Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан: 2021 ел ничек истә калачак


Уфа каласы, 2021 ел ахыры

2021 елга нәтиҗә ясауны дәвам итеп, Азатлык узган ел Башкортстанда булган мөһим вакыйгаларны барлады.

Зур чаралар елы

2021 елда Башкортстанда халыкара, Русия һәм республика күләмендә зур чаралар узды, миллиардлы проектлар тормышка ашырылды, күләмле килешүләр төзелде.

Июнь башында Уфада VI Дөнья фольклориадасы узды. Анда 37 илдән килгән меңнән артык артист катнашты. Чара кысасында "Торатау" Конгресс-холлы артындагы амфитеатрда фольклориадада катнашучыларның әйлән-бәйләне узды. Кулга-кул тотынып узган әйлән-бәйләндә 57 ил вәкилләре – 2700дән артык кеше катнашып, ул Русия рекорды дип игълан ителде.

Уфадагы фольклориадада катнашучылар
Уфадагы фольклориадада катнашучылар

Авгутста Уфада яшь һөнәр ияләренең IX Русия WorldSkills чемпионаты узды.

1 ноябрь Уфада Агыйдел елгасы аша күпер ачылды. Аның озынлыгы 668 метр. Өч елга якын вакыт эчендә төзелгән күпер 3,5 миллиард сумга төште.

Ел ахырында Башкортстан зур килешүләр төзеде.

Декабрь башында республика башлыгы Радий Хәбиров Беларуста булып, Александр Лукашенка, эре тармак җитәкчеләре һәм татар-башкорт җәмәгатьчелеге белән очрашты. Әлеге сәфәрдә Башкортстан тарихында иң зур делегация – 53 ширкәт җитәкчесе катнашты. Очрашуда ике арадагы тауар әйләнешен 700 миллион долларга җиткерү бурычы куелды. Барлыгы 18 килешү төзелде. Минскида Башкортстан Конгресс-бюросының вәкиллеге ачылды. 2022 елдан Башкортстанда "Беларусь-2103" чылбырлы тракторларын җыю башланачак.

БЕЛЕШМӘ. Башкортстан Конгресс-бюросы — Башкортстанны ил эчендә һәм читтә таныту максаты белән төзелгән коммерциягә корылмаган автоном оешма.

Сентябрь аенда Башкортстан делегациясе Казакъстанга сәфәр кылып, Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев, хөкүмәт җитәкчесе Аскар Мамин һәм башка рәсми җитәкчеләр белән очрашты. Сәфәр барышындагы өч көндәге эшлекле кофе-брейк өчен генә дә Башкортстан казнасыннан 7,5 миллион сум акча түгелгән. Кичке ашларда 400 кеше катнашкан. Нур-Солтанда Башкортстан Конгресс-бюросының вәкиллеге ачылды.

15-18 декабрь Уфада узган Халыкара бизнес атналыгында Казакъстан премьер-министры Аскар Мамин катнашлыгында делегация катнашты. Аның кысасында Башкортстан һәм Казакъстан оешмалары хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Башкортстан белән Казакъстан арасындагы сәүдә әйләнеше 330 миллион долларга җитүе билгеләнде, бу күрсәткечне елына 1 миллиард долларга җиткерү бурычы куелды. Сәүдәдә хәләл ризыкларга да зур урын биреләчәк.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин бу сәфәрләргә уңай бәя бирде:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

"Дөнья икътисадына коронавирус пандемиясе тәэсир итә. Шулай булуга карамастан, инвестиция климаты ягыннан Башкортстан быел иң яхшы төбәкләрнең берсе булды. Урал артында казылма байлыклар, аеруча, төсле металл, алтын чыгаручыларга барган басым да инвесторларны куркыта. Аңа кадәр Кроношпан шундый роль уйнады. Андый яңгыравыклы каршылыклар Башкортстандагы икътисади үсешкә зыян сала. Ә менә ел ахырындагы Беларус һәм Казакъстан белән араларны ныгытып Хәбиров бу куркуларны таратты", диде Азатлыкка Ринат Гатауллин.

Кадрларның кадере бетә

2018 елдан Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе булган Александр Сидякин вазифасыннан китеп, "Бердәм Русия" фиркасе башкарма комитетына эшкә күчте.

Узган елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Җәмәгать пулаты рәисе Ростислав Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда Морзагулов Башкортстан хакимиятенең төп медиасы булган "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының мөдирләр шурасы рәисе буларак, республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. 2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Ростислав Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда активистлар Ростислав Морзаголовны эшеннән кууны таләп иткән иде.

Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов һәм Стәрлетамак сити-менедржеры Владимир Куликов Русия дәүләт думасына узган сайлауларны начар оештырулары сәбәпле, "үз теләкләре белән" вазифаларыннан киттеләр. Республикада сайлауларда тавыш бирергә хокуклыларның 73 проценты катнашса, Стәрлетамакта ул сан нибары 33,11 процент тәшкил итте. Авыргазы хакимияте башы Зөфәр Идрисов район җитәкчеләреннән коронавируска каршы вакцина ясатудан баш тарткан бердәнбер кеше буларак вазифасын калдырды.

Кызыклы рәвештә вазифаларынннан алынучылар арасында Башкортстан "Китап" нәшрияте мөдире Илһам Җандәүләтов та бар. 2022 елга чыккан башкортча ертма календарьдагы 11 октябрь – Башкортстан республикасы көнендәге Салават Юлаев һәйкәленең аты гына басылып, Салават Юлаев чыкмый калган иде. Календарь сатудан алынып, кабат басылды, Илһам Җандәүләтов ат өстеннән югалган Салаватны эзләп, вазифасыннан китеп барды.

Җанисәп сәяси каршылыкларга китерде

2020 елда узарга тиешле халык санын алулар башта 2021 елның апреленә, аннан сентябрь-октябрь аена күчерелде. Аңа әзерлек барышында татарларга карата шактый пычрак сәясәт уздырылды. Моңа 2021 елның Башкортстанда Башкорт тарихы елы дип игълан ителүе дә булышлык итте.

Ел башында ук республиканың татарлар күпләп яши торган төньяк-көнбатыш районнарында төбәктә нинди ыру башкортлары яшәве күрсәтелгән стелалар урнаштырылды. Алар ашык-пошык ясалып куелу нәтиҗәсендә, ел ахырына кайберләре тутыга да башлады.

Апрель аенда Башкортстанда башкорт телендә халыкара диктант яздылар. Анда икенче тапкыр "төньяк-көнбатыш диалектында" да язу оештырылды. Бу диалектта язучыларга "Без – башкортлар" хәрәкәте җитәкчесе, кайчандыр Казанда яшәгәндә "Мин татарча сөйләшәм" чараларының үзәгендә кайнаган Альберт Исмаил укыды. "Төньяк-көнбатыш диалектында" беренче диктантны яздырган сатирик Марсель Сәлимгә 2021 елда Башкортстанның халык язучысы исеме бирелде.

8 сентябрь Башкортстанның Балтач районы үзәге Иске Балтач авылында тантаналы рәвештә Мишәр тарихи-мәдәни үзәге ачылды. Белгечләр фикеренчә, мишәрләрне аерып чыгару идеясе җанисәп сәбәпле, татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты итеп күрсәтү барып чыкмагач, хакимият тарафыннан уйлап чыгарылган яңа проект.

Туймазы районында Башкорт ыруларының беренче гомуми корылтае (Ырыуҙар ҡоро) узды, Башкорт мәдәнияте үзәге ачылды. Туймазы районының Кандракүл авылында башкорт ыруларына багышланган таш та ачылды.

Март аенда Татарстан җырчысы Фирдүс Тямаевның Кыргыз Миякәдә узарга тиешле концерты ут булмау сылтавы белән тыелды, җырчының апрельдә Уфада узарга тиешле тамашалары да билгесез вакытка кичектерелде. Шулай ук Илсөя Бәдретдинова һәм кайбер башка артистларның чыгышы да тыелды.

Татарстанның "Китап" радиосы автомарафонын Башкортстанда автоматлар белән каршы алдылар.

2021 елда Татарстанда тел һәм тарих проблемнарына багышланган барлыгы 30 китап чыкса, шуның 14е Башкортстан татарларына багышланган. Аеруча "Уфа өязе татарлары" китабы Башкортстан татарлары тарафыннан яратып кабул ителде. Казан ягыннан Башкортстан татарларына китаплар белән ярдәм күрсәтелде. Татарстан галимнәре җанисәп уңаеннан Башкортстанда барган сәясәткә каршы чыгышлар ясаса да, Башкортстандагы татар галимнәре, зыялылар һәм татар җәмәгатьчелек оешмалары ягыннан үзләрен яклаган сизелерлек адымнар булмады.

Уфада татар һәм башкорт халыкларын берләштерү максатында "Башкортстан татарлары: Уфа һәм Казан арасы" дип аталган түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда ике республика галимнәре, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, блогерлар, журналистлар катнашты. Әлеге түгәрәк өстәл башкорт җәмәгатчелеге ягыннан кабул ителмәде, нәтиҗәдә бу чаралар дәвамлы булмады. Түгәрәк өстәл утырышында катнашкан башкорт галиме, иҗтимагый активист Тимур Мохтаров Башкортстандагы Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчесе урынбасары вазифасыннан азат ителде.

Милли оешмалар

2021 елга җәмәгатьчелек оешмаларына барлыгы 20,2 миллион сумлык субсидия бүленгән иде. Субсидиянең иң зурысын — 13,99 миллион сумын Дөнья башкортлары корылтае алды. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәриятенә 600 мең сум бирелгән. Башкортстанның Урыслар җыенына да шул кадәр үк бүленде. Чуаш мәдәнияте берлеге 100 мең сум акча алды. Республикадагы мохтәрияттән кала башка татар оешмалары казнадан бер тиен дә ярдәм күрмәде.

Акчасызлык һәм пандемияне сәбәп итеп республикадагы татар оешмаларының эшчәнлеге бик сүлпән булды. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте V конференциясен уздырды. Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин истәлегенә ел саен уза торган "Ике аккош" фестивале, мәктәп укучылары арасында оештырылган "Тукай моңнары" чаралары узды. Оешманың рәисе Римма Үтәшева Русия думасына депутат булып сайланса да, мохтәрият җитәкчелегендә калды.

Башкортстан татарлары конгрессы 2021 елда корылтаен уздырырга җыенса да, финанс юклыкны сылтау итеп, чараны уздыра алмады. "Берлек" оешмасы каршындагы Мәрьям Солтанова исемендәге һәм "Райхан" клублары төрле темага очрашулар уздырды. Ел барышында "Сәхибҗамал" оешмасы да берничә утырышын җыйды. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге ел барышында татар телен яклап, дәүләт теле статусы таләп итеп, татар телен башкорт диалекты дип атауга каршы, БТИҮне һәм уйгырларны яклап, җанисәпне хәрәмләшүләрсез үткәрүне таләп итеп һәм башка кайбер темаларга ялгыз пикетлар уздырды.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр дә ел барышында күп кенә чаралар уздырдылар. Шул исәптән 17-18 март Уфада "Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе" исемле бишенче бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды.

Төбәкчеләр оешмасы рәисе урынбасары, этносәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков Азатлыкка әйтүенчә, төбәкне өйрәнүчеләрнең соңгы елдагы актив эшчәнлеген халык санын алу белән генә бәйләргә ярамый.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

"Җанисәп уза да китә, ә тарих кала. Төбәк тарихын өйрәнү җанисәп кампанияләренә бәйле түгел, ул гомерлек, ул халык өчен бик мөһим. Һәр кеше ниндидер бер яшькә җиткәч, үзенең чыгышы, ата-бабалары, шәҗәрәсе, төбәге белән кызыксына башлый. Ул һәр кешегә хас. Халык санын алулар узгач та бу хәрәкәт туктап калмады, киресенчә, Башкортстанда көчәеп бара, ул һәр авылда диярлек бар. Авыл тарихы белән кызыксынучылар үзләренең район үзәкләренә җыелалар, республика, Русия күләмендә дә чаралар уздырып торалар. Журналлары чыга. Дөрес, аерым төбәкчеләрдә Башкортстанда рәсми мәгълүмат чаралары аша Салават Хәмидуллин кебекләр ялган тарих таратканда аларга каршы дөрес тарихны да китерү теләге бар. Ләкин бу хәрәкәт тулаем сәясәткә бәйле түгел", диде Илдар Габдрафыйков.

2021 ел барышында иң күп чаралар оештыручы татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы булды. Татар оешмалары арасында иң күп — 36 бүлекчәсе булган оешма районнарда төрле мәдәни, шулай ук балалар өчен чаралар оештырды. Туймазы районының "Бабай утары"нда "Җырлыйк әле" дип аталган IV фольклор төркемнәре фестивален җыйды. 500 миллион сумга Халыкара фольклориада (137 меңе федераль казнадан) уздырган республика сан буенча күпчелекне тәшкил иткән, казнага акчаның өчтән берен керткән татарларга фольклор фестиваленә бер тиен ярдәм дә күрсәтмәде.

2020 елда "Башкорт" оешмасы экстремистлыкта гаепләнеп гамәлдән чыгарылганнан соң башкорт оешмалары тынып калды. Шул ук вакытта елына 14 миллион сумга якын акча алган Дөнья Башкортлары корылтае дистәләрчә татар оешмасы булдыра алмаган эшләрне башкарган, иң нык эшләгән һәм иң күп чаралар уздырган оешма булды. Хакимият ярдәмендә бу оешманың эшчәнлеге үссә, башка башкорт оешмалары тынып калды. Дөнья Башкортлары корылтае ел барышында Башкорт ырулары җыеннары, башкорт теле атналыклары, Русиянең башкортлар күпләп яшәгән төбәкләрендә башкорт тарихы һәм мәдәнияте көннәре уздырды, тарихи шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән төрле төбәкләрдә тактаташлар, сыннар кую оештырды, "Аек авыл", "Самауырлы Ритайым", "Туган тел – изге әманәт", "Туган тел – халык җаны" дигән чаралар уздырды, "Тамга" дип аталган халыкара башкорт милли киеме бәйгесе һәм башка бик күп чаралар үткәрде.

6 февраль башкорт милли лидерлары Вәлиәхмәт Бәдретдинов, Сәгыйть Исмәгыйлов һәм Гарифулла Яппаров "Башкортстан патриотлары" дип аталган яңа иҗтимагый берләшмә оештырды. Бу оешма Айрат Дилмөхәммәтовка ярдәм күрсәткән өчен эзәрлекләнгән Илмира Бикбаеваны һәм Салават Юлаев һәйкәлен яклап чыгыш ясады, Зәки Вәлидигә һәйкәл куюны күтәреп чыкты.

"Башкортстан патриотлары" оешмасы лидеры Вәлиәхмәт Бәдретдинов Азатлыкка оешмага эшләү җиңел булмавы турында сөйләде.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Вәлиәхмәт Бәдретдинов

"Соңгы елларда иҗтимагый оешмаларга халык белән эшләве бик авырга төшә башлады. Чөнки һәр дөрес сүз, хакимиятнең кырын адымнарын фашлау, тәнкыйтьләү белән алар тарафыннан басым башлана. Шул исәптән безнең Башкортстан ватанчыларына да басым бара. Рәсми матбугатта чыгыш ясау мөмкинлегебез юк. Шулай булуга карамастан безгә иң актив, иң актив зыялылар җыелган. Безгә табигать байлыкларын, җирне cакларга, үзебезнең җирдә тормышны дәвам итәр өчен олигарх структураларны фашларга кирәк, чөнки Башкортстан байлыклары талана, җирләр үзләштерелә, тирә-як мохит пычрана. Ә халыкка файда юк. Безнең алда төп бурыч – Башкортстан гражданнар җәмгыятен торгызу, ватандашлар берләшмәсен булдыру", диде Вәлиәхмәт Бәдретдинов.

Кемнәрдер чит илгә, кемнәрдер бакыйлыкка күчте

Экстремистлыкта гаепләнеп гамәлдән чыгарылган "Башкорт" оешмасының элекке лидеры Руслан Габбасов Литвада сәяси сыену сорады. Ул китүен Кырмыскалы эше белән аңлатты. 2020 елның ноябрендә Кырмыскалыда әрмән диаспорасы белән ызгыш чыгып, 19 кеше тоткарланган иде, аларны полиция хезмәткәрләре таләбенә буйсынмауда гаепләделәр.

Навальный штабы юристы Федор Тюлин Грузиягә китте.

Бакыйлыкка күчүчеләр арасында татар-башкортның күренекле шәхесләре бар.

Күренекле башкорт галиме һәм язучы Гайса Хөсәенов, Башкортстанның Халык язучысы Ногман Мусин һәм Халык шагыйре Факиһа Тугызбаева, язучы, милли хәрәкәт вәкиле Зәки Зәйнуллин, күренекле татар шагыйре Салават Рәхмәтулла, язучы Мансаф Гыйләҗев, башкорт әдәбияты белгече, язучы Тимергали Килмөхәммәтов, татар галиме Лотфый Хәбибов, башкорт шагыйре, язучы, тәрҗемәче Мәхмүт Һибәт, күренекле композитор Мөфтәдин Гыйләҗев, Башкортстанның халык артисты Лина Гәрәева, Башкортстан мөфтие урынбасары Илдар Малахов, татар милли хәрәкәте вәкилләре Шамил Нәҗметдинов һәм Салих Әмирхановлар бакыйлыкка күчте.

2021дә арабыздан киткән шәхесләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:17 0:00

Элек арабыздан киткән күренекле кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча да зур эшләр башкарылды. Кушнаренкода кара генерал Даян Мурзинга, Стәрлетамакта Галимҗан Ибраһимовка, Стәрлебашта Мөхәммәтшакир Тукаевка, Чакмагыш районының Иске Ихсан авылында Уфа мэры Өлфәт Мостафинга һәйкәлләр куелды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG