Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 ел нәтиҗәләре: Башкортстан


Кышкы Уфа

Узган 2019 ел республика, башкорт һәм татар халкы өчен нинди вакыйгалары белән тарихта кала?

РЕСПУБЛИКА ӨЧЕН МӨҺИМ ВАКЫЙГАЛАР

Узган 2019 елда Башкортстанда дөньяны селкетерлек зур вакыйгалар булмады. Шулай да республика өчен кайбер мөһим һәм кызу хәл-вакыйгаларны билгеләргә мөмкин.

2019 ел Сибай шәһәре янында урнашкан Учалы тау баектыру комбинатының күмер базында мәгъдән пыскып янып, һава күкерт диоксиды белән агулану сәбәпле, вакыйга ел буе игътибар үзәгендә булды. Рәсми чыганаклар проблемның хәл ителүен хәбәр итсә дә, шахтада янгын тулысынча туктамаган. Химия фәннәре докторы Марс Сәфәров һәм башка бәйсез экологлар шахталарны тулысынча су белән тутырырга тәкъдим итә. Алар фикеренчә, шунсыз янгынны сүндереп булмый. Ләкин шахталарда чимал калу сәбәпле, аларны ябарга уйлаучы юк. Шулай булгач, бу вакыйга алдагы елда да пыскуын дәвам итәчәк дигән сүз.

2019 елның 8 сентябрендә узган сайлауларда моңа кадәр вакытлыча вазифа биләгән Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы итеп сайланды. Ул сайлаучыларның 82 процент тавышын җыйды.

Узган елда Башкортстан диния нәзарәтенә бернинди альтернативасыз яшь мөфти Айнур Биргалин сайлап куелды. Аны Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин яклады һәм Башкортстан мөселманнары корылтаена да килде. Шул ук вакытта Айнур Биргалин Facebookта ногай активисты Рамил Ишмухамбәтовның башкортларга "татар" дигән "суррогат" тагылуы турындагы фикерен яклап чыкты.

Башкортстанда яңа уку елыннан мәктәпләр биш көнлек уку атналыгына күчте. Биш көнлек укуга күчүдә җәмәгатьчелек фикере өйрәнелмәде, ул Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән тормышка ашырылды. Татар-башкорт җәмәгатьчелеге моны туган телләрне кысрыклауның чираттагы алымы дип кабул итте.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров беренче тапкыр мөселман дини бәйрәмендә катнашып, Ураза гаетендә намаз укыды.

Узган ел юбилейларга бай булды. Башкортстан республикасы оешуга 100 ел тулды. Китап нәшрияты – 100, Башкортстан Язучылар берлеге 85 еллыгын уздырды. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 еллык та республика дәрәҗәсендә зурлап билгеләнде.

БАШКОРТ ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕГЕ ЭШЧӘНЛЕГЕ

2019 елда башкорт җәмәгатьчелеге өчен иң зур вакыйга 28-29 июньдә Уфада V Бөтендөнья башкортлары корылтаеның узуы. Корылтайда җәнҗаллар да булды. "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчынов һәм тагы берничә кеше районнардан делегат итеп сайлануга карамастан, исемлектән сызылган булып чыкты. Залга кергән "Башкорт" вәкилләренең сүз сорауларына җавап буларак алар куып чыгарылды. Корылтайда ул вакытта Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "шовинизмны алга сөргән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел" һәм "бу кешеләргә рәхимсез булачакмын", дип кисәтеп чыгыш ясады.

"Башкорт" оешмасы ел буе Куштау шиханын яклап төрле чаралар уздырды. 23 июнь Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау буенда башкорт ир-егетләре җыены, шихан янында кулга-кул тотып "Куштауның җанлы чылбыры", Мәскәүдә Кызыл мәйданда шиханны яклап пикет һәм башка чаралар уздырды. Куштауны яклап урам җыены уздыруга рөхсәт алалмагач, 2 декабрь җәмәгатьчелек җыены уздырып дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать кабул итте. Ул чарадан соң "Башкорт" оешмасы офисында берничә тапкыр тикшерүләр узды. Башкортстан прокуратурасы оешмага "экстремистик эшчәнлек алып барырга ярамавы" турында кисәтү ясады. "Ак тамыр" башкорт мәгарифен яклау оешмасы мәгарифне яклап каршылык чаралары уздырды.

14 мартта башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтов интернетта Русиянең бөтенлеген бозуга чакырып ясаган чыгышлары өчен сак астына алынды. Мәхкәмә ел барышында аның сак астына алынуын озынайтып килде. Соңгы мәхкәмә утырышында аның сак астында тотылуы 2020 елның март аена кадәр озайтылды.

Узган елда Дөнья башкортлары корылтае һәм "Башкорт" оешмалары рәисләре яңартылды.

Бер төркем башкорт оешмалары вәкилләре Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан Татар иҗтимагый үзәге активистларын хакимияткә чакыртып "башкорт җәмәгатьчелеге таләпләрен җиткерүне" сорап мөрәҗәгать итте. Анда ТИҮдән татар теленә дәүләт статусы таләп итүне туктату, Уфа "Нур" татар дәүләт театры янында татар теленә дәүләт статусы таләп иткән ялгыз пикетларны тыю, ТИҮ рәисе Кадерле Имаметдиновны җавапка тарттыру, республикадагы татар мәсьәләсен тик Башкортстан белән Татарстан арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы ике яклы килешү белән генә көйләү кебек таләпләр кергән иде. Радий Хәбиров башкорт оешмалары мөрәҗәгатен җавапсыз калдырды.

ТАТАР ОЕШМАЛАРЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ

Ел татар укучылары олимпиадасыннан башланып китте. Элек татар олимпиадасы аерым оештырылса, 2018 елдан башлап чуаш, мари һәм удмуртлар белән бергә уза. Татар җәмәгатьчелегенең Мәгариф министрлыгыннан аерым уздыруны соравы узган ел да җавапсыз калды.

24 февраль Уфада "Татар халкының үсеш стратегиясе" өлгесен тикшерү җыелышы узды. Стратегия турында фикер алышырга вакыт аз бүленде. Аның урынына чыгышлардан соң бер сәгатьлек тәнәфес игълан ителде. Тәнәфестән соң Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" спектакле күрсәтелде.

17 апрель Башкортстан республикасында Татарстан республикасы көннәре ачылды. Татарстан президенты татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Анда Рөстәм Миңнеханов чыгышын бик кыска тотты. Ул чыгышында Башкортстан татарларының санын бер миллион дип атады. Моны Башкортстан татар җәмәгатьчелеге 2020 елда узачак җанисәптә татар санын шул кадәр калдыруга "установка", ягъни хәер-фатиха дип кабул итте. Татарстан президенты белән очрашуда Башкортстан ягыннан өч кенә татарга сүз бирелде. Анда җырчылар Идрис Газиев татарча пластинкалар тарихы, Зифа Нагаева үз иҗаты һәм дуслык турында сөйләде. Очрашуда нибары икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыповның чыгышында гына берникадәр тәнкыйть һәм эшлекле фикерләр яңгырады.

Башкортстан республикасында Татарстан республикасы көннәре кысасында – 18 апрель Уфада Тукайга һәйкәл ачылды. Һәйкәл чыгымнарын Уфа шәһәре шурасы депутаты, эшкуар Артур Хаҗигалиев күтәрде. Чара узган мәйданга һәйкәл янын киләчәктә төзекләндерү өлгесе дә куелган иде. Аңа караганда, тирә-як халык ял итсен өчен тагын да төзекләндереләчәк, Тукай аллеясы булдырылачак. Ел барышында әлеге өлгедә каралган төзекләндерү эшләре үткәрелмәде.

26 апрель Уфада беренче тапкыр Тукай һәйкәле янында шагыйрь истәлегенә бәйрәм узды. Анда республикада яшәгән татар шагыйрьләре шигырьләрен укыды, чара Уфа "Нур" театры артистлары катнашлыгында музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.

Узган ел Туймазыда Габдулла Тукайга бюст куелды. Бюстны ачу 26 апрель Габдулла Тукай туган көнне узды. Туймазы шәһәрендәге "Төмәнәк" татар милли-мәдәни үзәге каршына куелган бюст та казна акчасына түгел, ә эшкуар һәм композитор Фәнир Галимов ярдәме белән куелды.

28 август Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим музеен ачу чарасы узды. Аны Татарстан финанслады, чыгымнар 2 миллион сум тәшкил иткән. Башкортстанда татар шагыйренә башка бер аерым музей да юк.

Башкортстанда узган "Татарча диктант"ка республиканың Мәгариф министрлыгы авторы булмаган башкортлар турындагы текст язарга мәҗбүр итте. Бу шактый җәнҗаллар тудырды.

Татар җәмәгатьчелек оешмаларының эшчәнлегенә килгәндә, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәсми теркәлүенең 10 еллыгын билгеләде. Анда Русиянең 30дан артык төбәгеннән килгән мохтарият җитәкчеләре дә катнашты. Оешманың чын тарихына килгәндә, милли-мәдәни мохтәрият 1999 елда оештырылган иде. Ягъни егерме еллык тарихы булган мохтарият үзенең 10 еллыгын билгеләде. Чара кысасында Бүздәк районында милли ашлар мәдәниятен үстерү максатыннан "Бәлешфест" үтте. Оешма ел барышында "Тукай моңнары", "Пушкин, Тукай, Кәрим", "Ике аккош", "Гаилә учагы" һәм башка чаралар уздырды.

Башкортстан татарлары конгрессы 2020 узачак Татарстанның 100 еллыгына әзерлек эшләрен башлады. Дөнья татар конгрессына тәкъдимнәр җибәрде. Оешма республикадагы бүлекчә җитәкчеләре катнашлыгында җыелыш уздырып, узган елга йомгак ясады, алдагысына эш планы кабул итте. Татар оешмаларыннан беренче булып алда торган җанисәпкә әзерлек эшләрен башлады. Татар конгрессы беренче тапкыр татарларны күмәк җыеп Яңа ел чарасын уздырды.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге оешуга 30 ел тулды. ТИҮ ул юбилейны уздыра алмады. Бәләбәй ТИҮе генә 30 еллыгын зурлап "Урал батыр" милли-мәдәни үзәгендә чара үткәрә алды. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге ел барышында тел статусын таләп итеп берничә ялгыз пикет уздырды. ТИҮ ВКонтакте челтәрендәге үзен "Ишбулды Әбйәлилов" дип атаган кешенең битендәге татарлардан көлгән урыннар уңаеннан прокуратурага мөрәҗәгать итте. ВКонтакте челтәрендәге "татар-яһүд экспанциясе", "татар хатыннары сөтеннән кымыз ясау" һәм башка мисаллар китереп язган ТИҮ мөрәҗәгате прокуратура тарафыннан тикшерүгә алынмады.

7 июнь Уфада Русиядә беренче хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте оештырган мәгърифәтче Мәрьям Солтанова-Акчурина яшәгән йортка тактаташ ачу чарасы узды. Ул "Берлек" оешмасы тырышлыгы һәм чыгымнары белән тормышка ашырылды. Оешма ел барышында төрле көнүзәк проблемнар буенча түгәрәк өстәлләр уздырды.

Татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" һәм "Ак калфак" оешмалары да ел барышында күп кенә чаралар уздырды.

фикерләр (32)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG