2017 елда Татарстанда прокурор Илдус Нәфыйковның татар теле мотлак укытылмаячак, дәресләр саны кыскара, уку бары тик гариза нигезендә булачак, дигән чыгышы "кызым, сиңа әйтәм, килен, син тыңла" кебегрәк булды. Бу барлык милли республикаларга да ишарә иде. Көрәш туктарга тиеш, прокуратура хәл итте. Мәскәү ни әйтә, шуңа буйсынасыз, дигән ишарә беренче чиратта Башкортстанга кагыла иде. Чөнки телне мәктәпләрдән куып чыгаруга каршы шушы ике республика – Татарстан белән Башкортстан җәмәгатьчелеге көрәште.
2017 елда Уфада, башка шәһәрләрдә кешеләр урамга чыгарга курыкмады. Әле сүз иреге тәмам бастырылмаган иде, мәйданга чыгучыларны автозакка этеп кертмиләр иде, әмма ул вакытта да тел өчен көрәшүчеләр басым астында калды. Тик башкорт җәмәгатьчелеген бу куркытмады. Уфада меңләгән кеше урамга чыкты, курайлар белән, үткен сүз белән. Бер җыен 3 меңгә якын кешене туплады. Мәйданга чыгучылар арасында гомердә пикет, митингларга чыкмаган кешеләр дә бар иде. Тел бетү, телне юк итү, өч дистәгә якын ел барысы да укыган башкорт теле кыл өстендә калды. Бу тема кешеләрне бер яктан айнытып та җибәрде, икенче яктан берләштерде дә. 5 ел элек башкортлар үз сүзеннән кире кайтмаслык итеп, башкорт телен барыбер өйрәнәчәкбез дигән максат белән эш итүгә әзер иде. Уфада ата-аналар комитеты оешты һәм эшне системга салып, алар аерым мәктәпләр белән эшне оештырды.
5 ел узуга башкорт теле мәсьәләсе көн кадагыннан төшеп бара. Башкортстанда башкорт телен өйрәнү темасын сугыш, мобилизация, һуманитар ярдәм эшләре кысрыклап чыгарды. Русиянең мәгарифтәге федераль стандартлары Башкортстанны да читләтеп узмады, анда да башкорт теле дәресләре саны кыскарды. Тел активистлары да эш сүлпәнәйде дип саный. 5 ел узуга тел өчен көрәшүчеләрне сугыш та аерды, аларны хакимият тә үзенә каратты дигән фикерләр әйтелә.
Азатлык 2017 елда Башкортстанда башкорт теле өчен көрәш нәрсә белән тәмамланды, башкорт теле тирәсендәге вазгыятьне тикшерде, тел мәсьәләсе белән шөгыльләнүчеләр белән аралашты.
Башкорт теле урыс теленә ничек комачаулады?
Үтермиләр дә, әмма бууны дәвам итәләр
— Гомумән алганда, хәлләр начар. Үтермиләр дә, әмма бууны дәвам итәләр. Барысы да ал да гөл дип сөйлиләр, ә чынбарлыкта тел дәресләре кимегәннән кими, — дип билгели өч бала әтисе, IT белгече Айгиз Кунафин. — Мәскәү мәгарифтәге федераль стандартларга шалт итеп үзгәрешләр кертте. Аның нигезендә урыс теле дәресләре саны биш сәгатькә кадәр җитте, ә урыс әдәбияты саны өч дәресне тәшкил итә. Ә башкорт теле белән әдәбиятына берешәр сәгать кенә калды. Инглиз телен 3 сәгать укый балалар. Ул мәҗбүри әле. Кайда хаклык? Бу хәлгә тел активислары күнде кебек. Бездән берни тормый диләр. Менә шуны күрү – иң авыры. Ниләр хис итәм мин? Ачу, ризасызлык. Урыс телен укыту програмнарын төзүчеләргә: "Кызлар, егетләр, инглиз теленә өч дәрестә өйрәтеп булганны, урыс теленә дә шул җитмиме соң? Шулкадәр үз телегезгә өйрәтә алмаслык дәрәҗәдә наданмы сез?" дигән сорау бирәсе килә. Киләсе елдан тагын да хәлләр начараер дигән шик бар.
Айгиз Кунафинның балалары милли мәктәптә укый, әмма анда проблемнар шактый, ди ул. 5 ел элек булган вакыйгаларны искә алып, ул башкорт теле урыс телендә БДИны бирүне авырлаштырга дигән дәгъвалар күп иде дип искә ала. Мәктәпне уңышлы тәмамлау өчен мотлак рәвештә барысы да укый торган дәүләт башкорт теле комачаулый булып чыккан иде. Күпләрнең телендә шул иде. Кунафин фикеренчә, шул сүз белән башкортларны алдадылар.
— Безгә бит урыс теле кирәк, чөнки БДИны бирү мөһим дип ышандырырга тырыштылар. Ничек соң? Мәсьәлә хәл ителдеме? Юк, балалар 9нчы сыйныфтан соң мәктәптәп китү ягын карый. Күпләп китәләр, чөнки БДИны бирергә теләмиләр. Димәк урыс теле кирәкми булып чыга? Нәрсәгә кирәк шулкадәр күп урыс теле дәресләре? Чикне уздык дигән аңлау килерме аларга? Әллә инде балалар көн саен урыс телен укып кул селтәрләрме? Тигезлек барлыкка килергә тиеш.
Хакимият ялганы
2017 елда мәйданда башкорт теле мәктәпләрдә мотлак өйрәнелергә тиеш дигәнне яклаучылар арасында җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов та бар иде. Активист 5 ел элек башкорт җәмәгатьчелегенең көченнән куркып, хакимият күбесен вәгъдә итте, әмма сүзендә тормады дип искә ала.
Мәскәү сәясәте аркасында башкорт теле икенче сортлыга калды
—Минем төгәл саннар юк, әмма иманым камил, мәктәпләрдә башкорт телен сайлаучылар кими бара. 5 ел элек Мәскәү тарафыннан башланган сәясәт аркасында башкорт теле, шул исәптән башка урыс булмаган телләр дә икенче сортлыга калып, кешеләр өчен кызыксыз, файдасыз булып чыкты. Моны махсус эшләделәр. Башкорт теленең көндәлек тормышта кирәкмәгәнен күргән кеше нишләсен? Әлбәттә, урысчага күчә, — дип фикерләре белән уртаклаша Габбасов. — Башкорт теле үсеше фонды барлыкка килде, ул вакытта әле җитәкче Рөстәм Хәмитов иде. Ярар, оештырдылар, әмма нәтиҗәсе нинди? Берничә мотивацион ролик чыгарылды, балалар өчен уен булдырылды. Шуның белән бетте. Мин башкорт телле кызыклы контент күрмим, тапмыйм. Кеше интернетка керә дә бер төймәгә басып башкорт телендә кызыклы тапшырулар, мультфильмнар, уеннарга тап булырга тиеш бүгенге заманда. Ә бу юк.
Хакимияткә Радий Хәбиров килде, телендә һәрвакыт милләт, тел булды. Хакимиятнең эше башкорт телендә барачак, парламентта башкортча чыгыш ясаулар булачак, диде. Нәтиҗәдә Зианчура районы башлыгы бер чыгыш ясады да бетте. Күз буядылар да шуның белән вәссаләм. Түрәләр дә өйрәнәбез диделәр, бу ялган, буш сүз булып чыкты.
Руслан Габбасов башкорт теле мәсьәләсе онытыла, аның турында сөйләшү инде юк дип билгели. Моңа Украинадагы сугыш үзгәрешләр кертте һәм аның белән бәйле кырыс репрессив механизмнарның гамәлгә керүе дә үзенекен итте дип сөйли ул. Аның фикеренчә, астан, халык арасыннан барлыкка килгән, башкорт теле мәсьәләсе белән шөгыльләнгән Башкортстанның ата-аналар комиссиясе да икегә бүленгән. Кемдер хөкүмәт тарафыннан сатып алынган, кемдер сугышка каршы булып, ачыктан-ачык чыгышлар ясый алмый.
Башкорт теле турында искә төшерүче дә юк. Сугыш кысрыклап чыгарды бу теманы
— Башкорт теле турында искә төшерүче дә юк. Сугыш кысрыклап чыгарды бугай бу теманы. Тел активистлары да таралды. Алар да икегә бүленде, кемдер сугышка каршы, кемдер хуплый. Сугышка каршы булучылар башкорт теле темасын күтәрсә, аларга каршы репрессия машинасы эшли башлаячагын аңлый. Сугышны хуплаучылар исә хакимият белән каршылык туар дип курка. Тел мәсьәләсен күтәрү урынсыз, вакытсыз дип санала. Шуңа дәшмиләр, — дип сөйли ул. — Комиссия астан барлыкка килде, иҗтимагый эшкә моңа кадәр беркайда да күренмәгән кешеләр кушылды. Шулкадәр эшлим, башкорт телен саклыйм дигән омтылыш көчле булды. Хәзер ни күзәтәм: аларның бер өлеше Дөнья башкорт корылтаена күчте, төрле чараларга йөриләр, тәти кешеләр кебек әле бер җирдә ялтырап китәләр, әле икенче урында. Алар инде берни таләп итә алмый, агым буенча баралар, хакимият рөхсәт иткән чикләрдә генә эшлиләр. Кем моның белән килешмәде – китеп барды. Хакимият махсус моны эшләде, лоаяль кешеләрне үзләренә якын китерделәр, хезмәт хакын түлиләр, яки статус белән алдалылар, хәзер алар белән идарә итәләр.
Кызганычка, җәмәгать эшлеклеләренең генә теләгеннән берни тормый. Репрессив кануннар булмаса, башкортлар берләшеп эшен дәвам итәр иде. Безне ишетәләр иде, реакция бар иде. Хәзер бу мөмкин түгел. Теләсә нинди пикет, җыен уздыр - шунда ук сине сөреп алып китәчәкләр. Башкорт теле проблемын күтәрү мөмкин түгел, хакимият моннан оста файдалана.
Габбасов моннан чыгу юлын күрми. Мәскәү тел мәсьәләсен сәясәткә кадәр җиткерде һәм аның белән идарә итүне төбәкләргә бирмәячәге көн кебек ачык ди. "Бар нәрсә дә Мәскәү теләгенә бәйле. Әлеге хәлдә бу системны сындырып булмый. Тел белән бәйле вазгыять Башкортстан бәйсезлек алгач кына үзгәрә алачак", диде ул Азатлыкка.
Тел активистлары хакимияткә сатылдымы, әллә?..
Башкортстанда башкорт теле мәсьәләсен күтәрүче Ата-аналар комиссиясе башка милли республикалардагы хәрәкәтләр белән чагыштырганда чыннан да иң оешкан, иң актив иде. 2017 елда оешмада ике дистәдән артык активист иде, 5 ел узуга аларның саны да кимегән. Әлеге вакытта бу тема белән шөгыльләнүче 9-10 кеше калган.
Моны комиссиянең рәистәше Руслан Биккинин да раслады. Әмма активистларны Укрианадагы хәлләр түгел, ә күңел төшенкелеге, берни үзгәртеп булмый дигән фикер аерган дип аңлата ул. Ул Габбасовның тел активистлары хөкүмәткә баш иде, сатылды дигән фикере белән килешми һәм дәүләт оешмалары белән эш итү иң нәтиҗәле ысул икәнен аңлата. Әмма ул да хәлләр эч пошыргыч авыр дип билгели. Ул үзе һөнәре белән юрист, комиссиядәге эшчәнлеге - иҗтимагый эше.
Барыбер көрәшергә кирәк, барыбер хәрәкәт итәргә кирәк
— Кеше бу хәлләргә күнде, арыды, әмма бу мәсьәлә хәл ителде дигәнне аңлатмый. Барыбер көрәшергә кирәк, барыбер хәрәкәт итәргә кирәк. Дилбегәне чак кына җибәрсәң, башкорт телен кыскарту ягын карый башлыйлар, — ди ул. — Корылтай белән дә, Башкортстанның мәгариф министрылыгы белән дә эш итәбез. Артык сер дә түгел. Тик бу без алар алдында баш идек дигәнне аңлатмый. Урамда байрак күтәреп, кычкырып йөрүдән файда юк, төгәлрәк, урында эш итәргә кирәк. Дәүләт органнарына без гозерне әйтәбез, очрашабыз, бер өстәл артында сөйләшә, килешә алабыз.
Федераль стандартлар яңартылгач, берничә вариант тәкъдим ителде, без министрлык белән тыгыз эшләдек һәм республикага 2 вариант кулай дип күндерә алдык. Алар мәктәпләргә киңәш формасында шул вариантны сайлауны тәкъдим әйтте. Милли уку йортларында азмы-күпме башкорт теле сакланды шуның аркасында. Балаларым башкорт гимназиясендә укый, башкорт теленә дә, урыс теленә дә 4 сәгать бүленгән. Башка мәктәпләрдә 2 сәгатькә калды. Милли мәктәпләрдә мөдирләр дә актив. Ә менә гомум мәктәпләрдә эш начаррак бара, дәүләт теле буларак башкорт теле бер генә сәгать, ә туган тел буларак урыс телне сайлыйлар. Без милли мәктәпләргә басым ясыйбыз.
Әлбәттә, күңел төшенкелеге дә була, берни килеп чыкмый, файдасы да юк кебек, рух кими, шуңа активистларның да бер өлеше китеп барды. Үземә килгәндә, мин эшләмәсәм, кем дип эш итәм. Кешеләрдә телгә кызыксыну кимүе сизелә, бу - глобальләшү шаукымы. Әмма тел булмаса, республика да юкка чыгачак. Без аның гомерен аз булса да озайтырга тырышабыз.
Татар теленә басым. 2017 ел
- 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
- 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
- 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
- 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
- 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
- 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
- 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
- 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
- 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
- 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
- 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
- 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды
- 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
- 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
- 24 октябрь Казанда узган киңәшмәдә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү
- 26 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
- 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
- 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
- 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
- 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
- 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
- 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум