Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган тел"не җырлаган өчен җәзага тарта башладылар. Чистай


Чистайның татар җәмәгатьчелеге "Туган тел" җырын башкара
Чистайның татар җәмәгатьчелеге "Туган тел" җырын башкара

Чистай башлыгының милли һәм дини мәсьәләдә киңәшчесе Госман Хәкимовка "Туган тел"не җырлаган өчен 10 мең сум түләү кәгазе тоттырганнар.

26 октябрь, Татарстан Дәүләт шурасы утырышында татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелгән көнне Чистайда урамга чыгып "Туган тел" җырлаганнарга акчалата җәза бирү карары чыгарылган. Бу хакта Азатлыкка Чистай районы башлыгының милли һәм дини сорауларда киңәшчесе Госман Хәкимов хәбәр итте. Ул да "Туган тел"не җырлаучылар арасында була. Кичке якта "Туган тел"не җырларга укытучылар, ата-аналар, җәмәгать эшлеклеләре, 25ләп кеше җыела.

Хәкимовны 3 ноябрь башта полициягә чакыралар, протокол төзиләр һәм мәхкәмәгә алып китәләр. Анда урам чарасы үткәрү тәртибен бозуда гаепләү белдереп, Русиянең административ тәртип бозулар кодексының 22нче маддәсенең 2нче өлеше нигезендә 10 мең сум акчалата җәза бирү турында язу тоттыралар.

Госман Хәкимов
Госман Хәкимов

"Мин аларга: "Башка кешеләрдән гаеп эзләмәгез", дидем. Хәзрәткә һәм мөселман яшьләргә дә чыкмакчы булган алар. Бу чараны без икәү оештырдык дип кенә әйттем.

Мин "Туган тел"не генә җырлавыбызны, бернинди дә канун бозмавыбызны, икътисади һәм сәяси таләпләр куймавыбызны да әйттем. Минем кулыма мәхкәмә карарын һәм 60 көн эчендә 10 мең сум штраф түләргә дигән язу бирделәр", ди Хәкимов.

Административ тәртип бозу турында беркетмә
Административ тәртип бозу турында беркетмә

Госман әфәнде сүзләренчә, "Туган тел"не җырлаган вакытта яннарына беркем дә, полиция хезмәткәрләре дә килмәгән, полиция бу хакта социаль челтәрләргә куелган видеоязмадан белгән булырга мөмкин.

"Чистай – киләчәктә Татарстанда татарларны ни көтәчәген күрсәтеп тора. Монда татарлар нык куркытылган", дип сүзен дәвам итте Хәкимов.

"Чистай элек-электән татарлар торган урын, татар шәһәре булган. Чистай Алабуга һәм Казанга караганда да олырак. Бездә XI-XIII гасырның мөселман кабер ташлары бар. Ә руслар бернинди дә артефактлар белән үзләренең монда электән үк яшәгәнен раслый алмый.

Исламны кабул итү хакында да башта Болгарда түгел, ә Гаяз Исхакый туган авыл янындагы бер болында сөйләшүләр булган дигән сүзләр бар.

Мөхәммәдзакир Камал Чистави ишан инкыйлабка кадәр татар теле өчен бик каты көрәшкән

Тора-бара татарлар үз позицияләрен бирә-бирә катнаш никахлар китә һәм үз телләрен онытып үзләрен урыс дип тә яза башлыйлар. Әнә шулай итеп татарлар әкренләп-әкренләп позицияләрен бирә-бирә, хәзер Чистайда җанисәпкә күрә, татарлар 33 процент кына имеш, ә урыслар 46 процент яши. Калганнары чуашлар һәм башка милләтләр.

Безнең мондагы Мөхәммәдзакир Камал Чистави ишан инкыйлабка кадәр татар теле өчен бик каты көрәшкән. Ул Чистайда 1846 елдан 1893 елга кадәр указлы мулла булып тора. Ул Казанга барганда муллалар безнең мәчеткә дә кереп намаз укы дип аңа чират торган. Ул бик дәрәҗәле булган.

Әмма татарлар үз позицияләрен бирә-бирә безне почмакка хәзер китереп терәделәр. Без татарлар монда мескен хәлдә. Татар булганнар да үзенең татар икәнен белдерергә курка.

Нәбиуллин укытучыларны кыскартканда да дәшми

Безнең мәгариф идарәсе башлыгы Госман Нәбиуллин Дөнья татар конгрессында Чистай шәһәре татарлары вәкиле. Ник бер нәрсә эшләсен! Хәзер укытучыларны кыскартканда да дәшми ул", ди Хәкимов.

Госман әфәнде Азатлыкка Чистайда йөзгә якын укытучының кыскару алдында калуы турында да белдерде.

Дәүләт шурасының 33нче утырышы алдыннан "Туган тел"не җырлап, депутатларга Әлифба китаплары тоттырып, ана телен мәктәпләрдә укытуны яклауга теләктәшлек белдергән КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студентларын аңлатмалар язарга мәҗбүр итүләре, социаль челтәрләрдә аралашуларын тыю билгеле булды.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергәкүрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларынбелдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG