Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 ел югалтулары


Яңа бистә зираты
Яңа бистә зираты

Узып баручы елда татар-башкорт дөньясында тынылган, аның үсешенә өлеш кертеп бакыйлыкка күчкән шәхесләр шактый. Азатлык арабыздан мәңгелеккә китеп барган кешеләрне искә алырга тәкъдим итә.

Кызганычка, 2018 ел да фаҗига, бәла-казаларсыз узмады. 11 февраль Мәскәү янында "Саратов һава юллары" ширкәте очкычы һәлакәткә юлыкты, 71 кешенең гомере өзелде.

2018 ел Русиянең Кемерово шәһәрендә "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып 60 кеше, шул исәптән 41 бала һәлак булуы белән истә калачак. 25 мартта булган бу коточкыч фаҗига бөтен илне тетрәтте.

17 октябрь Кырымның Керич шәһәрендәге политехник көллиятендә һөҗүм нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булды. Ул башта террор гамәле дип бәяләнсә, соңннан үтерү җинаятенә үзгәртелде.

2018 ел югалтулары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:48 0:00

Азатлык татар-башкорт дөньясында йолдыз булып янган, милләт дип җан аткан, аның үсешенә өлеш керткән һәм быел бакыйлыкка күчкән шәхесләрне искә алырга тәкъдим итә. Алар быел да, кызганыч, байтак булды, сәхнә осталары, язучылар, галимнәр, дин әһелләре, милли хәрәкәт әйдаманнары.

Сәгыйть Садри (1917-2018)

Сәгыйть Садри
Сәгыйть Садри

Узып баручы елның беренче көнендә үк Австралиядә татар мохитен тудыручыларның берсе Сәгыйть ага Садриның 100 яшендә вафат булуы билгеле булды. Ул татарлар күпләп яшәгән Аделаида шәһәренең мөселман зиратында җирләнде. Татар мөһаҗирләренең күренекле шәхесе хатыны Ләйлә белән Сәгыйть Садрилар Австралиягә татарларны китерүгә зур өлеш куйды, килүчеләрнең балалары татар телен, татар мәдәниятен һәм ислам динен югалтмасын өчен зур эшләр башында торды.

Мөхәммәт Миначев (1938-2018)

Мөхәммәт Миначев
Мөхәммәт Миначев

13 февраль күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Мөхәммәт Миначев мәңгелеккә юл алды. Ул туган ягында, Түбән Новгород өлкәсе Яндавище авылында җирләнде. Мөхәммәт Миначев татар тормышында актив катнашты, Мәскәүдә татар мәнфәгатьләрен яклаучы, гаделлек эзләүче тыңгысыз җан булды. Мәрхүм Азатлыкның даими укучысы иде, фикерләрен даими белдереп торды. ​

Әнәс Галиуллин (1940-2018)

Әнәс Галиуллин
Әнәс Галиуллин

9 мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Әнәс Галиуллинны югалтты. Соңгы елларда "Бер тамчы ярату" спектаклендә Сафуанны, "Американ"да Шәех Морзаны, "Гайфи бабай, өйлән, давай" комедиясендә Саттарны, "Йосыф вә Зөләйха"да Кыйтфирны һәм башка бик күп рольләрне уйнаган мәрхүм артист тамашачы мәхәббәтен яулады. Әнәс Галиуллин Татарстанның халык артисты иде.

Әхәт Мортазин (1959-2018)

Әхәт Мортазин
Әхәт Мортазин

13 март Башкортстанда күренекле диктор, радио һәм телевидение алып баручысы, Башкорстанның халык артисты Әхәт Мортазинның йөрәге туктады. Радиода эшен тәмамлап чыккан, кич белән вафат булган. 60 яшенә якынлашкан Әхәт Мортазин Уфаның мөселманнар зиратында җирләнде. Башкорт радио һәм телевидениесенең танылган дикторы күп шәкертләр тәрбияләп калдырды.

Тимур Акулов (1953-2018)

Тимур Акулов
Тимур Акулов

2 майда Татарстан президентының элекке киңәшчесе, Русия думасының алтынчы чакырылыш депутаты Тимур Акулов 65 яшендә вафат булды. 1991 елда Акулов Татарстан президентының халыкара мәсьәләләр киңәшчесе итеп билгеләнә, 1995 елдан президентның тышкы элемтәләр департаменты мөдире була. Ул Кандаһар вакыйгалары белән бәйле булган шәхес, талибаннар белән сөйләшүләр алып барган. Ул вакытта барлык хәбәрләрне Азатлык радиосы аша белә идек дип сөйләгән иде.

Наил Алан (1963-2018)

Наил Алан
Наил Алан

Азатлык өчен быел зур югалту белән истә калачак. 11 июньдә Кабо Верде утрауларында ял иткәндә безнең өчен кадерле, киң күңеллек һәм намус белән яшәү үрнәге булган, журналистика принципларына тугры, сүз иреге, кеше хокуклары өчен көрәшкән, сәнгать темасына яратып язган, татар дип йөрәге типкән, тормышны, кешеләрне сөйгән Наил Аланның йөрәге туктады. Мәрхүмнең гәүдәсе 23 июньдә туган ягы – Татарстанның Теләче районы Алан авылына кайтарылып җирләнде. Наилгә 55 яшь иде.

Әхмәт Саттар (1939-2018)

Әхмәт Саттар
Әхмәт Саттар

14 июньдә күренекле татар шагыйре, әдип, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Саттар 78 яшендә Анапада шифаханәдә вафат булды. Әхмәт Саттар Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев башкаруындагы "Серле күзләр", Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина башкаруындагы "Ялгыз агач" җырлары авторы буларак та таныш.

Илдус Әмирхан (1940-2018)

Илдус Әмирхан
Илдус Әмирхан

18 июньдә галим, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Илдус Әмирхан озак авырудан соң вафат булды. Илдус ага атаклы Әмирханнар нәселе дәвамчысы буларак гомерен мәгърифәтчелеккә багышлады, дистәләрчә китап, фәнни хезмәтләр язды. Галим татарларны мәхәллә булып яшәп сакланып калу юлларын эзләде, аның платформасын булдырды, 1990нчы елларда Милли университет булдыруда катнашып, шәкертләренә белем бирүне оештырып җибәргән иде. Берара Милли Мәҗлес рәисе булып торды. Хакимият аның хезмәтләрен тиешлечә бәяләмәде.

Флера Калмурзина (1930-2018)

Флера Калмурзина
Флера Калмурзина

16 июльдә 89 яшендә рәсем ясау һәм милли киемнәр дизайны белән шөгыльләнгән Флера Калмурзина бакыйлыкка күчте. Ул милли кием дизайны белән шөгыльләнде, милли сәнгатьне популярлаштырды, үзе дә һәрвакыт милли киемнән йөрде. Милли сәнгатьне үстерү юнәлешендә Флера Калмурзина соңгы көннәренә кадәр шөгыльләнде, курчакларга милли киемнәр дә текте. ​

Абдулхан Әхтәмҗан (1930-2018)

Абдулхан Әхтәмҗан
Абдулхан Әхтәмҗан

27 июньдә Мәскәүдә 87 яшендә тарих фәннәре докторы, Татaрстан фәннәр акадeмиясенең шәрәфле әгъзасы, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) профессоры Абдулхан Әхтәмҗан вафат булды. Ул МГИМОны тәмамлап, шунда доцент, профессор була, кафедра мөдире булып эшли. Төп хезмәтләре халыкара мөнәсәбәтләр тарихына, Германия, Австрия һәм башка Европа илләре тарихына багышланган.​

Сейран Усеинов (1938-2018)

Сейран Усеинов
Сейран Усеинов

28 июнь кич Акмәчеттә кырымтатар теле белгече, дистәләрчә сүзлекләр, дәреслекләр авторы, мөгаллим Сейран Усеинов 80 яшендә вафат булды. Мәрхүм кырымтатар телен үстерүгә зур өлеш керткән, кырымтатар телендә белем бирүне оештыруда актив эш башкарган шәхес булды.

Гафур Каюмов (1959-2018)

Гафур Каюмов
Гафур Каюмов

26 июль кичендә татар драматургы, театр режиссеры Гафур Каюмовның гомере өзелде. Ул Арча мәдәният сараенда сәхнә декорацияләрен куйганда егылып төшкән, реанимациядә вафат булган, дигән хәбәр яшен тизлегендә таралды. Гафур Каюмов 2004 елдан Әлмәт театрында баш режиссер булып эшләде. Ул драматург булып та танылды, киноларда да төште. Режиссер туган авылы Яңа Сәрдә авылында җирләнде.​

Флера Тарханова (1947-2018)

Флера Тарханова
Флера Тарханова

31 июльдә күренекле шагыйрә, тәрҗемәче, журналист Флера Тарханова бакыйлыкка күчте. Шагыйрә туган авылы Чистай районы Яуширмә авылы зиратында җирләнде. Флера ханым Гүзәл Яхинаның зур шау-шу һәм кызыксындыру тудырган "Зөләйха күзләрен ача" әсәрен татарчага тәрҗемә итте. Озак еллар дәвамында Татарстан хөкүмәте каршында тәрҗемәчеләр бүлегендә эшләде, телнең сафлыгы калсын, татарча дөрес язарга кирәк дип сөйли иде.

Рим Идиятуллин (1940-2018)

Рим Идиятуллин
Рим Идиятуллин

13 сентябрь Уфада яшәүче күренекле татар шагыйре, журналист Рим Идиятуллин 79 яшендә бакыйлыкка күчте. Озак еллар дәвамында "Кызыл Таң" газетасында әдәби бүлекне җитәкләгән Рим әфәнде Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такташ исемендәге бүләккә лаек булган иҗатчы иде. Ул - татар һәм башкорт телләрендә чыккан биш китап авторы. Аның шигырьләре тирән мәгънәгә, фәлсәфәгә бай иде. ​

Фәһимә Хисамова (1936-2018)

Фәһимә Хисамова
Фәһимә Хисамова

17 сентябрь 81 яшендә галимә Фәһимә Хисамова вафат булды. Фәһимә Хисамова – танылган тел галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор. Татар теле өлкәсендә дистәләгән фәнни хезмәт, китап авторы. Татар теле морфологиясе өлкәсендә тикшеренүләр алып барган. Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. КДУда белем бирү дәверендә йөзләрчә шәкерткә белем бирде, зур тормышка юл ачты. Галимәне югары профессионал гына түгел, кече күңелле, миһербанлы шәхес итеп тә искә алып соңгы юлга озаттылар.

Илфат Юмагулов (1962-2018)

Илфат Юмагулов
Илфат Юмагулов

23 сентябрь Башкортстанның атказанган артисты Илфат Юмагуловның йөрәге тибүдән туктады. Ул театр һәм киноларда төрле рольләр уйнап халык арасында танылды. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма, “Нур” татар дәүләт театрларында эшләде. Илфат Юмаголов чирләгән, якыннары әйтүенчә, ул ике көн кома хәлендә ятып, җан биргән. Актерга нибары 56 яшь булган.

Рифкать Әхмәтҗанов (1933-2018)

Рифкать Әхмәтҗанов
Рифкать Әхмәтҗанов

11 октябрь тел белгече, тюрколог, татар теленә багышланган берничә сүзлек авторы Рифкать Әхмәтҗанов бакыйлыкка күчте. Ул туган ягы - Башкортстанда җирләнде. Рифкать әфәнде 200дән артык фәнни хезмәт авторы, филология фәннәре докторы. Өч томлык татар теленең аңлатмалы сүзлеген (1977-1981) төзүчеләренең берсе. Шулай ук Татар-төрек сүзлеге, Татар теленең этимологик сүзлеге авторы. Соңгы елларда Казаннан китеп Башкортстанда яшәде.

Тәслимә Хәләф (1953-2018)

Тәслимә Хәләф
Тәслимә Хәләф

Театр сәнгате дөньясында тагын бер йолдыз сүнде. 13 октябрь Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф (Фәйзуллина) вафат булды. Аңа 65 яшь иде. Соңгы вакытта ул яман чир белән көрәшкән, әмма әҗәлне җиңә алмаган. Театрда дистәләрчә еллар эшләү дәверендә 70ләп роль иҗат иткән Тәслимә Хәләф әдәби иҗат белән дә шөгыльләнде, пьесалар тәрҗемә итте. Популяр җырлар авторы буларак та танылды. Мәрхүмә Казанның Самосырово бистәсендәге мөселман зиратында җирләнде.

Әгъдәс Борһанов (1920-2018)

Әгъдәс Борһанов
Әгъдәс Борһанов

8 ноябрьдә тарих фәннәре докторы, профессор Әгъдәс Борһанов 98 яшендә вафат булды. Ул гомерен татар тарихын өйрәнүгә багышлады, Мәскәүдә гомер кичерде, иҗтимагый тормышта актив булды, үз фикерен яшермичә белдерә иде. Соңгы васыяте итеп Казанда җирләүләрен сораган. Ул Казанның Арча зиратында җирләнде.

Рауза Хәйретдинова (1928 – 2018)

Рауза Хәйретдинова
Рауза Хәйретдинова

Гомерен татар сәхнәсәнә багышлаган, Мәйсәрә, Галиябану рольләрендә танылган, Камал театры артисткасы Рауза Хәйретдинова 90 яшендә 2018 елның 15 ноябрендә фани дөнья белән хушлашты. Рауза ханым өлкән яшьтә булуына карамастан, татар театры тормышы белән кызыксынып торды, яшь артистларның иҗатларын күзәтте.

Сәкинә Шәймиева (1939-2018)

Сәкинә Шәймиева
Сәкинә Шәймиева

16 ноябрь каты авырудан соң 79 яшендә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева вафат булды. Сәкинә ханым халык күңелендә тыйнак, лаеклы, горур, кешеләргә ачык, гаилә учагын саклаучы ханым буларак истә калды. Хушлашу мәрасиме Казанның Мәрҗани мәчетендә узды, мәрхүмә Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнде.

Фәнис Фәтхи (1961-2018)

Фәнис Фәтхи
Фәнис Фәтхи

Быел Азатлык тагын бер хезмәттәшен югалтты. Чираттагы ачы хушлашу. Мюнһен, Прага, аннары Уфада эшләгән журналист Фәнис Фәтхи 22 ноябрь мәңгелеккә китеп барды. Гомер буе журналистикада эшләгән Фәнис Фәтхи татар дөньясын яхшы белде, Башкорстандагы яшәешне яктыртты. Барысы да аны көләч йөзле, һәр кешегә матур җылы сүз таба белүче, миһербанлы итеп искә ала. Фәнис кинәт кенә чирләгән, табиблар яман шеш диагнозын куйган, әмма әҗәл тырнагы астыннан аны коткарып булмады. Фәнискә 57 яшь иде, аны соңгы юлга туган ягында, Башкортстанның Бүздәк районының Кәпәй-авылында озаттылар.​

Рөстәм Закуан (1957-2018)

Рөстәм Зәкуанов
Рөстәм Зәкуанов

Яман чир 2 декабрьдә шагыйрь Рөстәм Зәкуановны да бездән тартып алды. Шагыйрь озакка сузылган авырудан соң 61 яшендә вафат булды. Рөстәм Зәкуанов шигырьләр язды, күп кенә танылган җырлар авторы иде. Соңгы елларда "Таттелеком" ширкәтендә эшләде, Лотфулла Шәфигуллин белән Кырлай авылында Тукай бала вакытында яшәгән Сәгыйдулла абзый йортын торгызу, бөек татар мәгърифәтчесе һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең туган авылында истәлек урыны ачу кебек эшләрне башкарды. Шушы эшләре өчен Рөстәм Зәкуанов 2018 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды.

* * *

Быел бакыйлыкка күчүчеләр арасында АКШ сенаторы Джон Маккейн, АКШның элеккеге президенты Джордж Буш, танылган журналист Орхан Джемаль, танылган актер, режиссер Олег Табаков, җырчы Иосиф Кобзон, тарихчы, язучы Морад Аджи, БМОның элеккеге җитәкчесе Кофи Аннан, галим Стивен Һокинг, IKEA кибет челтәренә нигез салучы Ингвар Кампрад һәм башкалар бар.

Кадерле укучылар, бу исемлеккә безнең игътибардан читтә калган шәхесләр дә бардыр, комментларда языгыз, үзегезнең югалтуларыгыз булса, уртаклашыгыз. Арабыздан китеп барган күренекле шәхесләрнең эшен дәвам итүче буын аякка басыр, телне, милләтне саклау әләмен күтәреп алучылар саны артыр дип өметләнәбез. 2019 ел барыбыз өчен дә югалтуларсыз булсын.

XS
SM
MD
LG