Accessibility links

КФУны кызыл дипломга бетереп Казанның 170нче мәктәбендә ике ай эшләгән Гөлназ Хадиуллинага укыту програмнары үзгәрү сәбәпле урам себерүче эше тәкъдим ителгән.

Казанның 170нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан Гөлназ Хәдиуллинга урам себерүче эше тәкъдим ителү турындагы язу социаль челтәрләрдә таралды. Хадиуллинага белдерүдә, кыскартулар сәбәпле, мәктәптә аена 7 мең 800 сумлык хезмәт хакы ала торган урам себерүче эше тәкъдим ителә.

170нче мәктәп директоры Марина Дергунова Казандагы мәгълүмат чарасына укытучыга мондый белдерү белән таныштыруларын раслаган.

Гөлназ Хадиуллина тумышы белән Мамадыш районы Югары Сөн авылыннан. Азатлык Гөлназның әнисе Равия ханым белән элемтәгә керде. Равия ханым балалар бакчасында аш пешерүче булып эшли.

"Кызыбыз кыскартылуны бик авыр кичерде, бу хәбәр безгә дә рәхәт нәрсә булмады. КФУда биш ел укып, кызыл дипломга бетергән иде. Бу мәктәбендә ике ай эшләү дәверендә балаларга ияләнеп беттем, балалар ярата дип әйтә иде.

Университетта белем бирү дәүләт җилкәсенә аз сумнарга төшмәгәндер

Университетка кергән вакытта документларын инглиз теле белгечлегенә дә тапшырган иде, анда да үтте. Без авылдан ике кыз укырга кергәч, бер-берсенә иптәш булыр дип татар теле белгечлеген сайларга тәкъдим иткән идек. Гөлназ мәктәптә укыганда да татар теленнән һәм әдәбияттан олимпиадаларда катнашып килде. Гөлназ бик тырыш, укыганда да безгә бер зыяны тимәде, үз стипендиясе үзенә җитеп барды, бездән акча алмады", ди Равия ханым.

Равия ханым "университетта биш ел дәвамында белем бирү дәүләт җилкәсенә аз сумнарга төшмәгәндер, үз белгечлегендә – укытучы булып эшләү мөмкинлеге бирелмәгәч, күңеле төшеп, канаты киселгән кебек булгандыр", дип тә әйтә.

Ул Гөлназның шалтыраткалап торуын әйтә. Гөлназ КФУда бергә укыган, бер бүлмәдә яшәгән дус кызлары да кыскартуга эләккәнне сөйләгән. Алар да Казандагы мәктәпләргә татар теле һәм әдәбияты укытырга урнашкан булган, бу көннәрдә балалар бакчалары бусагасын таптый, эш эзли. Гөлназ да кыскартуга эләккәч, Казандагы балалар бакчаларында эш эзли башлаган булган.

Бәлки яңа елга кадәр эшләп торырмын ди

Күрәсең, социаль челтәрләрдә, интернетта шау-шу тугач, Гөлназга 170нче мәктәп директорының укыту эшләрендә урынбасары шалтыратып: "Гөлназ, кил әле мәктәпкә, сине бер дә җибәрәсебез килми", дигән. Бу хакта Гөлназ әнисенә 2 ноябрь көнне шалтыратып әйткән.

"Кыскартуга эләккәч, барыбер ике ай дәвамында хезмәт хакын түлиләр, бәлки яңа елга кадәр эшләп торырмын диде ул", ди Равия ханым.

Икенче чирек башыннан Татарстандагы мәктәпләр яңа укыту планнары нигезендә эшкә керешәчәк. Бу көннәрдә район мәгариф идарәләре күпме укытучының эштән китәчәге, кыскартылганнарга һәм сәгатьләре кимегәннәргә ике ай дәвамында түләү өчен өстәмә күпме акча кирәк булачагы турында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына хисап җибәрә.

* * * *

26 октябрь Казанда Татарстан Дәүләт шурасының чираттагы утырышында татар теле тирәсендә туган киеренкелеккә президент Рөстәм Миңнеханов та кагылып китте. Ул Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйковка мәктәпләрдә тикшерүләр башлап кирәксез киеренкелек тудырдыгыз дигән дәгъва белдерде.

Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев утырышта чыгыш ясап, "уку елы уртасында укыту-тәрбия эшенә тыкшынмаска, укытучыларны һәм укучыларны сәясиләштермәскә" чакырды.

25 октябрь Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмәдән соң Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Азатлыкка "Бер укытучыны да урамда калдырырга җыенмыйбыз", дигән иде.

Хөрмәтле укучылар! Әгәр дә сездә Татарстанның башка мәктәпләрендә дә татар теле укытучыларын эштән куу турында мәгълүмат бар икән, аны Азатлык радиосына җиткерүегезне үтенәбез. Андый гамәлләрне раслаган фото, видео сурәтләрне дә тагып җибәрә аласыз. Безнең адрес: azatliq@rferl.org

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергәкүрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларынбелдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG