Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 йомгаклары: дини тормыш


Кырым мөселманнары

Русиядә узган елда да мөселманнарны шатландырган һәм борчыган хәлләр булды. Мөселманнар ихтирам иткән дин әһелләрен кабат имам итеп куя башладылар. Татарстанда мөселман киемендәге мөслимә беренче тапкыр бассейнга кертелмәде.

Татарстанда элекке мөфти Илдус Фәиз заманында мәчетләрдәге вазифаларыннан читләштерелгән элекке ислам дине әһелләре 2018 елда кабат имам вазифасына куела башлады. Республиканың элекке мөфтие Госман Исхакый ел башында "Бишбалта" мәчетенә икенче имам итеп билгеләнде, Кол-Шәриф мәчетенең элекке имамы Рамил Юныс Яңа татар бистәсендәге Иске Таш мәчетенә икенче имам итеп куелды.

Бер яктан, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин элек "ваһһабчы" ярлыгы тагылган дин әһелләрен ниһаять мәчетләргә кайтарды, шул ук вакытта Мәскәүдә Русиянең динара шурасында башка дин вәкилләреннән ваһһабчылыкны экстремистик идеология дип тануны сорап күпләрдә ризасызлык уятты.

Русия динара шурасы утырышында Камил Сәмигуллин чыгыш ясый
Русия динара шурасы утырышында Камил Сәмигуллин чыгыш ясый

"Сираҗи сүзе" газеты баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи мөфтигә ачык хат белән чыкты. Сираҗи фикеренчә, ваһһабчылыкны тыю турында канун кабул итәргә чакыру бүгенге мөфтиләргә һәм исламга каршы булучыларга файдалы, чөнки теләсә кайсы көндәшне гаепләп төрмәгә утыртып куеп була.

Русиядә мөселманнар болай да даими күзәтү астында. Мисал өчен, Мордовиянең татарлар яшәгән Азюрка авылы урамнарында җинаятьләр кылынмаса да, былтыр хакимият авыл буйлап 70ләп видеокамера урнаштырды.

Блогер Расул Тавдиряков сөйләвенчә, авылга камералар урнаштыру җирле халыкны өркетеп тору максатыннан эшләнгән. "Хакимият мәктәптә яулыклар мәсьәләсендә үзен җиңелгән дип хис итәргә теләми. Шуңа, "күндәм булмасагыз, киләчәктә яхшылык көтмәгез" дип куркыталар", диде ул.

Былтыр Азюрканың "Рамазан" мәчете имамы Равил Әхмәтов кулга алынып алты ай сак астында тотылды. Ул Русия җинаять кодексының 222нче маддәсенең беренче өлеше (канунсыз рәвештә корал һәм аның кайбер өлешләрен алу, тапшыру, саклау, йөртү), 222.1 маддәнең беренче өлеше (канунсыз рәвештә шартлаткыч матдәләрне һәм шартлаткыч әйберләрне алу, тапшыру, саклау, йөртү) һәм 228нче маддәнең икенче өлеше (наркотик һәм психикага тәэсир итә торган матдәләр әйләнешендә канун бозу) нигезендә гаепләнде. Мәктәпләрдә яулыклы кызларның хокукларын яклап йөргән Әхмәтовны мәхкәмә гаепле дип тапты. Аңа өч ярым ел шартлы хөкем карары чыгарылды.

Равил Әхмәтов
Равил Әхмәтов

Мәктәптә мөселманнарга аерым игътибар күрсәтү Мордовиядә генә түгел, Татарстанда да күзәтелә башлады. Татарстанның Саба районы мәктәпләрендә мөселман балалары һәм аларның гаиләләре турында мәгълүмат җыю билгеле булды. Бу хәлне сыйныф җитәкчеләре раслады. Боерык район мәгариф идарәсеннән төшкән. Мәгариф идарәсе башлыгы моны кире какты. Мөселманнар турында мәгълүмат җыю ни өчен кирәк булган? Сорау ачык калды. Хокук яклаучылар мөселман ата-аналары моны прокуратурага шикаять итә ала дип әйтә.

Кайбер белгечләр Русия мөселманнарны күзәтү өлкәсендә уйгыр һәм башка мөселман халыкларын кыерсыткан Кытайдан үрнәк ала дип саный. Икеяклы хезмәттәшлек тә бу турыда шикләргә нигез булды. Шул ук вакытта Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Кытайда мөселманнарны кысулар турындагы хәбәрләрне кире кагып мөселман дөньясын аптырашта калдырды. Бөтен дөнья медиасы Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендәге мөселманнарның "сәяси тәрбия бирү лагерьлары"на ябылуы турында чаң какканда, Гайнетдинның мөселманнарны якламавы гаҗәпләндерә. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исә Кытайдагы мөселманнар өчен дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов даими Кытайга йөреп тә, андагы мөселманнарны яклап бер сүз әйтмәгәндә Сәмигуллинның бу гамәле батырлык дип бәяләнде.

2018 елда Казанда бер мөслимәнең мөселманча су коену киеменнән бассейнга кертелмәвен дә мөфти игътибарсыз калдырмады. Мөфтият хезмәткәрләре мөслимәне кертмәгән "Акварена" бассейны хуҗалары белән күрешеп сөйләште.

Казанда Җәмигъ мәчете төзеләчәге билгеле булды. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте. Төзелешне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады, әмма бюджет хисабына төзелмәячәген белдерде.

"Бу корылма бөтен кеше килеп йөри алырлык урында урнашырга һәм архитектурасы сыйфатлы булырга тиеш. Башта финанслау чыганакларын билгеләргә кирәк. Бюджет исәбенә җәмигъ мәчете төзелмәячәк", диде Татарстан президенты.

Кайбер интернет каналларда мәчет Казанның Кырлай паркы урынында булырга мөмкин дигән язулар пәйда булды. Казанның Мәскәү районында яшәүче мөселманнар ул тирәдә мәчетләр булмауга күптән зарлана.

2018 елда Казансу ярындагы Федосеев урамында Татарстан президентының очкыч казасында һәлак булган улы хөрмәтенә "Ирек" мәчете эшли башлады. Качып кына булса да, анда беренче Корбан бәйрәме уздырылды.

Казансу ярындагы ачылмаган мәчеттә ябык Корбан бәйрәме үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Әлеге мәчет "Нефтьчеләр бистәсе" дип аталган җирдә төзелгән. Ул районда күбрәк түрәрләр яши. Әлеге мәчет төзелгәндә "байлар үзләренә аерым мәчет төзи" дип әйтүчеләр дә булды.

Мәчетләр хәзер гыйбадәт кылу гына түгел, ә татар телен өйрәнү урынына да әйләнә бара. Мәктәпләрдә татар телен укыту ихтыярига калгач, Татарстан мөфтие аны мәчетләрдә дәвам итәргә чакырды. "Без – татарлар" исемле татар теле курслары Татарстан мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан бушлай оештырыла башлады.

Татарстан мәчетләрендә яңача татар теле курслары башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:53 0:00

Татар теле курсларының беренчесе февраль-апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә уздырылды. Анда 500ләп кеше йөрде. Көзен дә курслар дәвам итте. Алар инде 20 мәчеттә оештырылды.

Былтыр мөфтият ниһаять күптән сөйләнгән "Хозур ТВ" мөселман телевидениесен интернетта эшләтеп җибәрде. Башта каналда урысча тапшырулар гына алып барылды. Моңа канәгатьсезлек белдереп социаль челтәрләрдә мөфтиятне татар телен санга сукмауда гаепләп язулар барлыкка килде. 1 ноябрьдән татарча тапшырулар да башланды.

Хәрамнан хәләл ясау Татарстанны хурлыкка калдырды

Татарстанда "Челны Мясо" ширкәте "хәләл дуңгыз" тамгасы белән бөтен дөньяга хур булды. Дөнья футбол беренчелегенә махсус чыгарылган ризыкта дуңгыз барлыгы язылган, шул ук вакытта "хәләл" дигән тамга сугылган иде. Соңыннан әйтүләренчә, әлеге "хәләл" тамгасы бу ширкәт хәләл ризыклар да чыгара дигәнне аңлату булган икән. Шау-шу туганнан соң ширкәткә "хәләл" тамгасы биргән Татарстан мөселманнары диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" комитеты башта ул сертификатны ширкәттән алды, аннары кире кайтарды. Комитет башлыгы Марат Низамов үз вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды. Аның урынына Ирек Җиһаншин билгеләнде.

Соңрак хәләл белән тагын бер шау-шу купты. Анысы да Татарстан белән бәйле иде. Мәскәүдәге "Царицыно" ширкәте җитештергән "хәләл" ризыкларга дуңгыз ите өстәлгәне билгеле булды. "Царицино" ширкәтен Казандагы "Хәләл" аудит һәм контроль үзәге җитәкчесе Динар Садыйков сертификацияләгән булган. Нәтиҗәдә үзәкнең "Хәләл" дөнья шурасындагы әгъзалыгы өч елга тукатылды. Динар Садыйков сүзләренчә, әгъзалыкны туктату үзәкнең киләчәк эшенә тәэсир итмәячәк.

Ислам уку йортлары күп, имамнар аз

Былтыр Русия ислам институты 20 еллыгын билгеләде. Заманында аны мөфти Госман Исхакый ачып җибәргән иде. Шуннан соң мондый ислам институтлары Башкортстанда да, Кавказда да ачылды. Татарстанда әлеге институттан тыш "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә, Болгар ислам академиясе эшләп килә. Әмма республиканың авыл мәчетләрендә имамнарга кытлык сизелә. Шул сәбәпле 60 мәчет бикле тора. Ислам уку йортларын тәмамлаган яшьләр авылга кайтырга теләми.

Рәсүлия мәдрәсәсе ачылышы
Рәсүлия мәдрәсәсе ачылышы

Русия төбәкләрендә имамнар җитмәүне үз ислам уку йортлары ачып хәл итмәкче булалар. Мисал өчен Чиләбенең Троицки шәһәрендә Рәсүлия мәдрәсәсе торгызылды. Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсеннән тыш, Рәсүлия, мөгаен, торгызылган икенче элекке дини уку йортыдыр. Аны торгызу өчен акча җыю интернетта да алып барылды.

Гомумән, мөселман уку йортларына интернетта күмәкләшеп акча җыю эше акрынлап арта бара. 23 апрельдә Halalstarter проектлар порталы аша Казандагы Госмания хосусый мөселман мәктәбе өчен акча җыю башланды. Бер елга 711 мең сум җыю максаты куелды. "Әлеге акчалар дини белем бирүче мөгаллимнәргә түләргә, дини бәйрәмнәр, бәйгеләр уздырырга, газ, ут өчен түләүләрне капларга китәчәк", диде Азатлыкка мәктәп мөдире Илсур Фатыйхов.

Госмания мәктәбеннән тыш, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте кызлар өчен Казан үзәгендә "Мозаффария" мәктәбен ачарга ниятли.

Элекке "Мозаффария" мәдрәсәсе бинасы
Элекке "Мозаффария" мәдрәсәсе бинасы

Бинаны төзекләндерү өчен шулай ук акча җыю оештырылды. Акчалар шулай ук Halalstarter проектлар порталы һәм "Зәкәт" фонды аша да җыела. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мәктәп киләсе уку елыннан эшли башлар дип ышандыра. Анда белем бирү татар телендә булыр дип күзаллана.

Тагын бер мөселман мәктәбе былтыр Әлмәттә ачылды. Анда башлангыч сыйныф балалары белем ала. Малайлар һәм кызлар аерым укый. Бу мәктәп тә Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенеке. Анда балаларга дөньяви фәннәрдән тыш дин сабаклары да укытыла.

Башкортстан мөселманнары элекке мөфти белән калды

Башкортстанда яңа мөфти сайлау узарга тиеш иде, әмма ул бер елга кичектерелде. Хәзерге мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелде. Аерым алганда, икътисади мәсьәләләрнең чишелмәве, яшьләрнең җәлеп ителмәве, Башкортстан мөселманнары нәзарәте эшчәнлегендә үсеш булмавы әйтелде. Бигрәк тә Уфада җәмигъ мәчете төзелешенең туктап калуы мөселманнарда ризасызлык уятты. Җәмигъ мәчете буларак "Әр-Рәхим" мәчете 2007 елда ук салына башлаган иде.

"Әл-Рәхим" мәчете проекты
"Әл-Рәхим" мәчете проекты

Ләкин Башкортстан мөселманнары нәзарате белән мәчет төзелеше иганәчесе булган, элекке президент Мортаза Рәхимов җитәкләгән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.

Хәзер республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы булып Рәхимовның элекке уң кулы Радий Хәбиров килгәч, хәлләр үзгәрер кебек күренә, чөнки хәйрия фондының мәчет төзелешен янә финанслый башлавы әйтелде. Моның Нигъмәтуллинга киләсе елда узачак сайлауда мөфти вазифасында калырга ярдәм итү-итмәве билгесез.

"Хизб ут-Тәхрир" белән бәйләп кулга алу, төрмәгә ябулар дәвам итте

Уфада ирләре террорчылык оешмасында катнашуда гаепләнеп хөкем ителгән мөселманнарның хатыннары Башкортсан мөфтиятеннән бернинди ярдәм күрми. Былтыр Уфада "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 21 кешегә хөкем карары чыгарылды. Алар биш елдан 24 елга кадәр иректән мәхрүм ителде. "Мемориал" хокук яклау оешмасы аларны сәяси тоткыннар дип атады. Әлеге мөселманнарның күбесенең яшь балалары бар. Туганнары мәхкәмә утырышларының төрле канун бозулар белән узуына зарланды. Хәзер дә аларның хатыннары, аппеляция мәхкәмәсе карары чыкмый торып, ирләрен Уфадан башка район-шәһәр тикшерү изоляторларына җибәрелүен әйтә. Төрле җирләргә мөрәҗәгатьләр язсалар да, әлегә нәтиҗәсен күрмиләр.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Хәзер "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшләре кысаларында Русиянең төрле төбәкләрендә мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

2018 елда да Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле булуда гаепләп мөселманнарны кулга алулар дәвам итте. Татарстанда алар Казанда, Азнакайда, Бөгелмәдә тоткарланды. Алты бала атасы, Казанда кулга алынган Эдуард Низамов үзен газаплауларын белдерде.

Чиләбедә хәтта инвалид, арбада гына хәрәкәт итүче Әмир Гыйләҗев сак астына алынды. Аны "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле видеоны интернетка урнаштыруда гаеплиләр.

Аның хатыны Айгөл иренең гомере болай да аз калганын, ягъни аның кебек чир белән авыручылар озак яшәмәвен әйтә.

Кайбер мөселманнар "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле булуда гаепләнеп эзәрлекләнүдән куркып яки арып Русиядән Украинага китәргә мәҗбүр булды. Элегрәк мөселманнар Төркиягә китә иде, әмма соңгы берничә елда Әнкара мөселманнарны Русиягә тапшыра башлады. Былтыр язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга ачык хат язды. Ул аннан Русиядә дини өлкәдә эзәрлекләнү сәбәпле Төркиягә күченгән мөселман татарларга ярдәм итүне сорады. "Дини басым сәбәпле Төркиягә килгән мөһаҗир мөселман-татарлар кабат Русия кулына тапшырылса, аларны анда каты җәзалар, төрмә һәм үлем көтә", диде ул.

Шулай ук былтыр Кырымда бик күп кырымтатар мөселманнары кулга алынды. Русия Кырымны аннексияләгәннән бирле, әлеге кулга алулар арта гына бара. Кырым мөфтие Эмирали Аблаев "Безнең вәкил "Хизб ут-Тәхрир" вәкилләре белән очрашып, алардан бу оешмадан чыгу турында гариза язуын сорады, әмма алар язмады", диде. Эмирали Аблаев Кырым мөселманнары корылтаенда кабат мөфти итеп сайланды.

XS
SM
MD
LG