Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 елда мәдәният: табышлар һәм югалтулар


Яңа фестивальләр, мәдәният министрына ачулы хатлар, Тинчурин театры тирәсендә каршылык, җәнҗаллар һәм яңа вазифалар, яңа тәҗрибәләр. 2019 ел мәдәният өлкәсендә нинди булып истә кала? Азатлык мөһим вакыйгаларны искә ала.

Ел башы "Казан" милли-мәдәни үзәген ябу, үзәктәге Милли мәдәният музеен ябу гаугасы белән башланып китте.

Элек музей урнашкан бина
Элек музей урнашкан бина

Музей хезмәткәре Ләйсән Кариева Азатлыкка үзләренә күченергә тәкъдим ителгән биналарда экспонатларның сыймаячагын белдергән иде. “Татарстанның 100 еллыгына без гөрләп эшләп китәргә тиеш идек яңадан-яңа күргәзмәләр белән, ә хәзер киресенчә килеп чыга”, диде ул. Татар җәмәгатьчелеге "Казан" милли-мәдәни үзәгенә Татарстанның Милли китапханәсе күчерелүен, китапханәгә республика аерым бина төзеп бирә алмавын, шул сәбәпле тагын бер татар үзәге юкка чыгуын тискәре бәяләде. Пикет, митинглар, милли зыялылар исеменнән ачык хатлар язылды... Әмма хакимият үз карарын үзгәртмәде, мөһим экспонатлары булган Милли мәдәният музеена исә яңа бина табылды диделәр.

Хакимият Казанның Бауман урамы, 3 адресындагы буш торучы бинада яңа шәһәр музее булдыру турында карар кабул итте. Милли мәдәният музее шунда күчә.

Музейга бирелгән яңа бина
Музейга бирелгән яңа бина

20 декабрьдә журналистлар белән елны йомгаклау очрашуында мәдәният министры Ирада Әюпова Милли-мәдәни үзәк тирәсендәге хәлләргә дә аңлатма бирде.

Ирада Әюпова
Ирада Әюпова

"Милли мәдәният музее экспонатларын күчергәндә мин дә булдым, барысын да карадым. Бу – Милли-мәдәни үзәк бәласе генә түгел, бу проблем милли музейда да, башкаларында да бар. Сүзем – экспонатларның халыкка ни дәрәҗәдә күрсәтелүе хакында. Бик аз өлеше генә күргәзмәгә куела бит. Ә без бай мираска ия. Фешин картинасы булсынмы ул, Урманчемы, казаннар аларга игътибар да итми, ә алар аукционнарда 4,5-5 миллион фунт стерлингка китә. Шуннан безнең коллекцияләрнең бәһасен күзаллагыз. Аларны кеше күзеннән яшереп сакларга ярамый. Күргәзмәләр актив алмашынып торырга тиеш. Милли мәдәният музеенда күрсәтергә кирәкле экспонатлар бик күп. Андагы мәйдан да бу экспонатларга җитми иде. Безгә күргәзмәләр мәйданын арттырырга кирәк. Бу эш бара. Шул ук вакытта милли китапханәдә дә күргәзмә мәйданы сакланып калачак", диде Әюпова.

Быел Ирада Әюпова һәм аның урынбасарларына Русиянең төрле төбәкләреннән Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге турында килгән сорау хатларына җавап бирергә туры килде.

Фольклор үзәге тирәсендә җәнҗал купты. Үзәкне 2008 елдан бирле җитәкләгән галимә, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова вазифасыннан китте. Ул бу адымын арыдым, фәнни эшләр белән шөгыльләнергә вакытым күбрәк булыр дип аңлатса да, чынында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән уртак тел таба алмау сәбәбе булган. Яңа җитәкчелек фәнни һәм методология бүлекләрен бергә кушу һәм гомумән фольклор үзәген яңадан кору дигән карар белән килешмәгән. Фольклор үзәгенә исә Алсу Мифтахова билгеләнде. Аның идарәсенә риза булмыйча 14 кеше китү турында гариза язды. Алар арасында фәнни хезмәткәрләр, журналистлар, програмчы, дизайнер, архив, бухгалтерия хезмәткәрләре дә бар.

Фольклор үзәге 30 августта оештырган "Түгәрәк уен" фестивале тамашачылары
Фольклор үзәге 30 августта оештырган "Түгәрәк уен" фестивале тамашачылары

Төмән өлкәсеннән бер төркем зыялы үзәк тирәсендәге хәлләргә борчылу белдереп, Татарстан президентыннан Татарстан мәдәният министрын алыштыруны, үзәккә элекке җитәкчене һәм хезмәткәрләрне кайтаруны сорап хат язды. Соңрак аларга Русия төбәкләрендәге татарлар да кушылды. Хат авторлары киләсе елда Русиядә масштаблы кампания – җанисәп булачагын һәм аның алдыннан һәрвакыт татарларны төрле этник төркемнәргә бүлү сәясәте барганда, Русия төбәкләрендә яшәүче татарларны берләштереп торган үзәкне көчсезләндерү, аның механизмнарын җимерү, зур эш башкарган галимнәр белән уртак тел таба алмау зур сәяси хата дип бәяләде.

Быел Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә 16 намзәт дәгъва кылды. Әмма лауреатлар исеменә рәссам Надир Әлмиев, татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен Айдар Фәйзрахманов, татар сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен Камал театры артистлары төркеме: Люция Хәмит, Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, язучы Тәлгать Галиуллин ия булды. Премияне тапшыру тантанасын үзгәрттеләр. Дистәләгән еллар буена килгән гадәт бозылды, Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәмендә лауреатлар исемен игълан ителү тәмамланды. Быел аларны "Казан Expo" ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында игълан итеп бүләкләделәр.

Ел гаугаларыннан “Әлиф” иҗат берләшмәсенең “Дәрдмәнд” спектаклен атарга була. Аның төп герое – Нурбәк Батулла сәхнәдә тәненнән кан агызды.

Казанда "Дәрдмәнд" перфомансы узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:41 0:00

Киң җәмәгатьчелек бу гамәлне кабул итмәде, спектакль үзе дә, Батулла да тәнкыйтьләнде. Быел Нурбәк Батулла Кариев театры хореографы вазифасыннан китте. Бу китү артында “Театрда импровизация” лабораториясе сәбәпче дигәнне актер кире какты. Әлеге лаборатория кысаларында әдәп-әхлак кысаларына сыешмаган күренешләр булган иде. Батулла китүен “Бәйсез иҗат өчен ирекле йөзү кирәк”, дип аңлатты. Ничек кенә булмасын, “Әлиф” иҗат берләшмәсе Татарстанда яңа театр яралуын күрсәтте. “Әлиф”, “Шамаил”, “Әллүки” “Дәрдмәнд”, “Өтүкән” спектакльләре татарны милләт буларак юкка чыгу афәте турында кисәтә.

Казанда "Өтүкән" перформансы күрсәтелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:20 0:00

Театр дөньясында чынында үзгәрешләр шактый. Бу өлкәдә җәнҗаллар да, яңа премьералар да, яңа вазифалар да булды.

Камал театры “Нәүрүз” фестивале кысаларында “Нәүрүз school” оештырды. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны милли театрларга кадрлар әзерләү омтылышы дип атады. Камал театрының чираттагы режиссеры Илгиз Зәйни “Әкият” курчак театрына баш режиссер итеп билгеләнде. Биредә аның беренче эше – Әлфия Авзалова тормышы һәм иҗаты турында “Әлфия” спектакле.

Ә менә Тинчурин театры баш режиссерсыз калды. Әлеге вазифаны башкарган Рәшит Заһидуллин бу хәлне “Министр белән низаг театр хезмәткәрләрен яклаудан килеп чыкты. Узган ел музыкаль театр үсеше концепциясен языгыз дигәч, мин баш тарттым. Хезмәткәрләрне саклау өчен каршы төштем”, дип аңлатты. Нәтиҗәдә, 55 яшьлек режиссер белән хезмәт килешүе озайтылмады, аңа башка эш урыны да тәкъдим ителмәде.

Мәдәният министрлыгы вәкилләре Тинчурин театры хезмәткәрләре белән очраша, 5 сентябрь 2019 5Sep2019
Мәдәният министрлыгы вәкилләре Тинчурин театры хезмәткәрләре белән очраша, 5 сентябрь 2019 5Sep2019

Министр театрга труппаны иҗади үстерергә кирәк дигән таләп куйды. “Ике елга тайм-аут алабыз, театрда берничә режиссер спектакльләр куячак”, диде Ирада Әюпова. Театрда бу сезонда режиссерлар – Илшат Мөхетдинов, Илгиз Зәйни, Фәрит Бикчәнтәев, Туфан Имаметдинов спектакльләр чыгарачак. Илгиз Зәйни инде беренче спектаклен куйды, "Өч аршын җир" премьерасы булды. Баш режиссерга төп дәгъва да шул – башка режиссерларны театрга кертмәү иде. Рәшит Заһидуллин үзенә тагылган гаепләр белән килешмәде һәм мәдәният министрын, үзен эшкә кире кайтаруын һәм әхлакый зыянны каплавын таләп итеп, мәхкәмәгә бирде.

Ирада Әюпованың яңа кадрларга өмете зур. Моңа кадәр Кариев театрына мөдир итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнләнгән булса, быел Татар китап йортына мөдир вазифасына шагыйрә Луиза Янсуар килде. Татар китабы йорты төзекләндерү эшләреннән соң Шәриф Камал музеенда эшен башлап җибәрде. Ул иҗатчылар мәйданы буларак та танылып килә, биредә татар китаплары кибете дә урын алды.

Казанда Татар китабы йорты ачылышы, 1 июнь 2019
Казанда Татар китабы йорты ачылышы, 1 июнь 2019

Русиядә 2019 ел Театр елы буларак билгеләнде. 100 еллыгын тутырган Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия театрының "Зөләйха күзләрен ача" спектакле "Алтын битлек" премиясенең махсус бүләгенә лаек булды. "Драма театрында иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә Воронеж камера театрының татар чыгышлы актеры Камил Тукаев "Алтын битлек" премиясенә лаек булды.

Татарның тагын бер радиосы барлыкка килде – "Китап". “Татмедиа” агентлыгы Роскомнадзор бәйгесендә җиңеп 98,6 FM ешлыгына ия булды. Радионың мәдәни-агарту юнәлешендә эшләячәге билгеле. “Китап” радиосы бу аудиторияне кайчан туплар – билгесез.

Ә менә инде аудиториясен туплаган, халык арасында популярлык яулаган “Тәртип FM” радиосы юкка чыкты. 2008 елдан эшләп килгән радио 93,5 FM ешлыгыннан колак кагып, “Болгар” радиосының бер програмына гына әверелеп калды. Эшмәкәр Фәнир Галимов “Тәртип”не Башкортстанның Туймазы шәһәрендә эшләтә башлады.

"Тәртип FM" Туймазыдан сөйли башлады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:37 0:00

Анда элекке “Тәртип” радиосы җырлары яңгырый, шул юнәлештә эш алып барыла. “Тәртип FM”ның үз аудиториясе тупланган иде инде. Ни өчен “Татмедиа” агентлыгы "Тәртип FM" радиосына аерым ешлык алырга тырышмаганы гына аңлашылмый калды. Азатлык чыганакларына караганда, "Тәртип FM" язмышы хакында хакимияттә сөйләшү булган, президент Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне уңай хәл итәр өчен урынбасарларына бу хакта фәрман биргән. Эт – эткә, эт – койрыкка дигәндәй, урынбасарлар, ярдәмчеләрдән фәрман Милли шурага, татар конгрессына кадәр төшкән, әмма мәсьәлә хәл ителми калган.

Татарстанда "Bez" телеканалы эшли башлады. Бу – күңел ачу телеканалы, биредә татар эстрадасы җырчыларының клиплары күрсәтелә. Аны "ТНВ" каналында йотылган "Мәйдан" телеканалының элеккеге баш мөдире Дамир Дәүләтшин оештырды. “Без” дип аталган бу канал әлегә Татарстанда гына күрсәтә, аны “Таттелеком” чыбыклы телевидениесе челтәрендә карап була.

Ә менә татар җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә булган “Шаян ТВ”, ниһаять, иярчен аша күрсәтелә башлады. Аның өчен махсус студия дә булдырылды. "Шаян ТВ" балалар өчен тәүлек буена татар телендә сөйләүче телевизион канал.

Сүз уңаеннан быел Русиядә гадәти аналог каналлар урынына дигитал каналлар эшли башлый. Бушлай мультиплекска 20 телеканал керде, милли республикаларның милли каналлары анда керә алмады. ОТР телеканалында бары тик "ТНВ"ның урыс телендә чыгучы "Новости Татарстана" һәм "Здравствуйте" тапшыруларына гына урын табылды.

Илшат Әминов
Илшат Әминов

"ТНВ" быел Яңа ел тамашасы белән дә "дан казанды". Каналның реклам бүлеге кайбер артистларга Яңа ел кичәсендә катнашу өчен 25 мең сум акча түләргә кирәклеген әйткән. Шуннан соң җәнҗал купты. Җырчылар Гөлназ Шәрипҗанова, Лилия Муллагалиева һәм тагын берничә җырчы дәүләт каналының бу гамәлләре белән килешмәвен белдерде, социаль челтәләрдә кайберләренә бушлай катнаштырырга да тәкъдим иткәннәре турында сөйләде. Соңыннан канал җитәкчесе Илшат Әминов, бу – реклам бүлеге инициативасы, яңа ел кичәсендә төшү бушлай дип аңлатма бирергә мәҗбүр булды.

Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

Җырчылар арасында фестиваль, каналларда катнашу уңаеннан канәгатьсезлек артканнан арта. Фирдүс Тямаев, мәсәлән телевидение каналларына реклам өчен 3 миллион сум акча түләсә дә, үзенә каналның чараларында бушка катнашу шарты куелганын сөйләде. “Барс-медиа” белән алты ел хезмәттәшлек итсә дә, хатынын сәхнәгә алып чыгу өчен тагын 150 мең сум түләргә кирәклеген әйтте. Шулай итеп, Тямаев быел “Татар җыры”ның 20 еллыгында катнашудан баш тартты. Мәсьәләне төптән белмәгән Хәмдүнә Тимергалиева матбугат очрашуында Тямаевны азрак күтәрелеп китәләр дә, кеше күрмәскә әйләнәләр дип гаепләде, буш башак белән тиңләде.

"ТНВ"ның баш мөдире Илшат Әминовны быел Татарстан журналистлар берлеге рәисе итеп сайладылар. Татарстанның урыс телле ата-аналары төркеме Татарстан прокуратурасына Әминов өстеннән шикаять язды. Экспертиза татар телен мәктәпләрдә укытуга каршы булучыларга карата әйткән сүзләрендә экстремизм тапмаган, әмма прокуратура барыбер канун бозу бар дигән карар чыгырды. Әминов сүзләренә үпкәләгән һәр кеше мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала.

Казанда "Үзгәреш җиле" концерты
Казанда "Үзгәреш җиле" концерты

Эстрада фестивальләре арасындагы иң кыйммәтлесе булган “Үзгәреш җиле”нә быел нокта куелды. Казанда аның соңгы концерты булды. Бу хакта оештыручыларның берсе – Венера Ганиева әйтте. Фестивальнең бюджеты төрле елларда 70-90 млн сум булды. Фестиваль биш яшен дә тутыра алмыйча тукталып калды. Татар җырына ясалма кушылган американ стиле туры килми дигән тәнкыйть тә күп яңгырады. Шулай ук фестиваль акча эшләүгә яки Венера Ганиева шәкертләре ярышына әверелде диючеләр дә булды. Проект бер тапкыр Мәскәүдә һәм Уфада күрсәтелде. Җырлар халыкка барып җитмәде, популярлык казанмады. Youtube каналында да, "Вконтакте" челтәрендә дә караулар бик аз. Шулай булуга карамастан, 17 гыйнварда Нью-Йоркның 2 мең кеше сыйдырышлы Carnegie Hall залында “Үзгәреш җиле” концерты узачак. Моның өчен Татарстан казнасының күпме акчасы китүе билгеле түгел.

"Калеб" татар иҗат берләшмәсе быел "Безнең җыр" иҗат лабораториясен уздырды.

"Безнең җыр" лабораториясе: финалга җырлар сайланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:24 0:00

Yummy music шулай ук "Tatcultlab" лабораториясен булдырды, альтеранатив музыканың зур концерты Камал сәхнәсәндә булды. Камал театры "Хуҗа Насретдин" спектакле белән хушлашты, әмма премьералары белән дә мактана алды. Мәсәлән, "Тормышмы бу?" спектакле чыкты. Шулай ук экспериментлар яраткан татар театры "Яшьләр сишәмбесе" дигән проектны тормышка ашырды. Бер кичтә өч кыска пьеса карый ала тамашачы. Яшь авторларның әсәрләре югары бәяләнде.

Быел “Татаркино” 95 еллыгын, Язучылар берлеге – 85 еллыгын, Татарстан китап нәшрияты 100 еллыгын билгеләп үтте. Быел шулай ук Алтын Урданың 750 еллыгы, Ризаэтдин Фәхретдиннең 160, Сөембикәнең 500 еллыгына багышлаган фәнни конференцияләр узды. Шулай ук Дәрдмәнднең 160 еллыгы әдәби-музыкаль кичә белән искә алынды.

Югалтуларсыз да булмады. Җырчы Илһам Шакиров, актриса Гөлли Мөбәрәкова, җырчы Рамазан Йәнбәков, җырчы Рафаэль Сәхәбиев, актриса Исламия Мәхмүтова, сынчы Рада Нигъмәтуллина, язучы Мөсәгыйть Хәбибуллин, драматург Әмир Камалиев, тарихчы Җәүдәт Миңнуллин, артист Заһир Вәлитов, шагыйрь Равил Бикбай, язучы Җәүдәт Дәрзаман, Әтнә театры җитәкчесе ​Гомәр Мәрданов һәм башкалар мәңгеллеккә озатылды.

2019 ел югалтулары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:17 0:00

Азатлык күзлегеннән менә шундыйрак мәдәни вакыйгалар белән истә кала 2019 ел. Сезнең өчен мөһим чаралар, вакыйгалар нинди булды? Нинди табышлар, нинди югалтулар булды дип саныйсыз? Комментларларда фикерләргез белән уртаклашыгыз.

XS
SM
MD
LG