Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу репрессия үз тарафдарларын, систем кешеләрен изә башлады"


Раил Садриев һәм Энгел Фәттахов
Раил Садриев һәм Энгел Фәттахов

Атна башы Татарстан өчен бер-берартлы кулга алулар белән билгеләнде. Кичә, 21 майда Татарстанның элекке мәгариф министры, күп еллар Актаныш районы башлыгы булып эшләгән Энгел Фәттахов, бер көн алдан Буа театры җитәкчесе, татар дөньясында танылган артист Раил Садриев тоткарланды. Соңгы өч айда бу Татарстан хакимиятенә якын торган затларны бер-бер артлы кулга алуларының дәвамы кебек күренә. Моңа кадәр КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Рамил Хәйретдинов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тоткарланды, ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина эшеннән алынды һәм куәт оешмалары берничә хезмәткәрне кулга алды. Сәясәт белгече Руслан Айсин сәяси репрессияләр бара дип саный, гәрчә әлеге затлар сәясәт белән шөгыльләнмәсә дә. Аныңча, хәзер Мәскәү үз тарафдарларын һәм систем кешеләрен дә изә башлады.

21 майда Татарстанның элекке мәгариф министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттахов өендә тентү булды, дип хәбәр итте Татарстан медиалары.

Медиа язуынча, Фәттахов Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә. Тентүне Икътисади иминлек идарәсе хезмәткәрләре алып барган, шуннан соң ул Тикшерү комитетының Татарстан идарәсенә сорау алуга китереләчәк диелде.

Фәттахов Җинаять кодексының 290нчы маддәсе нигезендә ришвәт алуда шикләнелә, дип яза үз чыганакларына сылтанып "Бизнес Онлайн". Ришвәт күләме 20 миллион сум тәшкил итә диелә. Әлегә бу хакта башка мәгълүмат юк.

Фәттахов 2017 елдан басым астында

Белешмә: Энгел Фәттахов

  • 1961 елның 12 июнендә Актаныш районының Чишмә авылында туган.
  • 1983 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
  • 1983-1984 елларда "Сельхозтехника" оешмасының Актаныш районы бүлегендә инженер-контроллер булып эшли.
  • 1984-1985 — Актаныш районы комсомолының икенче секретаре
  • 1985-1989 — Актаныш районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле вазифаларда эшли.
  • 1989-1993 — Казан авыл хуҗалыгы институты укытучысы.
  • 1993-1995 — Актаныш районы башлыгының беренче урынбасары.
  • 1995-1997 — Сарман районы башлыгы урынбасары.
  • 1997-1998 — Сарман районы башлыгының беренче урынбасары.
  • 1998-2012 — Актаныш районы башлыгы.
  • 2012-2017 — Татарстан мәгариф һәм фән министры.
  • 2013-2017 — Татарстан вице-премьеры.
  • 2017-2018 — Актаныш районы башкарма хакимияте җитәкчесе.
  • 2018-2022 — Актаныш районы башлыгы.

2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар теленә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

Министр вазифасында аның эшчәнлеген милли җәмәгатьчелек уңай бәяләде. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин сүзләренчә, Фәттахов милли мәктәпләрнең эчтәлеген яңарта алды, еллар дәвамында хәл ителмәгән дәреслекләр мәсьәләсенә алынды, татар телен укыту концепциясе булдырды, "Сәлам" – яңа укыту методикасы эшләнә башланды.

Тарихчы Дамир Исхаков Фәттахов Мәскәүнең сәяси изеп баручы машинасы астына эләкте дип белдергән иде.

Шуннан соң Энгел Фәттахов кире Актаныш районына кайтты. 2022 елда Актаныш зиратындагы бер кабердә тәрене кисеп алу җәнҗалыннан соң вазифасыннан китте.

Соңгы елларда ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде."Чишмә" агрофирмасын җитәкләде. 2022 елда фирманың кереме 114 млн сум булган, ә чиста табышы – 33 млн, дип яза "Бизнес Онлайн".

2017 елда ул Азатлык укучылары аны "Ел шәхесе" дип таныды.

2018 елда ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә татар теленең яшәячәгенә ышанам, федераль үзәк Татарстан сүзенә колак салмый кала алмаячак дип әйткән иде.

Энгел Фәттаховның өендә тентү үткәрергә бер көн кала — 20 майда Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың атказанган артисты, Буа драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевны тоткарлады. Тикшерү комитеты аны вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда (Җинаять кодексының 285 маддәсе, 1 өлеше) шикләнә. Бу маддә нигезендә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Садриев үзенең туган авылы Адав-Толымбай авылында депутат булып та тора. Шунлыктан аңа карата җинаять эшен Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе Валерий Липский ачкан.

Белешмә: Раил Садриев

Раил Садриев — Татарстанның атказанган һәм халык артисты.

  • 1966 елда Буа районының Адав-Толымбай авылында туган.
  • 1993 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.
  • 1993-1998 елларда — эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
  • 1998-2000 — Мәскәү социаль-һуманитар университеты вәкиллегендә фәлсәфә укытучысы.
  • 2000-2002 — Казан социаль-юридик институтының Буа һәм Тәтеш филиалларында фәлсәфә укытучысы.
  • 2002-2007 елларда Буа халык театрының баш режиссеры.
  • 2007 елда Буа дәүләт драма театрының мөдире һәм сәнгать җитәкчесе.

"Бизнес Online" чыганаклары әйтүенчә, җинаять эше 20 майда ачылган, аның нигезендә "Дәрвиш" моноспектакленә сатылган билетлар ята. Спектакльдәге рольне Садриев үзе башкара. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта, кимендә өч тапкырында билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны - Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштергәннәр, дип фаразлана.

"Дәрвиш" моноспектакле күренекле дин галиме, мәгърифәтче, ишан Нургали Хәсәнов турында. Андагы бердәнбер рольне Раил Садриев үзе уйный. Спектакль урыс телендә чыкты, соңрак Садриев аны журналист Искәндәр Сираҗиның тәрҗемә итәргә алынуын әйткән иде. Спектакльдә Нургали Хәсәнов (1852-1919) биографиясендәге бер эпизод – аның Төркиягә сәяхәте һәм Госманлы солтаны Габделхәмит II белән очрашу мизгелләре бәян ителә. Тамаша "Алтын битлек" премиясенең ике номинациясенә эләкте. Бу — кече формадагы иң яхшы спектакль һәм иң яхшы ир-ат роле.

Хөкүмәтнең рәсми сайтында Раил Садриев 90нчы елларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, шул ук вакытта Галиәсгар Камал театрының химаячесе булган диелә. Мәсәлән, режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең язучы Мансур Гыйләҗев әсәренә куелган "Казан егетләре" спектакле аның хисабына эшләнгән.

1997 елда ул театр сөючеләрне туплап, Буада халык театры оештыра. Ун елдан артык республика районнары буйлап гастрольләрдә йөриләр. 2007 елда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев фәрманы белән халык театры Буа дәүләт драма театрына әверелә. Шул вакыттан бүгенгә кадәр ул театр белән җитәкчелек итә.

Раил Садриев төрле вакыйгаларга карата үз фикерен җиткереп килде. 2016 елда Буада татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу чарасында шагыйрьне көне килеп җиткәч кенә искә төшерәләр дип белдерде.

"Тукайдан бренд ясадылар, кирәк вакытта китереп чыгаралар. Ә Тукай белән яшәргә кирәк. Тукай ул көн саен булырга тиеш", дип саный Раил Садриев. Аның фикеренчә, Буа кешеләреннән сорасаң, Тукай урамының кайда икәнен дә белмиләр. Ә аның урамы иң үзәк урамнарның берсе булырга тиеш", дип сөйләгән иде ул.

Еш кына тәнкыйди фикерләр әйтүдән курыкмады. 2017 елда театр әһелләренең "Тантана" бүләген тапшыру тантанасында "Үзгәреш җиле" эстрада проекты өчен диплом бирүгә ризасызлык белдергән иде. Ул бу проект акчаны җилгә очыру дип әйтте.

2017 елда Садриев "Идел-Буа-Урал" театр фестивален оештырды. Анда 16 иҗат коллективын, 265 сәнгатькәрне кабул иттеләр. Раил Садриев аны дөньякүләм чара итәргә теләве турында Азатлыкка сөйләгән иде.

Соңгы елларда Буа театрында урысча сәхнәләштерелгән спектакльләр дә күренде. Мәсәлән, Иван Вырыпаевның "Иран конференциясе" әсәре. Шуның өчен аны тәнкыйтьчеләр тәнкыйтьләде.

Раил Садриев "Буа: диалог киңлегендә" Халыкара милли театрлар фестивале оештыра. Мәскәүдән федераль артистлар, режиссерлар китертте. 2017 елдан "Буа Талиясе" дип аталган лаборатория үткәрә.

Садриев дәүләт театры җитәкчесе буларак дәүләт белән тыгыз элемтәдә булды.

2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавын Раил Садриев ачыктан-ачык хуплап каршы ала. "Интертат"ка биргән әңгәмәсендә ул чакырсалар үзенең дә сугышка барачагын әйтә.

"Сугыш ул – берләштерә торган, безне тикшерә торган, Ходай тарафыннан бирелә торган, чистарына торган, җәмгыятьне чистарта торган әйбер. Ул хатын-кызның күреме кебек", диде ул. Читкә китүчеләр өчен "оят" дип тә өстәде.

2023 ел башында Татарстан мәдәният министрлыгының еллык киңәшмәсендә ул: "Русиянең киләчәге бөек. Ул барлык якты көчләрнең авангарды булачак", дип чыгыш ясады.

Узган ел ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Буа театрының яңа бинасы ачылды.

"Татар театры тарихында "кара" сишәмбе"

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бизнес Online"га Раил Садриевны белмәвен әйткән.

"Кем ул, белмим мин аны, хулигандыр, белмим мин аны. Нишләгән? Урлаганмыни? Мин белмим", дип сөйләгән ул.

Раил Садриевның эшчәнлеген Татарстан мәдәният министрлыгы югары бәяләп басмага үз фикерен җиткерде һәм театрны "үзе артыннан ияртә алучы шәхес" дип атады.

Журналист Искәндәр Сираҗи Садриевны яклауны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка видеомөрәҗәгать чыгарды.

— Кеше эшли, Татарстанны, аның сәнгатен таныта, аңа карата җинаять эше кузгаталар. Аңа рәхмәт әйтергә, орден-медальләр бирергә кирәк, — диде ул. — Рөстәм Нургалиевич, бу эштә бары тик сезнең сүзегез генә үтәргә тиештер. Сез Раилне үзегез дә яхшы беләсез. Сез аны коткарырсыз һәм шуның аша Буа театрын да коткарырсыз дип өмет итәбез. Идел аръягында бу бердәнбер татар театры.

Әдәбият белгече, галимә Миләүшә Хәбетдинова Садриевны кулга алу татар театры тарихында "кара" сишәмбе көне буларак кабул ителә дип язды. Садриевсыз театр "чүп үләне белән капланачак, кибеп бетәчәк" ди ул.

— Буада сирәк була идем, ләкин Раил Садриев эшенең нәтиҗәләрен күрә идем һәм алар мине гаҗәпләндерә иде. Минем өчен бу вакыйга — фаҗига, чөнки бу тарих артында көндәшлеккә сәләтле булган тулы бер коллективның язмышы ята, — диде ул.

Кулга алулар соңгы өч айда көчәйде

Соңгы вакытта Татарстанда хакимият вәкилләре, яисә аңа якын торган затларны кулга алу ешайды. Аеруча, мондый хәлләр республикада куәт оешмалары җитәкчеләренең алмашынуыннан соң көчәйде. Бу вазифаларны хәзер Мәскәүдән җибәрелгән, моңарчы республикада эшләмәгән кешеләр били.

2023 елның октябрендә Владимир Путин Татарстанның яңа прокуроры итеп Петербурдан Альберт Суяргуловны билгеләде. 2024 елның мартында Татарстан эчке эшләр министры итеп чыгышы белән Әстерханнан булган, моңарчы Ханты-Мансида эшләгән полиция генерал-майоры Дамир Сатретдиновны тәкъдим иттеләр. 2020 елда исә, Тикшерү комитетының Татарстандагы җитәкчесе вазифасына Мәскәү өлкәсеннән Валерий Липскийны билгеләделәр.

Энгел Фәттахов һәм Раил Садриевны кулга алыр алдыннан бер ай элек — быелның апрель аенда Рамил Хәйретдиновны тоткарладылар. Ул — Казан федераль университетының (КФУ) Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире һәм "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгының элекке җитәкчесе, Тукай бүләге иясе. Хәйретдинов хәзер изоляторда утыра. Аны акча белән бәйле хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнәләр. Сүз бер миллион сумнан артык акча белән бәйле эшләр турында бара.

Апрель аенда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев кулга алынды. Ул Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Яңа бистәсендә ике катлы йорт җиткергән. Тик бу йортны төзегән оешмага бер тиен дә акча түләмәгән диелде. Аның каравы, оешманың кайбер проблемнарын җайларга сүз биргән, дип фаразлана. Аны төзелеш кирәк-яраклары белән 1,3 млн сумлык ришвәт алуда шикләнәләр. Ул гаебен танымады.

Апрель аенда Татарстанның сатып алулар дәүләт комитеты рәисе Руслан Сабиров вазифасыннан китте. Аны берничә ай куәт оешмалары тикшергән, аерым алганда туганнарының бизнесы белән кызыксыну булган диелде.

Март аенда куәт структуралары республикадагы ЗАГС эшчәнлеген тикшерә башлады. Нәтиҗәдә, идарә җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинаны вазифасыннан азат итү турында фәрман чыкты. Сәбәбе — ЗАГС хезмәткәрләренең үз архивларын дигиталлаштырган өчен алган премия акчалары. 1926 елдан башлап бөтен документларны урыс теленә тәрҗемә иткән өчен 650 млн сумлык контракт төзелгән булган. Куәт оешмалары бу акчаның бер өлеше премия акчасы булып ЗАГС хезмәткәрләренең кесәләрендә калган булырга мөмкин дип саный. Җинаять эше нигезендә Татарстан ЗАГС идарәсенең дәүләт сатып алу тармагы мөдире Ландыш Шәрәфетдинова, аңа кадәр Чирмешән һәм Бөгелмә районнарының ЗАГС җитәкчеләре тоткарланган, дип хәбәр ителде.

2023 ел ахырында Татарстанның элекке эчке эшләр министры Артем Хохорин вазифасын калдыруы турында рапорт язды. Март аенда Русия Дәүләт думасы депутаты Александр Хинштейн элекке министрга җинаять эше ачылырга мөмкин дип хәбәр итте. Янәсе, Хохорин наркотик белән тотылган туганын яшереп калдырган диелде.

Март аенда прокуратура таләбе белән мәхкәмә Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары башлыгы Сергей Мироновны эшеннән алды. Ул Тикшерү комитетының Татарстандагы элекке җитәкчесе Павел Николаевның туганы. Мироновның туганнарында 308 млн сумга милек табылуы ачыкланды. Тикшерү фикеренчә, бу милекнең чын хуҗасы — Миронов. Ул әлегә кулга алынмады.

Март аенда Татарстанның мөстәкыйльлек чорында эшләгән баш прокуроры (1992-2000) Сәйфихан Нафиевның улы Казан прокурорының элекке урынбасары Гомәр Нафиев тоткарланды. Ул ришвәтчелектә гаепләнә.

Күпчелек очракта үтә дә зур суммалар турында сүз бармый. Шулай да республика хакимиятенә якын кешеләрне тоткарларга сәбәп табылып торуы күзәтелә.

"Миңа калса, репрессия өчен махсус исемлек бар"

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикере:

— Бу чынлыкта сәяси репрессияләр баруын аңлата. Кулга алынган кешеләр Татарстан һәм татар милли проектына кагылышлы кешеләр иде. Энгел Фәттахов булсынмы, Садриевмы, Хәйретдиновмы, Ханбиковмы (Ринат Ханбиков —"Газпром межрегионгаз Казан"ның элекке җитәкчесе) — аларның сәяси карашлары төрле булса да, милли җанлы кешеләр иде. Кемдер яраклашты, кемдер битараф булып утырды — әмма Татарстан проектына, татар сәяси милләтенә нигез салучылар рәтендә торучылар иде. Миңа калса, бу махсус эшләнелә. Зыялыларны, инфлюэнсерларны, ягъни иҗтимагый фикергә йогынты ясый алучыларны махсус кыралар. Ничек кенә яраклашмасыннар, алар систем өчен дошман, ят кешеләр булып санала. Садриев очрагында 450 мең сум көлке булып күренә. Ул зур акча түгел. Хәрәмләшү булган очракта да, ул аны компенсацияли ала. Монда булмаган эш өчен төрмәгә утырталар. Шуңа да сәясәтнең кая барганы күренә. Зур урлаулар белән мавыккан кешеләрне утыртмыйлар, җәберләмиләр, алар белән чагыштырганда мескен татарларны кысалар.

Бу репрессив сәясәттә Сталин юлы белән баралар. Башта дошманнарны изәләр, аннан — битараф булучыларны, шуннан соң — үз тарафдарларын, ахырдан — систем эчендә утырган кешеләрне дә изә башлыйлар. Бу Сталин ысулы белән алып барыла. Ул да күпме зыялыларны кырды. Кәрим Тинчуринны гына алсак та, ул мәдхия укуына карамастан, золым корбаны булды. Бу махсус эшләнелә. Миңа калса, куәт оешмаларында махсус исемлек бар, шул исемлек нигезендә эш алып барыла. Һәркемнең гөнаһын табарга була. Сталин заманында баш прокурор Андрей Вышинский әйткәнчә, кешесе булса, маддәсе табыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG