Accessibility links

Кайнар хәбәр

Выбираем Человека года. Кто повлиял на татар и башкир в 2021


В конце каждого года Азатлык Радиосы подводит итоги и вместе с читателями выбирает Человека года. Кто, по-вашему, своими действиями и словами больше всего повлиял на татар и башкир? Азатлык предлагает проголосовать за одного из 10 человек или предложить свою кандидатуру. Информацию о каждом кандидате предлагаем с подстрочным переводом (тәрҗемә) и словариком (сүзлек). Голосование не является социологическим исследованием, и отражает мнение только его участников. Киттек!

1. Фирдус Тямаев

Популярный исполнитель, заслуженный артист Татарстана

2021 елда Русиядә җанисәп (перепись) үткәрелү сәбәпле, татар-башкорт мәсьәләсе янә кискенләште (снова обострилась). Җырчы Фирдүс Тямаев Башкортстанга татар артистларын кертмәү мәсьәләсен күтәреп чыкты (поднял проблему), түрәләрне тупас эш итеп (действовать грубо), ике халык, ике республика арасын бозуда гаепләде (обвинил). Үз хокукларын яклап (защищая свои права) ул мәхкәмәгә (в суд) дә мөрәҗәгать итте. Җырчы җанисәп мәсьәләсендә дә сивил активлыгын (гражданскую активность) күрсәтте, күп чыгышлар ясады, концертлар куйды. Тямаев хәйриячелектә (благотворительность) дә еш катнаша, бу мәсьәләдә башкаларны да катнашырга өнди (призывает).

кискен - остро(ый)
кискенләшү - обостряться
күтерәп чыгу - поднять (вопрос, проблему)
тупас - грубо(ый)
хокук - право
хокукларны яклау - защищать права
хәйрия - благотворительность

2. Дамир Исхаков

Историк, член Милли Шура в Татарстане

Быел галим (ученый) Русия думасына сайлауда (в выборах) "Русия азатлык (свобода) һәм гаделлек (справедливость) фиркасе" исеменнән катнашты, үзенә бирелгән мөнбәрне (трибуна) федераль дәрәҗәдә милли мәгариф, федерализм, республикалар хокуклары мәсьәләләрен күтәрү өчен кулланды. Дамир Исхаков җанисәп вакытында да актив булды, төбәкләргә йөрүче, җәмәгатьчелек белән эшләүче иң актив кешеләрнең берсе булды. Дамир Исхаков — федерализм, хокуклар, Татарстанның киләчәге турында ачык язучы (открыто пишущий) һәм сөйләүче (говорящий) спикерларның берсе.

галим - ученый
сайлау(лар) - выборы
азатлык - свобода
гаделлек - справедливость
мөнбәр - минбар, трибуна
ачык - открыто(ый)

3. Тимур Мухтаров

Ученый-филолог, активист в Башкортостане

Җанисәп сәбәпле татар белән башкорт арасында туган киеренкелек (напряжение) вакытында ике халыкның дуслыгын алга сөрүче, конструктив хезмәттәшлек (сотрудничество) тәкъдим итүче галим. Быел ул Татарстан галимнәре һәм иҗтимагый активистлар белән түгәрәк өстәлләрдә (круглый стол) катнашты, татар-башкорт дуслыгы мәсьәләсен күтәреп чыкты, Башкортстанда башкорт теле үсеше өчен җитәрлек (достаточно) гамәлләр башкарылмавын (не делается) тәнкыйтьләде (критиковал). Ел азагында галим эшеннән алынды (был уволен), моны ул нәкъ югарыда әйтелгән гамәлләре өчен үч алу (месть) дип бәяли.

түгәрәк өстәл - круглый стол
хезмәттәшлек - сотрудничество
тәнкыйть - критика
эштән алу - увольнять
үч алу - мстить

4. Камиля Валиева

Фигуристка

Спорт дөньясында быел барлыкка килгән (появившаяся) яңа йолдыз. Камилә Вәлиева Skate Canada 2021 һәм Rostelecom Cup 2021 гран-при җиңүчесе (победитель), ул Finlandia Trophy 2021 турнирында беренче урын алды, Русия чемпионатында көмеш (серебряная) медальгә ия булды. Спортчы быел тимераякта нәфис шууда (фигурное катание) берничә дөнья рекорды да күрсәтә алды. Русиядә тимераякта нәфис шууда иң өметле (подающая надежды) спортчыларның берсе санала.

көмеш - серебро(серебряный)
алтын - золото (золотой)
тимераяк - коньки
нәфис шуу - фигурное катание
өмет - надежда

5. Фарит Закиев

Председатель ВТОЦ, активист

Фәрит Зәкиев җитәкләгән Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә(Всетатарский общественный центр ВТОЦ) быел ябылу куркынычы яный (грозит опасность закрытия), Татарстан прокуратурасы аны экстремистик оешма дип тануны (признать) сорый. Ел дәвамында Зәкиев милли хәрәкәтнең үзәген тәшкил иткән оешманы яклап килде, урам чараларына (митинги) чыкты, мәхкәмәләрдә аны яклады. Оешманы яклап ул Русия баш прокурорына кадәр барып җитте. Моннан тыш Фәрит Зәкиев җитәкчелегендәге ТИҮ милли хокукларны, федерализмны, Татарстан президенты атамасын яклау (защита названия должности президента) чараларын оештырды, Хәтер көнен (День памяти) Татарстанда истәлекле көннәр (памятные даты) рәтенә кертү тәкъдиме белән чыкты.

ябылу - закрытие
куркыныч- опасность
янарга - грозить
атама - название
Хәтер көне - День памяти
истәлекле - памятный

6. Ильгиз Зайниев

Драматург, главный режиссер театра "Әкият" в Казани

Татар театры өлкәсендә дә быел аерым атарлык вакыйгалалар (события) булды. Елның иң зур премьераларының берсе дип "Әкият" курчак театрының "Адәмнәр" спектаклен атап була. Идел буенда зур ачлыкка (голод) 100 ел тулуга режиссер Илгиз Зәйниев Галимҗан Ибраһимовның әлеге әсәрен сәхнәләштерергә булды, "бу вакыйга милләтнең язмышында (в судьбе народа) гасырлар (века) буена сакланырлык тирән эз (глубокий след) калдырган" дип саный ул. Спектакль шактый уңышлы булды, моны "Алтын битлек" (Золотая маска) бәйгесенә 5 номинация дәлилли. Моннан тыш быел Зәйниев театр сәнгатенә зур өлеш (большой вклад) керткән өчен Дамир Сираҗиев исемендәге премия дә алды. Шулай ук аның милли театр киләчәге, үсеше турында актив чыгышларын (выступления), татар театрларында урысча спектакль кую күренешләрен тәнкыйтьләвен дә искә төшерә алабыз (можем вспомнить).

вакыйга - событие
ачлык - голод
язмыш - судьба
милләт - народ
зур өлеш - большой вклад

7. Гузель Сагитова

Заместитель председателя исполкома мэрии города Казани

Кариев татар яшь тамашачы театры җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова быел Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде (назначена). Бер елда ул шактый активлык күрсәтте, Туган телләр елы уңаеннан күпсанлы чараларны дәүләт дәрәҗәсендә (на государственном уровне) үткәрүгә иреште. Быел Казан метросында туган телләргә багышланган поезд йөри башлады, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре (сотрудники) һәм Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен татар теле дәресләре узды, "Үз телем" гранты оештырылды, Казанда татар теленә һәм башка милли телләргә багышланган төрле чаралар һәм фестивальләр үтте. Аерым алганда Казанда элмә такталарны (таблицы, названия) татарчалаштыру омтылышын да әйтеп узарга кирәк.

хезмәт - труд
хезмәт күрсәтү өлкәсе - сфера обслуживания
хезмәткәр - сотрудник

8. Михаил Любимов

Журналист программы "7 дней" канала ТНВ в Татарстане

2021 елда коронавирус пандемиясе дәвам итте (продолжалась). Русиядә рәсмиләр (официальные лица) авыруның никадәр куркыныч (насколько опасно) булуы турында сөйләргә, ышандырырлык статистикаларны чыгарырга (выпускать достоверную статистику) яратмаган (не любят) хәлдә, халыкка чынбарлыкны сөйләү журналистлар җилкәсенә төшә (падает на плечи журналистов). "Семь дней" тапшыруы журналисты Михаил Любимов пандемиянең беренче көннәреннән үк Covid-19 хакында репортажлар эшли, ул хастаханәләрнең кызыл зоналарында кимендә 49 тапкыр булып чыккан бердәнбер журналист. Дәүләт телеканалында эшләгән килеш ул республикадагы чын вазгыять (настоящая ситуация), дөреслеккә туры килмәгән статистика (статистика, которая не соответствует реальности) турында ачык сөйләгән кеше.

рәсми - официально(ый)
рәсмиләр - власти, официальные лица
ышандырырлык - достоверный(ая)
дөрес - правильный

9. Тагир Вахитов

Активист, журналист

Элек (раньше) БСТда диктор булып эшләгән Таһир Вахитов узган ел Башкортстанда Куштау тирәсендә (вокруг) булган хәлләргә протест белдереп, эшеннән китте (уволился). Быел ул Русия думасына депутатлыкка намзәт (кандидат) булырга теләде, тик сайлау комиссиясе аны үткәрмәгәч, үз хокукларын яклау өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте (обратился) Намзәт булып теркәлә алмагач (не смог зарегистрироваться), ул сайлауга күзәтүчеләрне туплады, сайлауда күпсанлы хәрәмләшүләр (фальсификации) турында хәбәр итте. Вахитов — демократик институтларны һәм федерализмны яклаучы иң актив башкорт активистларының берсе.

хәрәм - противоположное "хәләл" - неразрешенное
хәрәмләшү - фальсификация
намзәт - кандидат
мөрәҗәгать - обращение

10. Ольга Мисик

Активист

2021 елгы җанисәптә "Зирәк җанисәп" (Умное голосование) дигән төшенчә барлыкка килде. 2019 елда Мәскәүдәге протест чарасында куәт хезмәткәрләре (силовики) каршында Русия Конституциясен кычкырып укыганнан соң танылган сәяси активист Ольга Мисик быелгы җанисәптә татар булып язылачагын (запишется татаркой) белдерде, шул рәвешле Русия милләтләренә игътибар җәлеп итәргә (обратить внимание) тәкъдим итте. 18 яшькә кадәр ул үзен урыс дип санавы (считала) һәм шулай дип аталу хокукын яклавы, аннан кинәт кенә (внезапно) үзендә татарлыкның урыслыктан күбрәк булуын аңлавы турында сөйләде активист. Аның мисалында (на ее примере) кайбер башка активистлар да җанисәптә урыс булмаган милләтләр вәкилләре булып язылырга өндәделәр.

зирәк - умный
игътибар - внимание
җәлеп итү - притягивать, обращать (внимание)
санау - считать
мисал - пример


ТАВЫШ БИРЕГЕЗ! ГОЛОСУЙТЕ!

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG