Accessibility links

Прокуратура кисәтүеннән соң мәктәп җитәкчеләре татар теле укытучыларының хезмәт килешүенә үзгәрешләр кертә. Моның белән риза булмаганнарның килешүе өзелергә мөмкин.

Бүген Татарстандагы татар теле укытучыларының хәле мактанырлык түгел. Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Оладагы белдерүеннән соң прокуратура мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә күрсәтмәләр чыгарды. Әлеге күрсәтмәләрне үтәү өчен мәктәп җитәкчеләре татар теле укытучыларының хезмәт килешүенә үзгәрешләр кертә. Укытучылар моны зур борчылу белән күзәтә.

Мисал өчен, Казанның бер мәктәбендә 30 елга якын татар теле һәм әдәбиятын укыткан Рузалия ханымга (эштән алынудан куркып исемен үзгәртүне сорады) мәктәп җитәкчесе үзгәрешләр булачак дигән документ имзаларга кушкан. Бу барлык татар теле укытучыларына да таратылган. Башлангычларны да татарча укытучылар белән бергә санасаң, 11-12 укытучы була икән.

Әлеге документта 9 ноябрьдән татар теле укытучысы буларак сәгатьләр саны (учебная нагрузка) үзгәрүе турында әйтелгән һәм шуның нәтиҗәсендә хезмәт килешүе шартлары да үзгәрәчәк икән. Укытучыны иң гаҗәпләндергәне - әгәр аңа тәкъдим ителгән шартлар ошамаса, ике айдан соң, ягъни гыйнварда аның белән хезмәт килешүе өзеләчәк дип язылган.

Татар теле укытучысына имзалар өчен бирелгән документ
Татар теле укытучысына имзалар өчен бирелгән документ

"Мин әле бу кисәтүгә кул куймадым. Мәктәп җитәкчесе башлангыч сыйныф укытучыларын да җыйган, алар инде кул куйган.

Бу язуда безгә ставка бирәләр дигән бернинди гарантия язылмаган. Ә миңа стаж кирәк. Аннары алар миңа туры килмәгән шартларны тәкъдим итсә, мин килешмәсәм, килешүне өзәләр булып чыга", ди Рузалия ханым. Аның сүзләренчә, бүген әлеге проблем татар теле укытучыларының барысына да диярлек кагылган. Күпләренең укыту сәгатьләре кыскартылган.

"Минем элек татар теле һәм әдәбиятын укыту 27 сәгать булса, ноябрьдән ул 15 сәгатькә калды. Татар теле укытучыларына төбәкне өйрәнү һәм озайтылган төркем (продленка) сәгатьләрен бирмәкче булалар.

"Завуч хәзер барысын да бүлеп утыра. Татар теленнән баш тарткан балалар туган якны (краеведение) өйрәнәчәк. Әмма ул татар телен сайлаган һәм аннан баш тарткан балаларны ничек һәм нинди әсбаплар белән укытырга җыеналардыр, әле белүче юк, чөнки анда урыс һәм татар телле балалар бергә кушыла. Китапларыбызны да яраксыз дип таптылар. Шуңа бу төркемнәрне ничек бүлеп, нинди җәдвәл төзеп бетерерләр - билгесез. Көненә кырык төрле үзгәреш. Әле менә кичә дә эштән кичке сигездә генә кайттым”, ди ул.

Рузалия ханым эшләгән мәктәптә ата-аналар җыелышы узган һәм гаризалар язылган.

Кайбер балалар татар телен кызыксынып укуга карамастан, аларның ата-аналары аннан баш тартты

"Һәрберсе татар телен сайлыймы яисә ана теле буларак урыс телен сайлыймы, шуны билгеләп гаризалар тапшырдылар. Кайбер балалар татар телен кызыксынып укуга карамастан, аларның ата-аналары аннан баш тартты. Әлбәттә укыйсыңмы- юкмы дигәндә бала инде "юк" диячәк, менә югары сыйныфтагылардан физика турында сорасаң да алар “укымыйм” диячәк. Аларга укымаска гына булсын.

Татар телен укучылар һәм укымаучыларның төркемнәргә бүленешен ата-аналар гаризаларына карап хәл итәләр. Укыту планын үзгәрү прокуратура кисәтүенә бәйле.

Татар телен укыйсы килмәгәннәр урыс телендә "краеведение" яки урыс халкы фольклоры кебек дәрес укыячак. Әле төгәл билгеле түгел”, ди Рузалия ханым.

Билгеле булганча, мәктәпләрдә татар теле укыту планы вариантлары нигезендә укытыла. Рузалия ханым әйтүенчә, моны канун нигезендә мәктәп сайлый.

"Безнең мәктәп башлангыч сыйнфларда татар телен укытуга мөмкинлек бирүче өченче вариантны, 5-9нчы сыйныфлар дүртенче вариантны сайлады.

Шуңа да карамастан ата-аналар хәзер бит интернетта аралаша, анда беренче, икенче вариантны сайлагыз дигән котыртулар бара. Шуңа татар теле турындагы гаризада вариантны сайлау мөмкинлеге турында язылмаса да, урыс ата-аналары “беренче вариантны” сайлыйбыз дип котыртучылар булды”, ди ул.

Рузалия ханым әйтүенчә, элек татар теле 3-4нче сыйныфларда алтышар сәгать (өч татар теле, өчәдәбият), 7нче сыйныфтан өч сәгать (татар теле һәм әдәбияты кушып), 8нче сыйныфта дүрт сәгать, 9ларда дүрт сәгать булса, хәзер 3-5нче, 8-9нчы сыйныфларда өчәр сәгать кенә калган.

Рузалия ханым бу татар телен укыту белән килеп туган вазгыятькә дәүләт башлыклары гаепле дип саный.

Президентыбыз каядыр ял итеп ята, ана теле дә, халык та кирәк түгел аңа. Чебен урынына да күрмиләр безне

"Президентыбыз (Рөстәм Миңнеханов - ред.) каядыр ял итеп ята, ана теле дә, халык та кирәк түгел аңа. Чебен урынына да күрмиләр икән безне. Дәүләт шурасында ничек шулай сөйләшергә була? "Мәктәп җитәкчеләре белән сайлау алдыннан эшлисе бар бит әле" дип утыра. Укытучылар сайлау уздыру өчен генә кирәк микән? Профком да директорларга "акыллы" бланк тутырырга өйрәтеп ята. Ул профкомда укытучылар юкмыни? Аңа да бик гарьләндек. Без акча түләп яткан булабыз, ә алар директорларны кайгырта.

“Ничек инде без Татарстанда яшәп татар теле укырга телисеңме-юкмы дип сорап торырга тиеш? Канунда бит ике дәүләт теле дип язылган. Ул дәүләт теле булгач та сайлау булырга тиеш микәнни? Кануннар кирәксез булгач, нәрсәгә уйлап чыгарганнар?

Нишләп безне депутатлар якламый? Нәрсәгә соң ул депутатлар? Дәүләт шурасында берничә җөмлә сөйләштеләр дә, бернинди карар чыгармадылар. Кайчаннан бирле билгесезлектә яшибез бит инде?

Ничек инде Татарстанда яшәп татар теле укырга телисеңме дип сорарга була?

Мәктәп җитәкчесе үзе өчен дә курка, шул ук вакытта алар да бу очракта гаепле булып калды. Прокуратура күрсәтмәләрен үтәсеннәрме, әллә безгә сәгать табып бирсеннәрме? Әле әти-әниләр ягыннан да басым бар.

Безне гыйнварда нәрсә көтә соң? Татар телен укыту бөтенләй бетеп куймасмы? Аннары сыйныфта яртысыннан күбрәге урыс телен сайлаган икән, биш-алты бала татар телен укырга калган икән, ул калган балалар да гыйнварга кадәр урыс теллеләр янына күчәргә мөмкин бит. Бу хәлләргә бик борчылабыз, гарьләнәбез, елыйбыз", ди Рузалия ханым.

Татар теле дәресе, архив фотосы
Татар теле дәресе, архив фотосы

Казанның тагын бер мәктәбендә татар телен укыткан икенче укытучы әйтүенчә, аның элек татар теле дәресләре 23 сәгать булса, хәзер 9га гына калган. Мәктәп җитәкчесе төбәкне өйрәнү һәм продленканы кертеп 18 сәгать җыюга ирешкән. Продленкага исә башка укытучылар сәгатьләрен алырга мәҗбүр булганнар. Барлыгы 11 татар теле укытучысы булса, берсе эштән киткән, берсе урыс телен укытуга күчкән.

Укытучылар арасында бик каты стресс, сәгатьләр саны кими һәм түләү дә кими

"Укытучылар арасында бик каты стресс, сәгатьләр саны кими һәм түләү дә кими. Кемнеңдер ипотека түлисе бар, балалары кечкенә. Мин үзем укып кына бетергән яшь белгеч, магистратурага кергән идем, хәзер бөтенләй башка юнәлешкә барырга мәҗбүрмен, документларымны алмаштырып йөрим”, ди ул ханым исемен әйтмәүне сорап.

Аның сүзләренчә, бу төбәкне өйрәнү (краеведение) укытыр өчен үзлектән програм төзергә, нәрсәдер уйлап табарга туры киләчәк.

“Безнең мәктәптә татар телен укытуда 2нче уку планын сайладылар. Безнең мәктәптә инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә басым ясала, шуңа татар теле алынып, инглиз һәм урыс теленә сәгатьләр өстәлде.

Әле ата-аналардан гаризалар һаман да килеп тора, татар телен сайлаучылар саны азрак артты. Безнең мәктәптә татар телен күбрәк катнаш гаиләләрдән чыгучылар сайлый, "татар дусларым" белән аерылмыйм дип кайбер урыс милләтеннән булган балалар да сайлады", дип сөйләде ул.

* * * *

26 октябрь Казанда Татарстан Дәүләт шурасының чираттагы утырышында татар теле тирәсендә туган киеренкелеккә президент Рөстәм Миңнеханов та кагылып китте. Ул Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйковка мәктәпләрдә тикшерүләр башлап кирәксез киеренкелек тудырдыгыз дигән дәгъва белдерде.

Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев утырышта чыгыш ясап "уку елы уртасында укыту-тәрбия эшенә тыкшынмаска, укытучыларны һәм укучыларны сәясиләштермәскә" чакырды.

25 октябрь Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмәдән соң Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Азатлыкка "Бер укытучыны да урамда калдырырга җыенмыйбыз", дигән иде.

Хөрмәтле укучылар! Әгәр дә сездә Татарстанның башка мәктәпләрендә дә татар теле укытучыларын эштән куу турында мәгълүмат бар икән, аны Азатлык радиосына җиткерүегезне үтенәбез. Андый гамәлләрне раслаган фото, видео сурәтләрне дә тагып җибәрә аласыз. Безнең адрес: azatliq@rferl.org

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергәкүрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG