Accessibility links

Кайнар хәбәр

2016 Татарстан, Русия, дөнья тарихында нинди вакыйгалар белән истә кала?


Казан кирмәне
Казан кирмәне

Азатлык радиосы елны йомгаклап, дөнья, Русия, Татарcтан һәм Башкортстанда булган мөһим вакыйгаларны хәтердә ныгытып куярга тәкъдим итә. Сәяси мәйданда нинди белдерүләр яңгырады, мәдәният һәм дин өлкәсендә ниләр булды, кемнәр бакыйлыкка күчте?

Сәяси мәйдан: Путин – Татарстанда, Миңнеханов – Әнкарада, Белых белән Улюкаев – богауда

Русия президенты Владимир Путин 2016 елда Татарстанга хәтта ике тапкыр "кунакка" килде. Беренчесе 12 февральдә Чаллыда булды. Анда Татарстанда инде моңа кадәр эшләп килгән "Аммоний" заводын тантаналы рәвештә "ачты". Ә икенчесе – 22 апрель Казанга килгәндә, Русиянең Спорт үсеше шурасы утырышында катнашты.

2016 елның төп вакыйгаларының берсе – "Башнефть"нең хиссәләрен "Роснефть"кә сату. Бу алыш-бирешкә каршы чыккан Русия икътисад министры Алексей Улюкаевның авызы пеште. Ахыр чиктә аны ришвәт алуда гаепләделәр, ул өй сагына ябылды. Министрлык вазифасыннан бушатылды. Җәен исә Киров губернаторы Никита Белых зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынды. Ул да мәхкәмә көтә.

Тимур Сафин, Артур Әхмәтхуҗин, Алия Мостафина
Тимур Сафин, Артур Әхмәтхуҗин, Алия Мостафина

Рио-де-Жанейрода җәйге олимпиада узды. Олимпиада алдыннан Русия җиңел атлетлар җыелма такымы тирәсендә җәнҗал купты. Спортчылар допинг куллануда гаепләнде һәм бу эштә Русия яшерен хезмәтләренең кулы уйнаганлыгы фаш ителде. Спортчыларның бер өлеше Риога бармады, ә паралимпиячеләрне, гомумән, ярышларга якын да китермәделәр. Виталий Мутко Русия спорт министры кәнәфиеннән колак какты, әмма читкә тибәрелмәде, киресенчә югарырак үрмәләде. Аны хөкүмәт башлыгы урынбасары итеп куйдылар.

Медальгә лаеклар арасында татарлар да бар иде. Рапирачылар Тимур Сафин һәм Артур Әхмәтхуҗин алтын медаль, гимнаст Алия Мостафина бронза алды.

Спорт дигәннән, җәй көне Европа футбол чемпионаты узды. Җиңүче – Португалия җыелмасы, әмма Исландия белән Уэлс такымнары халыкны таң калдырды.

Референдумнан соң Европа Берлеге байрагын тоткан британ Лондон урамыннан бара. 24 июнь 2016
Референдумнан соң Европа Берлеге байрагын тоткан британ Лондон урамыннан бара. 24 июнь 2016

Быел Британия референдумында күпчелекнең Европа берлегеннән чыгуны хуплавы Brexit сүзе белән тарихка керә . Британиядә яшәүче татарлар арасында да әлеге үзгәрешне хуплаучылар һәм каршылар булды. Референдум нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң премьер-министр Дэвид Кэмерон вазифасыннан китүен белдерде. Шотландия исә суверенитет турында үз референдумын үткәрде. Әмма күпчелек тавыш белән Британ патшалыгында калды. Лондонда яңа мэр сайлаулары да бар дөньяны шаулатты. Бу вазифага ил тарихында беренче тапкыр мөселман кешесе, чыгышы белән Пакстаннан булган Садыйк Хан сайланды.

12 майда Бакчасарайда Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары Ильми Умеров кулга алынды. Аннексия режимындагы Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән мәхкәмә 28 сентябрьдә Умеровка 750 сум штраф түләү карары чыгарды. Кырымтатар мәҗлесенең Тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин дә эшчәнлеге тыелган Мәҗлеснең эшен оештыруда гаепләп 1 мең сум штрафка тартылды. Human Rights Watch, Европа Шурасы һәм кайбер хокук яклау оешмалары Умеровны азат итү таләбе белән чыкты. Умеров иреккә чыгарылды, әмма Кырымда башка кырымтатарларга карата тентүләр һәм мәхкәмәләр дәвам итте.

25 майда Украина очучысы Надежда Савченко Русиянең Украина территориясендә әсирлеккә төшкән ике хәрбиенә – Евгений Ерофеев һәм Александр Александровка алыштырылып Киевка кайтты. Савченко Украина президенты булырга әзерлеген белдерде.

Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

​2016 елда Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев берничә тапкыр Татарстанны яклап, федераль үзәккә "таш атты". Беренчесе – террорчылыкка каршы көрәш дигән сылтама белән депутат Ирина Яровая тәкъдим иткән кануннарны кабул итүгә каршы чыкты. Шәймиев Татарстан Дәүләт шурасын бу канунны хупламаска чакырды. Әмма, ахыр чиктә, Мәскәү үзенчә хәл итте, Казан тагын дәшми калды. Икенче очрак – Шәймиевнең беренче тапкыр уздырылган Татарстан Конституция укуларында республика суверенитетын якларга чакыруы.

Ел азагында Татарстан Дәүләт шурасында бюджетны кабул иткәндә Миңнеханов донор булган Татарстан ни өчен реципиент төбәкләрне ашатып ятарга тиеш дип Мәскәүгә бераз "тешләрен күрсәтеп" алды. "Татарстанның бөтен табышын бездән алачаклар. Тормышның яхшыруына өмет итәсе юк, монда да бит кешеләр яши, эшли", дип тәнкыйтьләде ул. Медведев та дәшми калмады, республика ни әйткәне кызыксындырмый, Мәскәү үз карарыннан кире кайтмый дигәнне аңлатырга тырышты.

Кукмарада сайлау комиссиясе башлыгы ялган бюллетеннәр белән тотылды
Кукмарада сайлау комиссиясе башлыгы ялган бюллетеннәр белән тотылды

18 сентябрьдә Русия думасына сайлау уздырылды. Сайлаучыларның нибары 47,81% тавыш бирүдә катнашты. Татарстан белән Башкортстан бу юлы да алдынгылар рәтендә иде. Татарстаннарның 80ләп проценты тавыш бирде. Ике республикада да "Бердәм Русия" зур күрсәткечләр белән җиңеп чыкты. Кукмара, Чаллы, Менделеевскида хәрәмләшүләр күзәтелде.

Русия халкының үз илендәге сайлаулар белән кызыксынуы булмаса да, АКШтагы президент сайлау кампаниясендә алар Һиллари Клинтон һәм Дональд Трамп алышын зур игътибар белән күзәтте. Трампның җиңүе американнарның үзләренә дә көтелмәгән "сюрприз" булды. Кушма Штатлар президенты Барак Обама Русия сайлау алдыннан киберһөҗүмнәр ясаган һәм аңа җавап булачак дигән белдерү белән чыкты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Рәҗәп Эрдоган
Рөстәм Миңнеханов һәм Рәҗәп Эрдоган

2016 елда Эрдоган белән Путин кабат дуслашты. Төркия президенты кат-кат чик бозулардан соң бәреп төшерелгән Русия очкычы хәрбие гаиләсеннән гафу үтенде, һәм күп тә үтмәстән Путин белән Эрдоган Петербурда очрашты. Шулай итеп, кыска вакыт эчендә ике як дошманлашырга да, дуслашырга да өлгерде. Үзара янаулар да онытылды, Мәскәүнең чикләүләре дә юкка чыга башлады.

Мәдәният министры Владимир Мединскийның Русиядәге төрки халыкларга ТӨРКСОЙ аша чит илләрдәге кардәшләре белән аралашуны тыйган фәрманы төрки халыкларның бәйләнешләрен һаман чикли, хәтта җырчыларга да TürkVizyon фестиваленә баруны тыялар.

7 декабрьдә Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым Мәскәүгә, аннары Казанга килде. Бер атнадан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны Әнкарада Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган каршы алды. Миңнеханов Эрдоганны Татарстанга чакырды.

2016 елда да Миңнеханов күп очты, аның сәфәрләр исемлегендә Бәһрейн, Япония, АКШ, Чехия, Франция, Кытай, Латвия, Германия, Беларус, Австрия һәм башка илләр дә булды. Казаннан Ашгабадка, Өремче, Прага, Франкфуртка туры очкычлар башланды.

Миңнехановның яңа киңәшчесе барлыкка килде, ул – Казанның элеккеге мэры Камил Исхаков. Исхаков Болгар ислам академиясенең оештыручылар шурасы рәисе итеп тә куелды.

Татарстан яңа елга күңелсез вакыйгалар белән аяк баса. Татфондбанк та, Интехбанк та кризиста. Кешеләр кертемнәрен кире ала алмый, зур чиратлар хасил булды. Әлегәчә бу проблемда кем гаепле икәне дә әйтелмәде. Татарстан икътисад министры Артем Здунов бу банк кризисы – "ил икътисадына ясалган орымның кайтавазы, монда безнең гаеп юк", диде, әмма кемнең гаепле булуын атап әйтмәде.

2017 елда Татарстан белән федераль үзәк арасындагы шартнамәнең мөддәте бетә. Бу хакта да анык кына берни юк. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа шартнамәдә өстәмә вәкаләтләр соралмаячак дип кенә белдерде.

Русия мәгариф министры итеп православие дине белгече Ольга Васильева билгеләнде. Русиянең балалар хокуклары омбудсманы, соңгы елларда гел җәнҗаллар үзәгендә булып килгән Павел Астахов вазифасыннан колак какты, аның урынына шулай ук православ чиркәү белән бәйле булган Анна Кузнецованы куйдылар.

Дини тормыш: югалган имам, каһарман мөфти һәм патриарх

7 февральдә Мордовиядән Казанга кайткан юлда Петровский бистәсе мәчете имамы Сөләйман Зарипов һәм аның белән сәфәр кылган Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән шәех Нәҗметдин юкка чыкты. Алар әлегәчә табылмады.

21 майда Казанда чираттагы имамнар җыены булды. Аннары Изге Болгар җыенында Ислам академиясенә нигез ташы салынды. Әлеге вакытта анда төзелеш бара. Ислам академиясенә ректор итеп кем сайланачак дигән фикер алышу булды да, шуның белән бәхәсләр, намзәтләр барлау тукталды.

Болгар мәчете әлегә Изге Болгар җыены белән Мәүлид бәйрәменә VIP кунакларны каршы алу функциясен үти.

Болгарда Ислам академиясенә нигез ташын сату тантанасы
Болгарда Ислам академиясенә нигез ташын сату тантанасы

22 июньдә "Kazan-Arena" стадионында авыз ачу мәҗлесенә 10 мең кеше килде.

2016да Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин игътибар үзәгендә булды. Ул республиканың мәчетләрендә җомга вәгазьләре татарча булырга тиеш дип белдерде. Бу карарны хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Татарстан диния назарәте хан сөякләрен күмү мәсьәләсен дә күтәрде, әмма башлаган эшне азагына җиткермәделәр, бу сүз шулай ук 2016да эленеп калды.

Сәмигуллин хаҗга баргач, Казан сурәте 200 сумлык акчага да эләксен дип дога кылуы турында әйтте һәм башкаларны да Казан өчен тавыш бирергә кыстады. Әмма федераль үзәк үзенчә эш итте – Татарстан тавыш бирүдә административ басым куллана диде, Акъярга җиңеп чыкты.

Булат Насыйбуллин
Булат Насыйбуллин

Татарстан егете Булат Насыйбуллин мөселманнар өчен изге урыннарга велосипед белән барып җитеп шаккатырды. Коръәннең редакцияләнгән "Казан басмасы" нәшер ителде.

2016 ел Уфага һәм Казанга беренче тапкыр Русия патриархы Кирилл килүе белән дә истә кала. Ул патриарх булып билгеләнгәннән соң Казанны Мәскәүдән генә тәнкыйтьләп ятты, ә килергә ашыкмады. 22 июльдә Кирилл Казанда "Изге ана иконасы" чиркәвенә нигез ташы салу тантанасында, тәре йөрешендә катнашты. Казан башлыгы Илсур Метшин исә 10 ел дәвамында Изге ана иконасыннан Казанның югары дәрәҗәгә күтәрелүен сорадым, дога кылдым дип тә белдерде.

Татарстан митрополиты Феофан Парижда ЮНЕСКО форумында чыгыш ясап, Казан Кирмәнендәге элек Урыс чиркәвенә караган биналарны үзләренә кайтарырга җыенулары турында белдерде.

8 сентябрьдә Казанның яңа татар зиратына вәхшилек кылынды – кабер ташлары җимерелде.

Мәдәният: тамашасы да булды, гаугасы да күп

2016 елда Казан хакимияте тарфыннан башкалада куелырга тиешле Әби патша һәйкәле тирәсендә дә гауга купты. Бу мәсьәлә җәмгыятьне икегә бүлде, Казан хакимияте соңгы карарны әле чыгармады.

Татар җәмәгатьчелегенең ризасызлыгына карамастан, Омскида Ермакка һәйкәл ачылды, ә Орелда Явыз Иванга һәйкәл куелды. 2016 ел җәендә сынчы Даши Намдаковның аҗдаһалары Казанга кайтты. "Казан" үзәгендә урнаштырылган сыннар ачылышына Намдаков үзе дә килде.

Быел Казанның Истанбул паркында татарның акыл иясе – Садри Максудига да һәйкәл ачылды. Мәрхүм җырчы Хәйдәр Бигичевнең туган авылында һәйкәл куелды. Татар журналистларының остазы Флорид Әгъзәмовка Казанда истәлек тактасы эленде.

Садри Максуди һәйкәле
Садри Максуди һәйкәле

29 февраль Казанда Татар ашлары йортында мәшһүр ашчы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге беренче татар ашлары осталары бәйгесе үтте.

18 мартта Казанда бишенче Татар авыллары эшкуарлары җыены узды. Оешма җитәкчелегенә Башкортстан вәкиле Фәнир Галимов билгеләнде.

27 март Камал театрында республиканың театр әһелләренә "Тантана" бүләкләрен тапшыру тамашасы узды. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының "Безгә тынычлык бир" спектакле "Ел вакыйгасы" дип табылды.

"Татарстан – Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе тирәсендә кара болытлар күп куерды. Озак еллар дәвамында ширкәт җитәкчесе урынбасары булган Миләүшә Айтуганова ТНВ белән хушлашты һәм Казан кинофестиваль дирекциясен җитәкләде. Журналистларның бер өлеше дә эштән китте.

ТНВ җитәкчесе Илшат Әминовның кәнәфие дә селкенеп алды. Матбугатта ТНВ, аның җитәкчесе эшчәнлеге каты тәнкыйтьләнде, милли канал, аның җитәкчелеге үзгәрергә тиеш дип имза җыелды. Әмма ахыр чиктә Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров ТНВга карата хөкүмәтнең бернинди дә дәгъвасы юк, канәгатьбез дип белдерде.

"Татар-информ" Леонид Толчинский китте, аның урынына Шамил Садыйков билгеләнде. "Интертат" электрон газеты суверенлыгын югалтты, "Татар-информ"га куштылар. "Ялкын" журналыннан Йолдыз Миңнуллина китте. "Татарстан 24" каналын төзү карары имзаланды, әмма эфирда ул әлегәчә чыкмады.

Калфаклар кию таләбен хатын-кызлар уңай кабул итте
Калфаклар кию таләбен хатын-кызлар уңай кабул итте

24 апрельдә Татар хатын-кызлары форумы узды. Беренче тапкыр Калфак туе чарасы оештырылды.

Быел Габдулла Тукайның 130 еллыгы билгеләнде. 2016 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә рәссам Нәҗип Нәккыш, шагыйрь Газинур Морат һәм "Болгар цивилизациясе" экспозициясен әзерләгән төркем лаек булды. 2016 елда Фатих Әмирхан, Мәхмүт Галәүнең дә тууларына 130 ел тулды, әмма аңа игътибар булмады.

Берничә ай дәвамында Казан Кирмәненең "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы" дип аталган үзенчәлекле күргәзмә эшләде. Биредә Русиянең Эрмитаж, Тарихи музей, Дәүләт Көнчыгыш музее, Мәрҗәни фонды, Волгоград, Самар, Әстерхан музейларыннан 500ләп экспонат тәкъдим ителде.

Иң зур вакыйгаларның берсе кырымтатар җырчысы Җамаланың Евровидениедә "1944" җыры белән җиңүе иде.

Җамала Стокһольмда узган "Евровидение"дә
Җамала Стокһольмда узган "Евровидение"дә

2016да Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтае узды. Берлек рәисе итеп драматург Данил Салихов сайланды.

Сабантуй парады Казанда башланды, бәйрәм 28 майда ук булды. Төркия-Русия арасындагы низагтан соң беренче тапкыр Татарстан башкаласына Истанбул мэры Топбашы Кадыйр килде. "Авыл Сабантуе" Ульяновски өлкәсендәге Иске Кулаткыда булса, федераль дәрәҗәдә татарча күңел ачу Түбән Новгород шәһәрендә оештырылды.

Русия күләмендә чибәр һәм уңган татар кызларын сайлау узды. 5 сентябрьдә Чиләбедә үткән "Татар кызы" бәйгесендә Эдельвейс Ихсанова җиңде.

Мөселман киносы фестивален ябу
Мөселман киносы фестивален ябу

9-12 сентябрьдә чираттагы уникенче Казан халыкара мөселман кинофестивале булды. Татарстан әлеге фестивальне оештыручы булса да, быел да үз нәфис фильмын тәкъдим итә алмады.

Рөстәм Миңнеханов татар эстрадасы җырчыларын кызган табада биетте. "Нәрсә җырлаганнарын белмиләр, сәхнәгә теләсә нәрсә киеп чыкканнары аңлашылмый" дип ул татар дөньясында шау-шу куптарды. Бу тәнкыйть уңаеннан акча да табылды, опера һәм балет театрында "Үзгәреш җиле" дип аталган яңа проект тормышка ашырылды. Ике көн Казанда, бер көн Мәскәүдә барган эстрада концерты халык арасында шау-шу куптарды. Аны мактаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды.

2016да да "Татар моңы" җыр фестивале булды, әмма гран-при беркемгә дә бирелмәде. "Татар моңы"на Татарстан президенты килеп тормады, ул 17 ел рәттән үткәрелгән "Татар җыры" концертында күңел ачты. Казанда беренче тапкыр Татар музыкаль каналының (TMTV) бүләкләү тантанасы да узды.

"Татар җыры-2016" алып баручылар
"Татар җыры-2016" алып баручылар

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев турында чираттагы китап басылып чыкты. Үзе әлегә мемуарлар язу турында уйламыйм дип белдерде.

Кәбисә елы – күпсанлы корбаннар, һәлакәтләр елы

Кызганыч, 2016да һәлакәтләр күп булды. Күпсанлы террор гамәлләре дә истә кала. 19 мартта Дубайдан Дондагы Ростовка килүче очкыч һәлакәтендә 62 кеше, 22 мартта Бельгиядә террор гамәлендә 30дан артык кеше һәлак булды.

14 июль кичендә Франциянең дәүләт бәйрәме көнендә көньяктагы Ниццада террор һөҗүме булды, 80 кеше таптап үтерелде. Мондый террор Раштуа алдыннан Берлинда да кабатланды.

Тугыз авылында су басудан зыян күргән ханым урын-җир киптерә
Тугыз авылында су басудан зыян күргән ханым урын-җир киптерә

Төмән өлкәсенең биш авылы табигать һәлакәте белән көрәште. Тугыз авыл су астында калды. Җирле хакимият бу турыда мәгълүматны дөньяга чыгаруны тыйды. Татарстан хөкүмәте дә бәлагә тарыган милләттәшләр фаҗигасенә күз йомды, әмма Казаенда татарлар кардәшләргә һуманитар ярдәм ташыды.

12 июньдә Карелиядә балалар Сям күлендә штормга эләкте. 47 бала һәлак булды.

Төркиядә дә тыныч булмады. Әнкарада, Истанбулда шартлаулар даими булып торды. 2016 ел Төркиядә фетнә чыгуы белән дә истә калачак. Түнтәрелеш омтылышында 90 кеше һәлак булды, 1100дән артык кеше яраланды. Төркия хакимияте фетнә оештыруда АКШта яшәүче Фәтхулла Гүләнне гаепләде, ул моны кире какты. Төркиядә фетнә оештыруда катнашы булырга мөмкин кешеләр кулга алынды, эзәрлекләүләр башланды.

Багдадта Каррада сәүдә районында шартлаулардан соң
Багдадта Каррада сәүдә районында шартлаулардан соң

АКШның Флорида штатында Орландо шәһәрендә Pulse гей-клубына һөҗүмдә 50 кеше һәлак булды, 53 кеше яраланды. Бу уңайдан Татарстаннан блогер Рамил Ибраһимов социаль челтәрләрдә әлеге террор һөҗүмен хуплавын белдерде, аңа җинаять эше ачылды.

Ураза бәйрәме алдыннан Мәдинәдә шартлау булды. Италия үзәгендәге көчле җир тетрәү 247 кешенең гомерен өзде, 380 кеше җәрәхәтләнде. Урта диңгезнең Лүбнән ярлары буенда кораб бату нәтиҗәсендә 230дан артык мигрант һәлак булды. Быел Сүриядә, Русия очкычлары бомбалаган Хәлеб, Алеппо шәһәрендә дә меңнәрчә кеше һәлак булды.

Бу бомбалауларга ризасызлык белдереп, 19 декабрьдә Әнкарада бер төрек Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов атып үтерелде.

"Боярышник" сыекчасы
"Боярышник" сыекчасы

Террорчылар, җинаятьчеләр, табигать кыланмышыннан корбаннар булуы бер хәл, әмма көнкүрештә дә күпләп үлү очраклары теркәлде. Иркутски шәһәрендә "Боярышник" сыекчасын эчкән 77 кешенең гомере өзелде.

Ел тәмамланганда гына, 25 декабрьдә Русиянең Сүриягә юл тотканда Ту-154 очкычы һәлакәткә юлыгып 92 кеше һәлак булды.

Cүз уңаеннан, 2016да Русия хакимиятенә оппозициядә торган Илдар Дадинга мәхкәмә булды, ул төрмәдә утыра. Ул зинданнарда кешеләрне җәзаллыйлар дип белдереп хокук яклаучыларны аякка бастырды, матбугатта шау-шу купты. Аны башка төрмәгә күчерделәр, әмма кайдалыгы билгесез.

Тверьдә Шамил Казаков татар булган өчен полициянең эшкә алмауларын фаш итте, аннан соң ул хакимият вәкилләрен мыскыллауда гаепләнде, әмма ахыр чиктә мәхкәмә аны сак астыннан чыгарырга һәм 10 айлык төзәтү хезмәте җәзасы бирергә дигән карар чыгарды.

Чаллы мәхкәмәсе табиб Андрей Железновны үзе ясаган коралдан атып үтергән 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновны 6 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Татар яшьләре дөньясы: вакыйгалар диңгезе

2016да интернетта "Минем яраткан татар телем" паблигы белән тизәйткечләр, Тукай флешмобы оештырылды. Интернетта "Әлбәттә" проекты эшли башлады. "Гыйлем" проекты җитәкчесе Айдар Шәйхи Һарри Поттер әсәрен татарчага тәрҗемә итте. Азатлыкта "Тәрҗемәханә" сәхифәсе эшли башлады, анда дөньякүләм танылган әсәрләр, бестселлерларның татарча тәрҗемәсе тәкъдим ителә.

2-3 апрельдә Казанда Jadidfest милли дизайн ярминкәсе узды. Дөнья татар яшьләре форумы уздырган чара татар дизайнерлары базарын, лекцияләр, мастер-класслар, фуд-корт, фотозона, кием алмашуны бер аланда берләштерде. Jadidfest 25 декабрьдә дә ештырылды.

Jadid fest чарасында кулдан ясалган татар курчаклары
Jadid fest чарасында кулдан ясалган татар курчаклары

22 апрель Казанда татар теле һәм әдәбиятынннан IV халыкара олимпиаданың төп бүләге Финляндиянең татар егете Наил Бәдретдингә бирелде. Мондый бүләккә, шулай ук, Казанның Вахитов районындагы 27нче татар гимназиясе укучысы Зилә Мөбәрәкшина да лаек дип табылды.

26 апрель "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы 5 мең тамашачыны җыйды. Биредә татар проектлары белән шөгыльләнүче архитекторлар да үз эшләрен тәкъдим итте.

Июньдә "Идел" яшьләр үзәге Татар яшьләре көннәрен уздырды. Июль аенда чираттагы "Сәләт" форум җыены булды.

Дөнья татар яшьләре форумында катнашучы яшьләр
Дөнья татар яшьләре форумында катнашучы яшьләр

3-7 августта Казанда Дөнья татар яшьләре форумының чираттагысы узды. Җыенда күпчелек тавыш белән Тәбрис Яруллин янә рәис итеп сайланды. Бу оешма 2016да төрле темаларга "Акыл фабрикасы", лекторийлар, экскурсияләрне даими оештырды, Яңа татар, Бишбалта бистәләрен торгызу, аларның милли йөзен булдыру кирәклеге хакында фикер алышып, бистәләр проблемына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте. Яшьләр русиякүләм "Татарча диктант" чарасын да уздырды.

Кемнәрне югалттык, ә кемнәрне котладык?

2016да арабыздан бакыйлыкка күчкән татар шәхесләрен дә барлыйк әле. Алар быел да, кызганыч, байтак булды, сәхнә осталары, язучылар, галимнәр, дин әһелләре, милли хәрәкәт әйдаманнары...

Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл җеназасы
Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл җеназасы

Гыйнварның соңгы көннәрендә Русия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов вафат булды, җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте, ике баласы ятим калды. Башкорт кубызчысы Роберт Заһретдинов, композор Айрат Кәримов, җырчы Наҗия Теркулова, җырчы Фәрит Бикбулатов, артист Гөлсем Хәбибуллина вафат булды.

Татар галиме Фоат Ганиев, башкорт галиме Әхмәт Сөләймановны да югалттык. Галим, язучы Суфиян Поварисов, күренекле башкорт шагыйрьләре Ирек Кинҗәбулатов, Габдулхак Игебаев, Тимер Йосыпов, кырымтатар язучысы Риза Фазыл да мәрхүм.

2016 ел – Рәшидә абыстай Исхакый белән хушлашу елы. Уфада җәмәгать эшлеклесе Кифая Фазлетдинова, ә Казанда татар милли хәрәкәт әйдаманы Рашат Сафин вафат булды. Татар журналисты Айнур Галимов арабыздан китте. Журналист, язучы, шәрыкъ белгече Фәрит Сәйфелмөлеков гомере дә өзелде.

Дөньякүләм шәхесләргә килгәндә, танылган боксчы, мөселман Мөхәммәд Галине соңгы юлга бөтен дөнья белән озаттылар. Җәен Киевта журналист Павел Шеремет атып үтерелде. 29 августта озак еллар дәвамында Үзбәкстан президенты булган Ислам Кәримов 79 яшендә үлде. 5 декабрьдә Русия Ислам комитеты башлыгы Хәйдәр Җамал озак авырудан соң вафат булды.

2016да татар дөньясында түгәрәк бәйрәмнәрен билгеләгән күренекле шәхесләр дә бар. Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, академик Индус Таһиров, галим Илдар Низамов, шагыйрә Клара Булатова 80 яшен тутырдылар. Камал театры артистлары Дания Нуруллина, җырчы, милләтпәрвәр Гөлзадә Сафиуллина, режиссер Рифкать Исрафилов 75 яшьләрен билгеләде. "Әкият" курчак театры режиссеры Илдус Зиннуровка 70 яшь тулды.

Камал театры. "Гөргөри кияүләре" спектакле күренеше
Камал театры. "Гөргөри кияүләре" спектакле күренеше

2016да "Татар радиосы" 15 еллыгын, ә Татарстан фәннәр академиясе белән Уфа "Нур" татар дәүләт театры 25 еллыкларын билгеләде, Татарстан рәссамнар берлегенә дә 80 ел булды. Иң зур юбилейларның берсе – татар театрының 110 еллыгы иде.

Азатлык 2016 елда булган вакыйгаларның шушы кайберләрен искә төшерде. Хөрмәтле укучыбыз, ә сезнең хәтердә бу ел нинди вакыйгалары белән истә кала? Сезнең тормышта да сөенечлесе дә, көенечлесе дә булгандыр. Әйдегез, елга йомгак ясап уртаклашыйк әле.

XS
SM
MD
LG