Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: шатлыклар, гаугалар, һәлакәтләр


Азатлык радиосы 2012 елдагы шатлыклар, гаугалар, һәлакәтләр, билгеләнүләрне барлый. 2012 – Кәбисә ел иде. Нинди булды ул: авырмы, җиңелме, уңышлымы?

Татарстанга шактый авырлыклары белән килде ул. Универсиадага әзерлек елы булгач, зур тизлек белән барган төзелешләр белән истә калыр, ләкин моннан тыш 2012 елны Татарстан халкына, аның хөкүмәт башында утыручыларга сынаулар да күп булды.

Казан уртасында шартлаулар, атышу, төрле махсус операцияләр оештыру, Татарстан урманнарында качып яткан мөҗәһидләрнең ялган видеоязмалары таралуы, күпләп мөселманны кулга алынулар белән Казан, Татарстан бөтен дөньяга “танылды”. Шаулаттылар республиканы. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка җиңелгә туры килмәде.

Быел милләткә дә һөҗүм күп булды. Эзлекле рәвештә милли мәгарифкә каршы эшләүнең җимешләре ачык күренә башлады – яңа мәгариф кануны әзерләнеп бетеп аны Русия думасы кабул итте, декабрь азагында Владимир Путин “Русиянең милли сәясәт стратегиясе” дигән документны имзалады, ә анда милләтләргә урын юк.

Шулай да шатлыклы вакыйгалар да аз булмады. 2012 ел Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы булды. Бу уңайдан Казандагы җимерелеп бара торган тарихи йортларны, Татар бистәсен төзекләндерү эше башланды. Русиядә 2012 ел Тарих елы дип билгеләнде, ә Татарстанның Диния нәзарәте изге Коръән елы дип әйтте. Татар милли хәрәкәте 2012 елны Татар тарихы елы дип игълан итте.

Шатлыклар

1 март. Казанның Петербур урамында көтеп алынган курчак театры - “Әкият” мәдәният үзәге ачылды.

13 март. “Барс-Медиа” ширкәтенең “TMTV” татар музыкаль телеканалы эшли башлады. Моннан тыш тагын татарча “Мәйдан” каналы бар.

Рөстәм Миңнеханов татар эшкуарлары җитештергән әйберләрне карый
Рөстәм Миңнеханов татар эшкуарлары җитештергән әйберләрне карый
24-25 март. Татар авылларында яшәүче эшмәкәрләр җыены узды. Бу эшлекле җыенда 300ләп кеше катнашты, тәҗрибә уртаклашты, татар авылларын саклап калу юллары турында фикер алыштылар.

Болгардагы Истәлек билгесенә урнаштырылган Татарстандагы иң зур басма Коръән китабы Гиннес рекордлар китабына кертелде. Ләкин ун көн үтмәде, ул рекордны Әфганстан яулады, алар Татарстаннан зуррак изге китап бастырган. Казанда 10 мең тираж белән Коръәннең “Казан басмасы” дөнья күрде.

6 апрель. Islamic clothes мөселман һәм милли киемнәр дизайнерларының Бөтенрусия бәйгесе узды.

26 апрель. Тукай бүләге Кол Шәриф мәчетен иҗат итүче авторлар төркеменә бирелде.

19-26 май. Бакуда Евровидение бәйгесе узды, Швеция җырчысы Лорин җиңде.

Истанбулда ачылган Тукай һәйкәле
Истанбулда ачылган Тукай һәйкәле
30-31 май. Төркиядә Татарстан мәдәнияте көннәре узды. Истанбулда Тукайга һәйкәл ачылды. Соңрак Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тагын Төркиягә барды. 5 июньдә Истанбулга аның рәсми визиты булды. Аны зур дәүләт кунагы итеп Төркия хәрбиләре белән зурлап каршы алдылар. Миңнеханов бу баруында да татарлар белән очрашты, Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура каберләренә зиярәт кылды. Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев Төркиягә ел саен ял итәргә барса да, татарлар белән очрашмый, татарга бәйле урыннарга бармый иде. Миңнеханов Төркиягә өч тапкыр, Швейцариягә дүрт тапкыр барды, шулай ук Сингапур, Иран, АКШ, Британия, Польша, Төркмәнстан кебек илләрдә булды.

4 июнь. Казанда гимнастика үзәге ачылды.

9 июнь-1 июль. Европа футбол чемпионаты узды. Испания жыелма такымы җиңде.

9 июнь. Казанда татар имамнарының чираттагы жыены уздырылды. 800гә якын вәкил катнашты. Форум эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә булды.

Болгарда ачылган Ак мәчет
Болгарда ачылган Ак мәчет
10 июнь. Изге Болгар җыены булды. Бу көнне Ак мәчет комплексы, Истәлек билгесенең тантаналы ачылуында меңләгән кеше катнашты. Өйлә намазында Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең бер ягына Рөстәм Миңнеханов, икенче ягына Минтимер Шәймиев басып намаз укыды. 28 августта Путин да Болгарда булды.

14 июнь. Самарның Гали авылында татар авыллары ат чабышлары узды.

30 июнь. Владивостокта Федераль Сабантуй узды. Бәйрәмдә Рөстәм Миңнеханов белән Приморье өлкәсе губернаторы Владимир Миклушевский катнашты. Бу шәһәрдә Казан мәчете нигезенә беренче таш салынды.

7 июль. III Бөтенрусия авыл Сабантуе Чиләбе өлкәсенең Кызыл Армия районы Дубровка авылында узды.

14 июль. Лондонда беренче тапкыр татар Сабан туе узды.

27 июль-12 август. Лондонда 30нчы жәйге Олимпия уеннары булды. Татар кызы Алия Мостафина дүрт медаль яулады.

24 август. Мәскәүдә, Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды.

Татар яшьләре форумы
Татар яшьләре форумы
26-30 август. Дөнья татар яшьләре форумы узды. 800 делегат булган җыен эшендә Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

30 август. “ТНВ-Планета” каналы эшли башлады.

5-11сентябрь. VIII Халыкара мөселман киносы фестивале узды.

11 сентябрь. Барселонада каталаннар Испаниядән аерылып чыгуны таләп итте. Бәйсезлек өчен көрәшү урам җыенына меңәрләгән кеше чыкты.

4-5 октябрь. Самарда “Түгәрәк уен” V Бөтенрусия татар фольклор фестивалендә дистәдән артык коллектив катнашты.

14-24 октябрь. Камал театры Кытайда гастрольләрдә булды. Иҗат төркеме кытайларга “Хан кызы Турандык” спектаклен күрсәтте.

6 ноябрь. Татарстан 20 ел элек кабул иткән Конституциясе юбилеен фәнни-гамәли конференция итеп уздырды. Миңтимер Шәймиев Михаил Прохоровның милли республикаларны бетерү тәкъдимен кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Гаугалар

Казанда пенсионерлар транспорт ташламаларын бетерүгә протест белдерә
Казанда пенсионерлар транспорт ташламаларын бетерүгә протест белдерә
9 гыйнвар. Татарстан транспорт министрлыгы гыйнвар аенда пенсионерларны җәмәгать транспортында йөрүне чикләгәнлектән Казан өлкәннәре үз хокукларын яклар өчен урам җыеннарын уздырып, түрәләрдән ташламаларны кайтартуга иреште.

23 гыйнвар. Югары Осланның элеккеге башлыгы Александр Тимофеев ришвәтчелектә гаепләнеп Татарстан югары мәхкәмәсе аңа 300 млн. штраф түләү хөкем карары чыгарды. Түли алмагач, аны 4 елга Яшел Үзәннең Карамалы Тау бистәсендәге колониягә яптылар. Моңа кадәр зур түрәләрне кулга алып, аларны хөкем итү очрагы булмаган иде.

10 гыйнвар. Биектауның Мәмдәл авылында шартлаулар булды. Рөстәм Йосыпов 12 гыйнварда Казанда тоткарлаганда үтерелә. 21 апрель бу авылда тагын шартлау булды.

10 март. Казанның "Дальний" полиция бүлегендә Сергей Назаров кыйналып, хастаханәдә үлә. Зур җәнҗал купты. Бу вакыйга турында бөтен дөнья матбугаты шаулады. Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы, министр булган Әсгать Сәфәров үз теләге белән эшеннән киттәргә мәҗбүр булды. Ләкин аны Татарстанның вице-премьер итеп калдырдылар.

Саклаучы сыны моделе
Саклаучы сыны моделе
20 март. Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарда Даши Намдаковның бронзадан коелган “Саклаучы” сыны урнаштырылачагын игълан итте. Бәясе 1 млн. доллар булган сын аркасында зур гауга купты. Ул Италиядән кайтарылды, ләкин әлегәчә ул урнаштырылмыйча Болгарда келәттә ята.

3 апрель. Татарстан мөфтие Илдус Фәиз үзен Кол Шәриф мәчетенең имамы итеп игълан итте. Икенче имам итеп Рамил Юныс калачак дип белдерелгәч, тавыш купты, җомга намазына Рамил Юнысны яклап килгән мөселманнар Илдус Фәиздән бу уеннан кире кайтуын таләп итте.

Оренбурдагы мәхкәмә 65 мөселман китабын тыйды.

Яз иртә килү һәм кинәт туктамыйча яңгыр ява башлау сәбәпле Татарстанда шактый районнарның авылларын су басты, кечкенә инешләрдән дә су ташыды. Күперләр ишелгән, авыллар юлсыз калган очраклары булды, дамбаларны елга алып китте. Мәсәлән, Иж-бубый авылындагы кешеләргә көймәләрдә йөрергә туры килде. Әлмәтнең авылларында язгы ташу 10 йортны җимерде. Лениногорски, Әлки, Түбән Кама, Минзәлә, Алабугада да хәлләр шәптән булмады.

Мөселманнарны күпләп тоткарлауларга каршы Казанда үткән митингтан күренеш
Мөселманнарны күпләп тоткарлауларга каршы Казанда үткән митингтан күренеш
19 июль. Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм иттеләр, машинасын шартлаттылар, ә диния идарәсенең мәгариф бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкубны атып үтерделәр. Изге Рамазан ае башланыр көнне котычкыч һөҗүм республиканың астын өскә китерде. Шушы очракның икенче көнендә үк шактый мөселман кулга алынды. Алар арасында “Идел Хаҗ” ширкәте директорлар шурасы рәисе Рөстәм Гатауллин да бар иде. Гаепләр өчен сәбәпләр табылмагач, аны җибәрделәр. Тоткарланган мөселманнар арасында “Раян” төркеме егетләре дә булды. Йөзләрчә мөселманны кулга алулар ризасызлык тудырды, Казанда бер-бер артлы мөселманнарны эзәрлекләүләргә каршы пикетлар узды. Пикет оештыручылар дип гаепләнеп “Ихлас” мәчете имамы Рөстәм Сафин, “Азатлык” татар яшьләре берлеге Наил Нәбиуллин, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова хөкем ителде, аларга штраф салынды.

Бу очрактан соң Рамил хәзрәт Юныс та юкка чыкты. Ялган диплом белән эшкә урнашкан дип гаепләп, аңа җинаять эше кузгатылды. Кол Шәрифкә ремонт кирәк дигән сылтау табып аны яптылар. Дин эшләре департаменты башлыгы Марат Гатин эшеннән бушатылды.

Моннан тыш интернетта үзен Татарстанның әмире, мөҗәһидләр башлыгы дип игълан иткән ялган видео тарала башлады. Аннары Казан белән Яшел Үзән арасында машина шартлады, анда берничә кеше һәлак булды, полиция биредә дини китаплар табылды дип әйтте. Декабрь ахырына таба янә интернетта, янәсе, Татарстанның яңа әмире видеомөрәҗәгате пәйда булды.

Торфяная урамындагы фәйзрахманчылар йорты
Торфяная урамындагы фәйзрахманчылар йорты
Август. Казанның, Торфяная, 41нче йорт адресы буенча яшәгән фәйзрахманчыларның йортларына һөҗүм ясалып, балалары тартып алынып, приютларга урнаштырылды. Бу эш һаман да кара сакал булып сузылып килә. Бу вакыйганы да дөнья матбугаты Татарстан мөселманнары балаларын эзәрлеклиләр дип бәяләде.

26 октябрь. Корбан гаете алдыннан Казанда янә мөселманнарга бәйле “спецоперация” оештырылды. Авиатөзелеш районында, янәсе, ислам радикалистлары дип аталган кешеләр торган фатирны камап алдылар, корбаннар бар.

Казанның ата-аналары күп балалы гаиләләргә түләүсез җирне Биектау районында биргәненә каршы чыкты, нурланышлы калдыклар күмелгән җиргә якын урында мэрия үзе яшәсен дип үз хокукларын яклады.

27 октябрь. Русия президентына намзәт булган эшмәкәр Михаил Прохоров Мәскәүдә үткән «Гражданская платформа» корылтаенда, илнең территориаль төзелешен үзгәртү, аерым алганда, милли республикаларга каршы тәкъдим белән чыкты. Прохоров моның өчен Русия конституциясен үзгәртергә кирәк диде.

Казанда татар телен куллануны киметүче мәгариф канунына протест чарасы
Казанда татар телен куллануны киметүче мәгариф канунына протест чарасы
19 декабрь. Владимир Путин “Русиянең милли сәясәт стратегиясе”н имзалады. 2025 елга кадәр милли сәясәттә төп документ булачак бу стратегиянең төбенә республикаларны юк итү, милләтләрне бетереп бер русияле халкын ясау салынган.

21 декабрь. Русия Думасы "Мәгариф турында канун"ын кабул итте. Анда өстенлек урыс теленә генә бирелгән, милли телләр кимсетелгән.

Кем кайда билгеләнде?

1 гыйнвар. Русиядә милиция полиция итеп үзгәртелде.

4 март. Русиядә президентын сайлау булды. Президентлыкка Жириновский, Зюганов, Прохоров, Путин намзәт иде. Путин 63,6% белән җиңеп чыкты дип белдерелде. Татарстаннарның 82,7% Путин өчен тавышы биргәнлеге игълан ителде. Күзәтүчеләр, хокук яклаучылар, оппозиция сайлауның хәрәмләшүләр, алдашулар белән үтүен белдерде. Интернет канун бозуны раслаган видеолар белән тулды. Элекке президент Дмитрий Медведев Путин белән кәнәфи алышты, ул янә Русиянең премьер-министры булды.

25 апрель. Русия думасы губернатор сайлауларын кайтару канунын кабул итте, 1 июньдә ул көченә керде.

27 апрель. Артем Хохорин Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Хохорин вазифага керешү белән Татарстанда радикал исламга каршы аясуз көрәш алып барасын белдереп, дәүләт шурасында чыгыш ясаганда республикада 13 ел дәвамында сугыш бара дип игълан итте.

16 май. Татарстан вице-премьеры Зилә Вәлиева эшеннән китте, аны Казан музей-тыюлыгы директоры итеп билгеләделәр.

18 май. Татарстанның Язучылар берлегенең дүрт елга бер була торган корылтае узды. Яңа рәис сайланды. Илфак Ибраһимовны балалар язучысы Рафис Корбан алмаштырды.

21 май. Русия авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынникны вазифасыннан азат иттеләр.

20 сентябрь. Татарстанда мәгариф һәм фән министры алышынды. Альберт Гыйлметдиновны КАИга озаттылар, аның урынына Актаныш районы башлыгын Энгель Фәттахов билгеләнде.

6 ноябрь. Русия саклау министры Анатолий Сердюков эшеннән китте. Аның урынына Сергей Шойгуны куйдылар. Сердюков җитәкләгән тармакта ришвәтчелек, зур акчалар үзләштерү ачыклана башлады.

6 ноябрь. АКШта президент сайлаулары булды, Барак Обама җиңеп чыкты.

29 ноябрь. БМОның генераль ассамблеясы Фәләстинне БМОның күзәтүче дәүләте дип таныды.

Дөнья татар конгрессы корылтае
Дөнья татар конгрессы корылтае
6-9 декабрь. Казанда Дөнья татар конгрессының бишенче корылтае узды. 77 кешедән торган башкарма комитет янә Ренат Закировны үз урынында калдырды.

2012 елда Русия рәсми рәвештә Дөнья сәүдә оешмасына керде, ул анда 156-нчы дәүләт булып теркәлде.

2012 ел ахырына таба “Вамин” банкорт дип игълан ителде. Бурычка баткан Вәгыйзь Минһаҗны Мәскәүгә сенатор итеп озаттылар, аның "империя"сенең бурычларын ничек кайтару турында баш ваталар.

Һәлакәтләр, казалар

Costa Concordia казадан соң
Costa Concordia казадан соң
13 гыйнвар. Италиядә Costa Concordia круиз лайнеры батты. Корабта 4234 кеше бар иде, 30 кеше һәлак булды, 2 кеше хәбәрсез югалды.

1 февраль. Мисырның Порт Сәид стадионында бәрелештә 74 кеше һәлак булды, 300-дән артык кеше яраланды. Мисырда өч көнлек матәм игълан ителде.

1 февраль. Яңа Гвинея ярында 350 кеше утырган паром һәлакәткә тарый. 238 кешене коткаралар, 100-дән артык кеше хәбәрсез югалган хәлдә калды.

22 февраль. Аргентинада поезд зур тизлектә барьерга килеп бәрелү нәтиҗәсендә 49 кеше үлә, 600 кеше яралана.

2 апрель. Төмән өлкәсендә очкыч килеп төште. 33 кеше һәлак булды, 12 кеше исән калды.

20 апрель. Пакыстанда Boeing очкычы шартлады. 127 кеше - пассажирлар һәм экипаж һәлак булды.

3 май. Махачкалада террор гамәле булды. 120 кеше яраланды, 14 кеше һәлак булды.

Индонезиядә Русиянең Sukhoi Superjet 100 очкычы бәрелгән тау
Индонезиядә Русиянең Sukhoi Superjet 100 очкычы бәрелгән тау
9 май. Русиянең макталган яңа очкычы Sukhoi Superjet-100 Индонезиядә тауга бәрелде. Очкычта булган барлык 48 кеше дә һәлак булды.

7 июль. Краснодар өлкәсендә су басу нәтиҗәсендә 171 кеше һәлак булды. Түрәләрнең берсе дә гаепне танымады, вазифасыннан китмәде.

30 октябрь. АКШта Сэнди туфаны котырды.

4 декабрь. Минданао утравын Пабло туфаны каплады. 500-гә якын кеше һәлак булды. 400-гә якын кешенең кайда икәнлеге билгесез.
XS
SM
MD
LG