Accessibility links

Кайнар хәбәр

Подводим итоги 2018 года. Опрос


На сайте Радио Азатлык объявлено голосование по итогам 2018 года. Хотите принять участие? В уходящем году было много важных событий, которые повлияли на жизнь татарского народа, хороших и не очень. Предлагаем вам выбрать, на ваш взгляд, "событие года", "человека года" и "скандал года". Подстрочный перевод и словарик (сүзлек) прилагаются.

Ел йомгакларын (итоги года) быел укучыларыбыз белән (с читателями) ясарга булдык. Азатлык узган елның иң әһәмиятле вакыйгаларын (самые важные события), шау-шуларны (скандал, дословно "шум"), барлап, аларга тавыш бирергә (проголосовать) чакыра. 2018 ел сезнең өчен нинди вакыйгалар белән истә калды (запомнился)? Ел шәхесе (человек года) дип кемне дип атар идегез?

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ –​ СОБЫТИЕ ГОДА

  • Футбол дөнья беренчелегенең (Чемпионат мира по футболу) Русиядә, шул исәптән Казанда үтүе.
  • Кытайда мөселманнарны, шул исәптән татарларны эзәрлекләү (преследнование), "тәрбия үзәкләренә" (в "центры воспитания") ябу.
  • Русиядә туган телләрне ихтыяри укыту (добровольное обучение) канунын (закона) кабул итү.
  • Татарстан көнендә беренче тапкыр Казан кирмәнендә (в казанском кремле)TAT CULT FEST фестивален үткәрү.
  • Казанда "Сөембикә" операсы премьерасы.
  • "Ак барс"ның Гагарин касәсен (Кубок Гагарина) яулавы. ​

    сүзлек

    йомгак - итог(и)
    вакыйга - событие
    эзәрлекләү - преследование
    Гагарин касәсе - Кубок Гагарина
    ихтыяри - добровольный
    мәҗбүри - обязательный
    һава аланы - аэропорт

    ЕЛ КЕШЕСЕ – ЧЕЛОВЕК ГОДА

  • Нурбәк Батулла
    Актер, биюче, 2018 елда "Әлиф" спектаклендәге роле өчен "Алтын битлек"кә лаек булды (удостоен премии "Золотая маска").
  • Руслан Айсин
    Сәясәт белгече (политолог), җәмәгать эшлеклесе (общественный деятель). 2018 елда туган телләрне ихтыяри итү канунына каршы инициатив төркемен башлап җибәрүчеләрнең берсе, Русия милләтләре хокуклары өчен көрәшкән "Русия халыклары демократик конгрессын" оештыручыларның берсе.
  • Фаил Алчынов
    Башкорт милли хәрәкәт активисты, "Башкорт" оешмасы җитәкчесе. 2018 елда башкорт халкы хокуклары өчен актив көрәш алып барды (вел активную борьбу).
  • Алексей Венедиктов
    Русиядә билгеле журналист, "Эхо Москвы" радиосы мөхәррире (редактор). 2018 елда Русиядәге милли телләрне яклап чыгышлар ясады (выступал за), "Эхо Москвы" федераль радиосында татар телен өйрәнү тапшыруын булдырды (запустил передачу).
  • Илдар Гыйлметдинов
    Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат. 2018 елда берничә тапкыр татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш (татарский должен изучаться в обязательном порядке) дип белдерде (заявил). Думада туган телләрне мәҗбүри өлештә калдыру буенча эш алып барды.
  • Рәфис Кашапов
    Татар милли хәрәкәт вәкиле. 2018 елда иреккә чыгып (выйдя на свободу), чит илгә (за границу) күченде, "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе (один из основателей).
  • Алинә Заһитова
    Татар спортчысы. 2018 елда Олимпиадада алтын медаль яулады, берничә рекорд куйды.
  • Элвин Грей
    Татар һәм башкорт җырчысы. Татар телендә җырлаучы иң популяр башкаручыларның берсе, Казанда аның концертына 9 мең кеше (9 тысяч человек) җыелды.
  • Әлфрид Бостанов
    Галим (ученый). 2018 елда Коръән тәфсирен (толкование Корана) татарча нәшер итте (издал).

    ЕЛ ГАУГАСЫ – СКАНДАЛ ГОДА

  • "Марҗа" язулы (с надписью) футболкалар чыгару (выпуск)
  • Мәрҗани һәйкәлендә урыс телендә генә (только по-русски) язу
  • Һава аланнарына исем бирү (название) тирәсендә шау-шу
  • Милли китапханәне (библиотеку) "Казан" милли-мәдәни үзәгенә күчерү
  • Милли университет урынына КФУда мәгариф мәктәбен булдыру
  • "Әкият" театрының Яңа ел алдыннан татар тамашаларын (татарские спектакли) куймау (не показывать)

    ***

    Вы можете проголосовать до 29 декабря.

    Если вы хотите почитать литературные тексты, то в нашей рубрике "Читаем на татарском" можно найти тексты татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

    Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG