Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан: 2020 елда булган 7 мөһим вакыйга


Казанның Кирмән урамы

Азатлык 2020 елга йомгак ясауны дәвам итә. Бу ел Татарстан өчен болгавыр булды. Милли хәрәкәткә басым артты, Навальный фонды үз тикшеренүләрен активлаштырды, Миңнеханов яңа мөддәткә сайланды, ашыгыч төстә татарның милли үсеш стратегиясе кабул ителде. 

Азатлык 2020 елда Татарстан тарихында истә калачак 7 мөһим вакыйганы барлады.

Милли хәрәкәткә басым

Милли хәрәкәт соңгы дистә елда басым астында яшәде, ләкин быел ул бермә-бер көчәйде. Аеруча, быел Хәтер көне чарасы алдыннан милли хәрәкәт вәкилләрен эзәрлекләү очраклары белән истә калачак. Активистлар Наил Нәбиуллин, Фәрит Зәкиев, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага прокуратура кисәтү ясады. Быел Хәтер көне дә кыл өстендә иде, аның узу-узмавы да ахыргача билгеле булмады. Прокуратура аны уздырырга рөхсәт бирмәде, аннары Казанның Вахитов мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарды. Прокуратура исә Хәтер көнен тыюны сорап, Татарстанның Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Ахыр чиктә милли җәмәгатьчелекнең каршылыгыннан соң митинг рөхсәт ителде һәм чара 18 октябрьдә узды.

Казанда Хәтер көне митингы узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:10 0:00

Әмма эш моның белән тәмамланмады. Хакимият башка митинг, пикетларны үткәрүгә каршылык күрсәтүен дәвам итте. Мисал өчен, Татарстан конституциясе көне уңаеннан пикет оештыру рөхсәт ителмәде. Соңрак Конституция мәхкәмәсен саклауны таләп итеп урам җыенын үткәрергә ризалык бирелмәде. Милли хәрәкәт бер кешелек пикетлар белән чикләнергә мәҗбүр булды.

Иң күп эзәрлекләүгә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев дучар булды. Ул 30 августта Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә митинг уздырган өчен Хәтер көне алдыннан 15 мең сумлык штрафка хөкем ителде. 1 декабрьдә Зәкиевне Бауман урамында Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап бер кешелек пикет уздырган вакытта полиция вәкилләре тоткарлап, "Вишневский" полиция үзәгенә алып китте. Ул бер тәүлеккә полиция бүлегенә ябылды. Икенче көнгә Вахитов районы мәхкәмәсе Хәтер көнендә темадан тайпылган өчен Зәкиевкә 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы бирү карары чыгарды. Моннан тыш, быел татар активистлары - Галишан Нуриәхмәткә, Хәмит Вәлидигә һәм Айрат Шакировка 2019 елгы Хәтер көнендәге чыгышлары өчен бирелгән штрафларны мәхкәмә гамәлдә калдырды.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

"2020 ел татар милли хәрәкәтенә һөҗүмнең иң көчле чоры булды. Ни өчен басым көчле булды? Безнең Татарстан президенты хакимиятендә эчке эшләр бүлегендә Александр Терентьев ( Татарстан президенты хакимиятенең эчке сәясәт департаменты җитәкчесе - ред.) дигән шовинист утыра. "Русский собор"га барып татар милли хәрәкәтен бетерү турында хисап бирә. Аны куйганнан бирле ТИҮ вәкилләрен Татарстан президентына да, хөкүмәткә дә кабул итмиләр", диде ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт Азатлыкка.

Татарстан президентын сайлау

2020 елда Татарстан президентын сайлау узды. Алдан көтелгәнчә, Рөстәм Миңнехановның 83,4 процент тавыш җыеп тагын биш елга сайлануы игълан ителде. Оппозиция бу сайлауны имитация дип атады. Миңнехановны сайлау кампаниясен административ ресурс кулланып алып баруда гаепләделәр. Сайлау кампаниясендә Путин политтехнологиясе дә кулланылды: "Миңнеханов булмаса, Татарстан да булмый", дигән фикергә охшаш шигарләр күренде.

Миңнеханов сайлау алдыннан татарлыкны да файдаланды. Ул беренче тапкыр татар милләтенең киләчәгенә багышланган мәкалә бастырды. Анда татарның сувенир халык булмавын язды. Милли җәмәгатьчелек нигездә бу мәкаләне хупласа да, моның сайлау алды кампаниясенең бер өлеше булуын аңлады.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Татарстанның авторитар юл белән китүен ялгыш карар дип бәяли.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Мондый сайлау Мәскәү алдында Татарстанның бердәм булуын күрсәтү өчен эшләнде. Демократия, көндәшлек булмады. Татарстанда кырыс административ авторитаризм хөкем сөрә. Кайберәүләр, Татарстан бу рәвешле хәрәкәт итмәсә, Мәскәү белән әңгәмә кору авыр дип аңлата. Әмма Якутия мисалы бар. Ул демократик республика, түрәләр гади халык белән аралаша, Якутски мэры – сәяси йолдыз. Татарстан исә административ авторитаризм юлын сайлады. Әгәр без Русиядән федерализм, демократия булуын сорыйбыз икән, үзебездә дә шуны булдырырга тиешбез", диде Айсин Азатлыкка.

Навальный фонды тикшеренүләре

Сайлау алдыннан Татарстанда Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды тикшеренүләре көчәйде. Татарстан президенты һәм коррупция турында 42 минутлык фильмны 5 миллионнан артык кеше карады. Тикшеренүдә Рөстәм Миңнехановның 3,5 миллиард сумлык күчемсез милеге турында әйтелде, кыйбатлы сәгатьләре, очкычы күрсәтелде. Татарстан хакимияте ягыннан бернинди дә аңлатма булмады. Бу видео нәкъ Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр җанлы эфирда халык сорауларына җавап биргән көн алдыннан чыкты. Җанлы эфир вакытында кешеләр социаль челтәрләр аша Навальный фонды мәгълүматлатына бәйле сораулар яудырды, ә модераторлар аларны сөртеп бару юлын сайлады.

Гөлсинә Миңнеханова сәгате
Гөлсинә Миңнеханова сәгате

Сайлаудан соң да тикшеренүләр дәвам итте. Навальныйның Казандагы штабы Татарстан президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханованың 77 миллион сумлык сәгать һәм алкалары турында сөйләде, Казан мэры Илсур Метшинның сәгатьләр коллекциясе 120 млн сум торуын ачыклады, Татарстанда медицина өчен сатып алулардан Миңнеханов гаиләсе файда күрүе ихтималы хакында әйтелде.

Татарның үсеш стратегиясе гауга тудырган документ

29 августта Милли шура "Милләт җыены"нда татарның үсеш стратегиясен кабул иттеләр. Бу ике ел дәвамында аны язуда катнашкан галимнәр өчен көтелмәгән яңалык булды. Шуңа да "Гамәл стратегиясе" дип аталган китапчыкны милли җәмәгатьчелек, аеруча, галимнәр тәнкыйтьләп каршы алды. Аны стратегия түгел, өндәмә дип атадылар. Стратегияне тормышка ашыру өчен "Татар халкының милли үзаңын үстерү" дәүләт програмы әзерләнде. Анда 4 елга 430 млн сум бүленде.

Стратегияне тәнкыйтьләп каршы алган тарихчы Дамир Исхаков дәүләт програмының файдасы булуына өметләнә.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Документка нигезләнеп бүленгән финансларны исәпкә алсаң, файдасы бар. Дәүләт програмы нигезендә конкрет эш юнәлешләре билгеләнгән. Монда стратегия үзе бер нәрсә, ә акчаларны тоту – икенче мәсьәлә. Бу Мәскәү алдында уйнау, янәсе, стратегия кабул ителде, аңа акча бүленде, бар да яхшы. Чынлыкта, Татар конгрессында мондый сөйләшү булды: програмда каралган акча төрле юнәлештә кулланылачак. Чараларны Татар конгрессы, Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан фәннәр академиясе тормышка ашыра. Програмга кергән барлык чаралар да татарга бәйле түгел. Гомум караш булмагач, програмны эшләтү авыр. Чынлыкта стратегия юк, ниндидер җыелма гына бар", диде Исхаков.

Татар теле үсеше комиссиясе тел сагында

2020 елда Татарстан президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен төзелде. Милли җәмәгатьчелек әлеге карарны хуплап каршы алды. Комиссиягә 35 кеше керде, аны Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли.

Марат Әхмәтов районнарга чыгып, татар теленең торышы белән таныша башлады. Татар теленә игътибар бирмәгән җирлекләрне тәнкыйтьләде. Татарча чыгыш ясамаган министрлар турында хисапны президент өстәленә салачагын әйтте. Әхмәтов ике дәүләт телен белүчеләргә хезмәт хакын артыграк түләүне кире кайтарырга кирәк дигән фикер әйтергә кыюлык тапты. Шулай ук комиссия бәйгеләр, грантлар бирү эшенә кереште.

"Комиссия төп проблемны тикшерми. Вак-төяк мәсьәләләр аша вазгыятьне үзгәртергә тели. Төп мәсьәлә сәяси өлкәдә ята. Аны үзгәртми торып, тел мәсьәләсендә уңышка ирешеп булмый. Бу комиссиянең эше түгел", дигән фикердә Дамир Искаков.

Татар язучысы Вахит Имамовның китабын тыю

Дөнья, шул исәптән, Татарстан коронавирус белән иң көчле көрәшкән вакытта язучы Вахит Имамовның XVI–XVIII гасыр аралыгында татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаучы "Татарның яшерелгән тарихы" китабы экстремистик дип табылды.

Татарстан Югары мәхкәмәсе әлеге карарны утырышка китапның авторын чакырмыйча, яшерен төстә кабул итте.

Лингвистик экспертиза китапта дин һәм милләтара низаг чыгаруга һәм Татарстанның Русиядән аерылып чыгуына юнәлтелгән мәгълүмат бар дип тапты. Әлеге карар белән язучы Вахит Имамов ризалашмады һәм моны басым ясарга омтылу дип атады.

"Мин ялган язмадым, ул китаптан баш тартмыйм. Ул — тарихи китап, булганны яздым. Әйе, экстермистик дигән тамгага куанырлык түгел, кемдер аны начар максаттан куллана ала, миңа да ниндидер басым була ала", диде ул вакытта Вахит Имамов Азатлыкка.

Вахит Имамов: "Язучының рухын сындырсалар, ул яза алмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:26:22 0:00

Ул Русия мәхкәмәләренә ышанмавын, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә әзер булуын белдерде.

Тарих институты, Татарстан китап нәшрияты өчен көрәш

Татар дөньясын сискәндереп алган вакыйгаларның берсе — Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының ябылырга мөмкин булуы хәбәре. Тарих институтын Альфред Халиков исемендәге Археология инсититутына кушарга теләделәр. Әлеге хәбәрне институтның мөдире Рафаил Хәкимов беренчеләрдән булып Азатлыкка җиткерде. Ул бу хәбәр тирәсендә милли җәмәгатьчелекне туплый алды.

Башта Тарих институты галимнәре Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан институтны саклап калуны сорады. Бу мөрәҗәгать кенә нәтиҗә бирмәгәч, хат язуга дөньяда танылган галимнәр дә кушылды. Франция, Польша, Италия, Русия, Канада, АКШ, Төркия, Казакъстан, Нидерланд, Словакия, Үзбәкстан, Сербия, Финляндия, Беларус, Украина, Швеция, Чехия, Болгарстан, Азәрбайҗан, Норвегия, Молдова, Кыргызстан, Израил, Мисыр кебек илләрдән 95 галим имзалап хат язды.


Милли җәмәгатьчелек көче белән Тарих институты үзенең юридик статусын саклап кала алды. Шул ук вакытта Рафаил Хәкимов вазифасыннан китте. Бу — хакимият белән сатулашуның нәтиҗәсе буларак кабул ителде. Хәкимовны аның урынбасары Радик Салихов алмаштырды.

Соңрак Тарих институты очрагы Татарстан китап нәшрияты белән дә кабатланды. Нәшрият тә мөстәкыйльлеген югалту куркынычы алдында торды. Аны "Татмедиа"га кушарга теләделәр. Хәбәр таралу белән интернетта петиция имзалау оештырылды. Татарстан зыялылары да ризасызлык белдереп хакимияткә мөрәҗәгатьләр, хатлар яудырды. Бу тема шуның белән ябылды, нәшрият моңарчы ничек эшләде, шулай дәвам итәчәк диелде. Татар җәмәгатьчелеге бу очракларны татар институтларына һөҗүм буларак бәяләде. Милли мәгарифтәге үзгәрешләрдән соң һәрбер кыскарту, оптимальләштерү зур шау-шуга әверелә, Татарстан хакимиятенә дәгъвалар арта.

Азатлык шулай ук быел Татастанда "Адымнар" күптелле мәктәпләренең эшли башлавын, Татарстан милли китапханәсе яңартылган бинага күчүен искә төшерә.

Кадерле укучылар, ә сез Татарстанда, татар дөньясында тагын нинди мөһим вакыйгалар, чаралар булды дип уйлыйсыз? Фикерләшик бу турыда, 2020 елга бергәләп нәтиҗә чыгарыйк.

фикерләр

XS
SM
MD
LG