Accessibility links

Кайнар хәбәр

"2017 ел һөҗүме телгә кызыксынуны арттырды". Соңгы 5 елда барлыкка килгән татар-башкорт проектлары


2017 елда Русиядә милли телләргә булган һөҗүм, бер яктан, мәктәпләрдә татар һәм башкорт телләренең кимүенә китерсә, икенче яктан, белгечләр фикеренчә, җәмгыятьтә тел белән кызыксыну арткан, тел белән бәйле яңа проектлар барлыкка килгән. Азатлык соңгы биш елда барлыкка килгән проектларны барлады.

Биш ел элек Татарстанның дәүләт теле булган татар теле мәктәпләрнең мәҗбүри програмы нигезендә укытылудан туктады, татар теле гариза язып, ихтыяри укуга калдырылды. Прокуратураның бу карарын Дәүләт шурасы депутатлары бер каршылыксыз кабул итте.

Татар телен сайлаучылар хәзер елдан ел кими, татар телен укыту, телне саклау эше системлы рәвештә алып барылмый, әлеге эш һәр мәктәпнең үз карамагына кайтарылып калды. Милли мәгариф темасы үсеп китә алмады, ул көнүзәк темалардан әкренләп төшеп кала бара. Әлегә кадәр белем бирү өлкәсендә башкарылган дәүләт проектлары юк диярлек, җәмәгатьчелекне тынычландыру өчен "Адымнар" полилингваль мәктәпләре белән генә хисап тотыла.

Мәктәпләрдән татар телен куып чыгаруга компенсация кебек булдырылган татар телен саклау-үстерү комиссиясе дә бетерелеп, аның урынына аерым рус телен үстерү комиссиясе һәм татар теле белән бергә республикадагы башка телләр өчен уртак комиссия төзелде. Татар телен дәүләт күләмендә яклардай оешма булдыру – милли җәмәгатьчелекнең күптәнге таләбе һәм тәкъдиме иде. Аны да күрсәтеп кенә алдылар дияргә була.

Шул ук вакытта, 2017 елгы тел низагын фән ягыннан өйрәнгән галимә Гүзәл Йосыпова Азатлыкка сөйләвенчә, бу һөҗүм татар теле белән кызыксынуны арттырды, элек татар теле турында уйланмаган кешеләрдә дә "татар телен өйрәнү кирәкме" дигән рефлексия тудырды.

"Методикалар проблемы да көн үзәгенә басты. Татар телен яңача һәм заманча укытырга кирәклеге моңарчы да аңлашыла иде, ләкин аңа кадәр моны үзгәртергә сәяси ихтыяр җитми иде. Өстәвенә, Татарстан уңышлы республика булса да, коррупция кебек гомумрусия проблемнары аңа да кагыла.

Нәтиҗә буларак, тел низагы вакытында да, аннан соң да тел өйрәтү проектлары кинәт күбәйде. Инде моңарчы ук эшләнелә башлаган "Сәлам" дәреслекләр методикасы киңрәк таралды, төрле белгечләр үз онлайн тел мәктәпләрен булдырды (Skytat, Idelia онлайн мәктәбе һәм башкалар). Азатлыкның татар телен өйрәнүчеләр өчен Әйдә! Online проектының барлыкка килүен дә тел низагы нәтиҗәсе буларак атап була.

Кыскача әйткәндә, татар телен үстерү мәсьәләләре белән элек тел активистлары, җәмәгать эшлеклеләре генә шөгыльләнсә, 2017 елдан соң бу проблемга киңрәк җәмәгатьчелек игътибар итә башлады, тел проектлары артты. Дәүләт тә моңа җавап биреп, татар теленә игътибар арттырырга мәҗбүр булды: тел курслары артты, өстәмә грантлар барлыкка килде, министрлыклар утырышларында татарча чыгышлар артты һәм башкалар" диде белгеч.

2017 елның кара вакыйгалар дисбесе Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада әйткән "урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң (30 июль) прокуратура тикшерүләре белән башланды һәм Татарстан Дәүләт шурасының Мәскәү карарына буйсынып тавыш бирүе (29 ноябрь) вә Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе (4 декабрь) белән тәмамланды.

2017 елгы тел низагына биш ел тулуны Азатлык ай дәвамында язмалар шәлкеме белән билгеләде. Бүгенге язмабызда Татарстан һәм Башкортстанда соңгы биш елда, ягъни мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгарылганнан соң барлыкка килгән тел проектларын барладык.

ТАТАР ПРОЕКТЛАРЫ

ТӘРҖЕМӘ, СИНТЕЗ

Текстларны русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итү google.translate, yandex.translate системнарында башкарыла иде.

Бүгенге көндә киң кулланышка кергән тагын бер тәрҗемәче – Татсофт татарча-русча тәрҗемәчесе. Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты башкарган тагын бер мөһим һәм перспективалы проект – татар теленең тавыш синтезы һәм тавышны танып-белү програмнары. Аңа тавышлар телеграм-бот аша җыела.

КИТАПЛАР

2018 елның азагында Татарстан китап нәшрияты сайтында яңа формат – аудиокитаплар барлыкка килде.

Аудиокитаплар арасында татарча әсәрләрнең аудиоверсияләре тупланган Татарча аудиоәсәрләр (2017) телеграм-каналы – хәзерге вакытта иң зурысы. Канал волонтерлар проекты буларак эшли, мөхәрриргә донатлар белән ярдәм итү мөмкинлеге бар.

Нәтиҗәле волонтерлык эшчәнлегенең тагын бер мисалы итеп 2020 елның 30 августында эшли башлаган Исхакый сайтын китерергә була. Фидәкарьләр ярдәмендә сайтка Исхакыйның әсәрләре, тәрҗемәи хәле, хатлары тупланган, алар рус һәм төрек телләренә тәрҗемә ителгән.

РАДИО ҺӘМ ПОДКАСТЛАР

Татарча контент ясаучылар арасында аудиоформат аеруча популяр дияргә була: соңгы елларда берничә радио һәм татарча подкастлар барлыкка килде.

Мәгърифәтле радио булдыру идеясе дистә еллар дәвамында яшәп килде. Элегрәк төрле ешлыкларда һәм интернетта хосусый "Тәртип" радиопроекты эшләп килде. Радионың 2017 ел башында ябылуын финанс авырлыклары белән аңлаттылар, бу вакыйга татар җәмәгатьчелегендә зур резонанс тудырды. "Тәртип" програмнарының бер өлеше "Болгар" радиосының тапшырулар челтәренә кертелде.

Татар телле тапшырулар рус аудиторияле радиоешлыкларда да яңгыраш тапты: "Эхо Москвы" радиосы ябылганчы, "Говорим по-татарски" (2019) тапшыруы яңгырады, Азатлыкның "Әйдә! Online" проекты белән БИМ радиосының Казан бүлегендә дүрт ел дәвамында Айда учить татарча (2018) сәхифәсе эшләп килде.

2019 елның май аенда Татмедианың "Китап" радиосы (2019) FM ешлык өчен бәйгедә православ радиосына оттырды. Шул ук елның көзендә радио 98.6FM ешлыгына лаек булды. Хәзер аны iOS һәм Android әсбапларында тыңларга була.

Быел җәйдән "Саф" радиосы (2022) эшли башлады. Даими эшләгән бу радиода балалар өчен татарча җырлар, көйләр, классик композиторлар әсәрләре, әкиятләр һәм аудиоспектакльләр, подкастлар, радионың үз тапшырулары чыгып бара. Радионың үз сайты, телеграм-каналы бар. Ул тулысынча энтузиастлар җилкәсендә.

Милли китапханәнең "Хөррияттән әкият" подкастлары (2022) – татар әкиятләренең аудиоверсиясе.

Татарча подкастлар тупланмасын URBANTATAR бәйсез онлайн радиосы әсбабында тыңлап була.

ТЕЛНЕ ӨЙРӘНҮ

Alima Academy (2018) онлайн академиясендә бөтен дөньядан дистәләрчә укучы укый. Балалар татар телендә тарих, математика, програмлаштыру, мантыйк фәннәрен үзләштерә. Проект эчендә Әниләр клубы да бар.

Азатлык радиосының "Әйдә! Online" (2018) проекты татар телен өйрәнүчеләр өчен подкастлар, видеороликлар һәм аудиокурслар тәкъдим итә. Телне белү дәрәҗәсенә карап, уңайлы курсны сайлап алырга, әлеге курсны тәмамлагач, шушында ук югарырак дәрәҗәгә күчеп дәвам итәргә була.

Скайтат (2020) сөйләм клубы: сөйләм практикасын үстерергә теләгән һәркем онлайн платформада җыелып аралаша алсын өчен башланган проект хәзер төрле дәрәҗәдәге сөйләм төркемнәре белән эшли, индивидуаль дәрес-очрашулар да уздыра. Бүгенге көндә проектның Скайтат.Балалар, Скайтат.Нәниләр (мәктәпкәчә яшьтәгеләр), "Китап клуб" кебек эчке проектлары бар.

БАЛАЛАР ПРОЕКТЛАРЫ

Соңгы елларда балалар өчен берничә хосусый бакча ачылды: "Ябалак" бакчасы (2017), мәсәлән, хуҗалары алышынса да, һаман да татарча тәрбия бирүен дәвам итә. "Акыллым" 2019 елда эшли башлады. Сайтларында язылганча, бакчада ике татар, ике рус төркеме эшли.

ТАТАР ПРОЕКТЛАРЫ ГЕНЕРАТОРЛАРЫ

Яшьләр форумы гадәттәгечә татар телендәге заманча проектлар генераторы булып кала. Иң уңышлы проектлардан форум нигез салган Ачык университет платформасын (2019) һәм "Әйдә, ШаяРТ" (2019) юмор програмын атарга була. Соңгысы – 28 еллык тарихы булган татар КВН лигасының яңа телевизион форматы.

Яңартылган Милли китапханә үз проектларын булдырудан тыш, башка проектларга да мәйданчык булып тора: иң яңаларыннан төрле мәйданчыкларда әдәби перформанслар уздыручы "Төенләнеш" яшь шагыйрьләр берләшмәсен, "Фикер" китап клубын, балалар өчен "Укымыш" (2022) клубы чараларын атарга була.

Милли китапханәнең Yummy music студиясе белән хезмәттәшлек җимеше – "Татарча тираж" проекты атна саен татар телендә чыга. Видеода танылган шәхесләр яраткан китапларын тәкъдим итә. Проект Туган телләр комиссиясе, Яшьләр министрлыгы һәм Дөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә башкарыла.

ЯҢА ПРОЕКТЛАР

Соңгы айларда игътибарга лаеклы берничә яңа проект барлыкка килде:

Казанда балалар өчен яңа бакча – "Мирас" эко-бакчасы эшли башлаган.​

"Әйттем бит" подкасты (2022) – SkyTat сөйләм клубы белән Питер.Татар порталының уртак проекты.

Sadrimaksudi.org сайты (2022) – Садри Максуди Арсал турында оныклары, туганнары ясаган яңа сайт. Әмма сайт әлегә төрек телендә генә.

Eshlim.tatar (2022) – татар телле белгечләрне табарга ярдәм итүче платформа. Идея авторы Айнур Әхмәтов Азатлыкка әйтүенчә, сайтта әлегә 100 анкета теркәлгән.

БАШКОРТ ПРОЕКТЛАРЫ

ТӘРҖЕМӘ, СИНТЕЗ

Бер ел элек Майкрософт үзенең электрон тәржемәчесенә башкорт телен дә өстәде. Бу сайт без гадәтләнгән Yandex, Google тәржемәчеләре кебек, әмма алар белән чагыштырганда, әлеге програмның тәржемәсе күпкә яхшырак, дип каршылаган иде бу хәбәрне башкорт теле активистлары.

Башкорт IT-белгечләре такымы берничә ел элек башкорт телен дигиталлаштыра башлады. Әлеге такым кеше сөйләмен автоматик рәвештә текстка әйләндерү белән шөгыльләнә. "Сөйләм синтезаторы" проекты навигаторларны, электрон тәржемәчеләрне, телефондагы автоматик жавапларны "башкортлаштырырга" ярдәм итәчәк. Тавыш жыю өчен алар да телеграм-бот куллана.

ТЕЛНЕ ӨЙРӘНҮ​

"Яңа караш" онлайн тел өйрәнү проекты (2020) республика башлыгы грантына тормышка ашырылды.

Шулай ук Башкортстан башлыгы грантына "Эшлекле башкорт теле" (2020) басмасы нәшер ителде.

Шушы ук фонд акчасына сөйләм күнекмәләрен ныгыту өчен "Салям", "СалямPRO", "Инофон", "Башворд" әсбаплары булдырылды.

"Әлләсе" (2019) – популяр "Alias" уенының башкорт версиясе. Уенның мобиль версиясен ясар өчен акчаны авторлар краудфандинг ярдәмендә җыйды. ​

"Балалар" каналы (2019) – кечкенә балаларга башкортча саннарны, төсләрне өйрәтүче мультфильмнар. Каналда әкиятләр, караоке, хәрәкәтле уеннар өчен җырлар табарга була.

Татар телендә балалар өчен "Әлифба" смартфон әсбабын чыгарган "Теория" студиясе башкорт теленә өйрәтә торган "Башҡортса Әлифба" (2020) әсбабы булдырды.

* * *

Әлбәттә, тел проектлары без санап узган проектлар белән генә бетми. Тел активистлары, ирекмәннәр төрле шәһәрләрдә тел курслары, сөйләм яки китап клублары оештыра, татар һәм башкорт википедияләре тулыландырылып тора. Без туплаган исемлектә проектларының шактый өлешен ирекмәннәр яки иҗтимагый активистлар башкаруын күреп була. Бу туган телләренә битараф булмаган фидакарьләр эше. Әмма дәүләт теленә дәүләт күләмендә тиешле дәрәҗәдә игътибар булмаса, бу проектлар озак яши алырмы?

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG