Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 ел нәтиҗәләре: татар дөньясы


Татар хатын-кызлары җыены, архив фотосы
Татар хатын-кызлары җыены, архив фотосы

Кабул ителмәгән стратегия, яклаусыз калган Синҗан егетләре, татар төсенә кергән Ниагара шарлавыгы... 2019 елда Татар дөньясы нәрсә белән истә калачак? Азатлык елның мөһим вакыйгаларын искә ала.

Татар халкының үсеш стратегиясе быел да кабул ителмәде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аны тизләтергә кушкан иде. Проектны җитәкләгән Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиев милли стратегия 2019 елның августында, Республика көнендә кабул ителәчәк дип белдерсә дә, ул билгесез вакытка кичектерелде. Казан Кирмәне стратегия ТАССРның 100 еллыгына кабул ителәчәк һәм документны әзерләүгә бирелгән акча арттырылачак дип белдерде. Документ эшләүнең соңга калуы районнардан һәм башка илләрдә яшәүче татарлардан тәкъдимнәр күп булуы белән аңлатылды.

Шәйхразиев төрле районнарга, төбәкләргә барып стратегия турында фикерләр җыеп йөргән арада, Кытайдан Татарстанга укырга килгән ике бертуган татар егетләре Шәһризат һәм Шәһдияр Шәүкәтләргә Кытайга депортация яный. Татарстан миграция хезмәте Шәүкәтләргә вакытлыча сыену бирмәде. Алар аны башта район, ә аннары Югары мәхкәмәгә шикаять итте, әмма ота алмады.

Егетләр "Кытайга кайтсак, шундук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык аларның гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез. Алар Казанга укырга Дөнья татар конгрессы програмы нигезендә килгән иде. Әмма конгресс егетләрнең укуын түләмәячәген әйтте.

Шаһдияр һәм Шәһризат Шәүкәт
Шаһдияр һәм Шәһризат Шәүкәт

Татар конгрессы Кировтагы милләттәшебезгә дә ярдәм итүне кирәк санамады. 15 ноябрь Киров өлкәсенең Нократ Аланы мәхкәмәсе өлкә татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов тыелган экстремистик дини китаплар саклаган һәм тараткан дигән хөкем карары чыгарды һәм аңа өч мең сум шртаф җәзасы билгеләде. Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Фәсхетдинов бу гамәлләр куәт структуралары тарафыннан ул җитәкләгән милли оешманы ябар өчен эшләнә дип белдерде. Бу уңайдан Фәсхетдинов Дөнья татар конгрессына өч тапкыр мөрәҗәгать иткән, ләкин конгресс бернинди булышлык күрсәтмәгән.

Аның каравы конгресс "Европа татарлары альянсы" чараларына вакыт та, акча да, көч тә кызганмый. Быел альянс оешканга биш ел булды. Өченче корылтаен ул Вена шәһәрендә уздырды. "Алар гел Сабантуй турында гына сөйли. Бар проблемнары – Европадагы иң зур Сабантуйны кайда уздырырга дип баш вату. Аннары аның ничек яхшы узуы белән мактаналар. Әйе, бәйрәм мөһим, әмма җыр-бию, ашау-эчү белән генә булмый бит. Әле киләчәк буынга нәрсәдер калдырырга кирәк. Шул турыда уйлау, сөйләшү мөһим. Яшьләрне җәлеп итү турындагы фикерләр бик ошады. Бу – дөрес карар", диде анда катнашкан Польшадагы татар оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневич.

Альянс татар теле проблемын күтәрмәде, татар халкы, Татарстан өчен мөһим мөрәҗәгатьләр дә кабул итмәде.

Альянс активистлары Венада совет солдаты һәйкәленә чәчәк сала
Альянс активистлары Венада совет солдаты һәйкәленә чәчәк сала

Мәскәүдәге "Интеллектуал" сәләтле балалар мәктәбе мөгаллиме, психолог, сәләтле балаларны укыту методикалары авторы Римма Галиева Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Милли шура җитәкчелеген урыныннан алырга таләп итеп, ачык хат та чыгарды.

"Милли шураның пешмәгән җитәкчеләре Васил Шәйхразиев, Ринат Закиров һәм Ирек Гыйльметдиновны вазифаларыннан алырга кирәк, алар кулларыннан берни килмәгәнен курсәтте", дип язды ул. Күпсанлы татар халкы арасында татар мәдәнияте өчен, татар милләтенең киләчәге хакына эшләргә әзер кешеләр табылыр, диде ул.

Татарстан президенты аппараты җавап хатында Татар конгрессы кебек иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә тыкшынмавы, конгресс рәисен сайлау һәм аның вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итүне бары җыен гына кабул итүен язды.

Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләрендә
Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләрендә

Читтәге татарлар Татарстанны үзләренең тарихи ватаны дип санаса да, Казанның аларга әлләни ярдәм кулы сузганы юк. Кайбер чит ил татарлары исә үзләре Татарстан-Башкортстанны танытырга тырыша. Мисал өчен, быел Канаданың Монреаль шәһәре татарлары җәмгыяте рәисе Марат Сәлахетдинов Канада белән АКШ чигендә урнашкан Ниагара шарлавыгын Татарстан суверенитеты көненә багышлап Татарстан байрагы төсләрендә яктыртуга иреште. Соңрак Башкортстан суверенитеты көнендә Канада башкортлары корылтае ярдәмендә Ниагара шарлавыгы Башкортстан байрагы төсләренә керде.

Шулай ук быел Монреаль татарлары оешмасы дүртенче тапкыр Канада татарларның хоккей уенын уздырды. Ул яшь буынны һәм ир-атларны милли чараларга тарту һәм популяр спорт уенннарын татарлаштыру чарасына әверелде. Биредә катнашучылар "Ак Барс" такымы киемнәреннән чыгыш ясый, Татарстан гимны яңгрый, байрагы чыгарыла.

Ә Һелсинкида Мәскәү өлкәсеннән килгән имамнар Финляндия татар яшьләренең "Йолдыз" такымына каршы футбол уйнады. Бу Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган конференция кысаларында узды.

"Финляндиядәге татар яшьләренең кунакка килгән дин әһелләре белән шулай очрашуы бик кызыклы булып чыкты. Уенны карарга килүчеләр дә шактый булды. Кайберәүләр фин дусларын ияртеп килгән иде", диде Финляндия татар җәмгыяте җитәкчесе Гөлтан Бәдретдин.

"Йолдыз" такымы һәм футбол уйнаучы имамнар Һелсинкида
"Йолдыз" такымы һәм футбол уйнаучы имамнар Һелсинкида

Себернең татарлар яшәгән Ачир авылында быел билгесез чир таралып этләр, үрдәкләр үлде, соңрак берничә кеше куллары-аяклары алынып хастаханәгә эләкте. Икесе авыр хәлдә ятты. Бу мәгълүмат матбугатта тарала башлагач кына, авылга тикшерү килде. Себер якларындагы татарлар Казаннан теләктәшлек сизмәвен ешрак әйтә башлады.

Себердә быел Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау җыелышында яңа рәис сайланды. Әмма кайбер татарлар яңа рәисне хакимият куйган кеше дип канәгатьсезлек белдерде.

Шулай ук себертатар милли-мәдәни мохтариятенең Төмәндә һәм Тубылда ике аерым корылтае узды. Монда да ике җитәкче арасында каршылык чыкты.

Лилиана Сафина
Лилиана Сафина

Себердә генә түгел Мәскәү татарлары өчен дә быел җәнҗаллы ел булды. Әсәдуллаев йортының татарлардан алыну мөмкинлеге ел дәвамында диярлек татарларны борчып торды. Берничә тапкыр мәхкәмә утырышы узды. Нәтиҗәдә бина татарларда калды.

Йорт татарныкы булып каламы, юкмы дип мәхкәмәләр барганда, Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенең йөзек кашы булган "Умарта" проекты Әсәдуллаев йортында эшчәнлеген туктатты. Клуб җитәкчесе Лилиана Сафина Азатлыкка талаш, мәхкәмәләр, кешегә басым булган урында эшләп булмый дип әйтте. Ул бу бәлаләрдә Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисовны гаепли. Сафина татар үзәге белән элемтәләрне өзеп, татар теленә өйрәтүне Ленин исемендәге китапханә бинасында ачып җибәрде.

Мәскәүдә даими рәвештә чаралар уздырып килүче Татар штабы Дөнья татар конгрессыннан чыгарылды. Гәрчә элегрәк Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев мәсьәлә ел азагында хәл ителер дип ышандырган иде. Хәзер штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Бөтенрусия татар конгрессы булдырырга җыенуы әйтте.

Быел Татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасыннан һәм форум рәислегеннән Тәбрис Яруллин җибәрелде. Аны яклап күп мөрәҗәгатьләр, сөйләшүләр, петицияләр язылды. Бу хәлләргә кадәр Яруллин "Бердәм Русия" праймеризында катнашып, 28нче урынга чыкты. Бу урыннан ул депутат булып сайлана ала иде. Әмма Яруллин сайлауда катнашудан баш тартты. Язучы Ркаил Зәйдулла исә "Бердәм Русия"праймеризында катнашып 29нче урынны алды һәм депутат булып сайланды. Татарстан парламенты утырышында ул татар теленең аянычлы хәле, Русиядә милли телләргә карата барган басым, милли республикаларның нигезен җимерү тырышлыклары турында сөйләде.

Урта Әләзәндәге репетитор үзәге
Урта Әләзәндәге репетитор үзәге

Екатеринбурда ун ел дәвамында мөселманнарга мәчет буларак хезмәт иткән "Нур-Усман" үзәге ябылды. Әлеге урында Җәмигъ мәчете төзелергә тиеш иде, әмма хөкүмәт мөселманнардан ул урынны алды. Хәзер анда Боз аренасы төзелә башлады. Мөселманнар шәһәр читендәге Сортировка районында вакытлыча мәчет төзү эшен алып бара, әмма алар бу район мәчете булачак, ә Җәмигъ мәчетенә шәһәр үзәгендә урын бирелергә тиеш дип саныйлар. Әлегә хакимият мөселманнарга урын бирми.

Пензада да быел берничә дин әһеле мәхәлләнең хакимият тарафлы булган мөфтигә күчерелү сәбәпле ачлык тотты. Ләкин таләпләре үтәлмәсә дә ачлыкны туктатырга булдылар. Шулай ук быел Пензаның 20 мәктәбе прокуратура таләбе белән мәктәп формасы турында кагыйдәләргә хиҗап киюне тыючы бүлек кертте. Әлеге хәбәр Пенза өлкәсе прокуратурасы һәм Русия прокуратурасы сайтларында да чыккан иде. Әмма алар соңрак алып куелды. Шау-шу туганнан соң, Пенза мәктәпләрендә хиҗаплар мәсьәләсен куертылмады. Урта Әләзәндә мөселман гаиләләре балаларын мәктәптән алып репетитор үзәкләренә бирә башлады. Ләкин хөкүмәт даими рәвештә үзәкнең эшенә аяк чалырга тырыша, аерым алганда төрле тикшерүләр уздырып, җитешсезлекләр табып тора.

Быел Казанда да Русия эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе мәктәпләргә хиҗап киюче укучы кызлар турында мәгълүмат туплап җибәрүне таләп итеп документ тараткан иде. Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе башлыгы Венера Сабирҗанова имзалаган бу документта мәктәп мөдирләренә "катгый дини карашта торган (хиҗап киюче) укучылар һәм аларның әти-әниләрен сурәтләүче материаллар" җибәрергә кушылган. Ата-аналар Казан мәктәпләрендә укучы яулыклы кызларның гаиләләре турында мәгълүмат җыюга каршы чыгып прокуратурага зарланганнан соң, Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе тикшерү уздырды. Нәтиҗәдә дини гаиләләрдән булган мәктәп укучылары турында мәгълүмат җыюны оештырган полиция хезмәткәренә карата чаралар күрелде, диелде.

Элегрәк Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин өйдә укуга күчкән гаиләләрне контрольгә алу кирәклеген әйткән иде. "Сәләфиләрнең икенче буыны формалашуына бәйле тискәре тенденция күзәтелә. Бу радикаль ислам идеологиясенә авышкан гаилә балалары", диде министр.

Мәскәү мөфтие Илдар Гәләветдинов Русиядә күпхатынлылыкны канунилаштырырга кирәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу күп кенә социаль проблемнарны хәл итүдә ярдәм итәчәк. "Күпхатынлылык - катлаулы систем, анда һәр кешенең хокукын гына түгел, вазифаларын да исәпкә алырга кирәк. Бу очракта ир-атка зур җаваплылык йөкләнә: финанс яктан тәэмин итү дә, вакытны гаиләләргә тигез аерып бирү дә, балаларны тәрбияләү дә һәм башкалар", диде ул. Әлеге белдерү бик күп бәхәсләр уятты.

Тара шәһәрендә Ермакка һәйкәл
Тара шәһәрендә Ермакка һәйкәл

Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә быел уникенче тапкыр Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын барлаучы "Искер җыены" үтте. Былтыр нәкъ шул ук вакытта Тубыл районы хакимияте Ермакны данлаган "Благовест" чарасын уздырган булса, быел Омскиның Тара шәһәрендә "Себерне яулап алу" ("Взятие Сибири”) чарасы оештырылды.Тарада 26 июльдә Ермакка һәйкәл куелды. Татарлар һәйкәл кую эше астыртын башкарылды һәм татарны санга сукмауның иң ямьсез күренеше булды дип бәяләде.

Әстерхан шәһәре хакимияте халыкның Явыз Иванга һәм аңа һәйкәл куюга мөнәсәбәтен ачыклау өчен үзенең интернет сәхифәсендә онлайн тавыш бирү оештырды.

Халыкка "Сез Явыз Иванның Русиядәге ролен уңай бәялисезме?" һәм "Әстерхан шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл куюны сез хуплыйсызмы?" дигән сораулар бирелә.

Шулай ук быел Русия думасы Угра каршылыгы тәмамлану көнен истәлекле дата итү мәсьәләсен карамакчы иде. 11 ноябрьне 1480 елда Угра елгасы янында каршылык тәмамлану, урыс дәүләтенең җиңү көне буларак истәлекле көн итеп билгеләү турындагы канун өлгесен карауга җәмәгатьчелек каршы чыкты,Татарстан Дәүләт шурасы комитетлары бу турында канун өлгесенә тискәре бәя бирде. Нәтиҗәдә ул Русия думасының саклану комитеты көн тәртибеннән алынды.

ТИҮнең Казан мәчетләрендә видеокамералар куюга каршы пикеты
ТИҮнең Казан мәчетләрендә видеокамералар куюга каршы пикеты

Берничә ел дәвам итүче "Татар кызы" халыкара бәйгесендә быел Үзбәкстаннан Лилия Камилова җиңде. Бәйге Удмуртиянең Ижау шәһәрендә удмурт телен яклаучы активист Альберт Разинның Удмуртия парламенты каршында үз-үзенә ут төртүеннән соң ике-өч атнадан соң узса да, чарада Разин искә алынмады. Татарстанда "Милли мәҗлес" удмурт теленең хәленә игътибар җәлеп итү өчен үзенә ут төрткән галимне удмурт милли каһарманы дип атап, аның гаиләсенең, якыннарының, удмурт халкының кайгысын уртаклашты. Белдерүдә мәрхүм Русиядә урыс булмаган халкыларның телләренә һәм үзләренә каршы алып барылган геноцид сәясәтенең корбаны булды дип язылды.

Татар иҗтимагый үзәге, Азатлык татар яшьләре берлеге активистлары Казанда Разинны искә алып ялгыз пикетлар уздырды. Әйтергә кирәк, Татар иҗтимагый үзәге быел да шактый каршылык чаралары оештырды. Аерым алганда, Казан шәһитләренә һәйкәл кую, Хөррият һәйкәлен саклау, Казан мәчетләрендә видеокамералар урнаштыру, "уйгыр геноцидына каршы", экологияне, милли-мәдәният музеен яклап каршылык чаралары уздырды. Шулай ук Татар иҗтимагый үзәге үзенең 30 ел элек узган беренче корылтаен искә алды. 1989 елның 17-18 февралендә Камал театры бинасында ТИҮнең беренче Корылтае узган иде. Залга җыелган халыкның күпчелеген милли хәрәкәт ветераннары тәшкил итте. Урта һәм яшь буын вәкилләре азрак иде. Түрәләр бөтенләй күренмәде.

ТИҮ активистларының кайберләре, аерым алганда Татарстан суверенитетына багышланган митинг темасын үзгәрткән өчен 36 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем ителгән Равил Мөхәммәтҗанов быел мәхкәмә юлларын таптарга мәҗбүр булды, ә даими рәвештә ялгыз пикетларга чыгучы Рәис Хәбиров психиатрия хастаханәсенә ябылды.

Азатлык татар яшьләре берлеге быел үзенең XVI корылатаен уздырды. Анда оешма активистлары берничә мөрәҗәгать кабул итте. Аның берсе Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка булачак җанисәптә хәрәмләшүләргә юл куймау таләбе иде.

Моңа кадәр Татар яшьләре форумы да Хәбировны татар халкы хокукларын хөрмәт итәргә чакырып хат юллады. Башкортстан татарлары да республика башлыгына мөрәҗәгатьтә кайбер түрәләрнең провокацияле адымнарыннан зарланды.

"Зөләйха" китабы
"Зөләйха" китабы

XVIII-XIX гасырларда татар халкының фаҗигасен чагылдыручы Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасы китап буларак чыкты. Китапны чыгару өчен акчаны "Азатлык" татар яшьләре бар татар халкыннан җыйды. Ел ярым дигәндә кирәкле сумма җыелып беткән. "Азатлык" яшьләр берлеге әгъзасы Наил Нәбиуллин сүзләренчә, "Зөләйха" әсәре аерым китап буларак моннан 100 ел элек чыккан булган.

Казанның элекке татар милли-мәдәният үзәге алдында Хөррият һәйкәле алынды. Аны алучылар һәйкәл реставрацияләнгәч кире кайтарылачак дип ышандырдылар.

XS
SM
MD
LG