Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхан өлкәсендә татар, нугай, казакъ телләре ничек укытыла


Әстерхан мәчете, аның мәдрәсәсе каршында 1882 елда беренче урыс-татар училищесы ачылган. Фото: "Иске һәм яңа Әстерхан галереясе"
Әстерхан мәчете, аның мәдрәсәсе каршында 1882 елда беренче урыс-татар училищесы ачылган. Фото: "Иске һәм яңа Әстерхан галереясе"

Белгечләр Әстерханда милли мәгариф системының юкка чыгуы турында әйтә. Татар мәктәбендә татар теле аерым сыйныфларда гына укытылса, нугай телен кайбер авылларда факультатив рәвештә өйрәнергә була, ә казакълар бөтенләй телләрен өйрәнүдән мәхрүм калган.

Быелның 22 октябрендә Әстерханда беренче татар мәктәбе ачылуга 140 ел тулды. Шушы вакыт эчендә Русиядә милли телләрне укыту тамырдан үзгәрде. Бер гасыр элек милли күтәрелеш кичергән татарлар телне үстерү турында уйлаган булса, бүген факультатив дәрәҗәдә укытуга да сөенә. Әстерханда яшәүче татар, нугай, казакъ активистлары белән милли телләрнең ничек укытылуы хакында сөйләде.

2010 елгы җанисәп мәгълүматына караганда, Әстерхан өлкәсендә 150 меңгә якын казакъ яши. Бу урыслардан кала икенче урында торучы милләт. Өченче урында – татарлар. Алар 60 меңнән артык. Нугайлар саны – 7,5 мең.

Әстерхан өлкәсендә беренче татар мәктәбе – урыс-татар училищесы 1882 елда ачыла. Дөрес, шәһәр һәм авылларда аңа кадәр дә татарның үз дини мәгариф системы эшләп килгән. Яңа мәктәп исә ислам динен өйрәнү белән беррәттән дөньяви фәннәрне укытуны да күзаллаган. Белем йортын татар һимаячесе һәм элекке унтер-офицер Хәлиулла Искәндәров ача. Үз хисабына ул Әстерхан шәһәренең 7нче җәмигъ мәчете каршындагы мәктәп бинасын төзекләндерә, уку әсбаплары һәм кирәк-яраклар сатып ала, үзенең улы Искәндәр Искәндәровны Казанга укырга җибәрә. Татар укытучылар мәктәбен тәмамлау белән ул Әстерхандагы урыс-татар училищесын җитәкли. Белем йорты Октябр инкыйлабыннан соң – 1918 елда ябыла.

Совет чорында Әстерхан өлкәсендә милли мәгариф системы Искәндәровлар булдырган мәктәп үрнәгендә эшли башлый. Соңрак аерым тупланып яшәгән халыкларның үз милли мәктәпләре ачыла. Татар яшәгән җирдә – татар мәктәбе, казакъларга – казакъча белем бирә башлыйлар. 1960нчы елларда милли мәгариф системы юкка чыгу дәрәҗәсенә җитә. 1990нчы елларда туган телләрне укыту янә үсеш кичерсә, 2000нчы еллардан алып бүгенгә кадәр ул юкка чыгу дәрәҗәсенә җитте. Бүген Әстерхан өлкәсендә татар, нугай, казакъ телләре ничек укытыла, нинди проблемнар бар һәм бүгенге сәяси вазгыятьтә нәрсәгә өмет итәргә була? Шул хакта белгечләр фикерен тәкъдим итәбез.

Татар теле. Аерым сыйныфлар һәм факультатив арасында

2017 елда Русиядә милли телләргә каршы башланган һөҗүм төбәктә татар теленең укытылуына турыдан-туры йогынты ясаган. Әстерханда яшәүче татар активисты һәм төбәк тарихын өйрәнүче Мөслим Юнысов сүзләренә караганда, 2018 елдан өлкәдәге татар мәктәпләрендә дә татар теле мотлак укытылмый. Нәкъ шул елны Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

Бүген хәтта татар мәктәбендә дә татар теле аерым сыйныфларда гына укытыла, ди Юнысов​. Аның сүзләренчә, Әстерхан шәһәренең Габдулла Тукай исемен йөртүче 74нче мәктәбендә дә татар телен укучы сыйныфларны даими оештырып булмый.

— Әйтик, без өченче сыйныфта татар төркемен булдырдык. Киләсе елга алар дүртенче сыйныфка китәчәк. Аннан соң өченче сыйныфка баручылар арасында татар төркеме булмаска мөмкин. Шуңа күрә әлеге сыйныфларны да даими туплап булмый.

Мәктәптә бала инглиз яки урыс телен укырга теләмим дип дәресләргә йөрми башлый аламы? Мөгаен, аңа начар билге куячаклар, аттестатында "икеле" торачак, киләсе елга укырга калачак, низаг чыгачак. Әгәр татар телен укырга теләмәсә, беркем дә күзен йоммаячак. Бу очракта без мәгариф системында телләрнең тигезлеге турында сөйли алмыйбыз, ди ул.

Юнысов сүзләренчә, бүген татар яшьләре арасында үз туган телен белүчеләр кими. 20-30 яшьлек татарлар нигездә татар телендә сөйләшми, хәтта чит тел дәрәҗәсендә дә белми ди ул. "Бу дәүләтнең һәм мәгариф системының тел сәясәтендәге кимчелеге", дип аңлата активист.

Авыллардагы вазгыять тә борчу тудыра. Юнысов Идел буе районындагы Киләче һәм Ярлы Түбә авылларын чагыштырып күрсәтә. Ике авылда да халыкның күпчелек өлешен татарлар тәшкил итүенә карамастан, туган телне укыту төрлечә оештырылган. Киләче авылында татар теле факультатив буларак өйрәтелә. Шулай да әлеге дәресләргә барлык балалар, шул исәптән урыс һәм казакълар да йөри ди ул. Ярлы-Түбә авылында исә, татар телен укыту тулысынча тукталган.

Моның сәбәпләрен ул кадрларга һәм халык арасындагы низагка бәйләп аңлата. Аның сүзләренчә, Киләчедә 1990нчы елларда Татарстаннан Әстерхан өлкәсенә күчкән татар теле укытучысы Наилә Исәнбаева тырышлыгы белән һәркем татар теле дәресләренә йөри. Ә менә Ярлы Түбә авылында элек татар дип саналган нугай татарлары үз диалектын өйрәнергә тели ди.

— Ярлы-Түбә авылында Татарстаннан күчүчеләр һәм нугай татарлары яши. Соңгы вакытта аларны юрт татарлары дип йөртәләр. Туган телне укыту мәсьәләсе чыккач, халык бер фикергә килә алмады. Казан татарлары белән нугай татарлары арасында каршылык туды: берәүләр татар телен, икенчеләре җирле телне өйрәтүне таләп итте. Нәтиҗәдә, бу гомумән дәресләр булмауга китерде. Шунысы кызык, Киләче авылында казан татарлары бөтенләй яшәми, анда нигездә нугай татарлары көн күрә, — ди ул.

Юнысов фикеренчә, шәһәрдә яңа милли мәктәп оештырып кына мәсьәләне хәл итеп була.

— Дәүләткә тел һәм мәдәният мирасының кыйммәте турында декларатив сүзләр сөйләүдән бигрәк гамәл кылу мөһим. Әйтик, атнасына мөмкин кадәр күбрәк туган тел сәгатьләре булган мәктәп ачарга мөмкин, — ди ул.

2010 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Әстерхан өлкәсендә 60,5 мең татар яши. Бу бөтен халыкның 6 процентын тәшкил итә.

Нугай теле. "Кайбер авылларда факультатив рәвешендә генә калды"

Татар теле генә түгел, башка телләр белән дә охшаш вазгыять күзәтелә. Әстерхан тарихчысы Рамил Ишмухамбетов сүзләренә караганда, совет чорында әстерхан нугайлары татар дип саналган, шуңа да нугай телен укыту үзгәртеп кору елларында гына башланган.

— Нугай теле дәресләрен Ясын Соккан (Яшен Суккан), Җанай, Лапас, Растопуловка авылларындагы мәктәпләрдә укыта башладылар. 1990-2000 елларда күтәрелеш чоры булса, соңрак туган телне укыту кимү ягына китте, — ди ул.

Бүген кайбер мәктәпләрдә нугай телен укыту бетерелгән, кайбер авылларда факультатив дәрәҗәсендә калган. Мәсәлән, Ясын Соккан авылында мәктәп ябылган. Растопуловкада нугайларлар күпләп яши торган җирлек булуына карамастан, телне факультатив дәрәҗәдә дә өйрәтмиләр. Бу муниципаль берәмлекләрнең финанс проблемнары һәм Русиядә туган телләргә булган мөнәсәбәт белән бәйле.

— Соңгы елларда Русиядә урыс теле, асаба халыкларының телләренә караганда, күпкә кыйммәтлерәк һәм мөһимрәк дип күрсәтелә. Кайбер очракта ата-аналар да туган тел дәресләрен укытмауны сорый.

Татарстан белән Башкортстанда тел проблемын бик нык сәясиләштерделәр. Мәсьәлә кискен куелды, туган телне мотлак укытуны саклау өчен протестлар булды. Әмма дәүләт халыкның фикеренә карата капмпа-каршы тактика кулланды кебек. Бу тактиканың нәтиҗәләре республикаларга гына түгел, бөтен Русиягә, шул исәптән безнең төбәккә дә йогынты ясады. Без аны Әстерхан өлкәсенең Красноярски, Харабалински, Идел буе районнарындагы мәктәпләрдә күрәбез, — ди ул.

Шул ук вакытта нугай телен укытуның методикасы да искерде дип саный Ишмухамбетов. Элек мәктәпләргә үз телендә сөйләшкән балалар килсә, хәзер телне белмәгән балалар укырга керә. Шуңа күрә ул чит телләр укыту методикасына күчәргә тәкъдим итә. Әмма мондый үзгәрешләргә ул ышанмый. Аның сүзләренчә, мәгариф системы моның белән шөгыльләнмәячәк. Шуңа күрә бөтен өмет тел активистларына кала.

— Без интернетта нугай телен башыннан алып өйрәнүчеләр өчен проектлар булдырабыз, — ди ул. — Бу — Telegram каналлары, электрон нугай китапханәсе. Тел курслары ачарга омтылабыз. Беренче тәҗрибә инде бар. Мин Растопуловка авылында музей тәҗрибәсе түгәрәген алып барам. Күпләр тарихны өйрәнүдә алга китте. Алар миннән туган телне үстерергә дә ярдәм итүне сорый. Әстерхан өлкәсендә нугай теленең киләчәге нәкъ шундый проектларда дип саныйм.

2010 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Әстерхан өлкәсендә 7,5 мең нугай яши. Бу бөтен халыкның 0,75 процентын тәшкил итә.


Казакъ теле. Әстерхандагы икенче халыкның теле аерым фән буларак укытылмый

Бүген Әстерхан өлкәсендә урыслардан кала икенче халык саналучы казакълар үз телләрен өйрәнүдән бөтенләй мәхрүм, гәрчә төбәктә 150 меңләп казакъ яшәсә дә. Казакъ авылларында, татар һәм нугайлар яшәгән җирлекләр белән чагыштырганда, тел вазгыяте күпкә катлаулырак. Мисал өчен, өлкәнең Володарски районында яшәүчеләрнең 70 процентын казакълар тәшкил итә. Әлеге районда яшәүче Динара Степина әйтүенчә, бер меңләп кеше яши торган Новый Рычан авылында казакъ теле дәресләрен берничә ел элек бетергәннәр.

— Бу искергән дәреслекләр белән атнасына бер тапкыр укытыла торган чит тел кебек иде. Ул балаларга чын белем бирү булмады, ә бары ялыктыру гына булды. Бәлки казакъ телен күралмауга да китергәндер. Бу вакытта инглиз теленнән мәҗбүри имтихан кертелергә мөмкин дигән сүзләр таралуы да үз өлешен кертте, күрәсең. Шуннан соң чит телгә күбрәк игътибар бирергә карар кылынды, — ди ул.

Казакъ галимәсе Галина Урастаева язуынча, 1947 елда Әстерхан өлкәсендә казакъ телен 110 мәктәптә укыткан булсалар, 1966 елда милли телдә белем бирүне тулаем туктаталар. Бары үзгәртеп кору елларында гына казакъ телен кабат мәктәпләрдә укыта башлыйлар. Әмма 2000 еллардан соң, Брежнев чорындагы кебек, янә милли мәгарифкә басым башлана. Мисал өчен, 2018 елда өлкәдә 22 мәктәптә казакъ теле укытылган булса, инде ике елдан соң аларның саны 15-кә калган.

2020 елда Володарски районының мәгариф идарәсе башлыгы Арслан Джумартов казакъ теле федераль стандартларга кертелмәү сәбәпле, аерым фән буларак укытыла алмый дип белдерде. Әлеге проблем хакында "Жолдастык" казакъ мәдәнияте җәмгыяте рәисе Ришат Санапов та сөйли. Бүген Русиядә казакъ теле дәреслекләре расланмаган. Булган барлык китаплар да йә совет чорында, йә Казакъстанда эшләнгән. Ул интернет аша телне өйрәтүгә күчәргә тәкъдим итә.

Бүген Русиянең Әстерхан өлкәсендәге казакъ авыллары белән бәйсез Казакъстанны берничә чакрым гына аерып тора. Социолингвистик тикшеренүләр күрсәткәнчә, ике дәүләттә казакъ теленең торышы тамырдан аерыла.

2010 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Әстерхан өлкәсендә 149,4 мең мең казакъ яши. Бу бөтен халыкның 14,79 процентын тәшкил итә.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG