Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 йомгаклары: мәдәният дөньясы


Кышкы Казан
Кышкы Казан

Яңа мәдәният министры, милли китапханәне "Казан" милли-мәдәни үзәгенә күчерү, драмтеатрдан музыкаль театр ясау нияте, һәйкәлләр, премьералар...

Зур җиңүләр, тамашалар, көтелгән вакыйгалар

Актер һәм биюче Нурбәк Батулла Русия күләмендә уза торган "Алтын битлек" театраль бәйгесендә "Балет-заманча бию/ир-ат роле" номинациясендә җиңү яулады. Бүләкләү тантанасында Нурбәк татар телендә чыгыш ясады. "Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм", диде ул.

Батулла "Алтын битлек" премиясен алган беренче татар. "Әлиф" хореографик спектакль премьерасы 2017 елның сентябрендә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә узды. Ул нәкъ татар теле өчен көрәшнең кызган чагында күрсәтелде.

"Калеб" проекты һәм "Иҗади мохит" ("Творческая среда") фондлары, Камал театры ярдәме белән оештырылган бу спектакльнең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Төп рольне биюче Нурбәк Батулла башкарды. "Әлиф"не журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр моңарчы күрелмәгән, гаять үзенчәлекле спектакль дип бәяләде. Шуннан соң "Әлиф", сәхнә булмаганлыктан, шактый күрсәтелми торды һәм яңа сезонда Кариев театрында янә тәкъдим ителде.

18 декабрь Туфан Имаметдинов халык хозурына чираттагы иҗат җимешен тәкъдим итте. "Әллүки" – телне югалту, тамырлардан өзелү нәрсәгә китерергә мөмкинлеген ачып салган спектакль.

"Әллүки" – үлә баручы телләр турында тамаша
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:16 0:00

Режиссер үз тамашалары белән Русиядә урыс булмаган халыкларның ассимиляциясе коточкыч тизлектә баруы, татарларны да телсез калу афәте каплап алу мөмкинлеге турында кисәтә.

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры тамызып кына татар тамашаларын да күрсәтә. Бу хакта җәмәгатьчелек ризасызлыгын белдереп тора, әмма эт өрә, кәрван бара дигәндәй, театр җитәкчелеге шулай эшләвен дәвам итә. Быелның зур вакыйгаларыннан берсе – театрның тагын бер татар тамашасы чыгаруы. Быел "Сөембикә" операсы сәхнәләштерелде. Аның авторлары – Резедә Ахиярова белән Ренат Харис.

Казанда "Сөембикә" операсы беренче тапкыр күрсәтелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:03 0:00

Премьера шау-шу белән ачылды. Татар җәмәгатьчелегенең бер өлешенә аның сюжеты да, Сөембикә образының ничек күрсәтелүе дә ошамады. Операны Сөембикә-ханбикәне түбәнсетү дип бәяләүчеләр дә булды. Бу темага түгәрәк өстәл сөйләшүе дә уздырылды. Ринат Харис исә татар матбугатында чыккан мондый язмаларга игътибар бирмәскә чакырды.

29-31 августта Казанда заманча татар мәдәниятен үстерү ниятеннән Tat Cult фестивале үтте. Республика көнендә Казан кирмәне буенда рок, электрон музыка, әдәби, театраль, күргәзмәләр мәйданнары эшләде. Бу беренче тапкыр узган шундый зур тамаша булды.

TAT CULT FEST Казан Кирмәнен шаулатты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:45 0:00

Берничә мәйданда яшьләр өчен заманча төрле чаралар уздырган фестивальне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та карап узды.

Казанда татар яшьләренең мәдәни чаралары өчен аерым үзәк булдыру турында сүз күптән бара, әмма әлегә бу эш башкарылмады. Азатлык мәгълүматларына караганда, "Смена", "Штаб" мисалындагы татар үзәге өчен бина Казанның үзәгендә булачак.

Татарстанда быел беренче тапкыр Аяз Гыйләҗев исемендәге фестиваль оештырылды. Анда республика театрларыннан тыш, Хакасия театры да чыгыш ясады. Барысы да Гыйләҗев әсәрләре нигезендә спектакльләр куйды.

2018 ел балалар өчен эшләүче "Шаян ТВ" каналының тәүлек буе күрсәтә башлавы белән дә истә кала.

"Шаян ТВ" эшен башлый
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

Телеканал алдан вәгъдә ителгәннән соңрак эшли башлады, ахыр чиктә "Яңа гасыр" телерадиоширкәте (ТНВ) "Шаян ТВ" балалар телеканалы өчен лицензия алуга иреште. Рөхсәт документлары ун елга, 2028 елның 25 октябренә кадәр бирелгән. "Шаян ТВ" әлегә "Таттелеком" операторында, кабель аша, цифрлы мультиплекста, shayantv.ru сайтында һәм Youtube-та карап була. Бу балалар каналы татарча эшли.

Быел беренче тапкыр Әлфия Авзалова исемендәге халыкара җыр фестивале узды.

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге I халыкара фестиваль-бәйге үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:37 0:00

Беренче коймак төерсез булмады, фестиваль Әлфия апаның рухын рәнҗетте диючеләр дә булды, жюри җитәкчесе Венера Ганиевага фестиваль концепциясен яклап акланырга да туры килде.

Өченче тапкыр "Үзгәреш җиле" дә узды. Беренче елны зур вакыйга итеп тәкъдим ителгән, Татарстан бюджетыннан 70-ләп млн сум акча бүленеп бирелгән фестиваль халык арасында югары бәя ала алмады, кызыксыну сүрелә бара.

"Үзгәреш җиле-3": яңача җырлап колхозлыктан арыну
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:48 0:00

22 декабрь Казанда "Татар җыры" фестивале узды.

Татар җыры - 2018
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:18 0:00

Бусы да гадәтләнгән тамаша, әмма "Татар җыры" быел Мәскәүнең Кремль сараенда беренче тапкыр ике телдә урысча-татарча узды. Бу Кремль сарае җитәкчеләренең таләбе дип аңлаттылар. Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль концертлары Казан, Уфа, Мәскәүдә узды. Рөстәм Яхин исемендәге фестиваль дә лаеклы узды, әмма ул хакта халык белми калды дисәң дә була.

Казанда Рөстәм Яхин исемендәге фестиваль узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:23 0:00

Татар эстрадасына борын чиерткән Элвин Грейның Казанда узган соло концертына 9 мең тамашачы җыелды.

Бу татар эстрадасы тарихында беренче шундый вакыйга. Әлегә кадәр бер генә җырчы да моның кадәр тамашачы җыю белән мактана алмый.

Быелдан Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар яздыра башлады. Алар www.tatkniga.ru сайтына урнаштырыла бара. Яздыруга эчтәлеге ягыннан сыйфатлы, популяр әсәрләр сайлап алынган. Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, татар халык әкиятләре , җымгысе 21 автор әсәрләренең аудиосы барлыкка киләчәк. Китапларны Камал, Тинчурин театры артистлары, алып баручылар укый.

Яңа министрның "оптимизациясе"

Быел Татарстанның мәдәният министры алмашынды, Айрат Сибагатуллин урынына Ирада Әюпова мәдәният министры итеп билгеләнде. Ул беренче көннәреннән үк проблемлы өлкәләрне җайга салырга тырышты.

Кариев исемендәге яшь тамашачы дәүләт театрына яңа мөдир итеп "Калеб" берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде. Шул рәвешле "Калеб" түбә астына кертелде. Театрда калебчеләр катнашында премьералар чыкты. Әйтик, "Кәҗүл читек"нең композиторы калебче Миләүшә Хәйретдинова.

Кариев театры "Кәҗүл читек" спектаклен тәкъдим итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:18 0:00

Калеб театры эчтәлеген, логотип-билгеләрен дә үзгәртте.

Татар дәүләт филармониясе мөдире Кадим Нуруллинның циркка мөдир итеп билгеләнәчәге турында хәбәр таралса да, бу эш барып чыкмады. Нуруллин филармониядә эшләвен дәвам итә. Аны яклап "Илһамият" клубы ветераннары, мәдәни төркемнәр әледән-әле чыгышлар ясый. Ә циркка мөдир эзләү һәм аның эш юнәлешен билгеләү ачык бәйгегә әйләнде.

Кәрим Тинчурин театры
Кәрим Тинчурин театры

Быел Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры өстендә болытлар куерды. Татарстан хакимиятенең татарча музыкаль театр эшләргә кирәк дигән сүзе күптән барды. Яңа мәдәният министры килү белән бу эшне дә башкарырга тотындылар. Әмма моның да "оптимизация" нигезендә тормышка ашырылачагы билгеле булды. Аерым бина төзеп, аерым театр труппасын, оркестрын булдырып, акрынлап репертуар туплау урынына инде оешкан, үз тарихы булган Тинчурин театрын музыкаль театр итеп оештырырга булдылар. Бу театрлар санын арттыру урынына киметү булып чыга. Театр артистлары Татарстан президентына театрның статусын саклап калуны сорап ачык хат язды. Тинчурин театры мөдире Фәнис Мөсәгыйтов "Татар-информ"да узган матбугат конференциясеннән соң ноябрь азагында ук ачык һавада оперетталар оештырабыз дип вәгъдә итсә дә, театр әлегә элеккечә эшләвен дәвам итә. Режиссер Рәшит Заһидуллин театрда күренми, ләкин аның эштән китүе рәсми рәвештә игълан ителмәде.

"Казан" милли-мәдәни үзәге
"Казан" милли-мәдәни үзәге

"Казан" милли-мәдәни үзәге дә үзгәрешләр кичерде. Озак еллар дәвамында аны җитәкләгән Ринат Закиров вазифасыннан алынды. Үзәк өчен элекке "Чулпан" кинотеатры бинасы бирелә. Бу бина яңа оешманы кабул итәрлек хәлдә түгел, төзекләндерүгә мохтаҗ. "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасында урнашкан Меңъеллык музееның язмышы да җиңел генә хәл ителде – аның Казан кирмәненә күчәчәге турындагы хәбәр гаугага әверелде. Зыялылар музейны саклауны сорап Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать тә юллады. Музей хезмәткәрләре музейның Казан кирмәненә күчүе – хәл ителгән мәсьәлә дип белдерә. Әмма экспонатларны күчерүгә әзерләү генә дә зур акчалар таләп итә торган эш. Әлегә бу акчалар күчерелмәгән. Музей хезмәткәрләре уникаль музейны саклап калыр өчен шигарләр тотып пикетларда, урам җыеннарында катнаша. Әлегәчә аларны ишетүче юк.

Татарстан дәүләт Милли китапханәсе язмышы да Татарстан хакимияте тарафыннан хәл ителде. Китапханә өчен яңа бина төзелүен еллар буена сораган һәм көткән зыялыларның теләкләре Татарстан президентының китапханә "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына күчәчәк дигән сүзләре белән чәлпәрәмә килде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу – китапханә өчен иң яхшы урын.

Татарстанның яңа мәдәният министрлыгы татар үзәкләрендә уңышсыз эшләгән менеджерларны алмаштыру, милли үзәкләр санын арттыру урынына биналарны, милли учакларны берләштерү эшен алып бара.

"Әкият" татар дәүләт курчак театры
"Әкият" татар дәүләт курчак театры

Шау-шу "Әкият" татар дәүләт курчак театры тирәсендә дә булды. Нигә "Әкият" тамашачыларга "Сказка" күрсәтә дигән сорау еллар буе дәвам итте. Театр мөдире Роза Яппарова бер үк сүзне кабатлады: татар тамашаларын бик тә куяр идек, әмма балалар телне белми, театрга йөрми. Быел исә "Әкият" театры Яңа ел бәйрәме вакытында балаларга татарча тамашалар гомумән әзерләмәгән булып чыкты. Татар ата-аналары төркеме моны күреп, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә "Әкият" курчак театрында татар тамашалары булмауга зарланып ачык хат урнаштырды. Хатта татарча спектакльләрнең аз булуы, яңа ел тамашаларының урыс телендә генә булуы искәртелгән иде. Соңрак афишага татар телендә 3 әйлән-бәйлән өстәлде. Татар спектакльләре аз дигән сүз белән театр мөдире Роза Яппарова килешмәвен белдерде. "Татар-информ" агентлыгына ул да, театр режиссеры да татар тамашаларына Татарстан җитәкчеләре үз балаларын да йөртми дигән фикер ычкындырды, бу хакимияттәгеләргә ошамады, бу хакта белдерү дәүләт агентлыгының хәбәрләр тасмасыннан шунда ук алып ыргытылды.

Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле
Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле

Урыс телле һәйкәлләр, татарга карата диверсия

Быел Кабан күле буенда галим, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан һәйкәл ачылды. Һәйкәл – Бакый Урманче ясаган гипс сынның күчермәсе. Күчермә авторы – сынчы Рамин Нәфыйков. Бу һәйкәл матур һәм тыныч кына ачылып, Татарстан җитәкчелегең татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеше итеп бәяләнергә тиеш иде. Әмма көтелмәгәндә гауга купты. Татар галименең исеме бары тик урыс телендә генә язылуы татар җәмәгатьчелегенең ачуын чыгарды. Рөстәм Миңнеханов хатаны төзәтергә, Мәрҗани исемендә татар, инглиз, урыс телләрендә язарга дип күрсәтмә бирде.

Рудолф Нуриев һәйкәле
Рудолф Нуриев һәйкәле

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының артында "канатлы" татар Рудолф Нуриев һәйкәле ачылды. Аның авторы – сынчы Зураб Церетели. Бер яктан Казандагы сыннарның авторлары рәтенә яңа автор өстәлде. Юкса, шәһәрне Асия Миңнуллина сыннары басып киткән иде (иң билгелеләреннән – Кол Гали, Һади Такташ, Рөстәм Яхин һәйкәлләре авторы Асия Миңнуллина). Әмма икенче яктан, Рудолф Нуриевка һәйкәл кую сын урнаштырылачак мәйдан белән эшли белмәүне күрсәтте. Нуриевның сыны да, урыны да зур бәхәсләр уятты. Аның шәһәргә арты белән торуы күпләрдә ризасызлыкка сәбәп булды.

Русия Фәннәр академиясе "Халыклар һәм мәдәниятләр" сериясеннән "Татарлар" дигән китап бастырып чыгарды. Бу – яңартылган хезмәт. Проектның Татарстан ягыннан кураторлары булып Рафаил Хәкимов җитәкчелегендәге Тарих институты билгеләнгән иде. Әмма китап тәкъдим ителгәннән соң бер төркем галим бу хезмәтне татарларга карата диверсия дип бәяләде. Дамир Исхаков, Искәндәр Измайлов татарлар тиешлечә дәрәҗәдә тасвирланмаган дип фикерләрен җиткерде.

2018 елда Габдулла Тукай әдәби музее эшли башлады. Ә Салих Сәйдәшев музеенда эш дәвам итә, элекке Шәриф Камал музеенда тышкы төзекләндерү эшләре тәмамланды. Хәзер ул Китап музее буларак эшли башлаячак, әлегә анда экспонатлар туплау эше бара.

Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее
Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее

Чистай районның Яуширмә авылында урнашкан Гаяз Исхакый музеенда янгын чыкты. Ачылганнан бирле бер тапкыр да төзекләндерелмәгән комплексның хәле тагын да мөшкелләнде. Чистай районы хакимияте бу музейга битараф булганга, музейны яклап Чистай якташлык җәмгыяте, язучылар күтәрелде. Музейны төзекләндерү эшен күзәтеп бару өчен депутатлардан эшче төркем төзелде. Исегезгә төшерәбез: узган ел Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел булды, әмма аның юбилей елы сизелмичә узды. Быел исә Әхмәтһади Максуди тууга 150, сәясәтче, хокукчы Садри Максуди тууга 140 ел тулу уңаеннан халыкара җыен оештырылды.

Декабрь аенда Әтнә дәүләт театрында Русиядә билгеләп үтеләчәк 2019 – театр елы ачык дип игълан ителде.

XS
SM
MD
LG