең кеше катнашты. 31 гыйнвар чарасында 100ләп кеше тоткарланган. Уфа хакимияте ул чарада кешеләрнең санын киметү өчен актив тырышты, әйтик, күптөрле мәдәни һәм башка чаралар оештырды.

2 февраль көнне Мәскәү район мәхкәмәсе Навальныйның шартлы җәзасын 3.5 ел төрмә җәзасына алыштырды, сәясәтче төрмәгә утыртылды. Июньдә аның Корупциягә каршы көрәш фонды һәм төбәк штаблар оешмалары мәхкәмәдә экстремистик дип табылды һәм ябылды. Сәясәтченең күп тарафдары чит илгә качарга мәҗбүр булды, кайбер кешеләргә каршы җинаять эшләре ачылды. Навальный тарафдарлары моны Русия хакимиятенең чын опозициядән куркуы белән аңлата.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Навальныйның Русиягә кайтуы, аны яклап митинглар узуы бүгенге хәлне үзгәртмәде, әмма бу киләчәккә сәяси инвестиция була ала дип аңлата.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Оппозия лидерының Русиягә кайтуы гомум сәясәткә тәэсир ясады, әмма аны үзгәртә алмады. Навальныйның кайтуына хакимият, куәт оешмалары әзер иде, алар аңа кадәр сәяси активисларны, лидерларны — кемне куркытты, кемне кулга алды. Сүз әйтүче, үзләре артыннан ияртүчеләр калмады, — ди ул, — Протест чараларына чыгучылар — яшьләр, аларда сәяси тәҗрибә юк. Беларуста 500 меңләп кеше чыкты, әмма алар да бастырылды, җәмәгатьчелек куркытылды, репрессияләр артты, режим кырысланды. Әмма Навальный кайтам да, барысын да булдырам дигәнгә ышанмагандыр үзе дә. Бу — киләчәккә сәяси инвестиция. Ул әле сәяси тоткын буларак төрмәдә утыра. Нельсон Мандела 20 ел төрмәдә утырды, аннары лидер булып чыкты һәм президент булып сайланды.

Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип тану омтылышы

1988 елдан бирле эшләп килгән, актив милли оешма – Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистик оешма дип тану хәрәкәте башланды. ТИҮне экстремистлар дип атау эшенә ел башында ук керештеләр. Мондый теләп белән Татарстан прокуратурасы 15 гыйнварда Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде, мәхкәмәләр ел буе диярлек барды. 1990нчы еллар башында Татарстан суверенитетын яулауда иң зур роль уйнаган иҗтимагый оешманың эшчәнлеге хәзерге вакытта туктатылган.

Татар иҗтимагый үзәге: 1989–2021
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:26:48 0:00

ТИҮ ел дәвамында сәяси активлык күрсәтеп килде: республикада президент атамасын яклау, Хәтер көнен рәсмиләштерү мөрәҗәгате, пикетлар. Оешма җитәкчесе Фәрит Зәкиев хәтта Мәскәүгә барып, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның ТИҮ эшчәнлеген туктату турындагы карарын Русия баш прокуратурасына шикаять итте. ТИҮ эшчәнлеген туктату карары канунсыз ди ул.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев бу ел авыр, катлаулы булды һәм киләсе елда милли хәрәкәтне саклап калып булырмы дип борчыла.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

— Бу ел авыр булды, мәхкәмә артыннан мәхкәмә, безне көчсезләндерү, юк итүнең бер юлы. Репрессив машина каты эшли, ул берсен дә аямый. Безгә күп штрафлар салынды, аларны түләп бетереп булмый. Татарстанны яклаучы бердәнбер оешма бу, иң актив, шуңа да тешне кайрыйлар. Без моның белән берничек тә килешә алмыйбыз, — ди ул.

Казан мәктәбендәге атыш һәм корбаннар

11 май Татарстанда, Русиядә кара көн булды. 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның элек үзе укыган 175нче мәктәбендә атыш оештырды. Фаҗигадә тугыз кеше, алар арасында 7 бала һәлак булды, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күпләп үтерү турында җинаять эше ачылды. Башта үзен "илаһ" дип атаган егет соңрак күп кешене үтерү гаебен таныды һәм үкенүен белдерде. Психологик-психиатрия экспертизасы Галәвиевне үз акылында дип тапты.

Моңарчы мондый фаҗигаләрне күрмәгән Казан өчен бу елның иң гаугалы вакыйгасы булды. Бу һәм соңрак кайбер шәһәрләрдә кабатланган шундый вакыйгалар җәмгыятьтә янә мәктәпләр иминлеге, уку йортларында буллинг, балаларның бер-берен рәнҗетүе кебек мәсьәләләрне калкытты. Ил буйлап мәктәпләрдә иминлек чараларын күрә башладылар, ләкин психологлар белән эшләү, хәлләре авыррак булган гаилә балалары белән үтемлерәк эш алып бару, сыйныф җитәкчеләренең бюрократик мәшәкатьләрен киметеп, сыйныф һәм балалар белән күбрәк эшләү мөмкинлеген тудыру кебек, системлы һәм стратегик планнар ачык күренмәде.

Бу вакыйганы тикшерү эше дәвам итә, җинаять булдыруда мәктәп мөдире Әминә Вәлиева да гаепләнә. Әлегә мәхкәмәләр булмады.

Руслан Айсин Казандагы вакыйгалар Татарстанның имиджына начар тәэсир итте һәм федералларга татар теле, дин мәсьәләләре белән уйнарга мөмкинлек ачты дигән фикердә.

— Билгеле, бу вакыйгалар Татарстан өчен авыр сынау, федераль дәрәҗәгә күңелсез вакыйга белән чыгу — республика хакимияте өчен зур җитешсезлек, әмма моннан берсе дә азат түгел, теләсә кайда була ала, — ди ул. — Федераль медиа, Тикшерү комитеты ничек эшләве кызык иде, башта Илназ Гәләвиевтә Коръән табылды дип язылды, ягъни динне китереп кыстырырга теләделәр, димәк Татарстан — экстремитлар оясы дип күрсәтергә мөмкин. Соңгы хәбәр, имеш, Гәләвиев туганнарына татарча хат язарга тели, әмма аңа рөхсәт ителми. Менә монда татар телен кыстыру махсус ясала, димәк җинаятьтә гаепләнүче татар теле белән мавыга, аңардан татар милләтчесен ясарга тырышалар һәм башкалар. Негатив өстендә негатив, Татарстанның абруе нык какшады бу вакыйга белән.

Русиядә медиа чараларын һәм кешеләрне күпләп "ят агент" дип атау

Быел Русия бәйсез һәм тарафсыз иҗтимагый һәм медиа кырын "чистарту" эшен зур активлык белән дәвам итте. 2021 елга кадәр "ят агент" функциясен башкаручы медиа чаралары исемлегендә 12 оешма һәм 5 кеше булса, ел азагына таба аларның саны 100дән артты, исемлеккә физик затларны кертү эше активлашты.

Медиа чаралары арасыннан исемлеккә "Медуза", "Дождь", "The Insider" кебек танылган медиалар өстәлде. Кайбер медиа чаралары ябылырга яки эшләрен төптән үзгәртергә мәҗбүр булды, реклам табышыннан мәхрүм калды. Исемлеккә хәзер 67 физик зат та кертелгән, алар арасына "Idel.Реалии"ның өч хәзерге һәм бер элекке хәбәрчеләре дә бар. "Ят агент" булып танылган кешеләр юридик зат буларак теркәлергә, дәүләт алдында даими хисап тотарга, интернетта, социаль челтәрләрдә дә гел үзләрен "ят агент" дип тамгаларга тиеш. Бу журналистларның эшчәнлеген дә, яшәешен дә катлауландыра. Әлеге исемлектән юридик яктан чыгу практикасы юк, күпсанлы мәхкәмәләр дә бу исемлектән әлегә бер кешене дә чыгармады.

Руслан Айсин фикеренчә, репрессияләр, эчке һәм тышкы дошманнарны эзләү дәвам итәчәк.

— Русия Беларус юлыннан китте, алар да башка фикердә торучыларны дошман дип игълан итә һәм изә. Русия хакимияте дә репрессив машинаны куллана, чөнки курка. Аның позицияләре какшаган, социаль, икътисади хәлләр начар, алар җәмәгатьчелеккә эчке һәм тышкы "дошманнарны" табып, этләрне өстертү белән шөгыльләнә, — ди Айсин. — Ят агентлар исемлеге артачак кына, ят агентларга хокук яклаучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен, интернетта тәнкыйть язучыларны да кертәчәкләр. Иң кызыгы — Русия хакимияте Көнбатышка каршы сугыш алып бара, алар белән хезмәттәшлек алып баручыларны дошман дип игълан итә, әмма социологик тикшеренүләргә караганда, кешеләрнең яртысы Көнбатыш белән багланышларны булдыру, көчәйтү яклы. Хакимият тырышлыгы юкка чыга бара. димәк. Шуңа дәүләт куәт структураларына, бюрократиягә таяна, аларга хезмәт хакын күтәрә.

Казан университеты ректоры Илшат Гафуровны кулга алу

Ел азагында Казанда тагын бер гаугалы һәм көтелмәгән вакыйга булды: позицияләре шактый көчле дип саналган Казан федераль университеты ректоры, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илшат Гафуровны Мәскәүдән килгән куәт органнары вәкилләре тоткарлап, Мәскәүгә алып китте. Гафуровка "яллап кеше үтерү белән бәйле" маддә нигезендә җинаять эше ачылды, ул ике айга сак астына алынды. Әлегә университет ректоры вазифасын Дмитрий Таюрский үти.

Илшат Гафуров Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсендә, 22 декабрь, 2021
Илшат Гафуров Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсендә, 22 декабрь, 2021

Гафуровны гаепләүдә төп версия аның 1999 елда Алабуга шәһәр думасы депутаты, эшмәкәр Айдар Исрафиловның атып үтерелүендә катнашы булуы. Азатлык сораштырган белгечләр бу эшнең хәзер калкып чыгуы очраклы түгел дип саный. Әйтик, журналист Ирек Мортазин "Бу барлык Татарстан элитасына "тик кенә утырыгыз" дигән ишарә. Кирәк икән, һәркайсыгызга каршы нәрсәдер таба алабыз дигән сүз", дип саный.

Татар җәмәгатьчеле өчен исә Гафуровка төп дәгъва эреләндерү нәтиҗәсендә университетта татарлыкның бетүе. Ул университет белән идарә иткән вакыт эчендә Татар филологиясе һәм татар тарихы факультеты юкка чыгарылды, ул бары тик бүлек буларак кына эшен дәвам итте. Журналистика факультетында аерым татар журналистика кафедрасы да бетерелде, милли белгечләрне әзерләү эше авырлашты. Бу хәлләргә карамастан, Гафуров Татарстан хакимиятенә якын кеше, Татарстан элитасының бер вәкиле булып саналды.

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев бу хәлләр университетка, гыйльми өлкәгә кара тап булып ятты, дигән фикердә. Ул ректорны федераль үзәк билгеләнүе дәвам итсә, үзгәрешләр булмаячак, бары тик демократик сайлауларда кешеләр университет үсеше турындагы програм тәкъдим иткәндә генә, галимнәр тавыш бирсә генә, уңай нәтиҗәләргә ирешеп була, ди ул.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

— Илшат Гафуровның бүгенге халәте - барлык җәмгыять өчен кайгы. Әлегә мәхкәмә карар чыгармаган, Гафуров та, башка кешеләр дә куркыныч тудырмый икән, нигә аларны богауда, рәшәткә артында тотарга кирәк?!

Һаман да кешене тоткарлау кешелексез булып кала бирә. Киләчәк Русиясендә университетлар ирекле, ә җинаятьне ачыклау репрессив булмас дип ышанам, — ди Ясәвиев. — Гафуров урынына башкасын да куярга мөмкиннәр, аны Мәскәү хәл итә. Ул Гафуровтан яхшырак булачакмы? Берсе дә гарантия бирә алмый. Шуңа да ректор билгеләнәргә тиеш түгел, ул сайланырга тиеш. Һәр кеше бу вазифага килергә тели икән, университет үсеше програмын тәкъдим итәргә тиеш, голәмә шурасы, университетны гамәлгә куючылар сайлануы кирәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG